поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
07.02.2009 Җәмгыять

СЫЕР ДУЛАСА, АТТАН ЯМАН, ЯКИ ФЕМИНИЗМНЫҢ КАЙБЕР НӘТИҖӘЛӘРЕ

Гүзәл затларыбыздан башка бу фани дөнья ифрат та тонык, нурсыз, кояшсыз булыр иде. Ир затларның туксан тугыз проценты хатын-кыздагы төп өч сыйфатка мөкиббән. Беренчесе аларга Ходай тарафыннан бирелгән чибәрлек булса, икенчесе – иплелек, тыйнаклык, хатын-кызны көчле иткән көчсезлек. Өченчесе, иң мөһиме, аларның бала җанлы, өй җанлы булулары. Уңган-булганлыклары, зирәклекләре, башка күркәм сыйфатлары да алай ук мөһим түгел.

Бала чактагы бер мәзәк вакыйга истән чыкмый. Каяндыр өйгә кайтып кергән әбием яңа хәбәр ирештерде: "Ай, Ходаем, күрше Хөснурыйларның бер тавыгы әтәч булып кычкыра башлаган, хәерлегә генә була күрсен, бәла-казага гына булмасын инде". Шөбһәләнүе йөзенә чыккан. Миңа кызык булып китте. Әтәчкә әйләнеп маташучы шул тавыкны күрәсе килеп, күршеләр ихатасын тиз генә карап та килдем. Тик күрмәдем генә. Ул вакытларда әле мин хөрмәтле хатын-кызларыбызның да кайчакларда шулай "әтәч булып кычкырасыларын", ягъни үзләренең төп вазыйфаларын онытып, ир-ат "биләмәләренә" үтәсен белми идем. "Хәерлегәме соң бу?" – дип тә хафаланмый идем.

 

ГЕРМАФРОДИТЛЫК СИНДРОМЫ

 

Хатын-кызларыбыз кая бара соң? Табигатьне, ирләрне тыңламыйча, алар кая ашкына?

 

Телевизордан хатын-кыз культуристлар конкурсын тапшыралар. Чырайга күркәм генә күренгән ханым вә туташлар, мускулларын катыра-катыра, төрле рәвешләргә килеп, тәннәрен күрсәтәләр. Кабарган, бүртәеп чыккан, махсус ялтыратылган беләкләр, бот-балтырлар, киң җилкә. Ә менә арт шәрифләре ирләрнеке кебек тар. Тагын да гаҗәбе – күкрәк бизенең сизелер-сизелмәс кенә булуы. Күрәсең, анысын төрле күнегүләр, анаболиклар белән генә үстереп булмый. Бәлки, көчле җенескә ныграк охшарга тырышкан ошбу ханымнарга ул әгъзаның, киресенчә, кечкенә булуы мәслихәттер? Бәлки биредә мин аңлап җиткермәгән башка нәрсәләр бардыр? Әмма күкрәге нинди генә булуга карамастан, мондый хатын-кызның бала табарына, имезеренә, чын ана булырына ышануы барыбер кыен. Андый тапшыруны карагач, ирексездән, әлеге ханымнар ир дә, хатын да булмаган урта җенес, ниндидер мутантлар, ахры, дигән шик кала.

 

Ярар, мондый кадрлар бер мөгез чыгару, хәзергечә әйтсәк, шоу гына булсын ди. Тәрбия мәсьәләсендә аларның тискәре йогынтылары шактый. Ә төрле дөньякүләм ярышларда диск атучы, бер-берсе белән көрәшүче төптән юан чыккан, төс-кыяфәтендә, рәвешендә хатын-кызлыгы шактый аз булган ирдәүкә туташлар, штангист хатын-кызлар? Гүзәл затка 100 килолы тимер күтәрү ни-нәрсәгә кирәктер? Боларын, үтерсәләр дә, аңламыйм.

 

Тышкы кыяфәте, физик халәте белән ир-атка тартым хатыннар, бәлки, алай күп тә түгелләрдер. Чын гермафродитлар – табигать ялгышы булган ике җенесле затлар, белүемчә, тагын да азрак. Ә менә тыштан хатын-кыз булып та, үз кыланмышларын бер батырлыкка санап, ир гамәлләре кылырга ашкынган гүзәл затларыбыз ифрат та ишәйде соңгы араларда. Сүз күбрәк шулар турында иде.

 

ЯЛГЫШ СОКЛАНГАНМЫН...

 

Көчсез дип аталучы җенес вәкилләренең тоташ чалбар киеп йөрүләренә барыбыз да күнектек бугай инде. Анысына бәйләнүче дә калмагандыр хәзер. Ә тәмәкегә тартылу, исерткеч эчемлекләргә битараф булмау, руль артына утырырга, машина йөртергә атлыгып тору? Офиста кичке сигезгә чаклы эшләп, кичке ашны кафеда ашаучы, гаиләне белмәгән, баланы бакмаган трудоголик хатын-кызлар? Купшы гына киенгән, әмма аягында көчкә диярлек басып торган исерек хатынын каяндыр алып кайтып килүче үзе дә кызмача ирне әле кичә генә үзебезнең урамда очраткан идем.

 

Машина дигәннән... Җырчыбыз Салават, бер интервьюсында булса кирәк: "Рульгә утырган хатын-кызларны җенем сөйми", – дигән иде. Шәхсән мин үзем дә шулайрак. Танылган артист Илдар Хәйруллин да андый гүзәл затларга тискәре мөнәсәбәтен белдереп бер: "Арты белән парковкадан юлга чыгып маташа, бер кулында телефон, туктаусыз кем беләндер сөйләшә, руль тоткан икенче кулында сигарет, як-ягына да, артына да карамый, башка машиналар аңа әллә бар, әллә юк", – дип зарланды радиодан. Бала табып, иренең ай-ваена карамыйча аны калдырып, үзе башы-аягы белән бизнеска чумган, бар хезмәтчеләрен дер селкетеп торган "әби патша" турында да бер танышым бик тәфсилләп һәм ачуы килеп сөйләп торган иде.

 

Ни-нәрсә соң болар? Эмансипация, сыер дуласа, аттан яман, диләр, шулдыр инде, күрәсең. Мондый "мутация"нең аяныч ягы тагын шунда: бу шаукым хәзер чикләрне дә, милли традицияләрне дә белми. Мегаполисларда, олы шәһәрләрдә туып формалаша да, йогышлы чир кебек, тирә-якка тарала. Провинцияләр дә, бераз соңарып булса да, эстафетаны тулысы белән кабул итә киләләр.

 

Бик үк яхшы яктыртылмаган шәһәр урамы буйлап җәяүләп кенә эштән кайтам. Каршыма нәфис адымнар белән кырт-кырт басып, талчыбыктай зифа буйлы яшь хатын-кыз килә. Чалбардан булса да, йөрешендә дә яшь ханымнарда гына була торган затлы җиңеллек, күркәм хәрәкәтләр. Якынайган саен ятышлы матур киемнәре, башлыгы астыннан таралып чыккан ярым бөдрә чәчләре генә түгел, безнең татар кызларына хас киңчәрәк йөзе, мөлаем чибәрлеге дә шәйләнә. Әмма... Сокланырга өлгерә дә алмый калдым: яшь гүзәлкәй шул арада кулына тотып килгән, мин моңарчы шәйләмәгән тәмәкесен, утларын ялтыратып, капылт кына тәмләп суырып куймасынмы! Суырды да, сузып төтен чыгарып, берни булмагандай, кырыемнан үтеп тә китте. Мизгел эчендә бар булган соклануым юкка чыкты, кәефем кырылды. Үзебезнең татар кызы бит... Тик үзебезнеке дип әйтеп буламы соң аны мондый хәлләрдән соң? Эш милләттә генә дә түгелдер. Әле ике-өч ел элек безнең провинциаль шәһәрдә ачыктан-ачык тәмәке тартып баручы хатын-кызларны күреп булмый иде. Ничек тиз үзгәрә дөньялар!

 

БӘХЕТ ФОРМУЛАСЫ

 

Мин, әлбәттә, бар хатын-кызларыбыз да кулыннан тәмәкесен төшерми, аракы эчә, руль артыннан чыкмый, дип һич тә әйтмим. Әмма тенденция, шаукым бар, аның көчәеп маташуы эчне нык пошыра. Болай да камил булмаган җәмгыятебездә, гаиләдә рольләр бөтенләй үзгәреп, дөньяның асты өскә килү ихтималы хафаландыра.

 

Язучы Батулла сөйли: "Кеше бәхете өчен бары тик өч кенә шарт кирәк. Эшеңнән тәм табу, гаиләдә бәхетле булу һәм халкыңның ирекле булуы". Эшкә килгәндә, аның бу болгавыр заманда олы шатлык китермәве белән күпмедер килешергә дә мөмкин. Халкыбызның ирексез икәнлеге белән дә ун татарның тугызы рәхәтләнеп килешә, һәрхәлдә аның өчен борчылып, баш катырмый бүген. Ә менә гаиләдәге бәхетсезлек кеше заты өчен ул инде чын бәхетсезлектер. Чөнки гаилә – тыл. Акча эшләп, дөнья куып, ахыр чиктә фронттан кайткан кебек һәр кичне өйгә, гаиләгә кайтып сыенабыз. Гаилә – күңел, җан җылысы чыганагы. Ашкын яшәеш безне җилтерәткәндә, каккан-сукканда, яңаклаганда, безне сыендыручы соңгы бастион ул. Әлегә...

 

Гаилә институты бүгенгә үзе исән дә төсле. Әлегә җир йөзендә миллионлаган кечкенә дәүләтләр, гаилә атлы берәмлекләр яшәп киләләр. Үз территориясе, бюджеты, үз мәнфәгатьләре, проблемалары белән. Аларның әледән-әле яңалары төзелеп тора, искеләре картая, хәтсезләре, ни кызганыч, таркалып юкка чыга. Гаиләләр таркалса да, бу кечкенә дәүләтләрдә кайчандыр булган, әмма аннан соң төрле сәбәпләр аркасында юкка чыккан мәхәббәтләрнең нәтиҗәсе, җимеше булган балалар кала. Статистикага карасаң, Россиядә төзелгән һәр ике гаиләнең берсе җимерелә, ә 30 процент бала гомумән никахсыз туа икән. Үтә дә күңелсез, алай гына да түгел, фаҗигале статистика. Күз алдына гади ятимнәрдән бигрәк шәһәр саен булган балалар йортлары, сукбай балалар, үсмерләр өчен колонияләр, урам тәрбияләгән булачак явыз җинаятьчеләр килеп баса. Тамагы тук, өсте бөтен булганда да атасыз йә булмаса анасыз бала – бер канатлы кош ул. Тулы канлы шәхес бары тик тигез, бәхетле, тулы гаиләләрдә генә ярала, формалаша алганы барыбызга да мәгълүм. Әмма андый бәхетле балалар елдан-елга кими килә.

 

Моның өчен "заманчалашкан" хатын-кызларны гына гаепләп калдыру бик үк дөрес булмаса да, аларның бу проблемаларны тудырудагы өлеше шактый ук саллы дияр идем мин.

 

"КЫТАКЛЫЙСЫ" УРЫНДА ЯКИ ХОКУКЛАРДАН БАШ ӘЙЛӘНСӘ

 

Гүзәл затларыбыз еш кына ирләрен гаепләргә ярата. Булдыксызлыкта, ялкаулыкта, эчкечелектә, башка бәлаләрдә. Хәтта "кирәкләре юк" диючеләр дә бар. Грек мифологиясендәге теге амазонкалар кебек, хатын-кызларыбыз ир затларын бөтенләй кырып бетерергә җыенмыйлар төсле әлегә. Әмма барыбер үзләренең бүгенге фикер сөрешендә, кыланмышларында алар заманчалык, алгарыш, булганлык, Көнбатыш стандартларын күрәләр. Шуңа ашкыналар. Тик цивилизацияле саналган, феминизм чәчәк аткан барлык илләрдә дә гаилә институты зур кризис кичерә бит. Үксез балалар саны бездәге кадәр булмаса да, начар демография һәм тоташ аерылышулар – аның төп нәтиҗәсе. Кирәкме икән соң җәмгыятькә андый "булганлык"? Американы сүгеп туйдык инде, бу юлы азмы-күпме иплерәк саналучы Көнбатыш Европаны алыйк. Халык саны анда күзгә күренеп диярлек кими. Кайдадыр саклана икән, бары эмигрантлар яки төпләнергә өлгергән гастарбайтерлар хисабына. Бу цивилизацияле эгоизм, ягъни бер баладан артыкны тапмыйча, калганнарына вакыт, акча әрәм итмичә кешенең үзе өчен генә яшәп калырга омтылуыннан гына түгел. Хатын-кызның гаиләдән чыгып, аннан читләшеп, ир-ат хезмәт иткән барлык өлкәләргә тартылуыннан, офисларда югалуыннан, чалбар киеп, бармак арасына сигарет кыстырып руль артына утыруларыннан, җитәкчелеккә дәгъва итүеннән дә. Җитәкчелек дигәннән, тере, кыю фикер, актив хәрәкәтләр, тәвәккәллек, ни генә сөйләсәләр дә, ирләргә хас сыйфатлар ич. Ә менә гүзәл затларыбызга көндәлек вак һәм бертөрлерәк эшләрне башкаруда тиңнәр юк. Һәм бу ирләр уйлап тапкан кагыйдә түгел. Бу – табигатьтән. Табигать белән бәхәсләшергә кирәкмәгәнлекне аңлыйлармы соң гүзәлкәйләребез?

 

Гаиләнең тоткасы да – хатын-кыз. Кайтуына тәмле ашлар пешереп, хәләлең сине якты йөз белән каршы алса, муеныңа ул җан җылысын, назын биреп үстергән, әдәп-әхлак кагыйдәләрен сеңдергән балалар килеп сарылса, ир заты өчен моннан да олы бәхет була алмый. Бала табу, бала багу, гаилә учагын сүндерми саклау – болар да табигатьтән. Гаиләләрнең сәламәтлеге, бөтенлеге – дәүләттәге, җәмгыятьтәге рухи сәламәтлекнең барометры, төп күрсәткече дә ул.

 

Хатын-кызның бар булган көче – көчсезлектә бит. Бары шуның аркасында алар безнең өчен бетмәс илһам, мәхәббәт, соклану чыганагы ич. Әллә без – ир-атлар көчсезләндек, вагайдыкмы? Анысы да бардыр. Әмма "кытаклыйсы" урында "әтәч булып кычкыруның" төп сәбәбе, миңа калса, ул түгел. Җәмгыять хатын-кызларыбызга бүген шулкадәр хокуклар бирде ки, алар үзләренең социаль, биологик роле турында бөтенләй оныта башладылар төсле.

 

БАР "ТАМАША" ФЕМИНИЗМ АША

 

Хокукларны киңәйтү, тигезләү, ир затларында булган бар хокукларга ия булу максатларыннан чыгып XVIII гасырда ук башланып киткән, үткән гасыр урталарында шактый көчәйгән феминизм хәрәкәте бүген дә һөҗүмдә. Гүзәл затларыбыз бу эш белән артык мавыгып киттеләр, хокуклар даулап билгеле бер чикләрне дә уздылар, ахрысы. Ике-өч гасыр элек андый көрәш кирәк тә булгандыр. Ә бүген?

 

Әгәр кайсыдыр илдә халык санын киметәсең яки ул халыкны бөтенләй бетерәсең килсә, ул илдә феминизм хәрәкәте җәелдерергә кирәк, ди демография белгечләре. Шул ук белгечләр феминизмны хокуклар артудан бигрәк вазыйфаларны киметү көрәше дип тә бәялиләр. Хатын-кыз вазыйфаларын. Юк, кер юу, ашарга пешерү генә түгел, ә төп, табигатьтән килгән вазыйфа – бала табу, аны тәрбия кылу. "Хатыннарның бөтен матурлыгы, бөтен күрке – ана булуда" икәнен бүгенге туташ, ханымнарыбыз акрынлап икенче планга күчереп маташмыйлармы? Фәкать аналарның гына балалар күңеленә төп әдәп-әхлак принципларын иңдерә алганын алар беләләрме? Ана күңеле балада түгел, "далада" икән. Ә нарасыйны урам, фильмнар, субкультура тәрбиягә ала. Һәм нәтиҗәдә гипернәфесле, барысы да һәм берьюлы кирәк булган, ялтыравыклы тормышны хуп күргән, рәхәт тормыш өчен теләсә нәрсәгә, хәтта җинаятькә дә әзер балалар үсеп җитешә. Андый шартларда тәрбияләнгән кыз бала да киләчәктә чын ана була алмый инде. Әнә Россиянең беренче яшь ата феминисткасы, дусларыннан: "Мин бүген трусиктанмы, түгелме?" – дип сораучы, шапшак җанлы Ксения Собчакка гына карагыз инде. Гомумән, "Дом-2" дигән мәгънәсез спектакль караган җәмгыятьтә әхлакый гариплек, чүплеккә ташланган балалар булмый кала аламы? Акрынлап җәмгыятебез дә мең тапкыр зурайтылган "Дом-2"га, оятсыз тамашага әверелмәсме?

 

Республикада игълан ителгән гаилә елы инде узып та китте. Хәтсез генә эшләр эшләнде, төрледән төрле чаралар үтте. Аларны оештырып, анда катнашкан кешеләр, сүз дә юк, һәртөрле мактауга лаек. Шундый чараларның берсе булган яшь мөслимәләр конкурсында Рәшидә абыстай Исхакыйның әйткән, "ВТ" язып чыккан сүзләре истә калган: "Булачак аналар тәрбияле булганда гына ирләребез, аналарыбыз тәрбияле була ала". Әйе, хатын-кызлар нәфислек саклаганда, үзләрен әхлаклы, ипле тотканда гына бу дөнья матур була ала. Гаиләдәге мөнәсәбәтләрнең камиллеге, гаиләнең генә түгел, җәмгыятебезнең сәламәтлеге, хәтта киләчәге алар кулында.

 


Наил ШӘРИФУЛЛИН
Ватаным Татарстан
№ 20-21 | 06.02.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»