поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
28.10.2013 Мәгариф

Авыл балалары “Перспектива”дан интегә

Инде ике ел дәвамында Татарстан мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында “Перспектива” һәм “Перспектив башлангыч мәктәп” мәгариф программалары актив файдаланыла. Тик яңа дәреслекләрдән риза булмаучы укытучы һәм ата-аналар шактый. “Әлеге программа авыл баласын надан калдыру өчен махсус эшләнгән” кебек фикерләр дә көннән-көн ешрак яңгырый.

Татарстанда бу программалар юкка гына кертелмәгән үзе. Яңа уку-методик комплексның үзенчәлеге - ул гомуми башлангыч белем бирүнең дәүләт стандартлары белән параллель рәвештә эшләнгән. Программаларны әзерләгәндә, галимнәр педагогика һәм психология өлкәсендәге алдынгы казанышларга таянып эш иткән, шул ук вакытта белгечләр Россиядәге классик мәгариф традицияләрен саклап калуга да ирешкән. Бу исә андый методик комплексның уникальлеген тагын да арттыра.

Заманча методика ярдәмендә нәни бала шәхес буларак тизрәк формалаша, дәресләр укучыга сыйфатлы белем генә биреп калмый, ә аңа төрле яклап камилләшергә дә ярдәм итә, дип санала.

Әмма бу фикерләр кәгазьдә генә матур яңгырый шул. Баланы шушы программалар буенча укыткан мөгаллимнәрнең нинди проблемалар белән очрашуын аңлау өчен алар белән сөйләшеп алу һәм сыйныф журналына күз төшерү дә җитә. Ата-аналар арасында исә ризасызлар тагын да күбрәк.

Әлеге язманы әзерләүгә дә безне нәкъ менә республика авылларында яшәүче ата-аналардан яуган тискәре фикерләр мәҗбүр итте. Янәсе, мәгариф-методик комплекс, гомумән дә, татар баласы өчен эшләнмәгән.

“Яңа программа өлкән яшьтәгеләр өчен түгел”

Мәсьәләгә ачыклык кертүне сорап, без башта районнардагы тармак җитәкчеләренә мөрәҗәгать итәргә булдык. Кызганычка каршы, җирле мәгариф идарәләренең күбесендә бу проблема турында сөйләшергә теләмәвен белдерделәр. Ә Бөгелмә районында исә бөтенләй үк телефонны өзеп куйдылар. Мондый сәер мөнәсәбәт безне сагаерга мәҗбүр итте - әгәр дә район чиновниклары бу темага сөйләшергә курка икән, димәк, ниндидер җитешсезлекләр чыннан да бар булып чыга түгелме соң?

Алай да, татар мәктәпләреннән генә торган Әтнә районында безгә бу комплекс һәм аның кулланылышы турында озак һәм аңлаешлы итеп сөйләделәр.

- Әлеге мәгариф программаларын без 2011 елда куллана башладык. Ә аннан алдагы уку елында ул Әтнә урта мәктәбендә тест режимында укытылды. Әйтергә кирәк, яңа уку-методик комплексны ата-ана һәм укытучылар төрлечә кабул итте. Шунысын гына төгәл әйтә алам - татар балаларына рус теле дәресен өйрәтү шактый авыр, шуңа күрә күпләр нәкъ менә әлеге проблемадан зарлана да, - дип сөйләде Әтнә районы мәгариф идарәсендә мәгълүмати-методик үзәкнең милли-мәгариф буенча җаваплы методисты Гөлназ Гиндуллина.

Аның сүзләренә караганда, “Перспектива” һәм “Перспектив башлангыч мәктәп”тән риза булмаучыларның күбесе - өлкән яшьтәге ата-ана һәм укытучылар.

- Озак еллар дәвамында бер программа буенча гына укыткан мөгаллимнәр өчен яңа система шактый авыр тоела. Татар мохитендә үскән балалар өчен иске программа буенча уку җиңелрәк булыр иде, билгеле, - дип дәвам итте сүзен белгеч.

Стандартлашу корбаннары

Авыл мәктәпләре укытучыларыннан да сораштык. Әмма алары да бу темага ачылып сөйләшергә теләми. Баулы районы мәктәпләренең берсендә эшләүче мөгаллим ханым (ул үз исемен күрсәтмәүне үтенде) аңлатканча, яңа методика нигезендә бала өй эшләрен үзе генә түгел, ә ата-анасы белән бергә башкарырга тиеш. Ә авыл баласын андый китаплар янында берүзен калдыру, гомумән дә, ярамый.

- “Перспектива” программасы мәктәпкә укый белеп кергән балалар өчен эшләнгән. Иң сәере, мәгариф өлкәсе җитәкчеләре татар авылында үскән бала 1 сыйныфка килгәндә рәхәтләнеп русча укый һәм сөйләшә, дип уйлый ахрысы. Ә аларның күбесе ул яшьтә хәреф тә танымый, хәтта. Рус теле дәресе турында әйтеп тә торасы юк. Менә шундый вәзгыятьтә укытучы нишләргә тиеш? - дип зарланды ханым.

Мөгаллим фикеренчә, укучы әлеге китапларда китерелгән материалны тулысынча үзләштерә алсын өчен, балага бакчадан ук белем бирә башларга кирәк.

Риза булмаучылар мәктәп алыштыра

Ата-аналарның әлеге программалар турында нәрсә уйлавын аңлау өчен Интернет киңлекләренә күз салу да җитә. Анда бу тема аеруча популяр. Фикерләрнең күбесе, шулай ук, тискәре характерда. “Бу программа балаларыбызны надан калдыру өчен махсус уйлап чыгарылган булса кирәк”, “Ул дәреслекләрне сатып алу гаилә бюджетына 4 мең сумга төште. Бер файдасын да күрмәдек. Нәтиҗәдә, башка мәктәпкә күчәргә туры килде” кебек фикерләр еш очрый. Шулай да, без төрле форумнарда язылган сүзләргә генә ышанып калмыйча, кайбер ата-аналар белән шәхсән сөйләштек.

- Кызыбыз быел икенче сыйныфта белем ала. “Перспектива” программасы буенча укыйлар. Биремнәрнең күбесе аңлашылмый, шуңа күрә башта сәгатьләр буе үзебез эшлибез. Аннары шул материалны балага дөрес итеп аңлатырга да кирәк бит әле. Нәтиҗәдә, дәресләр белән кичке сәгать уннарга кадәр утырырга туры килә. Башта әллә бездә генә шундый проблема микән дип уйлаган идек, бөтен сыйныфлары белән интегәләр икән. Тиздән чирек тәмамлана. Ышанасызмы-юкмы, укучыларның чиреккә чыгарга мөмкин булган уртача билгесе - 3,5-3,8 балл. Әти-әнисе дәрес әзерләргә булышмаган балалар исә, гомумән, иң артта бара, - дип сөйләде безгә Бөгелмә шәһәренең 14нче номерлы татар гимназиясендә белем алучы укучының әнисе.

Яңа дәреслекләрдә бирелгән өй эшләреннән азапланган ата-аналар Интернетта махсус форумнар да булдырган. Шул рәвешле, башлангыч сыйныфларның биремнәрен республика әти-әниләре бергәләшеп чишә. Аннары, кагыйдә буларак, килеп чыккан нәтиҗәне балаларына аңлаталар.

Башкаларга ошый

Ә менә рус телендә белем бирүче мәктәпләрдә әлеге методика укытучылар тарафыннан яклау тапкан. Программаның авыр булуыннан зарланучы ата-аналар да сирәгрәк. Күпләр, киресенчә, системаның шактый уңайлы булуын ассызыклый.

- Яңа укыту-методик комплекс буенча эшли башлагач, рәхәткә чыктык, программа бик уңайлы. Рус теле дәреслеге аеруча яхшы төзелгән. Методик кулланманың да кирәге юк, хәтта. Җыйган белемне ныгыту буенча күнегүләр дә дөрес сайланган, - дип сөйләделәр “Intertat.ru” газетына Азнакай шәһәренең 4нче номерлы лицей укытучылары.

“Фронт сызыгының бу ягында торучы” ата-аналарга килгәндә, алар бу система буенча белем бирү башта гына авыр, ди. Мәсәлән, Түбән Камада яшәүче Лариса Иванованың кызы “Перспектива” буенча инде өченче елын укый.

- Миңа калса, материал кызык һәм аңлаешлы. Иң мөһиме, барлык предметлар бер-берсе белән бәйләнгән. Дөрес, кызым беренче сыйныфта укыганда шактый авыр иде - өй эшләрен бергәләп башкардык. Тик хәзер ул барысын да үзе генә эшли, ә мин тикшереп чыгам. Шулай да, миңа калса, барысы да укытучыдан тора. Әгәр дә укытучы яхшы, үз эшенә бирелгән булса, программаны үзләштерүнең бер авырлыгы да юк. Әти-әниләре яннарында гына булсын.

Мәсьәләнең уңай һәм тискәре яклары турында озак сөйләп булыр иде. Ничек кенә булмасын, проблема ачык булып кала бирә. Һәм республиканың мәгариф җитәкчеләренә әлеге уку-методик комплексның татар мәктәпләрендәге кулланылышы турында тагын бер кат уйлар өчен сәбәпләр җитәрлек кебек. 


Рәмзия ЗАКИРОВА
Интертат.ру
№ | 26.10.2013
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»