поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
10.11.2013 Мәдәният

Тукай иленә сәяхәт

Исеме һәм иҗаты белән татар әдәбияты тарихында иң олы урын алган, әдәбият күгендә иң якты йолдыз булып янган Габдулла Тукайның мирасы, әдәби әсәрләренең рухи байлыгы милләтебезнең горурлыгы булып тора. Шул дәрәҗәдәге бөек шәхеснең туган якларын күреп кайту авыл балаларының иң зур теләге булуын белгән Гали авылы җирлеге башлыгы Идрис Муллабаев: “Укучылар арасында Габдулла Тукайның тормыш юлын һәм иҗатын иң яхшы белүче бәйгесе оештырып, җиңүчеләр билгеләнсә, мин аларны үзем Кырлайга алып барам”, - дигән иде.

Без - мәктәп директоры Мохтар Ал¬тынбаев, укытучылар Зөл¬фия Асылгәрәева, мин - Кәүсәр Шәй¬хет¬динова һәм музей җитәкчесе Сания Әмирова күтәренке күңел белән бәйге игълан иттек. 5 - 11 сыйныф укучыларының барысы да бәйгедә катнашырга теләк белдерде. Укучылар Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат юлын исләренә төшерделәр, яңа шигырьләр ятладылар. Ниһаять, көтеп алынган көн дә килеп җитте.

Жюри эшендә Идрис Хәмит улы үзе дә катнашты. Бәйге ахырында 10 җиңүче - Миләүшә Мортазина, Ләйсән Хәмидуллина, Наилә Гәрәева, Розалия Харисова, Рәсүл Нураев, Камилә Баһаутдинова, Гөлназ Гайнуллина, Зилә Кәлимуллина, Алсу Шәяхмәтова һәм Гүзәл Фазуллина билгеләнеп, Арчага юллама белән бүләкләнделәр.

Арча ягын Казан арты милли мә¬дәнияте Мәккәсе дип йөртәләр. Ул төрки-мөселман дөньясына Курсави, Мәрҗани, Күлтәси кебек мәгъ¬ри¬фәтчеләрне, бөек шагыйрь Габдулла Тукайны, татар әдәбияты җәүһәрләре Мәхмүт Галәү, Гомәр Бәширов, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиевне, шагыйрь һәм галим Мос¬тафа Ногманны, танылган сәхнә осталарын, эстрада йолдызларын, утыздан артык галим, фән докторы, академик һәм хәрби җитәкчеләрне биргән төбәк. Ирексездән Флёра Гыйз¬зәтуллинаның:

Бөек Тукай Ватаны син, Арча!
Мөхәммәтләр Ватаны син, Арча!
Ай-йолдызлар Ватаны син, Арча!
Ватанымның ал таңы син, Арча!" - дигән сүзләре искә төшә.

Арчада инде безне көтеп торганнар икән. Район башлыгы урынбасары Надия Равил кызы Мифтахетдинова безне шәһәрнең иң матур урыннары белән таныштырып чыкты. Арча районы – ул музейлар ягы да бит әле. Безгә “Казан арты” тарих һәм этнография музеен, Сәнгать йортын, өстәмә белем бирү үзәген күрсәттеләр. Арчада якташыбыз, Әлифба китабын язган Камышлы районының Байтуган авылында туып үскән Сәләй Гатат улы Вагыйзов яшәгән бит. Аның истәлегенә “Әлифба” музее эшләп килә. Аны да карап чыкканнан соң, Арчаның 2 санлы мәктәбенә алып киттеләр. Безне матур формадан киенгән кадетлар каршы алып, мәктәп буенча экскурсия үткәрделәр. Татар теле һәм әдәбияты кабинеты да бар икән. Бу мәктәптә барлыгы 640 бала белем ала, һәм аларның барысы да татар телен өйрәнәләр. Сәгатьләр рус һәм татар теленә тигез бүленгән. Һәр сыйныфта атнасына 2 сәгать татар әдәбияты, 3 сәгать татар теле дәресләрен 11 укытучы укыта.Туган телне болай күп өйрәнү бердәм дәүләт имтиханнарын бирергә дә комачауламый, киресенчә, ярдәм итә икән.

Без Үзәк мәйданда Бөек Җиңүнең 60 еллыгына төзелгән Дан мемориалы, Язучылар, Советлар Союзы һәм Социалистик Хезмәт Геройлары аллеялары, репрессия корбаннары, әфган сугышында катнашучылар истәлегенә төзелгән һәйкәлләр белән таныштык. Надия ханым олы горурлык белән Арчаның бай тарихы, шул җирдә туып-үскән батыр якташлары турында сөйләде.

Сәяхәтебезнең иң мөһим өлеше – Кырлайга, Габдулла Тукай музей-тыюлыгына, бару иде бит. Безне Кырлай мәктәбе укучылары музей ишеге янында каршы алдылар һәм бик эчтәлекле чыгыш ясадылар. Безнең кызлар да югалып калмадылар. Зилә Кәлимуллина - җыр, Рузалия Харисова һәм Камилә Баһаутдинова бию башкардылар, Алсу Шәяхмәтова һәм Гүзәлия Харисова шигырь укыдылар. Музей буенча экскурсия алып баручы ханым балаларның шигырь укуларын бик ошатып: “Балалар! Йөрәк белән укыдыгыз. Күзләребезгә яшьләр килде, тәннәр чымырдады. Тукай шигырен шулай укый белергә кирәк бит!” - дип, чын күңелдән рәхмәтләр әйтте.

Без музей экспонатларын карап йөрдек, парктагы әкият персонажлары белән таныштык, фоторәсемгә төштек. Очрашу ахырында Идрис Муллабаев Надия ханымга, музей хезмәткәрләренә рәхмәтләребезне белдерде. Үзенең олы хыялы (күптән түгел Идрис Хәмит улы Самара делегациясе белән Арчада булган, үзе күреп сокланганнарны балаларга да күрсәтәсе килгән) тормышка ашуына сөенүе йөзенә дә чыккан иде.

Сәяхәтебез моның белән генә тәмамланмады әле. Без икенче көнне Казан каласына юл тоттык. Казан - тарихи истәлекләр шәһәре, мәдәният һәм белем үзәге. Ул Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһимов, Гаяз Исхакый, Муса Җәлил, Максим Горький, Бакый Урманче, Федор Шаляпин кебек дөньяга даны таралган язучылар, галимнәр, композиторлар, рәссамнар белән танылган шәһәр.

Казанның иң биек, иң текә ярында Кремль урын алган. Аның уртасында -Сөембикә манарасы. Ул күп аяныч вакыйгалар шаһиты булып тора. Без Казан белән танышуыбызны шуннан башладык. Аннары Универсиада урынына бардык, Муса Җәлил һәйкәленә баш идек.

Балалар авылга бик канәгать булып кайттылар. Күңелләр матур хисләр һәм тойгылар белән тулган иде. Шундый сәяхәт оештырып, балаларны сөендергәне өчен Идрис Муллабаевка олы рәхмәтебезне җиткереп, тормышында һәм эшендә уңышларга ирешүен теләп калабыз.

Похвистнево районы, Гали авылы. 


Кәүсәр ШӘЙХЕТДИНОВА, Зөлфия АСЫЛГӘРӘЕВА
Бердәмлек
№ | 09.11.2013
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»