поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
25.10.2013 Җәмгыять

ВЛКСМның 95 еллыгы (Сораштыру)

Бүген Татарстанның барлык шәһәр-районнарыннан 500дән артык элекке комсомол башлыгы ВЛКСМның 95 еллыгы уңаеннан Казанның “Корстон” кунакханә-күңел ачу комплексына җыелачак. Банкет һәм концерт катнашучыларның үз хисапларына оештырыла - “партия алтыны” да, бюджет акчалары да сарыф ителмәгән.

Комсомолның рәсми туган көне булып 29 октябрь саналса да, кешеләр бу көнне шәһәр-районнарда үз “ячейкалары” белән җыела алсыннар өчен, Татарстанда тантананы алдарак үткәрергә булганнар.

Бәйрәм 18.30 сәгатьтә “Корстон” кунакханә-күңел ачу комплексының Бал залында башлана. Элеккеге шәһәр, район комитеты секретарьлары һәм башка комсомол активистлары данлы үткәннәрне хәтердә яңартырга һәм иске дусларын күрергә җыелачак. Бүген аларның күбесе җитәкче урыннарны били, шактые инде пенсиядә.

Чарада бернинди ялкынлы чыгышлар да, докладлар да булмаячак - чөнки коммунизм төзибез дип канатланып йөргән вакытлар инде артта калды. 2008 елдагы кебек бай мәдәни программа да әзерләмәгәннәр - комсомолның 90 еллыгы уңаеннан “Сәйдәш” Мәдәният үзәгенә күп кенә артистларны чакырганнар иде.

Хәер, җыр-моңсыз нинди бәйрәм инде ул. Татарстанның Сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчесе урынбасары, бәйрәмне оештыру өчен җаваплы Валерий Герасимов хәбәрчебезгә белдергәнчә, кичәдә Россиянең халык артисты, үзе дә заманында Ленин комсомолы премиясе лауреаты булган Ренат Ибраһимов чыгыш ясаячак.

- Тулаем алганда, бәйрәм бик тыйнак узачак. Табын әзерләячәкбез. Кешеләр бер-берсе белән аралашып, комсомол булып йөргән вакытларын хәтердә яңартачак. Максатыбыз - иске дуслар белән күрешү, - дип планнары белән уртаклашты Герасимов.

Хәбәрчебезгә билгеле булганча, бәйрәмдә катнашучылар кичәдә ВЛКСМ значокларын, шулай ук дисклар һәм юбилейның видеоязмасын сатып ала алачак.

Ә сезгә комсомол оешмасы нәрсә бирде?

Әлфия ШӘМСИЕВА, 1970нче елларда комсомол активисты (Азнакай):

- Әлеге чорны бик яратып искә алам. Ул вакытларда бөтен балалар, яшьләр бөртөсле, бердәм иде. Һәрберебез комсомол оешмасына керү өчен җан-фәрманга тырышты, шулай да халык арасында бер-берең белән куалашу, ярышу кебек сыйфат булмады. Комсомолга алынган көн исә зур бәйрәм. Әти-әни өйдә тәмле әйберләр пешереп сыйлый, үзләренең хәер-фатыйхасын бирә. Ул вакытларда тәртипсезлек, эчүчелек, әхлаксызлык кебек начар гадәтләр дә арткы планда калды. Комсомол оешмасы яшь буын вәкилләренең күбесенә физик, рухи һәм һөнәри яктан үсәргә, камилләшергә булышты. Шәхсән үзем тормышта ирешкән уңышларымның күбесенә нәкъ менә яшьлегемнең әлеге чоры ярдәм итте, дип саныйм.

Гөлбизәр ПРЖАКОВА, пенсионер (Саба районы, Шәмәрдән авылы):

- Комсомолда булган чаклар хәтергә әллә ни уелып калмады. Бөтен кеше бу оешмага омтылгач, мин дә кердем инде. Әмма уставлар өйрәнеп, җыелышларга йөрүдән берни дә отмадым. Күпләр комсомол ипле-тәртипле булырга өйрәтте диләр, әмма минем шәхес буларак формалашуыма әлеге оешма йогынты ясады дип әйтә алмыйм.

Равил ХӘЙРУЛЛИН, татар-башкорт милли спорт көрәше федерациясенең башкарма директоры:

- Комсомол билетым әле дә саклана. Институтны тәмамлап кайтуга, авылда зоотехник булып эшли башладым һәм бераздан комсомол секретаре итеп куйдылар. Шул ук вакытта үзебезнең җирлектә спорт эшләрен оештыра башладым. Комсомолда булу әнә шуларны башкарырга нык ярдәм итте. Дөрес, бик зур җаваплылык та иде бу, чөнки син башкаларга үрнәк булырга тиешсең.

Сания ФАТХЛИСЛАМОВА, Бөгелмә шәһәренең 8нче мәктәп укытучысы:

- Пионер, комсомол булган чаклар минем балачак хатирәләрем белән бәйле. Ә яшьлек бит ул үзе үк гүзәл чор. Комсомолга керү өчен аңа лаек булырга кирәк иде. Шуңа күрә аны яшь кешегә тырышып укырга этәргеч бирүче һәм үз гамәлләре өчен җаваплылык хисен тәрбияләүче көч итеп кабул итәргә кирәктер. Мин мәктәпне тәмамлаган соң инде илдә үзгәртеп корулар башланды, коммунистлар партиясе таралды. Бүгенге мәктәп укучыларының тәртибе һәм белемгә омтылышы аксаган вакытта, яшь буынны берләштерүче, яшьтәшләрең арасында үрнәк булырга этәрүче кыйммәтләр җитмәве бик нык сизелә.

Фәридә ИСМӘГЫЙЛЕВА, Әлмәт татар дәүләт драма театры директоры:

- Комсомол минем өчен иң кызыклы чор булды. Яшьлек дәрте ташып тора, якты хыяллар, якты идеаллар белән “сулаган” вакыт. Төрле максатлар куеп, шуларны тормышка ашырып, рухланып яшәгән мәлебез иде ул безнең. Комсомол чорында лидерлык сыйфатлары тәрбияләнде, кешеләр белән аралашырга өйрәндек. Комсомол яшьләр союзы идеяләренең тискәре яклары хакында еш сөйлиләр, аларны без дә беләбез. Әмма шул җитешсез якларын исәпкә алмаганда, гел позитивы гына искә төшә. Шәхсән үзем иң рәхәт чагым - комсомол оешмасында торган вакытларым, дип авыз тутырып әйтә алам.

Ркаил ЗӘЙДУЛЛА, шагыйрь, прозаик, драматург һәм публицист:

- Кечкенәдән коммунизм идеалларына ышанмасам да, комсомолга мине ике тапкыр кабул иттеләр һәм... ике тапкыр чыгардылар. Унынчы класста укыганда, университетка укырга керү өчен комсомол булырга туры килде, чөнки комсомол булмасаң, сине югары уку йортына алмыйлар иде. Университетны тәмамлаганда гына оешмадан чыгардылар. Шунлыктан диплом эшемне яклый алмыйча, Аксубай районына укытырга киттем. Анда тагын алдылар, ләкин Казанга кайткач, дөрес түгел дип, янә чыгарып аттылар. Шуннан кереп тормадым инде. Комсомол булмасам да, яшьләргә бирелә торган Муса Җәлил премиясенә ия булдым. 


Роберт ИСХАКОВ
Интертат.ру
№ | 25.10.2013
Интертат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»