поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
24.10.2013 Җәмгыять

Ата-аналар митингка әзерләнә

Киләсе елдан балалар бакчасы өчен түләү арту турындагы хәбәрләр бөтен республика халкын хафага салды. Төрле шәһәрләрдә бу карар белән килешмәүче ата-аналар каршылык чараларына әзерләнә. Әйтик, 26 октябрь көнне Чаллыда, 3 ноябрьдә Казанда митинг узачак. Шулай ук Түбән Кама, Әлмәт, Зәй һәм Алабуга халкы да үз ризасызлыгын белдерергә ниятли.

Бүген “Гаилә һәм мәктәп” журналы ата-аналарда борчу уяткан мәсьәлә буенча фикер алышу оештырды. "Түгәрәк өстәл"дә активист ата-аналар, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Казан мәгариф идарәсе вәкилләре катнашты.

Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин ата-аналарны тынычландырырга тырышып, үзгәрешләр буенча аңлатмалар бирде. Аның сүзләренә караганда, киләсе елның 1нче гыйнварыннан мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре өчен түләү икеләтә түгел, ә 70 процентка артачак. Әмма хәзер ата-аналарга бирелә торган федераль компенсациягә төбәк субсидиясе өстәлгәч, бу үсеш алай ук югары булмаячак, дип белдерде ул.

Республиканың Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының социаль яклау чаралары методологиясе буенча бүлек җитәкчесе Елена Зенина исәпләп күрсәткәнчә, кеше башына 10 мең сумнан кимрәк керемле гаиләләр өчен балалар бакчасына түләү нибары 300-500 сумга гына артачак. Димәк, ата-аналар бюджетына бу үсеш йогынтысы зур булмаячак, дип ышандырырга тырыша ул.

Әмма ата-аналарны бу аңлатмалар барыбер канәгатьләндермәде.

- Балалар бакчасы өчен түләүне арттыруга без барыбер каршы. Һәм бу карарны юкка чыгару өчен бөтен көчебезне куячакбыз. Интернетта петицияне 1000нән артык кеше имзалады инде. Шулай ук Казанның төрле районнарында да имзалар җыябыз. Башка шәһәрләрдә дә бу юнәлешләрдә актив эшлиләр. Түрәләребез өстәмә субсидия вәгъдә итеп тынычландырырга тырыша. Әмма бу ярдәм бар кешегә дә тиешле түгел. Әйтик, рәсми рәвештә эшләмәгән ата-аналарга ярдәмгә өметләнәсе юк. Ә мондый гаиләләр меңнәрчә. 3 ноябрьдә Бауман урамында митинг уздыруга рөхсәт алынды инде. Һәм без үз ниятебездән кире кайтмаячакбыз, - дип белдерде “Без Казан шәһәрендә балалар бакчалары өчен түләү артуга каршы” төркеме активисты Наталья Шмыгова. 


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА
Интертат.ру
№ | 23.10.2013
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»