поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
08.11.2013 Җәмгыять

Аһ сине, теш фәрештәсе...

Безнең бит теш төште! Безнең, дип, алтынчы яшенә таба атлаган кызымныкы инде. Аның төшәсен бер еллап көттек үзе – Аделинаныкы төшкән, Әминә дә бер тешсез калган, ә безнеке төшми генә бит. Дәү әни, дәү әтиләрдән диссертация язарлык материал да тупланып куелган иде – сезнеке кайчан төшкән иде, ә сезгә теш фәрештәсе (фея, диләр инде аны. – Г.Җ.) килдеме, мендәр астында нәрсә калдырып китте?

Каян килгән ди инде безнең балачакта теш фәрештәсе? Юк иде андый мода! Ә хәзер балалар белән ата-аналар «хыяллана» – баланы татлы хыяллардан аермас өчен әллә ниләр уйлап табарга риза. Мин дә Мәрьямгә, миңа теш фәрештәсе мендәр астына кәнфит калдырып киткән иде, дидем.

Алдагы теш селкенә башлагач ук, кызым шул кәнфитне исенә төшерде: «Ул фәрештәләр хәзер кәнфит күтәреп йөрмидер инде, хәзер сезгә бүләк калдырган фәрештәләр картайгандыр инде...» Әтисе белән теш табибына барган җиреннән беренче сөт тешен учлап кайткач исә кызым, тешсез ерык авызын җыя алмый, күзләрен очкынландырып тезеп тә китте: «Ура, миңа бүген теш фәрештәсе килә, мин зур үстем!»

Шулай сөйләштек-көлештек тә, өй җыештырып, ашарга пешереп, теге фәрештә онытылган бит, әй! Кичке унынчы яртыда, табак-савыт юган җиремнән артымнан тагын килеп сарылды иркә песием: «Әнием, миңа бит бүген теш фәрештәсе килә!..» Без әтисе белән бер-беребезгә караштык та, упкынга тәгәрәдек- мени – чукынган икән, бүләк онытылган бит! Кибетләр ябылырга ярты сәгать вакыт калган!.. Каударлана-каударлана киенә башлагач кына башка барып җитте, беребез генә чабарга тиеш, баланы ияртеп чыгып булмый бит.

Өй янындагы кибет ябылырга биш минут кала, Винкс төшкән пазл (балалар модасы), эчендә ике кәнфите булган Мокси акча капчыгын (кызлары булганнар мине аңлар) куртка эченә яшереп кереп тә җиттем. Мәрьямне тизрәк юындырып йокларга яткырулар уңышсыз булды – салфеткага беренче тешен юып төреп, мендәр астына тыккан тәмле йомгагымның ник ике күзенең берсендә йокы әсәре булсын! Әтисе укыган әкият тә ике колакның берсенә дә кермәде, «Тыңламыйсың бугай, кызым», – диюемә: «Бүген аның көне шундый», – дип кенә җаваплады эшлекле туташ.

Хуш, унбер тулды, унике, сәгать бер, икенче ярты – без әтисе белән, йоклап китмәсәк ярар иде, дип тырышабыз. Ә теге кыбырсык һаман такылдавын дәвам итә: «Әтием, тәрәзәдә ут күренде, фея түгелме икән?», «Әнием, ул минем бу тешемне алып китәчәкме?», «Нигә озак килми бу фея?», «Бәлки, фея минем теш төшкәнне белми калгандыр?», «Сез ничек йоклый аласыз – менә-менә фея килергә тиеш!» Без инде әтисе белән теге феяны күралмас дәрәҗәгә җиттек – каһәр суккан икән, иртәгә бит эшкә дә торасы бар! Сәгать иртәнге өч тулганда кызым торып ук утырды: «Мендәр астында юк – фея минем тешне алып киткән, ә бүләге кая?!» Салфеткасы-ние белән идәнгә төшкән тешне алып куеп, тагын йоклатмакчы булып азапланам: «Озак йокламый ятсаң әле, бөтенләй килмәс тә!..»

Дүрт туларга унбиш минут кала куелган будильникка бездән алда Мәрьям чәчрәп торып утырмасынмы: «Һаман килмәгән!» Без ни көләргә, ни еларга белми, кабат черем итәргә тырышабыз – хет урталай ярыл, болай булса, бүген безгә ул фея дигәннәре бөтенләй килә алмаячак, ахры...

Биш тулганда, әллә алҗуы җитте, әллә фея дигәннәре безне жәлләде – тәки йоклап китте теге бер тешсез кеше. Алтынчы яртыда мендәрен күтәреп, бүләген кыстыргач, мин исә ятып та тормадым. Йокы барыбер туймаган, күз төпләре карарлык түгел... Иртәнге җиденче яртыда төне буе җәйрәп йоклаган, йокысы туйган кыяфәтендә торган кызым өстәге каттагылар өчен үзе бер будильник булды кебек: «Килгән, әнием, фея килгән! Тор, әтием, тор, фея миңа бүләк калдырган!» Йокы күрмәгән әтисенең генә җавабы катгыйрак ишетелде: «Кызым, фея беренче теш төшкәндә генә килә!..»

Мин исә, шатлыгын кая куярга белмәгән кызыма карап, сөенечемнән елмаям: йа, Хода, шушы бәхетле елмаю өчен генә дә әллә ниләр эшләрсең дә, әллә нинди әкиятләргә ышанырсың шул... 


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»