28.10.2013 Җәмгыять
Кытай ысулы безгә туры киләме? (Сораштыру)
Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев, Кытайга барып, ришвәтчелеккә каршы көрәш ысуллары белән танышып кайтты. Соңрак ул: “Кытайда ришвәтчелеккә каршы көрәш чаралары кырыс, әмма кызыклы. Алар Россиягә бигүк туры килеп бетми. Шулай да, ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләсен хәл иткәндә, без Кытай тәҗрибәсен дә тикшерәчәкбез”, – дип белдерде.
Кытайда ришвәтчелеккә каршы көрәш чарасы буларак үлем җәзасы һәм гомерлек төрмә дә кулланыла. Интернеттан алынган мәгълүматларга караганда, соңгы 12 елда илдә ришвәтчелектә гаепләнгән 13 мең түрә атып үтерелгән. Узган ел ришвәт алган 160 мең дәүләт хезмәткәренең төрмәгә утыртылуы билгеле. Ничек уйлыйсыз, Россиядә ришвәтчелеккә каршы көрәштә Кытай ысулларын куллану кирәкме?
Искәндәр ЯСӘВИЕВ, социолог, Казан федераль университеты доценты:
– Әлеге ысуллар Россиягә бөтенләй туры килми. Үлем җәзасы мәсьәләне хәл итми, киресенчә, каршылыкны көчәйтә, ришвәтчелекне арттыра гына. Шул ук вакытта бу чаралар халыкның игътибарын ришвәтчелекнең төп сәбәбеннән ерагайта. Ә аның төбендә дәүләт идарәсе системасының дөрес булмавы ята. Россия Җинаять кодексы болай да коточкыч кырыс. Безнең ил иреге чикләнгәннәр саны буенча дөнья илләре арасында дүртенче урында тора. Минемчә, хәзер Җинаять кодексын катгыйландырырга түгел, киресенчә, йомшартырга кирәк.
Анатолий ФОМИН, Татарстанның Иҗтимагый палатасы рәисе:
– Беренчедән, җәзаның кырыслыгы түгел, котылгысыз булуы гына вәзгыятьне үзгәртә ала. Икенчедән, дәүләтнең барлык институтлары – башкарма орган, закон чыгару органнары, суд һәм массакүләм мәгълүмат чаралары эшчәнлекне Конституция нигезендә алып барырга тиеш. Кытайда әлеге чараларның файдасы юк бит. Фарсы култыгы илләрендә кешенең аяк-кулларын өзү тәҗрибәсе дә бар. Бу дөрес юл түгел. Вәзгыятьне үзгәртү өчен халыкның фикерләвен үзгәртү кирәк.
Ркаил ЗӘЙДУЛЛА, шагыйрь:
– Ришвәтчелек бүген генә барлыкка килгән әйбер түгел. Петр I, бау бәясеннән артыграк ришвәт алганнарны асып үтерергә дигән карар кабул итмәкче була. Шунда статсекретаре әйтә, туктагыз, падишаһ, подданныйларсыз калабыз бит, ди. Халыкта, һәркемнең бармагы үзенә таба кәкре, диләр. Кешене ришвәтчелектән ике нәрсә туктата ала: берсе – курку, икенчесе – намус. Намуслы кешеләр дөньяда элек-электән аз булган. Димәк, төп чара җәза белән куркыту булырга тиеш. Бездә, полиция хезмәткәрләренең, табибларның эш хакын арттырсаң, ришвәт алмаячаклар, диләр. Бу дөрес юл түгел. Кеше, күпме генә хезмәт хакы бирсәң дә, ришвәт алырга мөмкинлек булса, алачак.
Рәмис ЛАТЫЙПОВ, “Яңа гасыр” телеканалы журналисты:
– Беренчедән, Медведевның беркайчан да җитди сүз сөйләгәне юк, сөйләгәннәренең тормышка ашканы юк. Икенчедән, әйтәләр бит, җәзаның кырыслыгы түгел, ә котылгысызлыгы мөһим. Россиядә хәзер гамәлдә булган законнарны йомшак дип әйтеп булмый. Әмма алар үтәлми. Аларны эшләтергә нәрсә комачаулый соң? Әгәр инде, ришвәтчелеккә каршы көрәшнең Кытайдагы чаралары бездә кулланыла башлады дип фикер йөртеп карасак, бу чараларның ошамаган кешеләрне урыннан читләштерү, ә уңайлы кешеләрне түрә итеп кую өчен кулланылуы да мөмкин. Аннан соң, чынлап торып ата башласаң, бездә бит ярты халыкны атарга туры киләчәк. Алайга китсә, илдә яшәргә кеше калырмы икән?