06.11.2013 Җәмгыять
Гипноз эпидемиясе
Мобиль телефон ярдәмендә төп башына утыртып, зур суммада акча үзләштерүчеләр турында ишетмәгән кеше юктыр. Россиялеләр, шул исәптән татарстанлылар да “авариягә эләккән” яисә полиция тарафыннан “кулга алынган” уллары өчен җиңел генә меңәрләгән суммада акча күчерәләр, “сатып алыначак” чит ил машинасы өчен алдан түләп куялар. Телефон аша банк картасының номерын һәм пин-кодын әйтәләр...
Алдакчылар, фатирдан фатирга йөреп, беркатлы, ышанучан пенсионерларга арзанлы “медицина техникасы”н, ташламалы бәядән дип, биш-ун тапкыр кыйммәтрәк бәягә “бүләк итәләр”. Социаль ипотека өчен зур суммадагы “взнос”лар җыеп чыгып китәләр... Матбугат һәм телевидение дә социаль мошенниклар тарафыннан алданучылар турында даими хәбәр итеп тора, кармакка эләкмәс өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеген дә аңлаталар. Тик файдасы гына ташка үлчим. Татарстанда 2010 елда мобиль элемтә ярдәмендә төп башына утыртылучылар саны 52 булса, 2011 елның беренче сигез аенда гына да 239 га җиткән, 2012 елның беренче 11 аенда 491 булган, быелның беренче кварталында гына да 102 эре социаль мошенниклык очрагы теркәлгән...
Алдау очракларын анализласак, аның гипноз ярдәмендә башкарылганын аңлыйбыз. Кичтән улының өйгә кайтып, йокларга ятканын күреп торган әти-әнинең “авариягә эләккән” баласы өчен каракларга зур суммада акча түләвен башкача ничек аңлатырга? Акча түләп биш минут үтүгә, ул улының фатирда йоклап ятуын искә төшерә һәм полициягә мөрәҗәгать итә, тик инде соң була. Алданмас өчен балаңның телефонына шалтырату да җитәр иде. Татарның акылы төштән соң, дигән әйтем бу очракта бар кешегә дә карый. Гипноздан айну һәм транстан чыгу өчен, талаучылар белән элемтәне туктатып, берничә минут уйланып утыру да җитә югыйсә.
Ә нигә, ерак китәсе юк, безне банкларда һәм сәүдә нокталарында да, транска кертеп, зур процентлы банк кредиты алырга мәҗбүр итәләр. Банк хезмәткәрләре теләсә нинди гипноз ысулы белән алдый алалар. Күптән түгел генә ТКС-банкы банкирларының үз ысуллары белән алдаган – банк хезмәткәрен иң мөһим пунктлары вак хәрефләр белән язылган килешүгә кул куйдырып, 24 миллион сум откан воронежлы Дмитрий Агарковны искә төшерик әле. Банк аны эзәрлекләү юлына басты, егет хәтта чит илгә чыгып качарга да җыенды. Соңгы чиктә генә эш килешү белән воронежлы өчен бәхетле төгәлләнде. Югыйсә Дмитрий банк хезмәткәрләре һәр кредит алучыга карата куллана торган ысулны гына файдаланган иде. Мондый ысул гади кеше өчен тыелган, банклар өчен рөхсәт ителә булып чыкты.
Бүген гипнозның киң таралган ысулларын теләгән һәркем өйрәнә ала. Интернетта гипноз технологияләрен сатучы сайтлар бар. Йогынты ясап, үзең өчен файдалы булган килешүләр төзергә, клиентларны син теләгән эшне санаулы минутлар эчендә эшләргә мәҗбүр итәргә, товарны уңышлы сату өчен, сатып алучы белән идарә итәргә һәм башка бик күп төрле алдау ысулларына өйрәтәләр. Шундый ук ысуллар белән кредит килешүләренә кул куярга мәҗбүр итеп тә була. Кешенең кредит алырга ниятләве дә күп вакыт гипноз тәэсирендә була. Банклар синең телефон номерыңны белеп алдылармы, кармакка каптыру өчен барысын да эшлиләр. Ялагайланып мактау, юмалау – клиентка йогынты ясауның иң ышанычлы ысулларының берсе. Клиентка шалтырату – шулай ук йогынты ясауның классик бер ысулы. Менеджерлар клиентка шалтыратуны ике төргә бүләләр: җылы шалтырату һәм салкын шалтырату. Җылы шалтырату дип инде моңарчы аралашкан клиентлар белән элемтәгә керүне әйтәләр. Банктан беренче тапкыр шалтыратканнар икән, бу – салкын шалтырату. Салкын шалтыратуны, гадәттә, кризис вакытында файдаланалар. Банк хезмәткәренең синең белән беренче тапкыр телефон элемтәсенә керүе – кредит сораучыларның нык кимүе дигән сүз.
Менеджерларның сатып алучыларга йогынты ясау ысуллары бихисап. Шуларның берсе – дефицит тудыру. Моны совет чорындагы кебек товарны прилавка астына яшерү дип беркатлы аңларга ярамый. Товарны яшерү – әлбәттә, массакүләм психоз тудыру, гипнозлауның иң уңышлы чарасы. Берничә ел элек тоз дефициты ясап, бөтен халыкны ничек тилерттеләр һәм бәяләрне дистә тапкырлар күтәреп куйдылар. Тик бу ысулны куллану хәзерге шартларда бик кыен. Дефицитның менеджерлар тарафыннан киң кулланыла торган тагын ике төре бар: вакыт дефициты һәм акча дефициты. Сатып алучыны шушы ике төр дефицит куркынычы белән гипнозлый алсаң, ул инде – синең клиент. Телефон мошенниклары әти-әниләрне вакыт кысынкылыгы белән алдыйлар. Мин гипнотик йогынтыга бирелмим дип әйтә күрмәгез. Белгечләр бар кеше дә көн дәвамында табигый рәвештә һәр 40 минут саен транска кереп ала, шулай булмаса, ул чирләр иде диләр. Сатучыларның ягымлы тавыш белән сине юмалый башлаулары – транска кертүнең беренче адымы икәнен онытмаска кирәк.