|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.10.2013 Шоу-бизнес
Чылбыр-чылбыр еллар узган...Аны әтисенең “Кыр казлары” җыры таныттымы, әллә, киресенчә, Раяз ул җырны таныттымы? Бүген бу сорауга җавап эзләүдән мәгънә юк. Чөнки Раяз Фасыйхов дигәч нәкъ менә шушы җыры күз алдына килә. Алар бер-берсеннән аерылгысыз. Менә инде ун ел буе Раяз “Монар түгеп очты”. Хәтерләсәгез, күптән түгел генә шәһәребезнең олпат залларының берсе – Пирамида сәхнәсендә Фасыйховның 30 яшьлек юбилее булып узган иде. Ул иҗатының да юбилеена әзерләнә башлаган. 16 ноябрь конне яраткан тамашачысына сольный концертын — ун еллыкны йомгаклап куя торган юбилей кичәсен тәкъдим итәчәк. Концертта, әлбәттә инде, шушы 10 ел эчендә халыкка танылып өлгергән барлык хитларын да башкарачак.
|
Иң күп укылган
|