поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
27.10.2013 Спорт

Россия беренчелегендә өченче

Яшь буынны дөрес тәрбияләү – иң актуаль проблема. Бала мәктәптә вакытта укытучылар күз алдында, ә мәктәптән соң, әти-әниләре эштә чакта үзе үзенә хуҗа.

Шуны истә тотып, моннан өч ел элек Түбән Новгород өлкәсе Сергач районы Грибан авылының мәдәният йортында билбаулар белән көрәш түгәрәге эшли башлады. Атнага берничә тапкыр Грибан, Камка, Шөбиле авыллары егетләре шунда җыелып көрәш алымнарын өйрәнәләр, осталыкларын үстерәләр. Һәм, әйтергә кирәк, югары дәрәҗәле ярышларда призлы урыннар яулап, районның абруен күтәрәләр. Өч ел эчендә район, өлкә, хәтта Бөтенроссия чемпионатларында да призерларыбыз байтак булды.

Мәсәлән, Грибан егете, Кнәген инженер-экономика институты студенты Камил ГАФУРОВ шушы көннәрдә Чиләбедә узган билбаулар белән көрәш буенча Россия беренчелегендә үз авырлыгында (55 кг) өченче урын яулап кайтты. Институтта Камил ирекле көрәш белән дә актив шөгыльләнә. Үткән елда Арзамаста узган бу спорт төре буенча өлкә чемпионатында призлы урынга лаек булды.

Иң мөһиме, районнан ярдәм бар. Булмаса, боларны үз көчебез белән генә булдыра алмас идек, әлбәттә. Шуның өчен, беренче чиратта, безгә ярдәм кулы сузган Сергач районы администрациясе башлыгы Н.Субботинга, «Лидер» ФСКсы директоры Н.Ерамасовка, Камка һәм Шөбиле мәктәпләре директорлары Рафаиль Әбүбәкировка һәм Арсланбек Аляутдиновка, Рбишчадан ике туган Садековларга, Шөбиленең ОРТ хуҗалыгы җитәкчесе Фаил Арифуллинга олы рәхмәтләремне белдерәм.

Камил ШӘЙМӘРДАНОВ, Сергач районының билбаулар белән көрәш командасы тренеры.
 


Камил ШӘЙМӘРДАНОВ
Туган як
№ 35 | 30.08.2013
Туган як печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»