• 12.06-07.07 "Мәскәү йолдызлары". Цирк. 18:00
  • 15.06-31.08 "Kazan" театральләштерелгән фольклор тамашасы. Туган авылым. 18:00
  • 12.07 "Диско" йолдызлары. Korston Club Hotel (Корстон). 22:00
  • 02.08-18.08 Салават концерты. 31 сезон. Камал театры. 19:00
Туган көннәр
  • 26 Июнь Ренат Шаһидуллин
  • 26 Июнь Асаф Вәлиев
  • 26 Июнь Ләйсән Хафизова
  • 27 Июнь Җәүдәт Фәйзрахманов
  • 27 Июнь Фәннур Сафин
  • 27 Июнь Алсу Сафина
  • 27 Июнь Наил Нәбиуллин
  • 27 Июнь Лилия Нурмөхәммәтова
  • 27 Июнь Илсөяр Хәйруллина
  • 28 Июнь Илһамия Нәҗметдинова
  • 50 кг песоктан бушаган капчыклар сатабыз Казан 8950-314-35-17
  • 2 булмэле фатирнын 1 булмэсенэ иптэшкэ 1 кыз кертэм.метро Яшьлек. 89272469637..
  • Продается 2 комнатная квартира на Спартаковской 88Б (ЖК Сокольники)на 8 этаже с хорошим ремонтом,55кв.м.,мебель и бытовая техника остается, срочная продажа.т.89276766077
  • Казан, Вахитов районында 2 булмэле,яна йортта фатир сатыла. 2 нче этаж, 110 кв. м. Риелтор тугел. 89053163640
  • Казанда савин районында 2 булмэле фатир арендага бирэм.Яшэу очен ботен момкинлеклэрдэ бар .Кибетлэр ,мэктэп,остановка якын.Без посредников,татар кызлары булса яхшы. тел.89520460614
  • Казан Совет районында балконлы зур булмэ сатыла 18 кв.м 89509469991
  • Граммпластинкаларны да, заманча компакт-дискларны да уйната торган патефон сатыла. Илүзәгә мөрәҗәгать итәргә: 89172467252
  • Жинел машинага б\у прицеп сатып алам. 89083436877
  • Вахитов р-да снимать итеп торырга (суточно) бар унайлыклары булган 2 булмэле фатир сдавать итэм ял көннәренә тел 89393318928
  • Эксковатор очен ковш сатып алам, 1 м3. Казан, 89372895876

 

 

 
Архив
 

               

11.11.2013 Дин

Һәр кешенең үз юлы...

Кешеләр дингә төрле юллар белән килә. Кайберәүләр өчен Аллаһы Тәгалә белән «очрашу» көтмәгәндә генә булса, икенчеләр аңа эзләнүләр, өметсезлекләр, югалтулар тулы озын юллар аша килә. Соңгылар рәтенә кергән бер кеше белән минем үземә дә очрашып сөйләшергә насыйп булды. Марат дингә әле күптән түгел генә килгән.

– Әтием – татар, ә әнием урыс милләтеннән. Гаиләбез гап-гади совет гаиләсе. Миннән кала, гаиләдә ике сеңлем дә бар. Мәктәпне тәмамлагач, училищеда укыдым. Аннары мине колхозга эшкә җибәрделәр. 90 нчы елларда колхозда хезмәт хакын яртышар ел тоткарлап бирәләр иде. Мин ул вакытка өйләнгән дә идем. Хатыным яшь бала белән өйдә утыра. Гаиләне туендырырга акча кирәк. Шуннан мин, танышлар аркылы наркотик юнәтеп, шуны сата башладым. Моны белгәч, хатыным аерылып китеп барды. Вакытында аңыма килдем: наркотик сатып акча эшләрмен дә, ә минем аркада юлдан язучыларның язмышын кая куясың?

Наркотик саткан акчага «Газель» микроавтобусы алып, Казаннан авылларга кешеләр йөртә башладым. Буйдак та булгач, эштән бушаган вакытларда дуслар белән сыра эчәбез, кәрт сугабыз, төнге клубларга йөрибез. Эшем дә бар, аралашырга дуслар да юк түгел, әйткәнемчә, буш вакытта да шөгыле табыла. Тик күңелемдә ниндидер бушлык барын тоям. Әти эчеп йөри, аның белән рәтләп сөйләшкәнем дә юк. Үзем өчен уңайлырак булыр, дип, Казанда әниемнең әнисендә яши башладым. Ә ул чиркәүгә йөри, өйдә «Библия»не дә кычкырып укый. Аңа ияреп, мин дә чиркәүгә барып кайттым, «Отче наш» догасын ятладым. Эшләрем дә җайланып киткән кебек булды. Мәскәүдән товар алып кайтып, шуны сата башладым. Ләкин эшем дә, эшләгән акчам да, «Библия» уку да канәгатьлек китерми. Дөньясы да кызыксыз тоела. Телевизордан йога турында күп сөйли башладылар. Минем кебек үзләрен таба алмаучы яшьләр белән танышып китеп, барыбыз бергә Себергә чыгып киттек. Имештер, йога белән шөгыльләнер өчен ул уңайлы җир. Бөтен семинарлар, тренинглар, фестивальләр шунда уза. Йоганың асылына төшендем, күңелдәге бушлык та югала башлады кебек. Акчасыз син беркем дә түгел бит, нәрсәгә яшәмәк кирәк, кире Казанга кайтып киттем. Яңа дуслар да табылып өлгерде, ә аларда акча һәрвакыт була үзе. Яхшылап кына сынагач, мине дә үз сафларына алдылар – алар белән бергә машина урлый башладым. Әй, ул машина урлагандагы адреналин... Күңелдәге бушлыкны әнә шул адреналин тутыра иде. Бер марҗа кызы белән таныштым. Әтинең, татар кызы ал, дип үгетләвенә карамастан, без өйләнештек. Баштагы мәлдә әйбәт кенә яшәп киткән булсак та, бала тапканнан соң, Маша эчә башлады. Кызым өч яшенә җиткәнче, ничек булдыра алдык – шулай яшәдек. Дәвалатып та карадым үзен, өч ай эчми тора да тагын элекке гадәтенә кайта. Без аерылыштык, ә кызны Машаның әнисе үзенә алды. Хатыннан өмет юк, кызны үстерергә кирәк, дип, элекке дуслар белән араларны өздем дә ерак араларга йөри торган автобус йөртә башладым. Авариягә очрап, өч ай хастаханәдә ятарга туры килде. Шунда ятканда мин үземнең бу дөньяда яклаучысыз булуымны, алга таба яшәр өчен бернинди дә өметем юклыгын, тормыштан беркайчан да ямь таба алмаганлыгымны аңладым. Ул вакытка инде әтием намазга баскан иде, хәл белергә килгәндә күп итеп дини китаплар алып килеп бирде. Ярдәм итсә, менә шулар гына булышачак сиңа, диде ул. Һәм шунда мин үзем өчен яңа дөнья ачтым. Ә иң мөһиме – мин ислам динендә кешегә бу дөньяда да, теге дөньяда да бәхетле булуга гарантия бирә торган бөтен нәрсәнең барлыгын аңладым. Чиркәүгә йөреп тә, йога белән шөгыльләнеп тә тутыра алмаган күңел бушлыгымны Аллаһы Тәгаләгә булган ярату белән тутырдым. Дингә килергә соңармаганым өчен сөенеп туя алмыйм. Алла теләсә, без аңа барыбыз да килербез. Кайчан һәм ничек итеп – монда инде һәр кешенең үз юлы... 

Дилбәр ГАРИФ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

comments powered by HyperComments

Фикерләр

№31 (859428) / 14.11.2013 00:25:43

45. Ий Мухәммәд г-м, Коръәннән вәхий ителгән аятьләрне укыгыл вә намаз укыгыл, тәхкыйк намаз, фәхеш эштән дә ярамаган эшләрдән укучыны тыя, намаз, әлбәттә, Аллаһ зекерләренең иң зурысы, Аллаһ сезнең ни эшләгәннәрегезне белә.

[29] ҐӘНКӘБУТ (ҮРМӘКҮЧ) СҮРӘСЕ – 69 АЯТЬ

№30 (859425) / 14.11.2013 00:00:46

ШҮРӘЛЕ,син фанатмы ?

№29 (859402) / 13.11.2013 22:39:49

Урмандагы шүрәлеләр дә намазга баскач, бер-бер хәл булыр инде, яхшыга юрыйк.

№28 (859381) / 13.11.2013 18:11:13

Мин бик зур хэм алдынгы компаниядэ эшлим. Намаз укый башлаганда без 4-5 егет идек, 1 ел эчендэ 15кэ эверелдек, Аллага шокер. Укучыларыбыз арасында ФИЗфак, КАИ, КХТИ уку йортларын унышлы темамлап уз юлын инде табып, аннан намазага басучылар. Гонахларны бер Аллахы Тагале гене кичере, а мене анын эмерлэренэ колак салмыйча, тэкэберлэнеп йоручелэрнен хэл аяныч. Узебезбездэ иман юк икен, ник иманга килеп, хата-ялгышларын анлап тэубе кылучыларга ник пычрак атып утырарга??????????? Ник безне гел начарлык курерге гене тарта, шул кадер рэхэтмени сон яман суз сойлеп утырыу, белмегэн баш белэн????? Айга бер тапкыр шушында кереп чыгам, керген саен юнсез, мэгънэсез комментлар....Яисе яман суз сойлеп, тормыш ямен эзлибезме?

№27 (859315) / 12.11.2013 23:23:39

Ул аны аңламый бит,әрәм тамак.

№26 (859313) / 12.11.2013 23:15:41

Кылган гамәлләр өчен җавап тотудан намаз гына коткармый. Шуны белегез!

№25 (859311) / 12.11.2013 23:12:42

Көнгә 1 тапкыр намаз укып(тудый-судый),мине җәннәт көтә диеп утра бит ә. Үзе гөмер буе кеше талады,хәрәм ашады. Шундый кеше дә җәннәткә өметләнгәч,безгә күптән вакыт инде әллә ничә җәннәткә керегә.

№24 (859305) / 12.11.2013 21:31:06

Админ!

Галимэ№17 язганча //Психик яктан чирле булган,бу доньяда бик куп эшэкелеклэр кылучылар//мы инде болар?


http://www.youtube.com/watch?v=uFMb45SGTZw

монда мыскыл итеп теләсә нәрсә язучылар белән тулган. Алар нормал. Ә сорауны белән дини китаптан китергән язуны сөрткәнсең. Кайвакытта турыдан туры сүгенү сүзләре эленеп тора.,сөртелми.

№23 (859275) / 12.11.2013 18:06:59

Фикер поступоклардан сон туа ул,акыллым. Поступок дорес тугел.

№22 (859194) / 12.11.2013 14:33:14

бер генә дөрес фикер дә күрмәдем

№21 (859164) / 12.11.2013 10:59:16

ни кызганыч, дин юлындагылар турында бик дорес язганнар.

№20 (859163) / 12.11.2013 10:57:29

Бик каты дорес язылган.

№19 (859162) / 12.11.2013 10:56:40

Динилэр арасында башкаларны рэнжетмичэ яшэуче юктыр ул. Психик авыру бит алар.

№18 (859161) / 12.11.2013 10:55:01

Хэзер намазын укып торалар,зинасын кылып торалар.

№17 (859160) / 12.11.2013 10:53:12

Намаз уку имеш. Психик яктан чирле булган,бу доньяда бик куп эшэкелеклэр кылучылар шул юлга кереп качмакчылар.Оятсызлар.Бик куп белэбез андыйларны.

№16 (859125) / 11.11.2013 20:49:46

Машасы дингәдә килмәгән бит атеист булып калган.

№15 (859122) / 11.11.2013 20:39:19

Ике баланы ятим иткәч, дини булып үзен акларга тырышканнар бер Марат кына микән?

№14 (859118) / 11.11.2013 20:16:22

борчэ эллэ сыннарга табынамы сон?

№13 (859117) / 11.11.2013 20:15:12

//\Бөрчә№8 (859104) / 11.11.2013 19:08:11
Мәсәлән Шива, славян алласы Перун кебек затларның рухлары Кояш системасыннан да зуррак үсеш алга///

Бу мәглүмәтне каян алдың? Нинди тузга язмаганны сөйлисең?

№12 (859111) / 11.11.2013 19:43:11

Аллаһка ихлас ышанган кешегә мәчет тә, мөфтият тә, мулла да кирәкми. Көн саен 5 тапкыр намаз укып ул Аллаһ белән туры бәйләнешкә керә, үзе борчыган сорауларга җавап ала. Аллаһ кешенең намазына да, уразасына да, сәдакасына да мохтаҗ түгел, болар барысы да кешенең рух, тән сәламәтлеге өчен кирәк.

№11 (859108) / 11.11.2013 19:28:40

Сезнең арада ислам диненә иннанганнар юк икән шул.

№10 (859107) / 11.11.2013 19:21:50

намз укып кына кеше дини икэн дип эйту дорес тугел,ул намазын укырга момкин булдыра алган хэтле,шул ук вакытта гонахлар да эшлэп торырга момкин,намаз укымаган кешелэргэ Караганда кубрэк тэ эшлэргэ момкин гонахларны.

№9 (859105) / 11.11.2013 19:16:46

Бөрчә, монда вакыт-вакыт куренеп китуче бер хэсрэт( ой, ялгышканмын, хэзрэт икэн) "Галәм законнары буенча яшәргә кирәклеген аңлаган"гадыр инде, кешелэрне кыерсытып, рейдерский захват белэн шогеллэнэдер инде.

№8 (859104) / 11.11.2013 19:08:11

Татар, син дөрес сөйләмисең. Дингә бу доньяның серләренә бераз төшенеп, Бөтен Галәмне барлыкка китереп, аның белән идарә итүче барлыгын белеп, Галәм законнары буенча яшәргә кирәклеген аңлаган кешеләр килә. Аллаһ кешене җиргә, төрле сынаулар үтеп рухын камилләштерер өчен җибәрә. Рухы нык үсеш алган затлар инде кеше тәнендә яши алмыйлар. Мәсәлән Шива, славян алласы Перун кебек затларның рухлары Кояш системасыннан да зуррак үсеш алган.

№7 (859103) / 11.11.2013 19:04:48

коненэ биш вакыт намазны укып баручылар,динилэр арасында да аз ул.

№6 (859102) / 11.11.2013 19:04:32

укучы , кайсысы конгэ биш вакыт намазын укый? пенсионерлар, хэм эше шул булган мэчет эхеллэреннэн башка?

№5 (859101) / 11.11.2013 19:00:44

Татар, менэ син ихтыяр коче булмыйча, коненэ биш вакыт намазны укып кара эле. Аннан сойлэшербез.

№4 (859099) / 11.11.2013 18:31:15

Сыбызгы, дорес сойлисен, дингэ башка юл калмагач, доресерэге башка юл калмады дип уйлый башлагач, ихтыяр коче булмаганнар, проблеманы чишэргә телэмичэ, аннан качарга тырышып,узенэ ышанмый башлаган кочсез кешелэр килэ. Я тормэ мэктэбен утеп, кайда жылы урын барлыгын инстинкт дэрэжэсендэ сизэ башлаганнар килэ. Тагы бер торлелэре бар - алары дин ярдэмендэ оскэрэк урмэлэп, жэмгыяттэ югары урыннарны билэргэ телэучелэр.

№3 (859098) / 11.11.2013 18:19:01

Аллаһ юлына тормышың тәмам көрчеккә терәлгәч кенә киләсең шул, башка юл калмагач кына. Шуннан соң аптырыйсың - нишләп шуны да белмәдем микән дип.

№2 (859096) / 11.11.2013 18:13:06

Татар,минем кунелгэ дэ килеп китте ул сорау.
Динилэр арасында,уткэне гадэти булган,намаз укымыйча,лэкин Ходайнын барлыгын тоеп, урламыйча,кеше олешенэ кермичэ, башкаларны рэнжетмэскэ тырышып яшэучелэр бар микэн?

№1 (859094) / 11.11.2013 18:09:04

Дингэ килучелэр очен гадэти юл - эчкечелек, закон бозулар, кеше рэнжету... Аннарсын шуны кешелэргэ "мин тэртиплэндем" дип сойлэп, мактанып йору. Но татарда бер мэкал бар - бокрене кабергенэ тозэтэ.

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом