|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.11.2013 Медицина
Хөкүмәт бүләгенә лаек ханымТүбән Новгород өлкәсе Пильна район кастахәсендә хезмәт итүче табиб-гинеколог Марина Сәгыйт кызы Конева быел Россиянең сәламәтлек саклау министрлыгы, “Медицинская газета” һәм медицина хезмәткәрләренең профсоюзы тарафыннан оештырылган Бөтенроссия табиблар конкурсында “Иң яхшы акушер-гинеколог” номинациясендә өченче урынга лаек булган иде. Үткән атнада барлык номинацияләрдә дә җиңүчеләрне Мәскәүгә чакырып, өлкә хөкүмәте йортында бүләкләделәр. Бүләкләү яшь табиблар форумына туры китереп уздырылган. Чарада РФнең сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова, билгеле балалар табибы Леонид Рошаль, бүтән хөкүмәт вәкилләре, медицина өлкәсендә танылган академиклар, профессорлар, Дәүләт Думасы депутатлары катнашкан. “Искиткеч зур, тантаналы, югары дәрәҗәдә оештырылган чара иде. Ә иң мөһиме – үзара тәҗрибә уртаклаштык, яшь табиблар белән аралаштык, күренекле медицина әһелләре белән таныштык. Мин бик канәгать калдым бу чарадан”, - дип сөйләде Марина Сәгыйт кызы.
Н.ЖИҺАНШИНА |
Иң күп укылган
|