поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
03.02.2009 Җәмгыять

ИРЕКЛЕ МӘХӘББӘТ

Егерме яше яңарак кына тулып узган бу кызны автоматлы сакчылар Татарстан Югары суды бинасына алып кергәч, тетрәнеп киттем. Янәшәмдә утырган әти-әнисен, туганнарын күреп, тәмам бичара хәлгә килгән Алинә Сабирҗанованы, богауларын салдырып, тимер читлеккә бикләгәндә бу хәл кичекмәстән ачыкланыр да, каушау һәм оялудан агарынып киткән кызны тизрәк иреккә чыгарырлар дип өметләндем. Аның берьюлы ике кеше гомерен өзәргә теләүдә гаепләнүе башка сыярлык хәлмени...

Кем арбасына утырсаң

 

Алманың асылын корт ашый дигән гыйбарә бер уйлаганда бу ике яшь кешегә туры да килеп бетми бугай әле. Икесе дә зыялы, җитеш тормыш белән яшәүче гаиләдә тәрбияләнгән. Чаллының югары уку йорты студентлары. Араларында бер генә аерма – Алинә Сабирҗанова Мөслим районында туып үскән, авыл мәктәбен тәмамлаган. Ә аңардан өч яшькә олырак Дмитрий Алексеев – шәһәр егете. Ходай һәр икесенә буй-сынны, чибәрлекне һич кызганмаган. Бер-берсенә пар булырлык. Танышканнарына ике ел чамасы икән. Мөслим гүзәле Алинә иптәш кызлары белән Чаллы каласының Яңа шәһәр дип исемләнгән микрорайонында дүрт бүлмәле фатирның бер бүлмәсендә яши. Бүлмәдәшләре Ләйсән белән Алия дә авыл кызлары. Алинәгә баштарак бу хәлләрнең ни белән бетәргә мөмкин икәнлеген аңлатып та караганнар. Мәхәббәтнең күзе сукыр шул аның...

 

Башка кызлар китап-конспектларыннан башларын күтәрергә өлгерә алмаган бер чорда Алинә, иптәш кызларын шаккатырып, институтның иң "кәттә" егетләренең берсе белән танышып китә. Дмитрий аны кичләрен үзенең өр-яңа "Рено" автомашинасы белән килеп алган вакытларда Алинәдән дә бәхетлерәк кеше бу дөньяда булды микән? Карап торуга тәртипле, итагатьле Дмитрий. Алинәгә Чаллының барлык күңел ачу урыннарын, төнге клубларын, казино-дискотекаларын күрсәтеп чыга. Менә кайда икән ул тормышның кызыгы... Менә ничек була икән ул рәхәт тормыш! Үзе кебек үк үсмерләр­нең берсеннән-берсе уздырып сикерә-сикерә биюләре, дөньяларын онытып күңел ачулары Алинәнең дә тәмам башын әйләндерә. Дмитрийның дус-ишләренә ияреп, бигрәк тә үз-үзләрен бик иркен тотучы кызлардан калышмаска тырышып, ара-тирә сыра, шампан шәрабеннән авыз итүләре дә га­дәти күренешкә әйләнә башлый. Бу хәлләр үзен кайчандыр һәлакәткә алып килер дип уена да китерми. Бары тик янәшәсендә үзенә көннән-көн ошый барган егете генә булсын. Дмитрий хакына ул барысына да риза! Чын мәхәббәт шулай була торгандыр дип уйлый ул.

 

Кайвакытларда иптәш кызлары янына таң алдыннан гына кайтса да, Алинә укуын ташларга һич җыенмый. Авылдагы әти-әнисе янына да еш кайтып йөри. Кемнәрнеңдер үзе турында сөйләгән гайбәтләренә кө­леп кенә карый. Институтта укучы югары курс студенты белән дуслашып йөрүен дә яшерми ул әти-әнисеннән. "Кияүгә чыгып, укуыңны өзә күрмә инде", – дип өзгәләнгән әнисенә: "Әле алырга торучы да юк", – дип шаярта.

 

Замана яшьләренең күпмедер катлавына хас булганча, Дмитрий аңа өзми-куймый "ирекле мәхәббәт" турында тукый. Ике яшь кеше бер-берсен ярата, бер-берсенә ышана икән – рәсми никахлашу нигә кирәк?! Аларга болай да рәхәт бит. Укуны тәмамлап, тормышта ныклап аякка баскач та гаилә корырга өлгерербез әле, дип юата. Аныңча, яшь кеше гаилә корып, балалар мәшәкатенә чумганчы рәхәтләнеп күңел ачып калырга тиеш. Баштарак "ирекле мәхәббәт"кә Алинә җаны-тәне белән карышса да, тора-бара тулысынча Дмитрийның "заманча" фикерләренә кушыла. Бергәлекнең "рәхәтен тату" өчен Дмитрий Алексеев икесенә аерым бүлмә дә таба. Дөрес, Алинә бу турыда әти-әнисенә түгел, иптәш кызларына да сиздермәскә тырыша.

 

Хыянәт

 

Чибәр Дмитрийны Алинәнең иптәш кызлары бик ошатсалар да, тора-бара шома егетнең әледән-әле башкаларга каш сикертүен күреп, күңелләре бизә. Дөрес, тыйнаклык саклап, егетнең мондый кыланмышлары турында Алинәгә әйтмиләр. Ә Дмитрий һаман узына. Сөйгәненең бүлмәдәшләренә дә төрлечә бәйләнеп, мәхәббәт сүзләре яудыра. Бигрәк тә Актаныш районыннан килгән Ләйсәннең теңкәсенә тия ул. Тегесе түземе төкәнеп Алинәгә бу турыда әйткәч, Дмитрий шаяртуга борып көлә генә. Янәсе, кызлар аның бәхетеннән көнләшә.

 

"Ирекле мәхәббәт" яшьләрнең һәр икесе өчен көт­мәгән-уйламаганча сынала. Бәхетеннән башы әйләнеп йөргән көннәрнең берсендә Алинә үзенең авырлы икәнлеген сизә. Анализлар да аның ана булырга җыенуын раслый. Бу хәбәр Дмитрийны тәмам чыгырдан чыгара. Гомерлек яр булырга, бер-берсенә терәк булып, сөеп-яратып яшәргә бирелгән вәгъдәләре сабын куыгыдай бер мизгелдә шартлап юкка чыга.

 

Дмитрий Алексеевның әнисе Алевтина Васильевна судта сөйләгәннәрдән:

 

– Без Алинәне ике елдан артык беләбез. Моңарчы да Дмитрийның йөргән кызлары аз булмады. Соңгы вакытларда улым Алинәне өйгә да алып килгәләде. Алай-болай үзе башлап өйләнү турында сүз катмагач, без дә дәшмәдек. Алинәнең авырлы икәнлеген белгәч, улым кистереп каршы килде. Без аптырата торгач, сәбәбен дә әйтте. "Алинәнең башка егет белән булганын үз күзләрем белән күрдем", – диде. Шуннан ни-нәрсә әйтик?

 

Судка шаһит булып килгән Алинәнең бүлмәдәш кызлары Ләйсән белән Алия дә, фатир хуҗасы Ольга Харитонова да бу хәлнең уйдырма икәнлеген раслый. "Алинә – үзсүзле, вакыты-вакыты белән усал, бераз дорфарак, әмма чиста күңелле, хыялый кыз. Яраткан кешесенә хыянәт итәрлек түбәнлеккә төшмәс", – диләр алар.

 

Ә менә Дмитрийның үзе турында алай дип әйтүе бик кыен. Тормышта башлыча үзе турында кайгыртып яши ул. Төрлечә үгетләп һәм төрле ышандырулар белән алдап-йолдап, ул Алинәне аборт ясатырга ризалаштыра. Максатына ирешеп берничә көн үтүгә янә вәгъдәләрен оныта. Соңгы очрашуында үзләренең башка күрешмәскә тиешлеге турында кырт кисеп әйтә. Янәсе, ул күптән инде башканы очраткан! Моңарчы әйтергә генә кыенсынып йөргән икән.

 

"Ирекле мәхәббәт"нең ни икәнлеген бөтен тирәнлеге белән шунда гына аңлый Алинә. Тормышында мондый ялган, икейөзлелек, коточкыч хыянәт белән очрашудан соң ул хыял канатлары сынган кош баласыдай ни эшләргә белми. Күңелендәге кемгәдер үпкә, әрнү, тирән рәнҗү һәм сагышны ничекләр итеп басарга белми бәргәләнә. Ярый әле, әти-әниләре, туганнары, дуслары бар. Берничә айдан Алинә янә Чаллыга килеп укуын дәвам итәргә үзендә көч таба.

 

Үч

 

Саф, керсез мәхәббәтенә карата хыянәтне кайчандыр нык яраткан кешеңә карата да гафу итеп булмыйдыр шул. Тик Алинәне аяклары ни өчендер һаман кайчандыр Дмитрий белән бергә үткәргән җирләргә тарта.

 

Октябрь аеның бер кичендә ул Дмитрий белән Чаллыда күпмедер вакыт бергә яшәгән йорт янына барып чыга. Таныш эскәмиядә ялгызы озаклап утыра. Инде китәргә дип кузгалганда гына подъезд каршына таныш "Рено" автомобиле килеп туктый. Машинадан, шат елмаеп, Дмитрий төшә. Артистларча бөтен шартын туры китереп машинаның ишеген ача. Аннан чибәр кызны каршы ала. Нәкъ Алинә белән булгандагы кебек.

 

Төн уртасы узганчы ян тәрәзәдән Алинә аларны күзәтә. Шул ук музыка, шампан шәрабе, күңелле ыгы-зыгы. Тәрәзә каршына килеп озак итеп үбешүләр. Дмитрий белән янәшәдәге кызның үзе каршында бер гөнаһысы булмаса да, Алинәнең бу минутларда бөтен дөньяга ишетелерлек итеп кычкырасы, тагын әллә ниләр эшлисе килә. Янәшәдә генә "24 сә­гать" дип язылган киоск. Ярсудан һәм туңудан калтыранган тәненә бераз җылы кермәсме дип, Алинә бер шешә шәрабнең төбенә төшеп җиткәнен сизми дә кала.

 

Төнге сәгать икеләр. Каршы тәрәзәдә инде ут күптән сүнгән. Аның беренче мәхәббәте, тормышка ашмый калган хыяллары, туачак баласы – барысы да каршыдагы бүлмә эчендә мәңгелеккә чәлпәрәмә килгән...

 

Кечкенә сумкасы төбендә әлеге фатир ачкычы саклануы ничек исенә төшкәндер – Алинә ул кадәресен инде ачык хәтерләми дә. Акрын гына ишекне ачып бүлмәгә уза. Ике кешелек киң караватта Дмитрий изрәп йоклап ята. Ә аның кочагында...

 

Кухня ягыннан пычак алып чыгып, Алинә Дмитрийның аркасына кадый. Ни арададыр уянып йокы аралаш аның кулына ябышкан хатын-кызны да тирән җәрә­хәтләргә өлгерә. Ә аннары пычакны идәнгә ташлап, якындагы милиция бүлегенә чаба. Тикшерү дәвамында Алинә Сабирҗанованың гаебе тулысынча расланды. Үткәрелгән суд-биологик экспертиза нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Дмитрий Алексеев үлеменең сәбәбе – пычак белән кадау аркасында күп кан югалтудан. Авыр тән җәрәхәтләре алган Эльвира Җамалиева исә бары тик тиз арада медицина ярдәме күрсәтү нәтиҗәсендә генә исән кала.

 

Татарстан Республикасы Югары суды Алинә Сабир­җанованы Россия Федерациясенең 105 һәм 69 маддәләре нигезендә гомуми режимлы төзәтү колониясендә тоту шарты белән 15 елга ирегеннән мәхрүм итте.

 

Д.БУНТУКОВ фотосы.

 


Камил СӘГЪДӘТШИН
Ватаным Татарстан
№ 19 | 03.02.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»