поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
06.02.2009 Җәмгыять

ЗИРАТЛАР НИ ХӘЛДӘ?

Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.с.) мондый сүзләр әйтеп калдырган: “Кабер – ул буш дөнья түгел. Иманлы бәндә өчен – ул җәннәт бакчаларыннан бер бакча, имансыз кеше өчен – җәһәннәм чокырларыннан бер чокыр”. Әгәр халыкның мәдәниятен беләсең килсә, аның зиратына барып кара, дигән борынгылар. Шуңа күрә, берәр чит төбәккә барып чыксак, иң элек җирле халыкның зиратын күреп чыгарга тырышабыз.

НОВОДЕВИЧЬЕ ЗИРАТЫ

 

Мәскәүнең Новодевичье зираты турында күпләр ишетеп беләдер. Атаклы рус шагыйрьләре, җырчылары, журналистлары күмелгән биредә.  Совет дәүләте җитәкчесе Н.С.Хрущев, Русиянең беренче Президенты Б.Н.Ельцин, И.В.Сталинның икенче хәләл җефете Надежда Аллилуева  СССРның беренче ледие – Раиса Горбачёвалар шушында "йоклый".

 

...Җир асты юлыннан чыгуга бер ир белән хатыннан юлны сораштык. “Халык артыннан барасы, бөтен кеше шунда агыла”, - дип, алар безне үзләре белән ияртте. Шактый җәяү барганнан соң зур-зур чиркәүләр янына килеп чыктык. Аннан биек таш капкадан эчкә уздык.

 

Борынгы Мәскәүдә гади кешеләрне –  чиркәү, ә күренекле шәхесләрне һәм байларны – монастырь янында җирләү гадәте булган. 17 гасырга мондый зиратлар саны 300 җиткән. 1770-1771 еллардагы чума эпидемиясе аркасында шәһәрдә тагын берничә зират барлыкка килгән. Шул исәптән әрмән, яһүд, татар зиратлары да. Хәзер Мәскәүдә 66 зират бар.

 

1927 елдан, ВЦИК карарына нигезләнеп, Новодевичьеда дәүләт эшлеклеләре, язучыларны җирли башлаганнар. Башка зиратларда җирләнгән күренекле шәхесләрне дә  бирегә күчергәннәр.  Новодевичьеның гомуми мәйданы – 7 гектар.

 

Атна уртасы булуга карамастан, зират тулы халык иде. Туристлар күп. Һәркем фотоаппарат белән йөри. Күпләр  Н.Гоголь каберенә куелган һәйкәл янында фотога төшә. Зиратны ураганнан соң, халык монастырьга кереп чыга. Шунда ук шәм куеп, бөекләр рухына дога кылалар.

 

Новодевичье безнең як зиратларыннан шунысы белән аерыла: биредә агачлар аз һәм кабер аралары киң, иркен ясалган. Һәркайда чисталык, пөхтәлек. Аяк астында тәмәке төпчекләре дә, чүп-чар да юк.

 

Санкт-Петербургның татар зиратында да шундый ук чисталык һәм пөхтәлек.

 

МАВЗОЛЕЙ

 

Грек теленнән   тәрҗемә иткәндә мавзолей – "гүзәл кабер ташы" дигәнне аңлата. Беренче мавзолейлар Борынгы Римда ук булган. Ленинны да үлемсез итү өчен, башта агачтан Мавзолей торгызганнар.

 

Белгечләр фаразлавынча, 1924 елда бәлзәмләнгән Ленинның гәүдәсе  әле тагын күп еллар сакланачак. Ә костюмын исә даими алмаштырып, бинаны исә ел ярымга бер тапкыр профилактикага ябып торалар икән.

 

СССР таркалгач сәясәтчеләр арасында Мавзолейны ябу һәм Ленинны җирләү буенча бик күп бәхәсләр барды. Патриарх Алексей II дә Владимир Ильичны күмү ягында иде. Ләкин В.В.Путин бер чыгышында: “Ил КПСС заманында 70 ел яшәде. Ленинны күмү – ул заман халкына зур югалту китерәчәк, чөнки халык үзен ялган кыйммәтләр һәм максатлар чорында яшәгән дип уйлаячак”, – дип белдерде.  Мавзолейда “мәет”не бронепыяла белән уратып алганчы күңелсез очраклар күп күзәтелгән.

 

Кем фотоаппарат белән бәреп, кем төкереп (!) киткән. Хәзер сак хезмәте көчәйгән, Мавзолей видеокамера, төрле приборлар  белән җиһазландырылган. Без исә, җир куенына иңдерүдән мәхрүм ителгән Ленинны жәлләп чыгып киттек. Аның җаны кайчан да булса тынычлык табар микән?

 

ТАТАР ЗИРАТЫ

 

Казанның Яңа татар бистәсе зираты Вахитов тимер юл станциясе янында  урнашкан. Биредә без көз көне булдык. Иске зират өлешендә 1800 елгы каберләрне күрергә мөмкин. Аларның борынгы икәннәре әллә каян күренә: ташлары җимерелгән, чардуганнары  таралган. Бер урында буш сыра шешәләренә тап булдык: әйтерсең, мөселман мәетләренә дә “поминка” үткәреп ятканнар!

 

Яңа өлештә  кабер ташлары кеше биеклегендә, нигездә кара мәрмәрдән (шунда ук эшләтү 12-15 мең сум тора). Һәрберсендә – кабер хуҗасының сурәте. Гомәр Бәширов белән Фатих Әмирханның гади кабер ташларын күрү җанга бераз җылы бирде бирүен. Әмма сурәтсез каберләр монда бармак белән генә санарлык!

 

Кысан, пычраклык, урыны-урыны белән  кабер өсләрен алабута басып киткән.

 

Татарның ике гасырлык тарихын, мәдәниятен үзенә сыйдырган күренекле шәхесләребезнең каберләре дә ташландык хәлдә. Бар дөньяга мәгълүм Шиһабетдин Мәрҗани, аның хәләл җефете, Каюм Насыйри, Габдулла Тукай, Салих Сәйдәшев,  Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, Әмирхан Еники, Җәүдәт Фәйзи, Галимҗан Барудилар безгә рәнҗеп яталар кебек тоелды.  Җимерек плитәләр, ташландык каберләргә карап йөрәк әрнеде... Зиратның сазлык басып, камыш уратып алган өлешен күргәч – кычкырып елыйсылар килде.

 

Капка төбендә безне урысча сөйләшеп утыручы өч карчык һәм бер инвалид ир каршы алды. Хәер сорашучылар икән. Сәдакаларын: “Да благословит вас Бог!” – дип, пычранып беткән янчыкларына җыялар.

 

Зиратта яңа кабер казып маташалар иде. Бер күренекле шәхеснең әнисе үлгән. Үләр алдыннан соңгы васыятен җиткергән: “Малаем янына күмәрсез”, - дигән. Буш урын булмагач, малаеның каберен ачканнар. Әле дистә еллар элек кенә бакыйлыкка күчкән мәет  өстенә такталар җәйделәр дә, шунда әнисенен мәетен куйдылар...

 

Читтәрәк алама киемле бер хатын хәер җыеп утыра иде. Мария  исемле 45-50 яшьләрдәге бу ханым татар зиратында эшләп көн күрә икән. Чардуганнарны буйый, каберләрдә чәчәкләр үстерә. “Чардуганны бер мең сумга буйыйм. Акчагыз җитмәсә, 600 сумга да килешергә була. Эшемне чын күңелдән, җиренә җиткереп башкарам. Шуңа  күрә  клиентларым күп. Бу эштә берничә кеше без,” – диде ул.

 

Татар зиратында хәзер кеше күмәргә ярамаганлыгын белә идек. Шулай да күренекле шәхесләрне монда әле һаман җирлиләр икән. Шулай ук “блат”ы һәм акчалары җиткән “хәтәр” кешеләрне дә.

 

Шунда ук бер бабай белән дә танышып киттек. Анысы 800 сумыңны түләсәң – мәрхүмнәр рухына багышлап , “Коръән” укый. 

 

БӘЙРӘКӘНЕҢ МӘРХҮМНӘР БАКЧАСЫ

 

Татарстанда зиратлары белән  шаккатыручы Бәйрәкә авылы бар. Ютазы районында иң гыйлемле, төзек, нык авылларның берсе ул . Анда 1700дән күбрәк кеше яши.

 

Авылның зиратлары турында  күбрәк белер өчен  авыл тарихы музее җитәкчесе Галимулла Абдуллин янына килдек. “Бәйрәкәдә җиде зират бар. Шуның иң борынгысы авылыбыз уртасында  – мәктәп янында урнашкан. Анда беренче булып, 1580 елда Кукмарадан килгән укытучы – Бикколта бай күмелгән. Бәйрәкә – гаҗәеп тарихлы авыл. Ленинград блокадасы вакытында безнең авылга бик күп кешеләр күченә. Монда Ленинград балаларының каберләре дә сакланган”, –  дип сөйләп, Галимулла абый гарәп хәрефләре белән язылган борынгы кабер ташларын да  күрсәтте. Әлеге зират мәктәп янындагы урманны хәтерләтте: биек наратлар үсә, чүп-чар юк, тыныч...

 

Монда бөек композитор Суфия Гобәйдуллинаның нәселе – Гобәйдулла хәзрәт, бертуган Мөксин һәм Мәсәгут Гобәйдуллиннар күмелгән. Гобәйдулла хәзрәт Бәйрәкәдә “Гобәйдия” мәдрәсәсенә нигез салган. XIX гасырда “Гобәйдия” Идел буендагы эре мөселман уку йортларының берсе саналган. Биредә Г.Г.Сәгъди, бертуган Туйкиннар яшь шәкертләргә сабак биргән. “Гобәйдия”дә булачак шагыйрь Сирин, булачак язучы С.Миңнекай белем алган. Мәдрәсәнең таш бинасы Бәйрәкә мәктәбе ишегалдында әле дә тора. Хәзер исә мәктәп укучылары архитектура һәйкәленә иртәнге ашка йөри...

 

Галимулла абый әйтүенчә, авылда җиде зират урнашкан. Мәктәп янындагы борынгы Урта зиратка хәзер мәет  җирләмиләр. Бәйрәкә зиратларын күреп, ничектер күңелләр сөенеп кайтты. Мондый чиста, тәртипле зиратларны ерак чит илләрдә генә күрергә мөмкин. Бәйрәкә үз балалары каберләрен Мисыр пирамидалары шикелле кадерләп тора һәм саклый белә. Авылда борынгы гадәт, әби-бабайлар йоласы сакланган. Бәйрәкә халкы бөтен дөнья май бәйрәмендә шашлык пешергәндә, зиратларга җыела. Өлкәннәр теге дөньядагы авылдашлары кабере өстендә гыйбадәт кыла,барчасының да рухына багышлап дога укый. Яшьрәкләр адәм баласының мәңгелек һәм изге йорты булган зиратны чистарта, кабер ташларындагы язуларны яңарта, чардуганнарын буйый. Шушы гамәлләре белән бәйрәкәлеләр үз рухларын яңартып кайталар. 

 

“КИҢСАЙ” МАЗАРЫ

 

Казахстанның Алматы шәһәрен “зиратлар өстендәге шәһәр” дип тә атыйлар, чөнки бу җирлектә билгесез, шәһәр астында калган зиратлар бик күп икән. “Киңсай”  мазары (зираты) Алматының иң затлы мөселман зираты  санала. Бу якларга килгәч-килгәч, Алматы татар үзәге яшьләре белән анда да барып кайттык. “Киңсай”  – “киң кыр” дигәнне аңлата.

 

Алматыда беренче татар зираты Татар бистәсе янында булган. Шәһәр бераз үсеп киткәч, аны бульдозерлар белән тигезләп, өстенә сырхауханә, стадион салганнар. Шәһәрнең тимер юл вокзалы да борынгы татар зираты өстендә утыра. Шулай итеп, беренче татар зираты юкка чыгарыла, соңгы мәет биредә 1954 елны күмелгән.

 

Аннары Киңсайны булдырганнар. Аның барлыкка килү тарихы да кызыклы. Шул турыда безгә тарих фәннәре кандидаты, журналист Мөнир Ерзин сөйләде: “Гаффар мулла дигән кеше була. Ул 1945 – 1950 елларда Алматыдагы мәчетнең имамы. Гаффар мулла вафат булганчы мәчеткә кешеләрне җыеп әйтә: “Мин вафат булсам, Татар бистәсендәге тауга җирләгез”, – ди. Мулла үлгәч, аның соңгы теләген үтиләр. Шуннан  барлык мөселман халкын шунда җирли башлыйлар".

 

Казахлар өчен зират – изге урын. Бөтен җирдә тәртип, каберлек янына агач утыртып мавыкмыйлар. Авып яткан, чүп-чар астына сеңгән бер каберлек тә очрамады! Ә менә кабер ташлары казахларда гел башкача. Юлда поездда барганда Караганда, Астана шәһәрләренең зиратларын күргән идек. Анда каберләр өстенә мавзолейга охшаш таш төрбәләр куелган. “Киңсай”да да андый төрбәләр күп. Нигә  теге дөньяга киткән кешене манаралы таш йортлар эченә  күмәләр? Казахлар фикеренчә, мәрхүмне төрбәгә урнаштыргач, ул бакыйлыкта рәхәттә һәм тынычлыкта яшәячәк, имеш. Биредә  фотосыз, гарәп хәрефләре белән язылган гади ташлы чын татар каберләре дә бар. “Киңсай”да Казахстанның күренекле шәхесләре җирләнгән. Мәсәлән, Казахстан компартиясенең беренче секретаре Д.А.Кунаев һәм аның җәмәгате Зөһрә Кунаева, казах совет әдәбиятына нигез салган Габит Мусрепов.

 

“Киңсай” мазары рәсми рәвештә моннан 10 ел элек ябылган. Тик... Җирле халыктан шундый сүзләр ишеттек: 20-30 мең долларыңны чыгарып салсаң, өстәвенә дәрәҗәле кеше дә булсаң, тау башындагы өч аршин җир - синеке!.. 

 

***

 

Күпме җирдә йөреп,  Татар зираты кебек ташландык зиратны күрмәдек.  Безнеңчә, татар  зиратына тыюлык (заповедник) статусы бирергә кирәк. Ул ачык һавадагы музей-бакча булырга  лаек.

 


Гөлназ ГАЛИМҖАНОВА, Рәмилә ГАЗИЗУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ 13-14 | 03.02.2009
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»