• 18.01-19.01 Илсөя Бәдретдинова "Атказанмаган". УНИКС
  • 19.01 "Нигез ташлары" спектакле. Кариев театры. 18:00
  • 23.01 А.Бостановның "Зәйнәп Максудова китапханәсе" китабын тәкъдим итү. Г. Тукай әдәби музее. 14.00
  • 31.01 "Хикмәт әкиятләре" спектакле премьерасы! Кариев театры. 18:30
  • 31.01 Н. Исәнбәтнең тууына 120 ел тулуга багышланган «Мин Тукайның замандашы». Г. Тукай әдәби музее. 14.00
  • 06.02 Музейда музыка: "Риваять" этно-төркеме концерты. Г. Тукай әдәби музее. 18.30
  • 07.02 Актаныш районы "Агыйдел" дэулэт жыр hэм бию ансамбленен концерты. Г. Тукай ис. Филармония концертлар залы. 18.00
  • 14.02-23.02 Мунча ташы. Кырыкта да кызыкта. КСК "Уникс"
  • 25.02 Алия Карачурина "Тәүге тапкыр". Филармония. 18:30
  • 25.02 Гөлсирин Абдуллина , Азат Абитов . " Туйның 5 нче көне". ДК Ленина.
  • 29.02-09.03 Фирдус Тямаев. Ялгыз торна. КСК "Уникс"
Туган көннәр
  • 20 Гыйнвар Минтимер Шәймиев
  • 20 Гыйнвар Фердинанд Хафизов
  • 20 Гыйнвар Азат Зыятдинов (1939 — 2017)
  • 20 Гыйнвар Җәмилә Низаметдин
  • 21 Гыйнвар Фирзәр Мортазин
  • 21 Гыйнвар Эльнара Нурмөхәммәтова
  • 21 Гыйнвар Иван Егоров
  • 21 Гыйнвар Наил Мөхәррәмов
  • 23 Гыйнвар Алсу Исмәгыйлева
  • 23 Гыйнвар Ркаил Зәйдулла
  • Продаётся двухкомнатная квартира в центре Актаныша. Тихое уютное живописное место возле набережной. Т 8-986-933-67-11.
  • Казанның Авиатөзелеш районында, Павлова урамында тзртипле кешеләргә фатир сдаваться ителә. 89539987244
  • Сдаю комнату девушкам в 2-х комн.кв по улице Гарифьянова на длительный срок. В шаговой доступности находятся остановки общественного транспорта, Медучилище через дорогу. В квартире имеется всё для проживания - холодильник, стиральная машина, микроволновка. Санузел раздельный. Недорого. 7 тысяч рублей. Не риэлтор. 89178738213 (ватсап)
  • Сайдинг белэн здание тышларга бригада кирэк. Актаныш. 89376209888 ( WhatsApp ка язырга).
  • дворникны эшкэ чакырабыз , центр 89872053927
  • Натяжной потолок урнаштырабыз хэм электромонтаж эшлэре башкарабыз. Килеп улчэу хэм консультация бушлай. Казан. Казан арты районнары. 89046768348
  • Дербышки, Биектау, Киндери тирәсеннән эш эзлим, грузчик эше. Физик яктан көчлемен. 89600756516.
  • Залесный бистәсендә йорт кулланышка бирәм. Тукталыштан, кибеттән 10 минутлык юл.Айга 8000. Мунчасы да бар. Тел. 89047645487
  • Продается стиральная машина Индезит -2016г рабочем состоянии. Казан 89003273804, 89179275753
  • Шпаклёвка,обойные работы,плитка,обшивка ,откосы штукатурим КАЗАН -89178887212

 

 
Архив
 
Каталог рти для автомибиля камаз тут
center-rti.ru

               

21.11.2013 Шоу-бизнес

“Болгар радиосы” милли музыка премиясе лауреатлары билгеле булды (ИСЕМЛЕК)

1 декабрь көнне “Пирамида” күңел ачу комплексында “Болгар радиосы” милли музыка премиясен тапшыру тантанасы уза.

Әлеге премиянең лауреатлары“Татарстан-Яңа Гасыр” каналында 2013 елның апрель аеннан башлап“Музыкаль дистә” тапшыруы кысаларында барган тавыш бирү нәтиҗәсендә сайланды.

Бу кичәдә тамашачылар татар эстрадасының мэтрларыннан тыш яшь башкаручылар иҗаты белән дә таныша алачак.
“Болгар радиосы” премиясенең лауреатлары итеп, түбәндәге җырчылар сайланды: Ильсия Бәдретдинова «Торып бас» җыры белән, Чулпан Юсупова «Кыр казы», Илсаф «Хыял», Марат Фәйрушин «Әнкәй, мине танда уят әле», Вил Усманов «Күпер», Илназ Минвалиев «Гомер», Сиринә Зәйнетдинова «Ак күл», Динә-Рафаэль Латыйповлар «Сагындыра яндыра», Рөстәм Закиров «Әйткән иден», Рәсим Низамов «Берәү гармун уйный», Бәширә Насырова «Көтәм сине», Алинә Давыдова «Соңлама», «Изге ай» группасы «Озату» Ришат Төхвәтуллин «Тынлачы сандугач», Венера Ганиева «Тормыш матурлыгы», Зәйнәп Фәрхетдинова «Яшь чакта», Айдар Галимов «Жырлы гомер», Гузәл Уразова «Гомерем син», Хәния Фәрхи «Син дөньяда яши дисәләр», Салават «Юк, юк».

Сезне 1 декабрь көнне “Пирамида” күңел ачу комплексында “Болгар радиосы” премиясен тапшыру тантанасында көтеп калабыз. Килми калмагыз!
 

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№76 (861465) / 30.11.2013 14:53:11

* Син карун тугелме?

№75 (861463) / 30.11.2013 14:37:20

Ике башлы козгынлы паспорт белән яшисең,сиңа нинди файда тагын. Франсуз буласы килгән имеш...

№74 (861458) / 30.11.2013 14:09:41

франсузлар булып язылсак файдасы кубрэк булмасмы икэн?

№73 (861455) / 30.11.2013 13:46:58

Эхем-эхем, карарбыз...

№72 (861453) / 30.11.2013 13:40:39

Значыт,Богдановның пачпорты,я чүплеккә чыга,я суга бата,я җиргә төшеп шартлап яна....

№71 (861364) / 29.11.2013 16:29:34

Әнә Богданов үзенең милләтен пачпортында Булгарин дип яздырды. Ну и ышту?
Ул сез язган мифларга ышансаң,сума сайдеш.

Аллага ышанырга кирәк,мифларга тегел!!!

№70 (861207) / 28.11.2013 14:46:35

Нигә ул болгарларны терелтергә тырышалар икән? Скифлар, хазарлар кебек үк болгарлар да тарих төпкелендә калган, аны кире кайтарырга тырышырга кирәкми. Аның белән генә үткәннәр кире кайтмый, хәзерге белән яшәргә кирәк. Нәрсәгә булса да язганда, "Болгария" урынына мәсәлән "Татарстан" дип язып куярга була бит.

№69 (861206) / 28.11.2013 14:43:43

Радио! Срочно муллага барып кайт! Алмаштыр исемеңне, бетәсең ату...

№68 (861204) / 28.11.2013 14:34:01

Шулай, шулай.
Болгар дип нәрсәгә исем кушсаң да һәлакәт була да куя. Теплохрдка шулай дип исем кушсалар - су астына китә, очкычны Болгар дип атасалар анысы җиргә мәтәлә бер гөнаһсыз кешеләрнең җанын кыеп, Болгари дип псевдоним алдылар исә, ул кеше я чиргә сабыша, я вафат була. Шомлы гына түгел, кәһәрле, ләгнәтлә исем бу, татарны кырып бетерер өчен уйлап чыгарылган сихер коды.

№67 (860783) / 25.11.2013 17:19:47

шомланганнарга Булгар шом салырга тиештер ул... куркаклар шомланалар...

№66 (860782) / 25.11.2013 17:19:17

Одиссей аҗдаһа тешеннән шытып чыккан гаскәрне җиңү өчен нәмә эшләй әле? гаскәр уртасына таш ыргыта- дөресме? Шуннан гаскәр үзара сугыша башлый. Мәскәү ыргыткан таш аркасында- татар, болгар, башкорт дип талашудан кайчан туктыйсыз! җитәр сезгә! Берләшеп, үз дәүләтчелегебезне торгызу турында уйларга вакыт түгелме? "Ребята, давайте жить дружно!"

№65 (860779) / 25.11.2013 16:55:26

Болгармы бренд? Болгар шомлы яңгырый.

№64 (860764) / 25.11.2013 14:06:08

Мәскәү кушуы буенча татар хәтле татарга өтек болгар кушаматы ябып яткан кеше милләтен ярата буламы?
Болгарчылыкны, наданлыкны тамырыннан өзеп ташламый торып, татар күтәрелә алмый.
Бүгенгә безнең байрак - Алтын Урда, Дәште кыпчак!
аннан соң татарның башка катламнарын да карый башларбыз.
Болгарларның б.э.га кадәр Идел буенда яшәве турында белеме сай булган кеше генә әйтә ала. Болгарлар, пратоболгар кабиләләре - һуннарның калдыклары. Ә һуннарның тарихи ватаны - Ерак көнчыгын Һунну, Сюнну империясе. Ул Тын океаннан Иртешкә кадәр таралган булган үзенең иң бөек чакларында.
Болгарлар - 100 % азиатлар, ә татарлар исә б.э.га кадәр үк Европада да, Азиядә дә яшәгәннәр, Карпаттан алып Тын океанга кадәр җирләрдә, аннан тыш Персиядә, Кавказ артында да татарлар булган.

№63 (860748) / 25.11.2013 10:01:17

сез бераз баш белән уйлап сөйләгез.
Идел буе Булгарстаны безнең эрага кадәрге вакытта идел буенда яшәгәннәр,т.е. 922елга кадәр. 922 елда Идел буе Булгарстанында,дәүләти дин булып,ислам дине рәсми рәүштә кабул ителә!!
ә татарлар,моголлар белән бергә, 1200нче еллардан соң гына килеп керәләр,Идел Булгарыстанына.
моның белер өчен Софияга барып йөрисе юк!

кайчан татарлар, үзнең татар милләтен ихтирам итә башларсыз соң сез? кайчанга тикле килмешәкләр язган, дөреслеккә туры килмәгән, тарихка табынып яшәрсез икән?

үзебезнең татар тарихчылары язган хезмәтләр дә җитәрлек бит! юк бит,һаман, үз бәлешебез тәмсез,башканың әчегән кәбестәсе тәмле,дип утырасыз....

татар-булгар булудамыни эш. эш үз халкыны яратуда,үз тарихыңны үзең өйрәнүдә,үзең татар булуыңа горурлануда! бер-берең белән дус-туган булып яшәүдә. бер-береңә зыян самый,җәбриләр күк,ярдәмләшеп яшәүдә.

бер хәрефне төшеп калдырган татарга, икенче татар,шундый "матур" сүзләр язып,тизәк белән туглап бетерә.

шунысы кызганыч,язучылары да бит,бүгенге шагыйрь-язучылар,укытучылар - белемле кешеләр бит югыйсә?!

ТАТУ БУЛЫЙК,ДУС БУЛЫЙК,БЕРДӘМ БУЛЫЙК!!!

№62 (860747) / 25.11.2013 09:29:05

Нинди принцип белән булсын инде: кемнең акчасы күбрәк, шулар җиңеп чыга, дигән принцип белән.
Фердинант нигә төшереп калдырганнардыр, аңлашылмый, билгеле. Һаман да шул әшнәлектер, инде.
Алай дисәң, Сиринә Зәйнетдинова кебек яңа гына исемнәре яңгыраган кызлар төшеп калмаган. Аңламассың.
Чулдпаны аңлашыла инде, әтисенең кесәсе калын.

№61 (860729) / 24.11.2013 23:11:56

Керосин дигәннәре болгарлар буламы ул?

№60 (860697) / 24.11.2013 20:47:02

Сатылган керосин үзен бензин дип күрсәтергә тырыша.

№59 (860696) / 24.11.2013 20:44:58

Эйе шул 31,Дилэрэ Мобэрэкшина..урыны ожмах турлэрендэ булсын...2005 елнын апреле иде ул.
Кунелсез исемлек,узеннэн узе эллэ нинди уйларга этэрэ.

№58 (860695) / 24.11.2013 20:43:39

Анысы шулайдыр да.
Тик керәшеннәр үзләре дә бит әле, Идел Болгариясе христиан дәүләте булган дип шул ук Софиядәге галимнәр сүзләрен сөйлиләр.

№57 (860694) / 24.11.2013 20:41:03

керәшеннәрнең ничек чукындырылганнарын бераз беләм.чөнки киәү керәшен. чукынулары 1700нче еллардан килә. борынгы бабалары ислам динендә булган кешеләр. монысын мин тучне беләм. шәҗәрәләре бар.

№56 (860693) / 24.11.2013 20:36:34

Болгарлар сайтына кер, анда бер София профессоры утыра, Идел Болгарстанының христиан дәүләте булуын исбатлап.
керәшеннәр сатында да бу турыда мәглүматлар бар, Туганайда.

№55 (860690) / 24.11.2013 20:30:42

укыганда елларга да игтибар итсәң икән.
минем Болгариягә бара алмыйм,укыган китапларының исемлеген,электрон адресларын яз,әгәр укыган галим кеше икәнсең. ә болай буш сүз.

№54 (860687) / 24.11.2013 20:22:09

Болгарларның христиан булуы турында меңнәрчә дәлил бар. Софиядә бу турыда йөзләрчә хезмәт язвылган. Кобрат Константинополдә дини семинарияне бетереп кайткан христиан рухание, аның балалары да - чи христианнар. Эрмитаҗда Кобрат хан фонды бар бит, анда барысы да диярлек - тәреле, көбән болгарларыннан калган бар каберлекләрдә дә - тәреләр тора.
Нинди мәҗүси булсын инде болгарлар, ата христиан сугышчан христиан, христианлыкның көнчыгышындагы иң зур форпосты булганнар.

№53 (860683) / 24.11.2013 20:07:38

Булгарга, мин сораган хезмәтләр исемлеген язсаң,укып минга да акыл керер иде...

№52 (860677) / 24.11.2013 19:56:19

жулэрлегенне курсэтмэ инде

№51 (860675) / 24.11.2013 19:53:36

****,Булгарлар ислам дине кабул иткәнче,мәҗүсилектә булганнар!!
идел буенда иң беренче "китаплы" дини халык булып Булгарлар санала! ул вакытта Киев кнәзе Үлдәмир динсез була. Мәскәү ул вакытта картада да юк булган. бары Киевская русь булган,и то мәҗүсилектә булганнар.
\\ Болгариядә бу турыда йөзләрчә хезмәтләр бар,//
исемлеге бардыр бит?йөзен үк түгел,бер дистәсен генә шушында язып куй әле. без дә укыр идек.

№50 (860669) / 24.11.2013 19:32:02

Марат Фәйрушин,башка җыр башкармыйча, «Әнкәй, мине таңда уят әле» җырын гына җырлап торса да канәгать без.
Әнкәйләр турында ясалма җырлардан бер баш өстен җыр бу!

№49 (860664) / 24.11.2013 19:14:25

Сонгы 3 атна рэттэн Мукзыкаль дистэ дэ Фердинанд Сэлахов ин куп тавыш жыйды. Болгар радиосы премиясе лауреатлары арасында анын исеме юк. Ул лауреатлар нинди принцип белэн сайлап алына сон?

№48 (860584) / 23.11.2013 23:59:49

Болгар христиан ханлыгы булган. Көбәндә генә түгел, ә Урта Иделдә дә. Болгариядә бу турыда йөзләрчә хезмәтләр бар, Самый восточный форпост христианства дип китап та чыккан. Идел буена килгән болгарлар христиан булганнар, бик аз санлы булганнар, алар килгәнче үк бу җирләрдә татарлар яшәгән.

№47 (860512) / 23.11.2013 09:56:51

Татар исемен позорить итеп утырма.

№46 (860511) / 23.11.2013 09:25:25

Болгар кемгә һәм ни өчен ошамый?Болгар ханлыгы булган.Бу тарих.Үз тарихын белмәгәннәр бн башканы белү турында сүз алып бару да мөмкин түгел.

Стаканда зур дулкыннар чыгарып булмый,кирәкмәгәнгә Болгар бн авыз чайкап көчәнеп утырмагыз!

№45 (860503) / 22.11.2013 23:54:00

Соры корт турында http://www.bee-gardens.ru/bee5.shtml

№44 (860502) / 22.11.2013 23:40:58

Безгә дә шулай итәргә кирәктер ул.

№43 (860501) / 22.11.2013 23:34:33

Эшче кортлар шуңа да ояда тотмыйлар инде аны, типкәләп куып чыгарып җибәрәләр, кертмиләр, оя тишеге турысында охраннары саклап утыралар.

№42 (860500) / 22.11.2013 23:28:16

Корт - червяк, насекомое дигән сүз, Сорысы серый була түгелме соң?

№41 (860498) / 22.11.2013 23:24:23

Алайса, соры корт - трутень самец түгелме соң? Самка я эшче корт, я ана корт була бит.

№40 (860497) / 22.11.2013 23:19:25

Татарда исем кушу тулы бер фән, тулы бер фәлсәфә, тулы бер традисия булган. Бар муллаларны да исем кушу гыйлеменә, исем кушу хикмәтләренә, исем кушу сәнгатенә өйрәткәннәр. Аенруча кадими мәдрәсәләрдә, Мир-Гарәптә Бохараның аны ике ел буе укыганнар. Һәр исемнең мәгнәсен, кемгә нинди исем кушу кирәклеген өйрәнгәннәр. Бу турыда 90-чы елларда зур бер мәкалә булган иде. Исем кешенең тәкдирен, сосиал халәтен, үзенчәлекләрен, башка сыйфатларын, булачак һөнәрен искә алырга тиеш булган. Юнсез кешенең баласына мәсәлән, ул сугышка китеп чәнчелсен дип - Шәһит, Рафыйк кебек исемнәр кушканнар.
Бу сүзләр шул мәкаләнең һәм Мир Гарәптә укытылган махсус курсның исеме.
Инкыйлабка кадәр ул һәр мулланың телендә булган, мин аны кече яшемдә үк меңнәрчә тапкыр ишеткәнем бар, тик хәзерге буын гына белми аны.
Ә бу традисияләрне торгызырга вакыт.

№39 (860496) / 22.11.2013 23:15:36

Дүртесе дә соры корт - трутень дула инде.

№38 (860495) / 22.11.2013 23:01:20

Менә болар дүртесе дә бер стиль белән яза ахыры: http://vk.com/id121361560?z=photo121361560_312817838%2Falbum121361560

№37 (860492) / 22.11.2013 22:56:16

исеме ничек - тәкдире шулай
мондый мэкаль юк. булса- курсэт.

№36 (860491) / 22.11.2013 22:43:42

Татардагы мәкалләрнең күп төрлесе бар, шул исәптән, исеме ничек - тәкдире шулай дигәне дә бар. Мәгнәләре дә күп. Сорыкортны мәсәлән, паразит, әрәмтамак, кешенекен ашаучы дип аңлаталар. Урысчадагы трутене дә шундый ук мәгнәгә ия. Ә серый червяк дип сүзен сүзгә тәрҗемә итсәң - бөтенләй туры килә кайбер ник ияләренә!

№35 (860480) / 22.11.2013 21:52:45

Соры корт - полосатый әфлисун-оранж! Круто!

№34 (860476) / 22.11.2013 21:40:56

соры корт

№33 (860475) / 22.11.2013 21:37:57

Шулай

)))"Соры корт бөрчә кебек яза, бөрчә соры кебек яза. Стиль бер" Хууп. Стильне белүгез дә чучканың әфлисунда толк белүе белән бер чама икән.)))

№32 (860474) / 22.11.2013 21:30:18

Менә шунысы шикләндерә шул аның. Сайтта кем? Бөрчә белән Соры корт! Дәлше кайбер бүтән никлар аваз сала, әйтерсең лә игезәк туганнар. Сайтта беркем язмаганда күзәтергә яратам. Пылт итеп килеп чыгалар, игезәкләр яза башлый. Исемнәре генә төрле була.

№31 (860473) / 22.11.2013 21:28:35

7-8 ел элек микэн, "Болгар кызлары" дигэн ансамбленен бер кызын утерделэр...

№30 (860471) / 22.11.2013 21:24:52

Кара ,кайчакта алар бер-бер артлы язалар бит.Берничэ минут ара белэн.

№29 (860470) / 22.11.2013 21:20:00

Соры корт бөрчә кебек яза, бөрчә соры кебек яза. Стиль бер.

№28 (860469) / 22.11.2013 21:15:24

Борчэ Соры тугел.
Соры Борчэ тугел!

№27 (860468) / 22.11.2013 21:13:40

Соры кортның әле тагын бөрчә дигән нигы да бар)))

№26 (860467) / 22.11.2013 21:03:22

тамашакны
кем алып бара булды инде
чәкчәк чәүчәләкләре генә димәгез
тавышларын да ишетәсе килми

№25 (860466) / 22.11.2013 20:47:57

Эле тагын, исемен алыштырганнын икенче конендэ ук мени?

№24 (860464) / 22.11.2013 20:47:12

Тукта Вахит,сабыр ит!

№23 (860463) / 22.11.2013 20:46:02

Болгар банкы бар, шул исемдэ гостиничный комлекс бар, Болгар хэйрия фонды бар. тикшерик эле аларын да?)))

№22 (860458) / 22.11.2013 20:40:05

Куренекле композитор Болгарига эйлэнгэч, тавышын югалткан иде.

№21 (860456) / 22.11.2013 20:36:59

4 % процент булмагае, 50 не тезсэн дэ , хаклы тугелсен! Исемдэ мени хикмэт? Кешегэ тугач та исемне мэгьнэлене куярга тырышабыз.. Тик бу язмышынны билгели дигэн сузме сон? Фэлэн исемле кешелэр кырылып улэ дип статистика китерэ алабызмы? Болгар сузе( исеме) белэн дэ шулай ук.. "Болгар"сузе бик куп жирдэ, ана карап ботенесе дэ шартлый, ватыла башласа..

№20 (860454) / 22.11.2013 20:33:41

Әәә, онта язганмын, умарта күчендә СОРЫ КОРТның тәбигать тарафыннан бирелгән миссиясе бик зур һәм мөһим: аңа үз күчендәге геннарны башка күчләр белән уртаклашып, нәсел яхшырту йөкләнгән. ))) Шулай булгач...)))

№19 (860453) / 22.11.2013 20:30:39

Татар халкында:
-Исем кешене түгел, кеше исемне бизи,-дигән бик акыллы сүз бар.)))

Төрле мистика, суеверияләргә ышануны аҺмаклык дими ни дисең инде?))) Шундый кешечекләр булганда һәлакәт, каза булып торуы бик тә закончалыклы күрнеш.)))

№18 (860451) / 22.11.2013 20:18:44

Ахмак кеше генә ахмак сүзен аһмак дип язарга сәләтле.
Ә исемгә килгәндә исә, исемдә чынлап та мистика, тәкъдирлек бар. Исем кешеләрнең генә түгел, башкаларның да тәкъдирен билгели. Булгар дип аталган барысы белән дә һәлакәт, каза булып торуы - моңа дәлил түгелмени?
Соры корт дип ник алганның да гел сорыкортлык та, корткычлык белән генә шөгыльләнүе дә моны исбат итмиме?

№17 (860429) / 22.11.2013 17:15:09

Миңа димәгәе үзләрен нигә шунда чүлмәк дип атамыйлар, үземне һәм халкымны утлы күмергә утыртмасыннарда, донҗаны болгатмасыннар.
Кара әле, бүленгән, ыслучайны титаник булмаганмы?

№16 (860427) / 22.11.2013 16:53:03

Һәләкәтнең сәбәбен ИСЕМнән юллрлык аһмаклар булганда, аның кимүенә һич ничек ышанып булмый...

№15 (860426) / 22.11.2013 16:42:50

Казанда һәлакәткә очраган очкычның да баштагы исеме Булгар булган.
Чынлар та һәлакәт, фаҗига коды, бәхетсезлек, каза алгоритмы, инкыйраз программасы салынган бу сүзгә.

№14 (860415) / 22.11.2013 16:01:37

Исме болгар булса булсын, илне болгар булмасын!
Болгарлар - татарның афәте, милләтнең сепаратистлары, Мәскәү яраннары, халыкка беркем дә зыян салмаган дәрәҗәдә зыян салучы шыр наданнар.
Болгарлар - иңэ начар кавем булганнар, бер мактарлык әйберләре дә юк. шуңа да илләреннән куылганнар.
бездә бернинди дә болгар каны юк, Дунай болгарлары геннары безнең геннардан бик ерак тора. Руслардан да, фин-угырлардан да, украиннардан да.

№13 (860408) / 22.11.2013 14:26:26

Болгар сүзе бәхет китерми ахрысы... булгария, булгария айр... тагын ни булыр

№12 (860388) / 22.11.2013 11:54:59

\\Казан арты татарлары безгә үз телләрен, Москалләр үз телләрен мәҗбүриләп тагарга тырыша.//

бөрчә, Татар теленең уртак әдәби теле итеп Казан арты телен алганнар икән,бу бит начар түгел. чөнки мишәрләрнең язучылары юк. Казан артыннан Тукай,җыр язучылардан Солтангата Габәши,сәүит елларында ГабделХәй Вахит,Әнвәр Бакиров һ.б. ларны биргән Казан арты бит ул.
үзе мишәр булып та татар синтаксисын барлыкка китергән Латиф Җәләй казан арты сөйләмендә үз эшләрен язган. бүген Латиф абый Җәләй язган китаптан файдаланабыз.
вакытына күрә гомумиләштерә торган тел кирәк булган,бер-бербезне аңлар өчен.
Әлки мишәре ,Сергач мишәрен аңламый. шул ук мишәрләр үзләре...

Казан арты сөйләмен җентекләп карасаң,бүгенге әдәби исәпләнгән татар теленнән аерыла бит,бөрчә.
упрощать итү кирәкми.
татар халкы үзенең күп төрле сөйләү үзенчәлекләре белән дә бай халык ул. чөнки ул халыкның җир байлыгы ,Тын океаннан алып Идел ар ягына кадәр. шуңа да сөйләм аермалыклары булганга гаҗәпләнергә кирәкми.
"Казан арты" әдәби теле берләштерә безне. мишәрне дә,типтәрне дә,Өфе татарында аңлыйбыз,сөйләшәбез,бәхәсләшәбез.

теләгем - БАРЫ ТИК ДОШМАНЛАШМЫЙК!!!!!

№11 (860384) / 22.11.2013 10:48:12

Бер каз оясы болгарлы килеп, татар биләрен берләштереп, үзләрен "ХАН" дип игълан иткән икән, татарлар болгарга әйләнергә тиешме?
Ярый, варяглар славиан, угрофин, төркиләр җирләрендә үз дәүләтләрен төзеп, "РОСС" варягча- диңгезче дип атаганнар икән, анысы безгә бик кагылмый. Кагылмасада, бик үк дөрес түгел... Росслар 28 милли төркемне йотып, көнчыгыш славиан белән мишәр теленән укмаштырылган телне (ясалма тел) әдәби тел буларак кабул иткәннәр. Казан арты татарлары безгә үз телләрен, Москалләр үз телләрен мәҗбүриләп тагарга тырыша.

№10 (860383) / 22.11.2013 10:41:52

\\болгар радиосы нинди миллэт сон ул?//

милләт түгел, РАДИО ул!!!

Булгар ханлыгының радиосы ул!! Татарларга: аң-белем биргән,мәҗүсилектән бер Аллаыкка китергән - цивилизация үзәге булган ил ул Булгария!!!!
Кытайлар,Иранлылар,Гарәбләр, Әрмәннәр,Грузиннәр,Урыслар һ.б. килеп Булгар базарында сату иткәннәр.
Чәчәк аткан ил булган...

№9 (860380) / 22.11.2013 09:52:43

музыкаль дистэ х и т парады нинди парад сон ул? Х и т нинди суз сон ул ,парад дигэн татар сузе дэ бармы сон ул эллэ ,эллэ болар болгар сузлэреме,анлатып бирегезче.

болгар радиосы нинди миллэт сон ул?
кемнен йорэге белэн сайланган сон ул жырлар?

№8 (860378) / 22.11.2013 08:31:20

Болгар премиясе тугел, "Болгар радиосы" милли музыка премиясе. Асылына тошенмэгэн килеш тотынасыз язарга... Илсоя дэ мишэр, ну бирэлэр бит.

№7 (860328) / 21.11.2013 19:16:31

блгария татарларга премия бирэме эллэ?

№6 (860327) / 21.11.2013 19:14:40

Татарларга нинди болгар премиясе соң ул?
Менә мин мишәр, мин катнашмаска тиешменме?
Күршем - себер татары, ул да салым түли эшләп йөреп, нишләп әле ул ниндидер болгарларга премия тапшыру өчен салым түләргә тиеш соң әле?

№5 (860292) / 21.11.2013 16:17:22

Хужа Насретдин ничек жырларны бутап була инде,уз хатыныны,курше хатыны белэн бутамыйсын бит.

№4 (860291) / 21.11.2013 16:07:44

"Озату" җырын башта "Озата барма" белән бутадым. Халык җырлары мәңгелек инде ул, алар белән бер композиторның җыры да тиңләшә алмый.

№3 (860290) / 21.11.2013 15:57:05

Матур жыр бит,тагын бер кырык ел жырлар ул аны.

№2 (860289) / 21.11.2013 15:48:49

Вил Усманов бу жырын 20 ел жырлый бит инде, яна жыры юк микэнни.

№1 (860267) / 21.11.2013 13:57:01

Эбизэтелне барабыз...

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR