31.10.2013 Авыл
Юанырга түгел, уянырга вакыт
Җәй башында корылык, аннары тоташ яңгырлар теңкәгә тигәндә дә, авыл хуҗалыгында эшнең өзелеп торганы юк. Нәтиҗәләр әллә ни мактанырлык түгел, әмма елына күрә ярыйсы. Игенчелектә дә, терлекчелектә дә күп хуҗалыклар үзләреннән торганның барысын эшләргә тырыша.
Җир эшкәртүгә килгәндә, бүген республика буенча 1 миллион 720 мең гектарда эш башкарылган. Тик бу кадәресе дә төрле хуҗалыкларда төрлечә. Әйтик, Зәй, Әтнә, Балтач, Кайбыч һәм Тукай районы хуҗалыкларында эшне тулысынча тәмамласалар, Чирмешән, Мөслим, Лениногорск, Әлмәт һәм Яшел Үзән районы хуҗалыклары төрле сәбәпләр белән җир эшкәртүне һаман суза. Нәтиҗәдә, республика буенча планлаштырылган мәйданның әлегә 79 проценты гына сөрелгән.
Шикәр чөгендере уңышы быел башка елларга караганда күпкә югары. Буа районы хуҗалыкларында ул гектарыннан 453 центнер тәшкил итә. Иң зур күрсәткеч – Зәй районы хуҗалыкларында – 322 мең тонна уңыш җыелган. Буа, Сарман, Нурлат, Тәтеш районы чөгендер игүчеләренең эш нәтиҗәләре дә куанычлы. Республика буенча быел 2 миллион тоннадан артык чөгендер җыелыр дип фаразлана. Шуның 1 миллион 720 мең тоннасы инде казып алынган.
Сөт җитештерү буенча да хуҗалыклар төрлечә эшли. Сыерларга тиешле тәрбия булганнарында сөт тә бар, терлекнең баш санын да киметмиләр. Әлеге җәһәттән Саба, Әтнә, Балтач, Кайбыч һәм Актаныш районы хуҗалыкларын үрнәк итеп куярлык. Чирмешән районы хуҗалыкларында исә сөт җитештерү күләме бөтен районга нибары 9 тонна тәшкил итә. Чирмешәнлеләр тарихында мондый түбән тәгәрәү булганы юк иде дисәм, һич кенә дә арттыру булмас. Нәкъ менә шундый районнар исәбенә республика буенча сөт җитештерү күләме узган елдагыдан шактый ким.
Күпертеп күрсәтү упкынга этәрә
Чирмешән районы авыл хуҗалыгы тармагы буенча элегрәк елларда республикада иң тотрыклы районнар исәбендә булды. Хуҗалыкларда сөт җитештерү күләме бүгенгедән ун тапкыр артык иде. Язгы кыр эшләре, урып-җыю, көзге мәшәкатьләр вакытында да сынатмадылар. Дөрес, вакыты-вакыты белән бу якта да җил-давыл күтәрелеп алгалады бугай. Тик тиешле нәтиҗәләр генә ясалмады.
Халыкта “утсыз төтен булмый” дип тикмәгә генә әйтелмидер шул инде. Югыйсә район җитәкчесе Минсәгыйт Шакиров республика күләмендә үтә җаваплы эшкә алынганнан соң, чагыштырмача бик аз гына вакыт эчендә барлык күрсәткечләр дә бу кадәрле түбән тәгәрәмәс иде. Игенчелектә дә, терлекчелектә дә моңарчы озак вакытлар җыелып килгән проблемалар, хуҗалыклардагы хәлне ничек бар – шулай түгел, ә яхшырак итеп күрсәтергә тырышуның аяныч нәтиҗәсе инде бу. Аларны күрмәмешкә, белмәмешкә салышу, мондый хәлнең сәбәпләрен яшереп калдырырга маташу башкаларга гыйбрәт була алмый шул инде.
Мөгезле эре терлекнең туберкулез, лейкоз һәм башка төр авырулар белән интегүен элегрәк беркем күрмәгәнме? Яисә райондагы төрле җитешсезлекләрне, закон бозуларны беркем белмәгәнме? Бик яхшы белгәннәр, әлбәттә. Тик тиешле чарасын күрергә генә теләмәгәннәр. Җәзасыз калган һәр җавапсызлык күренеше яңа җинаять тудырырга мөмкин. Чирмешән районында да шулай. Әйтик, булмаганны бар итеп күрсәтергә тырышу, аерым алганда, сыерларның баш санын арттырып күрсәтеп, савым турында дөреслеккә туры килми торган мәгълүмат бирү. Яки терлекнең төрле куркыныч авырулар белән чирләвен яшереп калу үзе үк җинаять түгелме? Авыру терлекнең сөтен, итен кулланудан бер гөнаһсыз кешеләр, бигрәк тә сабыйлар организмына никадәрле зарар килгәнен җитәкчеләр белгәннәр булыр. Чир яшерү бервакытта да эзсез калмый. Авыр хәлләрне яшереп калырга тырышу нәтиҗәсендә бүген Чирмешән районы упкын читенә килеп җиткән. Мондый башбаштаклыклар өчен иртәме-соңмы кемнәргәдер халык алдында җавап тотарга туры килер әле. Татарстан Президентының коррупциягә каршы көрәш идарәсе, республика хокук саклау органнары уздырган тикшерүләр дә нәтиҗәсез калмастыр, шәт.
Өстәгеләргә ярагач...
Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан алынган кайбер мәгълүматлар белән танышканнан соң, урыннардагы хәлне күпертеп, бизәп күрсәтергә тырышуның каян килүен аңларга була. Авыл хуҗалыгында инде егерме елдан артык түбән тәгәрәү дәвам итсә дә, рәсми мәгълүматларда ни өчендер бар да “ал да гөл”. 40 миллион гектардан артык уңдырышлы җир чәчү әйләнешеннән төшеп калган. Чит илләрдән кертелгән азык-төлек ташкыны инде табыныбызның яртысын алып тора. Башка төрле аяныч хәлләрне дә санап бетерерлек түгел.
Ә Россия авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров Мәскәүдә узган Халыкара форумда: “Соңгы елларда төрле инвестицияләрнең күләме арту нәтиҗәсендә, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, тулаем алганда, табышлы эшли”, – дип белдерде. Югыйсә моның киресе күзәтелә. Росстатның рәсми мәгълүматларыннан күренгәнчә, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, чыннан да, ел башыннан бирле 78,7 миллиард сум табыш алган алуын. Тик бу кадәресе табышлы эшләүче хуҗалыклар өлеше. Әмма аларның кереме дә узган елга караганда 22 процентка кимрәк. Ә инде керемсез эшләүче хуҗалыкларга килгәндә, төрле югалтулар нәтиҗәсендә аларга килгән зыян 37,2 миллиард сум булып, узган елның шул чоры белән чагыштырганда ике тапкыр арткан.
Гомумән алганда, Россия авыл хуҗалыгына җәлеп ителгән инвестиция күләме хәтта 2012 ел белән чагыштырганда да 8 тапкыр кимегән бер вакытта министрның ниндидер “алга китү” турында сүз алып баруы гаҗәпләндерә, билгеле.