поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
20.11.2013 Мәдәният

Киләчәгең бармы, татар китабы?

Беләм, арагызда бар дию­челәр дә шактый, юк дию­челәр дә аз түгел бүген. Кем хаклы? Бүген бу сорауга берьяклы гына җавап биреп булмастыр, мөгаен. Әйе, көн­нән-көн электрон чараларның активлашуы, алар­га кешенең тартылуы арта бару татар басма кита­бының юкка чыгуына бер дәлил булып тора сыман.

Ләкин басма китап юкка чыкса да, электрон версиясе барлыкка килә бит. Димәк, Интернетка тоташкан һәркем укый ала. Ләкин һәркемнең дә мөмкинчелеге юк, кем­неңдер Интернетка керү чарасы юк, ә кемгәдер сә­ламәтлеге рөхсәт итми. Дө­ресен әйтергә кирәк, электрон китапның уңай яклары (кайда ничек телисең – шулай уку, китапханәгә ка­дәр барырга юл чыгымнары тотылмый, вакытны әрәм итәсе түгел, шактый китапларны уку бушлай һ.б.) күп булса да, тискәреләре дә юк түгел. Экранга озак вакыт текәлеп утыру күз басымын арттыра, шуның нәтиҗәсендә тиз арыйлар, компьютер экраныннан алынган нурланыш табигый яшьне киптерә, корылык эффекты барлыкка килә. Экраннан хәреф чүпләп утыру баш миенең файдалы эш коэффициентын киметә, баш мие алынган бар мәгъ­лүматны да эшкәртеп, анализга дучар итеп җиткерә алмый.

Сүз башым бит – шүрәле дигәндәй, язмамның темасы да – татар басма китабының киләчәге. Беркөнне шулай, Бауман урамында йөргәндә, Татарстан китап нәшри­я­ты­ның “Нур-Маркет” фирма ки­бете­нә сугылдым. Яңа китап­ларның “каймагы” шунда бит инде. Ишекне атлап керүгә, күзем кызылга ак белән язылган “Распродажа” язуына төш­­те. Кайчандыр барон Рот­шильдның: “Мин очсызлы әйберләр алу өчен бай түгел”, – дигән сүзләрен искә алып, кайчак андый язулы җир­ләрдән үтеп китәргә туры килә. Ләкин бу юлы тукталып калдым. Барсам, ни күрим: Гаяз Исхакый, Әхсән Баян, Әбрар Кәримуллин кебек олпат язучыларыбызның, ша­гыйрьләребезнең, галим­нә­ребезнең китаплары – 10 сум! Бүгенге көн өчен көлке бәя, әлбәттә. Җәмәгать транспортында йөрүдән дә азрак. Китаплары таушалгандыр, склад­­та тузан җыеп ятканнардыр әле диярсез, юкка гына бу бәядән сатуга куймаслар иде.

Юк, китаплар өр-яңа. Үзем күреп кайттым. Гаяз Исхакыйның “Публицистика һәм әдәби тәнкыйть мәка­ләләре (1902-1914)” җыен­тыгын эләктердем дә әле.

Гомумән, бүген татарча укучыларга нинди товар тәкъ­дим итәргә? Классикага әве­релгән әсәрләр инде күптән тар даирә укучылар өчен генә булып кала бирә. Алары да көннән-көн сирәгәя. Бәлки язучыларыбыз үз эшләрен җиренә җиткереп башкармыйдыр? Әнә бит Нәбирә Гыйматдинова, Зифа Кадыйрова әсәрләре “ә” дигәнче сатылып бетеп бара. Әдә­биятыбызда ир-атлар да көн­нән-көн кими. Без кү­бесенчә хатын-кызны романтик, фан­тазиягә бай зат итеп, ә ир-атны реалист буларак күзал­лый­быз. Бәлки, бү­генге катлау­лы җәмгыяте­бездә дөнья­ны башкача күрү кирәктер?!

Тагын бер очракка тукталасым килә. Шул ук кибетнең китап рәтләре буйлап сайлап, карап йөрешем. Янымда гына бер ханым кулына бер кочак китап җыйган, кызлары да янында. Миңа шулкадәр кызык булып китте ки, ханым янына барып сүз катмыйча булдыра алмадым. Рушания ханым Минзәлә якларыннан икән. Әдәбият укытучысы. Кулындагы бер кочак китапларны күреп, үзеннән-үзе: “Мәк­тәбегездә татар китапларына кытлыкмы әллә?” – дип сорап куйдым. “Әй, энем, бу китап­лар мәктәпкә килеп җит­кәнче әле”, – дип куйды Рушания апа. Ул балаларга китапка мәхәб­бәтнең гаиләдән килүен искәртте. Минемчә, татар халкы булганда, татар китабының киләчәге бар әле. 


Раил САДРЕТДИНОВ
Ватаным Татарстан
№ 189 | 20.11.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»