поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
29.10.2013 Җәмгыять

Аерылабыз, аерылабыз...

Авыз күтәреп сузган булалар җырчылар:
Аерылмагыз, аерылмагыз,
Булса да да сәбәпләре... имеш... Ә менә ир белән хатын арасында нинди сәбәпләр чыгып торуын беләләр микән алар?!

Нинди сәбәптер бит әле! Әйтик, үзләре атналар, айлар буе гастрольләрдә йөриләр, хатыным акчалы булсын, нужа чикмәсен дип... Әгәр дә фатирларына төн уртасында кайтып, ишекне үз ачкычлары белән ачып кергәч, хатыннарының чит ирләр белән ял итеп ятканнарын күрсәләр, аерырлар иде микән алар хәләл җефетләрен?! Син ничек уйласаң да уйла, укучым, ә мин әйтәм:

– Аерылмаска тиешләр! Хаклары юк! Үзләре меңнәрчә кешеләргә “аерылмагыз!” диеп үгет биреп, башкаларның акылын бутап йөриләр икән, хаклары юк!!

Болары түгел, башка бер артист мондыйрак хәлне сөйләгән иде миңа берничә ел элек:

– Кайтып керсәм, ни күрим, хатыным бүтән ир белән!.. Мине күргәч, сикереп торды да, былбылым, эчке киемнәрен тиз-тиз кия-кия, кайнар күз яшьләрен түгә-түгә алдыма тезләнде: “Габделбөке җаныкаем, арабызда берни дә б-бул-мад-ды! Ялгыша күрмә, бәгърем!” – дип ялвара. “Соң, – мин әйтәм, – үзем күрдем бит!” Ә ул, такмаклый-такмаклый, тагын да катырак җылый: “Үз күзләреңә ышанма, җаныкаем, минем сүзләремә ыш-шан-н, без бит базар бәяләре турында гына сөйләшеп яттык!” – ди. Китәргә дип ишек тоткасына тотынган әрмәне дә раслап торды сүзләрен: “Ана правельня гаварит, дарагуй”, – диде. Димәк, күзләрем ялгыш күргән.

 – Аермадың инде алайса?

– Юк, билгеле. Алар бит коллегалар – икесе дә бер базарда сату итә. Базарда киңәш-табыш өчен вакытлары җитмәгәч, өйгә килгәндер, теманың төбенә кадәр төшеп киңәшләшү өчен.

Бигрәкләр дә төпле инде бу ир-атлар! Гадел уйлап гамәл кылалар! Ә менә хатын-кызлар!.. Ә менә алар... Яшь чакта урамнан барабыз шулай хатын белән парлашып, үтүкләгәндә бераз якасын көйдергән шоколад төсендәге өр-яңа кәчтүнемне ательеда төзәткән бер яшь кыз – ягъни, итәк чүпрәген эчке ягыннан алып, яканы яңарткан кызый очрады.

– Кәчтүнең әйбәт булганмы, абый? – диде, исәнләшкәч.

– Һы-ы, булган! – дип, кыркынып кына узарга ярамый бит инде үз эшен сокланырлык башкарган, зур хезмәт юлына кереп кенә баручы яшь кызга. Елмаеп, нурлы йөзенә карап:

– Гаҗәп яхшы булган, Гамилә сеңлем, өр-яңа иткәнсең! Рәхмәт сиңа, кулыңнан куан! – диюем булды, күзләремнән утлар чәчрәп чыкты – хатыным төйнәлгән йодрыгы белән ике каш арама сукты, чәчрәп очкан күзлегем таш юлга чәпәлде. Шуны иелеп алып, башымны күтәрсәм, теге кыздан җилләр искән. Коты алынып, сулышы капканчы йөгергәндер инде, бәбекәем... (Сөйләгәч, әйтеп тә бетерим инде: мәгълүм һәм инде күптән мәрхүм шагыйрь Эдуард Мостафинның сеңлесе иде ул Гамилә.) Ә хатыным акланып та өлгерде. “Син, – ди, – аңа, – ди, – карашыңны нурландырып, мәхәббәт белән карадың”, – ди...

Хатыннарыннан каза күреп тә, минем шикелле сабырлыкларын җуймый торган ирләргә Ходай түземлек бирсен! Ярый әле мин теге чакта җиңел котылдым. Атна-ун көн эчендә пыяла ватыгы ярган маңгаем да, кызарган күзем дә элекке хәленә кайтты. Ә бит хатын-кыз дигәнең кайчагында төзәтеп булмаслык гамәлләр дә кыла! Менә шуның бер мисалы. Миңа таныш бер хатын өенә кайтып та кергән, иренең башка хатын белән ятканын күргәч, ишек төбендә яткан ит чаба торган балтаны эләктереп... Юк, бу канлы, ике мәетле вакыйганы тәфсилләп тормыйм... Теге хатынны әллә бер, әллә ике елга утыртканнар иде, ярты ел да үтмәде, каршыма килеп, киң елмаеп исәнләште.

– Әллә төрмәдә урыннар җитми башладымы? – дигән соравыма:

– Тагын бер кат допрос алдылар да, бар, өеңдәге ризыкларыңны ашап ят. Миллион үтерүченең тамагын туйдырып ятарга хөкүмәтнең хәленнән килми дип, кайтарып җибәрделәр... Мин бит теге чакта укмашып яткан икәүне сразы фотога да төшергән идем, балта белән чапкалагач. Тикшерүчеләрне дә үзем чакырып китердем. Көнләшүдән вакытлыча акылы ычкынган моның дигән ныклы карар чыгардылар! Шуларны шатланып сөйләгәннән соң:

– Карале, Фәнзаман абый, синең дә хатының юк бит, миңа өйләнмисеңме? Алсаң, чыгам! – дип тә сөендерде әле җитмәсә!

Юк, нәрсә генә димә, иреңә яки хатыныңа хыянәт итәргә язмасын. Сөтләч сыерың үлсә, зур кайгы түгел – танасы, яки бозавы кала. Үсеп җиткәч сыер булыр. Өр-яңа йортың янса да елама, яңасын төзерсең. Анысы да кайгы түгел. Ә инде гомер иткән, җандай күргән хәләл иреңне яки хатыныңны ятлар кочагында күрсәң, менә анысы кайгы дек кайгы! Аннан да зур кайгы юк дөньякайларда.

Йорт дигәннән... Менә мин үзем туган Минзәләдә яшәгәндә, бер ир белән хатын урам аркылы гына нигезгә сагызлары саркып торган нарат бүрәнәләрдән зур да, биек тә йорт салдырдылар. Искитмәле! Үзләре дә төзүчеләргә ярдәм итә-итә чиләнделәр. Һәм булдырдылар! Менә шушындый кара көздә, эшләрен тәмам бетергәч, икесе дә гап-гади эшчеләр булган шушы ир белән хатын өй туе ясарга карар кылдылар. Урамдагы иң шәп саналган йортлар да боларныкы янында мескен тоелганны күргәч, туйга гына акча табыла инде ул! Тәрзәләребез бер-беренә карап торган күрше буларак, мине дә чакырдылар кунакка. Шулчак ире:

– Ниһаять, кырык яшемә җиткәнче хыялланган йортым салынып бетте! Мин бәхетемә ирештем! – диде.

Икенче көнне, шул туйны дәвам итү өчен, кайсыдыр кардәшләренә киттеләр. Соңыннан белүемчә, исерешеп беткәч, төн уртасы үткәч, хатыны: “Хатыйп, син калсаң кал, мин кайтып кайбер эшләр караштырыйм әле”, – дигән.

Чираттагы көн дә тугач, эшкә бару өчен урамга чыктым. Хатыйп капка төбендәге эскәмиясендә башын иеп утыра. Барып исәнләштем.

– Бәхетең белән тагын бер мәртәбә котлыйм, Хатыйп, – дип кул суздым.

Ләкин күтәрелгән йөзенә карагач, аптырап калдым: ике күзен кан баскан, яшьләре агып тора, иреннәре калтырый, үксеп-үксеп куя.

– Бәхет бетте, күрше... Бер көнлек кенә булды ул... Әнә, теләсәң, кереп кара, хатыным янында башка ир ята. Айнып та бетмәгәннәр әле, йоклыйлар, – диде.

Баксаң, шул мәҗлестә утырган бер ир дә тәмәке тартырга чыгып, шул чыгудан кире кермәгән икән. Бөтенесе дә шыр исерек булган мәҗлестә кем белгән дә, кем күргән аның юкка чыгуын? Ул да, Хатыйпның хатыны белән кайтып, яңа йортта оя тапкан икән, хәерсез. Шуннан соң, аерылышып, мәһабәт йортны мунча хәтле генә ике хәрабә йортка алыштырып, аерым яшәп калдылар, мин Түбән Камага күченгәндә... Бу сәбәп аркасында да аерылырга ярамый микән, әлеге җырчыларча уйласаң?

Һәй-е!.. Күрә адәм башлары... Шул Минзәләдә якын да, көнче дә бер дустым бар иде. Җиде мәртәбә өйләнеп тә, хатыннарының берсеннән дә уңмады. Шул Хә... Тукта! Чын исемен язсам, рәнҗүе бар, исемен алыштырып язарга кирәк. Әйдә, Хәтим булсын. Шуның белән кызлар озаттык яшь чакларда, кунып калган чаклар да булгалады. Шушы Хәтим мин күчкән калада апрель ахырында пәйда булды берзаман... Подъезддан чыгуыма, каршымда басып тора. Күрәмсең, шул минутта гына килгәндер өем янына. Ул чакта бит домофоннар да юк, телефоннар да сирәк кешедә. Хәтим дустымның йөзе нурланып тора, күңеле дә шат.

– Ленинның 103 еллыгы көнендә туебыз булды! – диде ул. – Сыра заводына технорук булып килгән менә дигән марҗага өйләндем!

– Кая соң ул? Күрсәт. Ялгыз гына килмәгәнсеңдер бит, хатыныңны калдырып...

– Монда ул, – диде Хәтим. – Йортның теге ягында калдырдым.

– Чакыр, килсен...

–Юк, күрсәтмим! Син бит хатын-кызны күзләрең белән чишендереп карыйсың. Кызыгуың да бар.

Тәки күрсәтми китте марҗушкасын. Ике-өч айдан, эссе җәй уртасында фатирыма үзе килеп керде.

– Дә-ә-ә, – мин әйтәм, – хатыныңны да күрсәтмәдең теге чакта... Бу юлы үзең генә килгәнсеңдер инде?

– Бәй, аердым бит инде мин аны! – диде дә, тирән генә сулыш алып, ни өчен аерганын да сөйләп китте. – Ык буена ял итәргә төштек. Бераз утыргач, хатын йокысы килгәнлеген әйтте дә, ботыма башын куеп ятты. Мин янәшәдәге куактан яфраклы ике-өч чыбык сындырып алдым да, шуны селки-селки, чебен-черкиләрне куа-куа бер сәгать чамасы йоклаттым моны. Ул уянгач, әлеге чыбыкларны тоттырып, аның ботына үзем яттым. Хәзер инде ул селки... Ләкин яфраклары тәнгә тиеп-тиеп алгалый. Әһә, мин әйтәм, шушы тирәдә трусиктан, плавкидан гына йөреп торучы ирләрнең кабарыбрак торган җирләренә кызыгып, шуларны күзәтеп утырадыр бу?! Тагын бер-ике мәртәбә яфрак тиеп китүе булды, сикереп тордым да, аның да, үземнең дә туй балдакларын салдырып, Ыкка ыргыттым. Үзенә: “Пошла ты на..! Бүтән күземә күренмә!” – дип, кайтып киттем.

Салкын кышка кергәч, яңа куелган телефоннан хәбәр бирә Хәтим:

– Чибәр дә, уңган да татар кызына өйләндем! Әле татарның да затлысы, югары сортлысы – Чистай мишәре. Бер буш йорт табып, шунда торабыз. Утын да җитәрлек. Җылы! Агач йортта торуга ни җитә! Оҗмах!

Әлбәттә, котладым, бәхетле тормыш теләдем. Колакка сеңеп калган тавышы да сүрелеп өлгермәде, тагын килеп җитте бу Түбән Камага.

– Аердым мин тегене!..

– Монысының нинди гаебен таптың инде?

– Кино карарга бардык парлашып. Киносы мондый: бер гүзәл хатынның ире сукырая. Кайгыра бу хатын, иренең күзен дәвалату өчен данлыклы, бик чибәр һәм яшь профессор янына бара. Профессор әйтә моңа: “Минем белән шушы караватта ятарга ризалашсаң гына күзле итәм иреңне. Юк икән, гомерең буе сукыр ир белән яшәячәксең”, – ди. Шуннан соң теге хатын сәдәпләрен ычкындыра, шундук кире төймәләп тә куя, елый-елый кабат ычкындыра башлый. Икеләнә, өзгәләнә. Ятмас иде, ирен ярата, күзле итәргә тырыша. Ятар иде, иренә хыянәт итәсе килми. Шушы халәттә дүрт-биш минут кына тормаганнардыр!.. Ә минем хатын, башы белән экранга кереп китәрдәй, теге врач күрсәткән ятакка үзе барып ятардай булып шушы вакыйганы күзәтә. Шулчак болай дидем: “Әйдә, киттек, кайтабыз!” Ә ул, күзгә тилмереп карап: “Ашыкмыйк инде, Хәтим, бигрәк гыйбрәтле кино бит”, – ди. Тордым да: “Хыянәткә өйрәнәсең киләмени? Кал, әйдә, ләкин кайтып керәсе булма!” – дип, кинотеатрдан чыгып киттем. Бераздан кайтты ул. Ишек-тәрәзәләрне шакып йөрде дә, кертмәгәч, китеп барды.

...Тагын өйләнде, тагын аерды Хәтим хатыннарын... Торган, аерган хатыннарының берсен дә күрсәтмәде. Хәер, минем якын дуслар, ни хикмәттер, өйләнгәч миннән кача торган булдылар. Хәтта урамнан парлашып каршыма килүләрен дә күргәләдем. Ләкин алар, мине күрү белән, хатыннарын берәр тыкрыкка кертеп җибәрәләр иде дә, үзләре генә килеп сөйләшәләр иде. Әйтерсең лә, минем аларның җефетләрен үземә каратып, тегенди-мондый эш кылуым ихтимал. Алар белән яшерен гамәл кылсам, теп-тере ирләренең күзләренә нинди күз белән карарга тиеш булам соң мин?

Ләкин Хәтимнең бер хатынын барыбер күрдем, ул хатынның кем икәнен дә белдем! Бу хәл Хәтим үзе дә мин яшәгән шәһәргә килгәч булды. Эш табып бирдем, дус комендантның тулай торагындагы бүлмәгә урнаштырдым. Ләкин бераздан ул бүлмәдән киткән, өйләнеп, шул кызның упшыенда тора башлаган. Хәтта, уртак танышлардан кемгә өйләнүен дә белдем. Ә үзе шактый атналар буе күренмәде һәм, ниһаять, авыр чемоданын, зур гына капчыгын тоткан хәлдә, салкын яңгырлы, юллар да пычрак төн уртасында килеп кермәсенме!

– Мин бит өйләнгән идем. Аердым. Синдә бераз торырга рөхсәт булыр дип килдем.

Ни өчен аерганын да сөйләде:

– Без яшәгән бүлмәдә ике карават бар. Шуның берсендә – мин, икенчесендә хатын утыра. Әйе, капма-каршы утырабыз... Хатын кыска халат кигән, тезе дә, боты да күренә моның. Әһә, дидем, әгәр дә бу башка ирләр булган җирдә шулай утырса, тегеләрнең күзе төшәчәк. Тезен дә, ботын да тотып карау өчен кулларын сузачаклары да көн кебек. Моның хыянәт итәчәген, ничек ятачакларын кинодагы кебек күз алдыма китердем дә, аның да, үземнең дә балдакларны суырып чыгарып, тәрәзәдән пычрак күлдәвеккә атып, әйберләрне җыештырып, менә монда килдем.

Әйе, һәр өйләнгәнендә пар балдаклар сатып ала иде ул. Шул гадәте дә ныклы иде – аерган хатыннары янына бер чакта да кире кайтмады.

Бу юлы Хәтимгә мондый сорау бирдем:

– Саф кыз идеме соң?

– Саф кыз иде. Ләкин авызыннан ис килә иде...

Бу юлы тыңлап утыру белән генә чикләнмәдем. Күзенә туп-туры карап, болай дидем:

– Ике тапкыр ялганладың, Хәтим! Беренчедән, ул инде миңа кадәр дә саф түгел иде! Икенчедән, авызыннан ис тә килми иде!

Ул да миңа гаҗәпләнеп текәлде:

– Каян беләсең син боларны?!

– Беләм! – дидем, теге кызның исемен дә, кайда, кем булып эшләвен дә әйткәч, болай дип өстәдем:

– Әгәр дә син качып йөрмәгән булсаң, өйләнәсе кызыңны күрсәткән булсаң, мин синең күзләреңне аз булса да дөньяга караткан булыр идем!

... Нишләмәк кирәк, дөнья бик тар ул, укучым. Түбән Кама шәһәре дә хәзергедән өч мәртәбә бәләкәйрәк иде ул заманда... Хатын-кыз затыннанмы син, ир-егетме – минем өчен барыбер һәм туп-турысын әйтәм: өйләнгәндә дә, кияүгә чыкканда да күзләрегезне ачып, акылыгызны да җигеп хәл итегез киләчәк тормышыгызны. Гаилә кору бер бәдрәфтән икенче, өченче, дүртенче... бәдрәфкә күчеп йөрү генә түгел ул. Саф клеш өйләнешегез, бер-берегезне чиста кулъяулыкка затлы, кадерле әйбер төрелгән зиннәтне саклап яшәгәндәй яшәгез!

Ә, нәрсә дисез? Теге Хәтим өйләнәчәк кыз белән йөргәнсең бит дисезме? Җавабым әзер: без дә яшь чакта мүкләк сыер яки печелгән тай булмадык, дуслар янында да, хатын-кыз алдында да сер бирмәдек. Шылдымы?  


Фәнзаман БАТТАЛ
Татарстан яшьләре
№ 44 |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»