поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
03.11.2013 Мәдәният

Дөпе-дөпе басып “Кәкре Рәйсәләр” килә

Салкын, караңгы көзге иртә иде. Куе томан төшкән, әкрен генә пыскак яңгыр сибәли. Елның нәкъ шушы вакытында, шушындый ук караңгы, яңгырлы иртәдә апамның ире: “Кер әле, апаңа әллә нәрсә булды”, – дип, тыны-көне бетеп йөгереп керде. Нәкъ шул вакытта Чаллының “Күңел” радиосыннан бик “күңелле” җыр яңгырый иде.

Беренче хатын Миләүшә,
Икенчесе Рәйсә,
Өченчесен дә алырбыз,
Рәйсә кәкрәйсә!

Нәкъ шушы җырдагыча булды. Апаның сул ягыннан инсульт бәргән булып чыкты. Аяусыз чир белән 2 ел көрәшкәч, апам фани дөньяны калдырып, бакыйлыкка күчте.

Апамның иренә бернинди дәгъвабыз юк, соңгы көннәрендә аны нык тәрбияләде, рәхмәттән башка бер сүз юк. Үлгән артыннан үлеп булмаганын да бик яхшы аңлыйбыз. Килгән хатын да бик тәрбияле, акыллы булып чыкты. Анысы өчен мин шат кына. Бик әйбәт аралашып яшибез... Әмма шул якка караган саен күзләр дымлана шул. Җитмәсә җырының да нәкъ шундый вакытта яңгыравын әйт әле син...

Әле Чаллыда яшәгән вакытларда еш кына радиодан Индира Хафазетдинова башкаруында “Күңелемдә Мөслимем” дигән җырны тыңлый идек. Көе дә матур, сүзләре дә искиткеч, җырчысы да шәп, кыскасы, күңелгә ятыш әсәр килеп чыккан иде. Ул вакытларда “Күңел”дә Мөслим районының Митрәй авылы егете Илшат Әюпов эшли иде. Ни хикмәт, ул радиодан китү белән бу җыр да ишетелми башлады. “Бер смс – бер җыр” тапшыруына шушы җырны сорап язган идем, “Ул җыр радио фондында юк”, – дип җавап бирделәр.

Менә чагыштырып карагыз инде бу ике җырны!

Күңелемдә Мөслимем

Ул якларга көн саен
Әйләнеп кайта күңел,
Йөрәктәге сагышны
Бер көч җиңәрлек түгел.

Каеннарың аклыгы,
Чишмәләрнең сафлыгы,
Күңелемдә Мөслимем
Очар кошың төсле мин.

Рәйсә кәкрәйсә

Беренче хатын Миләүшә,
Икенчесе – Рәйсә.
Өченчесен дә алырбыз,
Рәйсә кәкрәйсә.

Их, Мөккә-Мөкәрәмә,
Мәдинә, Мөнәвәрә,
Эчеңдәге серләреңне
Сөйләмә берәүгә дә.

Хәзер кызлар кия күлмәк
Эздись дырка, тут чирта.
Эздись дырка, эздись чирта.
Эздись ниту ни чирта.

Их, Мөккә-Мөкәрәмә,
Мәдинә, Мөнәвәрә,
Эчеңдәге серләреңне
Сөйләмә берәүгә дә.

Менә шушы җырларның беренчесен радио фондыннан алып атканнар, ә икенчесе калган. Бу фондны төзүчеләр нинди күзлектән чыгып эш итәләр икән соң?! Икенче җыр радио өчен түгел, ирләр җыелышып эчә торган мәҗлескә генә “бата” бит.

Күптәннән күңелемдә йөргән тагын бер әйбер турында язасым килә. Күп кенә җырчыларның “Менә бу җыр аныкы. Бу җырны аннан да яхшырак итеп беркем башкара алмый” дигән “үз” җыры бар хәзер. Мәсәлән, Хәмдүнәнең “Җомга”сы, Зәйнәпнең “Авылым хатирәсе”, Рәсим Низамовның “Сагындым сөйгәнемне” һәм башкалар. Зөһрә Шәрифуллинаның нәкъ менә “аныкы” дигән җырлары арасына мин “Озак торды атым, чапмады” дигән җырын кертер идем. Минемчә, бу җырны ул гына җиренә җиткереп башкара ала. Зөһрә Шәрифуллина башкарганда бу җырда бер кеше язмышы гына түгел, бөтен татар халкы язмышы чагыла кебек. Әмма нишләптер радио фондында бу җырның Зөһрә Шәрифуллина башкаруындагысы юк, бүтән җырчылар җырлый торган вариантлары гына бар. Җитмәсә ул җырчыларның берсе “Казан урамнарын” дигән сүзне “авыл урамнарын”а үзгәртеп җырлый.

Мине дөрес аңлагыз, бу җырларны башка җырчылар җырламасын дип әйтергә һич тә теләмим. Әнә бит Рөстәм Закиров “Җиз кыңгырау моңнары”н ничек күтәреп алды. Һич кенә дә элек җырлаган Илһам Шакиров, Сөләйман Йосыповларныкыннан ким түгел. Резидә Шәрәфиева да “Күл буена килсәң иде”не Әлфия Авзаловадан ким җырламый. Әмма радио фондына җыр сайлаганда аның эчтәлеге дә, көе-моңы да һәм бу җырны кайсы җырчының яхшырак башкаруы да истә тотылсын иде.  


Т.ЗАҺИДУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ 46 |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»