08.11.2013 Җәмгыять
Ватаным Татарстанга кайту... (Мөхәммәт Мәһдиевнең улы Искәндәр Мәһдиев белән әңгәмә) (ФОТО)
Редакциягә Мөхәммәт Мәһдиев килеп керде. Чыннан да шулай, аның нәкъ ир уртасы чагы. Үтемле карашы, тавыш тембры, сөйләү манерасы – барысы да атасыныкы икән. Сүзебез күренекле әдипнең улы Искәндәр Мәһдиев турында. Ул кызы белән Америкадан кайткан һәм милләтнең сулышын тояр өчен газета-журнал редакцияләренә кунакка килгән. Дөресен әйтик, Искәндәр Мәһдиевнең фикерләре сискәндерә, кайберләрен кабул итәсе килми, әмма ул сүзләрендә хаклык барлыгына ышандыра белә.
– Сез бүлмәгә килеп кергәннән бирле як-ягыгызга каранасыз. Нәрсә тикшерәсез соң?
– Менә бу кабельләрнең үткәрелешен. Яхшы эшләнмәгән, билгеле, ләкин түзәрлек. Мин кабельщик булып эшләдем.
– КДУның филология бүлеген тәмамлаган югары белемле кабельщик... Студент тормышын сагынасызмы?
– Булыштыргалый. Ә менә хәрби хезмәт турында кичкә кадәр сөйли алам. Повестка тотып медкомиссия үтүләр генә дә маҗаралы булды. Беренче курсны тәмамлагач Төньяк флотка алындым. Соңга калуның сәбәбе шул: берничә тапкыр комиссия үтәргә туры килде.
– Туктагыз әле, студент иркенлегеннән армиягә үзегез теләп киттегезме?
– Ул чагында да, хәзер дә теләгән кеше армиягә бара, теләгәне кала иде. Ә мин – теләдем. Әти минем диңгезче булуымны теләде. Диңгезчеләр кебек салкын суда коендырды, майкасыз йоклатты, физзарядка ясатты, гантель күтәрттерде. Мине шулай үстерде, үстерде дә, шул арада армиягә яраклылыкны тикшертергә, приписное свидетельство алырга вакыт җитте. Бу хәрби билетка кадәр бирелә торган беренче документ була инде. Үттем, документны ачып карасам, "химия гаскәрләрендә хезмәт итәргә яраклы" дип язылган. Әни ул елларда КазхимНИИда эшли иде. Аларның ярымхәрби институты Компрессорлар заводы янында урнашкан иде. Шунда озак еллар эшләү дәверендә берничә мәртәбә агуланып, хастаханәдә ятып чыккан. Әни өйдә баш күтәрде. “Җибәрмим, теләсә нәрсә булсын, ләкин химвойска булмасын. Әнә стройбатка барсын”, – диде ул. Бусына мин каршы. Ике ел көрәк тотып Ватанны сакларга мин кем, бакчачымы әллә? Шуннан әти, Совет районы комиссариаты белән сөйләшеп, мине янә медкомиссия үтәргә җибәрде. Үттем, документны ачсам – "эчке гаскәрләр" диелгән. Моны белгәч, әти сикереп үк торды. "Мин аларны күралмыйм. Алар – төрмә сакчылары. Атам ГУЛАГта үлгән", – дип кызды. Ул вакытта әле без халык дошманы ярлыгы тагылган бабабызның атып үтерелгәнен белми идек. Шунда әти Язучылар берлеге билетын алып, дипломатына китабын салып, хәрби комиссариатка китте. Военком подполковник Закиров аны кабул итә һәм “улымның флотта хезмәт итүен телим” дигән теләген ишеткәч, бик гаҗәпләнә. Ул запастагы капитан-лейтенант Мәһдиевне ишеге янына алып килеп, аңарга чиратта утыручы күкрәкләренә орден-медаль таккан ветераннарны күрсәтә. "Көненә кимендә унбиш ветеранны кабул итәм һәм аларның оныкларын армиядән алып калу турындагы гозерләрен тыңлыйм. Мин аларга каршы килә алмыйм, чөнки ветераннар – минем өчен авторитет. Ә сез улыгызны флотка җибәрүләрен сорыйсыз. Анда бит өч ел хезмәт итәсе!" – ди. Озын сүзнең кыскасы, мин Североморскка эләгәм. Монда – "экипаж"да кемнәрдер ике елга диңгез буе яр хезмәтенә, кемнәрдер өч елга флотка эләгә. Миңа беренчесе чыкты. Ничек итсәм иттем, диңгез буенда хезмәт итүдән баш тартып, өч еллык флот хезмәтенә алындым. Ике елны өч елга алыштыруыгызны үтенәм, дип медкомиссия рәисенә мөрәҗәгать иткәч, ул миңа шундый итеп карады, аның карашын 28 елдан соң да оныта алмыйм.
– Америкада хәрби хезмәткә, хәрбиләргә мөнәсәбәт ничек?
– Капма-каршы. Анда аларга хөкүмәт тарафыннан да, гади халык ягыннан да хөрмәт күрсәтелә. Бездә хәрбиләр, эчке эшләр органнарының хезмәткәрләре надан, пычрак, хезмәтен начар башкаручы, ришвәтчеләр дигән караш яши. Армия мокытлар өчен, акыллы кеше армиягә бармый – бусы да Русия халкы фикере. Мондый мөнәсәбәт Хрущев җепшеклегендә башланды. Без шулкадәр "җебедек" ки, армия абруен бөтенләй югалтты. Моңа зыялылар, журналистлар, надан аналар да шактый тырышты. 80 нче елларда армияне какшатуны аналар комитетлары башлады да инде.
– Балык башыннан чери бит. Сәяси уеннар аркасында балалары табутларда кайткач, аналар нишләргә тиеш иде соң?
– Дөрес, какшау югарыдан да килә. Әмма халык та нык тырышты. Армия “карачкы”га әйләнде. Безнең заманда начар укысаң, ПТУга эләгәсең дип куркыталар иде, хәзер инде, соңгы утыз елда, армиягә барасың дип өркетәләр. Ә бит армия халык мәхәббәтенә лаек булырга тиеш. Милициягә (полициягә) дә шулай ук ярдәм кирәк. Хәрби көчләре, полициясе нык булмаган дәүләт озак яши алмый. Андый дәүләтне эшләре тәртиптә булган илләр чәйнәп йота.
– Ә "кайнар нокта"га ничек эләктегез?
– Чечняга Эчке эшләр министрлыгының секретариаты эшеннән "ял итәр" өчен үз теләгем белән киттем. Миңа барысын да үз күзләрем белән күрергә кирәк иде.
– Һәм нәрсәләр күрдегез соң?
– 2001 елның 17 сентябре. Гудермес каласына 300 кешелек бандитлар чирүе һөҗүм итте. Аларның сугыш кораллары гына түгел, күчмә госпитальләренә кадәр булган, диделәр. Аларның максаты – безне бетерү иде. Иртәнге алтыда атыш башланды. Безнең отряд Петербург каласы отряды белән берләшеп безнең юнәлештәге һөҗүмне туктатып калды. Күз алдына китерәсезме, урамда – Сталинград. Пулялар сызгыра, гранаталар шартлый, безнең группа боеприпас күтәреп, урамнар буйлап йөгерә. Ә кич белән телевизордан генерал Баранов: "Боевикларның кечкенә генә төркеме бүген Гудермеска бәреп керергә теләде. Без уртак көч белән аларны шәһәрдән куып чыгардык. Калада хәзер кибетләр, театрлар, мунчалар эшли", – дип сөйләде. Төркем түгел, ул тулы бер батальон иде! Ә бит шәһәрдә алар турында белгәннәр! Чөнки ун көн кала кибетләр бикләнде. Җиде көн кала базарлар бушап калды. Ә ике көн кала Гудермес үле шәһәргә әйләнде.
– Сез Чечняда чакта кызыгыз Мәрьям туган. Исеме матур, кем куйды?
– Бу турыда хатыным Гүзәлне шактый үгетләргә туры килде. Мин бит указлы мулла оныгы. Исем чын булырга тиеш ул. Без нинди исем кушарга дип озын исемлекләр төзедек. Мин Диана, Алина, Рената һәм башка исемнәргә каршы алыпларча көрәшеп, каршы тордым һәм... җиңдем. Мәрьям исеменә туу турында таныклык алырга барганда Гүзәл дә күнде.
– Тормышыгыздагы иң зур югалту...
– Хатыным Гүзәл, кызым Мәрьям белән 2003 елның августында вокзалда соңгы тапкыр фотога төштек. Минем Казакстанның университетына аспирантурага укырга керергә талпынуым иде. Без Гүзәл белән телефон аша хәбәрләшеп тордык. Тик беркөнне ул телефонын алмый башлады. Әнисенә, туганнарына чылтыратам, берни әйтмиләр. Үз әнием генә: Гүзәлнең башы авырта, ул хастаханәдә, диде. Ә ул икенче инсульттан соң вафат булган икән. Мин кырыгына гына җитешә алдым. Мәҗлестән соң, кызымны үзем белән алып китәм, дидем. Шуннан соң бала өчен көрәш башланды. Мине Гүзәлнең үлемендә гаепләделәр, баланы миннән тартып алырга тырыштылар. Әби баланы поликлиникадан хәтта урлап качарга да тырышты. Ә баланың сәламәтлеге какшаган. Аңарда кабахәт авырулар, мин аны сезгә хәтта әйтә дә алмыйм. Бала туганнарына пенсиясе өчен, Гүзәлнең квартирасыннан акча сыгып ятар өчен генә кирәклеген аңладым. Шөкер, Мәрьямне дәваладым, карап, тәрбияләп үстердем, хәзер аңа 12 яшь.
– Баланы тәрбияләргә кем ярдәм итте?
– Әни, апам... һәм һич көтмәгәндә бердәнбер җылы сүз әйтүче, кайчандыр КДУга укырга килгән америкалы Даниель Росс булды. 22 яшьлек самими кыз, мин сабыйның әнисен алмаштыра алмаячакмын, ләкин каршы килмәсәң, Мәрьямне синең белән бергә үстерер идем, диде. Аның бу сүзләре күңелемә мәңгегә кереп калды. Өйләнешкәнче тагын өч ел көтәргә туры килде. 2004 елның 1 декабрендә бала белән АКШка очтык. Мәрьям юл буе йоклады. Мин эмигрант булырга теләмәгән идем. Ләкин Ходай Тәгалә баланы исән калдырыр өчен мине горбәткә чыгарып җибәрде. Гаҗәеп гүзәл Мэдисон шәһәрендә яши башладык. Даниель укырга керде, мин грин-карта алгач, эшли башладым. Беренче эшем хосусый мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укытучысы иде. Хәзер Даниель – университет профессоры, Урта Азия тарихын укыта.
– Шактый еллардан соң янә Татарстанга кайттыгыз. Казан үзгәргәнме?
– Юк үзгәрмәгән, ул юкка чыккан. Тарихи феномен буларак ул юк инде. Дөресен әйтим, “Болгар” номерларының юкка чыгуын белгәч, мин берничә көн елый-елый эчеп яттым. “Болгар” номерларын җимерү – ул үләргә яткан татар милләтенең йөрәгенә терәп казык кагу булды. Һәм “милләт, Тукай!!!” дип акыл сатып йөргән зыялыларыбыз моны күрмәмешкә сабыша. “Болгар” номерларын юкка чыгару – бу фаҗига! Ул сугыш вакытында да исән калган. Карагыз сез, Кёльн, Варшава, Оренбург шәһәрләрен. Анда һәрбер йорт фотолары буенча яңадан торгызылган, төзекләндерелгән. Ә бездә тарихи кунакханә урынына бизнес-үзәк салып куялар. Татар халкының болай да юка булган культура катламын кытай гинекологлары кебек шытырдатып кырып юкка чыгаралар. Хәер, кытайлар да мондый ахмаклыкка бармый...
– Димәк, Казанда яшәргә теләмисез?
– Нишләп, калу теләге юк дип кистереп әйтеп булмый. Мәрьям солдат кебек ул. Кая барсак, кайда яшәсәк тә, җайлаша белә.
Әтисе, әнисе Лилия Бәширова, апасы Гәүһәр, Искәндәр үзе. Соңгы тапкыр бергә төшкән рәсемнәре. 1994 ел, август
Чечняда. 2001 ел
Хатыны Даниель белән кызы Мәрьям