25.10.2013 Җәмгыять
Мин “Милләтебез хәзинәләре”ндә ял иттем
Һәр бала җәйге каникулларын үзенчә үткәрә. Кемдер әти-әнисе белән диңгез ярына ял итәргә бара, кемдер әбисе янына авылга кайта, кемдер сәяхәткә чыгып китә. Ә менә мин җәйге каникулларда Казан янында урнашкан “Милләтебез хәзинәләре” лагеренда ял иттем. Ул ялны бернинди диңгез яры белән дә, дөнья сәяхәте белән дә чагыштырып булмый...
“Милләтебез хәзинәләре” сменасының программасы кызыклы һәм бай эчтәлекле иде. Безгә көн саен татар теле дәресе укытылды. Вокал, бию, тарих, гарәп теле, кул эшләре, журналистика, татар ашлары буенча оештырылган иҗат остаханәләрендә без яңа һөнәрләргә өйрәнеп, сәләтләребезне камилләштердек. Смена дәвамында үткәрелгән “Татар гүзәле”, “Супер малай”, “Танцпол йолдызы”, “Моңлы сандугач” кебек конкурсларда без үзара көч сынашып, иҗади мөмкинлекләребезне чынга ашырдык. Лагерь кысаларында үткәрелгән “Сабантуй” кебек чараларда халкыбызның милли традицияләре, гореф-гадәтләре белән якыннан таныштык. Шулай ук волейбол, футбол, өстәл теннисы, шахмат кебек спорт ярышларында да катнашырга өлгердек. Моннан тыш башкалабыз Казанның тарихи урыннары буенча экскурсияләрдә булдык. Казанда урнашкан музей-театрларга бардык, борынгы Болгар шәһәренең истәлекле урыннарына сәяхәт кылдык.
Бигрәк тә миңа борынгы Болгар шәһәренә сәяхәт кылу ошады. Анда без истәлекле урыннарда булдык, шул җирләрне сагынып искә алганда карарга дип фотосурәтләргә төштек. Казан буйлап экскурсиядә йөрүләр дә шундый ук кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Казан Дәүләт яшь тамашачы театрында караган “Башмагым” спектакленнән таң калдык, артистларның шундый оста итеп уйнауларына гашыйк булып кайттым.
Лагерьда мин бик күп яңа дуслар таптым. Алар белән аралашу бик кызыклы булды, чөнки алар бу лагерьда инде берничә ел рәттән ял итәләр һәм үткән елларда булган кызыклы хәлләрне искә алып көлдерәләр иде. Мин алар арасында үземне ят итеп хис итмәдем, без беренче көннән үк ничектер гел бергә булдык, бер-беребез турында сөйли-сөйли хәтта төннәрен дә йокламый идек. Новосибирск, Самара шәһәрләре, Башкортстан дусларым белән без бүген дә интернет аша аралашып торабыз.
Бөтенебезне дә барлап торучы әйдаманнарыбыз бу көннәрдә безнең өчен әти-әни дә, әби-бабай да, абый-апа да булдылар. Нинди генә авырлык килеп чыкса да, алар безгә ярдәм итеп, булышып тордылар. Төрле чаралар оештырып, безнең белән төрле уеннар уйнадылар, күңел ачтылар. Иң авыры аларга тиде инде. Һәр көнне иртәдән төнгә кадәр безнең белән булып, тәртипкә өйрәтеп тордылар, шул ук вакытта безгә якын дус та була белделәр. Без аларга бик рәхмәтлебез.
Лагерьда булган ундүрт көн сизелми дә үтеп китте... Шул вакыт эчендә ниләр генә булып бетмәде: кызыгы да, кайгылы чаклары да туры килде. Ләкин ул кайгыруларны без озакка сузмый идек. Бергә булганда бар кайгы да тарала бит.
Беренче көннәрдә: ничек булыр, нәрсә көтә икән, дип билгесезлек утында янсак, бераздан яңа дуслар, яңа ачышлар арасында борчылулар онытылды, хәтта әти-әни белән телефоннан сөйләшеп алырга да вакыт юк иде.
Мин Денис урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлсинә апа Хәйруллинага, бу лагерьга барырга тәкъдим итүче Самара өлкәсенең “Туган тел” оешмасы әгъзасы Фәрһад абый Мәхмүтовка, «Идел» яшьләр үзәге директоры Ләйсән апа Төхвәтуллинага бик зур рәхмәтемне белдерәм һәм аларның зур эшләренә баш иям.
... Урамда көз, салкын, яңгыр ява... Укудан арып киткән чакта “Милләтебез хәзинәләре”н искә алам да, күңелем ачылып китә, көзге көн дә аяз, кояшлы сыман булып тоела, юктан да кәефем күтәрелә...
Лилия ГАЛИУЛЛИНА,Денис урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы.
Лилия ГАЛИУЛЛИНА (уңнан беренче) Новосибирск һәм Башкортстаннан килгән дуслары белән.