поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
15.11.2013 Икътисад

Долларны чикләргә кирәкме? (Сораштыру)

Кешеләр сумнарга караганда долларны күбрәк үз итә, шулай ышанычлырак, диләр. Россиядә соңгы өч елда долларны күбрәк сатып ала башлаганнар дигән хәбәр депутатларны да пошаманга салган. Эшләр болай бара алмый дип, ЛДПР партиясеннән депутат Михаил Дегтярев Россиядә долларның кулланылышын гына түгел, аларның банкларда да саклануын чикләргә тәкъдим итә.

Долларны кулланганнар тиз арада аларны йә тотып бетерергә, йә башка валютага күчерергә тиеш. Яңа канун уйлап табучылар, кешенең кесәсендә доллар табыла икән, полиция хезмәткәрләре аларны алып, 30 көн эчендә алмаштырып, хуҗасына кайтарачак, дип әйтә. Кибетләрдә дә валютаны алыштыру мөмкинлеге булырга тиеш. Банклар да долларны сатып алу эшен электрон рәвештә генә башкарырга тиеш, “наличка” булмаячак. Россиядә долларны чикләргә кирәкме? Сез акчагызны нинди валютада саклыйсыз?

Илсур АБДУЛЛИН, юрист:


– Доллар озак яши алмая­чак. Нефть белән газга һәрвакыт ихтыяҗ булачак, менә аларны долларга түгел, ә сумга сатсалар, доллар буш куык кебек шартлаячак. Без бит үзебез АКШка күкрәк киереп йөрергә ирек бирәбез. Россия товар сата, ә кергән акчаны алтын-валюта резервында доллар буларак саклыйбыз. Шуңа күрә американнар долларны бастырып тәк яталар. Әнә Кытай дөрес эшләде, үз валюталарын тотрыклы ясадылар. Россия АКШ колония­се түгел бит, без аларның файдасына эшләргә тиеш түгел, үзебезне кайгыртырга вакыт.

Рәшит ЗӘЙНУЛЛИН, укытучы:


– Бу гамәл зыянлы, чөнки долларның рәсми курстан тыш башка хакка сатылган долларлар килеп чыгарга мөмкин, ә бу сумның бәясен киметәчәк. Кемдер яхшы курс белән долларын алмаштырачак, кемгәдер, ә бу күпчелек гади кешеләр, намуссыз ке­шеләр белән эш итәргә туры киләчәк, аларны “кара базар” сатып алачак. Акчасын сумнарда сакла­ган­нарның эшләре хөр­тилә­­нәчәк. Минем үзем­нең артык акчам юк. “Кара көн­нәр”гә дип саклап карадык инде, ул акча янды. Булганына шөкер итәбез.

Марат ГАТАУЛЛИН, эшмәкәр:


– Бу – тузга язмаган закон проекты. Икътисад базары белән махсус манипуляция уены дип саныйм. Менә без сатабыз, алабыз, ләкин барлык очракта да сумнар белән эш ителә, чөнки законда шулай язылган. Долларны чик­ләп, тимер пәрдә корачаклар. Дол­­ларны кулланмыйча, аңа бойкот тудырып, сум­ның бәясен күтә­реп бул­мая­чак. Моның өчен илдә тотрыклы икътисад булуы мөһим, сә­нәгать, җитеш­терү артырга тиеш. Чит илләрне барыбер сум бе­лән түләт­терүгә кү­че­реп булмаячак, юк эш ул. Мин, гомумән, банкта акча сакламаска тырышам, бер валюта да тотрыклы түгел. Иң яхшысы – акчаны кү­чемсез милеккә яки кыйм­мәте югалмый торган башка матди байлыкка әйлән­дерү.

Нәҗибә САФИНА, шагыйрә:


– Нинди валюта турында сөйлисез сез? Россиядә халыкның күпче­леге – очны очка ялгап яшәүчеләр. Кеше акчасын тегендә-монда түли, ашарга ала да бетте-китте, авы­зыңны ялап куй. Банкларда акча белән әвеш-тәвеш китерерлек хәлдә түгелмен, кесәләр коры. Ә чынлап уйлаганда, сумны тотрыклы ясый алмагач, башкалардан күпсе­неп, аларга инквизиция ясау кирәкми дип саныйм. Берсен тыеп, икенчесен үсте­реп булмый. 



Ватаным Татарстан
№ 186 | 15.11.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»