поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
02.02.2009 Мәдәният

ХУШ, УРТАЧАЛЫК!

Ниһаять, күңелдә яңа өмет бөреләнеп килә: Филүс Каһиров кебек җырчылар арта барган саен, бүгенге попса чүбеннән тизрәк арыначакбыздыр, мөгаен. Рәшит Ваһапов фонды оештырган концертны карагач, шундый уйлар туды.

– Һай, яхшы да концерт булды инде бу! Күз генә тидермәсеннәр егеткә! – дип сөйләнеп чыгып килә бер апа Филүс концертыннан. «Күз генә тимәсен»нәрне күп ишетергә туры килде ул кичне. Ул кич дигәнем – декабрь аенда яшь җырчы Филүс Каһировның Камал театрында шаулап-гөрләп узган беренче сольный концерты. Ләкин бу язмамда әйтергә теләгәнем – яшь җырчыны мактап утыру гына түгел, гәрчә ул мактауга да, соклануга да лаек икәнен җыры белән, гамьле моңы белән исбатласа да. Яңа Илһамнар юк, яңа Әлфияләр юк, дип зарлануыбызга бер җавап рәвешендәрәк сәхнәгә калыккан яшьләрнең феномены турында, тукталыбрак, фикер йөртәсе килә бүген. Ә фикер йөртергә нәкъ менә Филүс этәргеч бирә...

 

Бүген әйбәт һәм әйбәт кенә концертлар күп. Халык Салаватка, Хәниягә, Зәйнәп-Зөфәргә, Нәфкатькә, Илсафка һәм өр-яңа буын җырчыларының төрледән-төрле «солянка», «винегрет» вә «ботка»ларына кубарылып йөри. Иң яшьләрдән, әйтик, Раяз Фасыйховны, Илнур Вәлиуллинны, Мәликәне, тагын бер дистәгә якын яхшы тавышлы, моңнан бизмәгән егет-кызны бүтәннәрдән – Салават кабатларга ярата торган «Җиде йөз йолдыз»дан аерып, алгарак чыгарып куярга була. Шунысы кызык: әлеге яшьләрнең концертларына үз яшьтәшләре генә түгел, хәтта ки нигездә яшьтәшләре дә түгел, ә урта буын тамашачысы бик теләп йөри. «Урта буын» дигәнгә, гомумән, урта дигән тамыр-сүздән ясалган уртачалык сүзе бик тәңгәл килеп тора. Татарча сурәтле, милли моңны үзенең күңел трафаретына сеңдереп үскән гавам – бүгенге 35-40-50-60 яшьлекләр буыны ул. Ләкин әлеге тамашачы катламының зур өлеше, үзенең урта белемле, уртача интеллеклы, уртача рухи һәм нигездә уртача матди хәлле булуына нисбәттән, җырда да уртачалыкны ярата. Социаль чыгышыбыз да уртача (керәстинәннән, эшчедән) шул безнең хәзер. Бу ни дигән сүзме? Җанны актарып ташлый торган, җирдән күкләргә күтәрә алырдай тирәнлекне һәм киңлекне «уртача»лар күңеле сыйдырып бетерә алмый дигән сүз бу. Уртачалык бик нәзек хасиятле мәгънәләрдән, ярсу хисләрдән өркүчән була. Ә бая исемнәре аталган җырчылар, әллә тамашачының шул сыйфатын дөрес сиземләп, әллә үзләре дә уртачарак тәрбиягә ия булгангамы, татарның моң сурәте белән теге «уртачалык»ны бергә кушып болгаталар да, нәтиҗәдә, бүгенге татар эстрадасына хас җырлау манерасы, музыкаль бизәлеш өслүбе килеп чыга. Уртача татар җырчысының уртача образы мондыйрак. Сәхнәдә әледән-әле ачылы-төчеле сүз сөйләп, сикергәләп-селкенгәләп, ике җырының берсендә «һайт», «тайт» дип кычкырынгалап, тамашачыны ясалма рәвештә котырткалап, егет йә кыз йөреп тора. Аккомпанементына килсәк, анысы да бик күпләр өчен уртача-уртак: әбәзәтелне бер йә ике баянчысы булыр (ул көйнең төп партиясен яңгырата, өстәвенә, башкаруга миллилек, «кантри»лык – авылчалык, фольклорлык бизәге бирә. Ә төп уен коралы һәммәсендә дә бер үк – синтезатор. Ул, робот-суфлер сымаграк, тамашачы колагына ритм тукып торучы инструмент. (Әйтерсең лә, безнең үз күңелебездә ритм тойгысы юк һәм, Ходай сакласын, теге тимер дыңгырдавык колакка бәреп тормаса, без җырның эчке ритмын тоя алмаячакбыз!) Синтезатор дигән «үле туган» уен коралының тагын бер хикмәте бар: ул шау-шуны көчәйтә, аның «бугазы»н фәлән децибеллдан берничек тә киметеп булмый. Димәк, җырчы тоткан микрофонның да тавышын ача бирергә мәҗбүр була пультта утыручы радист. Әлеге составка, кесәсе калынлыгына яки үз капризына карап, бериш «йолдыз»лар скрипка, саксофон, флейта кушып җибәрә ала. Ләкин алары, «тере» уен кораллары булуына да карамастан, тимер-томырлы шау-шу боткасын инде җиңә дә, бизи дә алмый, бары тик колак тондыруга үз өлешләрен генә өсти. Шушындый рухта «бизәлгән» җыр, нинди генә халыкчан, моңлы булмасын, шау-шуга уралып, нәзек хасиятен югалта, күңелгә барып җитми. Ә залдагы тыңлаучы, күңеле белән әллә ни тетрәнмичә генә, теге «суфлер» ритмга буйсынып кул чаба, бераздан, арып китеп, кызык-мәзәк өмет итә башлый. Анысы да озак көттерми, Тукайча әйтсәк, «шактый ук оятсыз сүз кушучы» тел бистәсе дә хозурыбызда бик тиз пәйда була...

 

Әнә шундыйрак рухтагы «уртача»лар бик күбәеп китте хәзер. Дөресрәге, эстрада концертларының туксан тугыз проценты шундый. Менә бүген Филүс килеп чыкты да, теге шомарган юлдан читкә каерып, тамашачыны бөтенләй үзгә юлга алып кереп китте. Юк, дөрес әйтмәдем: кире үз юлыбызга, үзәк юлга алып чыкты! Үзгәлеге нидә соң дисезме? Бердән, ясалма шау-шулар белән мавыкмыйча, мине бу халәтемдә кабул итәрләрме икән дип тамчы да шөбһәләнмичә, ничек бар, шулай үзен тыңлаучыга ачып салуында. Шуның табигый дәвамыдыр – «тере» оркестрга һәм кечерәк составлы «тере» уен коралларына – баянга, скрипкага, флейтага, фортепьянога кушылып җырлавында. (Филүснең тавышын, моңын берәүләр Хәйдәр Бигичевныкынына, берәүләр Таһир Якуповныкына охшата. Ә егәре үзенчә бит, егетләр!) Һәм, ниһаять, заманча дип аталучы бер генә шырды-бырды җыр да кертмичә, затлылар, тирән хисле тыңлаучылар күңеле сусаган җырлар сайлап башкаруында. «Васфикамиләкәем», башкортның «Сәлимәкәй»е, «Яшь наратлар», Рәшит Ваһапов репертуарыннан – «Карурман аша», «Яшьлек», Илһам абыебыздан сеңеп калган «Менәргә иде Урал тауларына», «Саумы, кояш», «Таң җыры», «Китмә, сандугач», Хәйдәр Бигичевка багышланган җыр «Җан ярсуы», итальян җыры, Җәүдәт Фәйзинең «Башмагым» музыкаль спектакленнән (оперетта дияргә дә ярый) Галимҗан ариозасы, затлы композиторыбыз Резеда Әхиярованың яңа романсы (ул аны Филүс тавышын ишеткәч, сокланудан язган диде алып баручы), Рим Хәсәновның «Кышкы романс»ы – менә Филүснең моң диапазоны нинди! Сер түгел, күп җырчылар бүген үз репертуарларына халыкның бер-ике озын көен кертәләр дә, шуның белән сәхнәдә эффект ясап алалар. Янәсе, күрдегезме, җиңелчә – яшьләрчә җырларны гына түгел, ә менә мондый саллы көйләрне дә башкара алам әле мин! Ә Филүс, киресенчә, тоташ халык моңыннан гына тора кебек. Камил мантыйкый сурәтле, гамьле-сагышлы йә булмаса гамьле-күтәренке рухтагы көйләрне ул йөрәге кушканга сайлап алгандыр. Болай дияргә дә ярый: ул көйләр үзләре Филүсне сайлап алганнар! Үзәнен бульдозер белән сызып үзгәртсәң дә, елга үз үзәнен барыбер үзе сайлап ала бит әле, бу очракта да шулайрак, күрәсең.

 

Концертына килгәнче, Филүснең әле быел көз генә дөнья күргән беренче җыр альбомын кат-кат тыңлаган идем инде. Дөресен әйтим, кайбер җырларны кирәгенчә үк тирәнтен рухта башкару җитенкерәми, хисенең «градус»ы җитеп җитми дип, үземчә тәнкыйтьләп тә алган идем. Әйтик, югары пафослы «Саумы, кояш», «Менәргә иде Урал тауларына» кебек җырларда. Ә менә концертта алар бөтенләй башкача – хислерәк тә, көчлерәк тә яңгырадылар. Хәер, бу аңлашыла да: студиядә стенага карап җырлау бер дә хиссият өстәмидер, ә меңләгән күз күзеңә-йөзеңә карап, мөкиббән китеп утырганда, йөрәк тә җилкенә төшә, хисең дә чайпалыбрак түгелә шул ул!

 

Филүс ни өчен һаман саен халык көйләрен һәм егерменче гасыр татар композиторлары көйләрен яратып җырлый соң дип сорау куйсак, җавабы лакмус кәгазедәй аерымачык аның. Бу очракта яшь җырчы безгә чын татар җырының нинди булырга тиешлеген күрсәтүче эталон инде гүя. Әйтерсең лә, моннан егерме ике ел элек кенә, татарлыгы зур тизлектә кимеп баручы Башкортостан җирлегендә туып, урыслашып бетеп килүче Октябрьский каласында музыка белеме алып килмәгән ул Казанга, ә татар халкының йөрәк түрендәге бер кадерле сандыкта йоклап яткан да, моңнарыбыз ким-хур була барганын тоеп, дерт итеп уянган, торып моң сагына баскан! Әлеге купшы чагыштырудан китеп, чынбарлыкка кайтсак, Филүс туып-үскән Килем исемле татар авылына (Бүздәк районы), үзен җыр тулы, сизгер күңелле кеше итеп тәрбияләгән әти-әнисенә зур рәхмәтләр әйтәсе генә кала. Сүз уңаеннан, Филүснең беренче концертында, Президентыбыз Минтимер Шәймиев белән бер рәттә, җырчы егетнең әнисе Флүрә ханым да утырды. Шыгрым тулы тамаша залы аңа үз рәхмәтен озакка сузылган алкышлавы аша җиткерде...

 

Элегрәк, үзем Филүс яшендә чакларда, моң иясе Илһам Шакировка, аның тавышына һәм шәхесенә (ә шәхесне, тозсызны күзсез дә сизә дигәндәй, җыр аша бик төгәл сиземләп була!) гашыйк булып йөргән елларда, бөеклек, даһилык дигән төшенчәләрне шәрехләргә тырышып уйлана торган идем. Тора-бара шундыйрак бер формулага килеп ирештем: табигый талантка кешелеклелек, акыл һәм гадилек кушылса гына, зурлык, даһилык туа. Югыйсә, бик матур тавышлы, ягымлы тембрлы, төс-кыяфәткә чибәр, зифа буйлы дистәләгән җырчы бар барлыгын, әмма бөек җырчы, халыкның иң сөекле җырчысы дигән эпитетларга лаеклылары бер гасырга бер-ике генә туа. Димәк, теге формуладагы өлешләрнең кайсысыдыр җитми кала. Филүс Каһировта мин затлылык, зурлык орлыгын күрәм. Ә киләчәге исә үзенә бәйле. Гәрчә башта әйтә башлаган «уртачалык» шаукымыннан миңгерәя баручы тамашачыга да, иҗат юлыңдагы бүтән күп төрле киртәләргә дә бәйле ул орлыкның алга таба ничегрәк үсенте бирәчәге. Үз тамашачыңны булдыру, ә исәнен саклау, үз орбитаңда тоту, иң мөһиме, аңа хыянәт итмәү – бик авыр бурычлардан. Бүген зал тутырып беренче концертыңа килгәннәре бик кадерле тамашачы аның. Сибгат Хәкимдәге сыман, «Беренчеләр безне сагындыра» дияргә калмасын. (Бардыр, арада, йә, күрик әле ни кырырсың икән, дип кенә килгәне дә.) Соңгы ике дистә ел арасында безнең күңелләрне баскан битарафлык, бушлык, зәвыксызлык бер бетәрме, һичъюгы, бераз кимерме? Филүс концертына, яшь җырчыга карата зур игътибар, халык кызыксынуы, аннары, Рәшит Ваһапов, Салих Сәйдашев, Хәйдәр Бигичев исемендәге җыр фестивальләренең уңышы өметләндерә: җыр эстрадасындагы чүп-чарны ерып, яңа агым килә. Асыл җырчыларыбыз, гасырлар чиген узып та тузмаган чын милли көйләребез төптән бәреп, янә өскә чыга.

 

«Филүс кебек җырчыларга, үз юлыннан тайпылырга туры килмәсме? Ходайның һәр бирмеш концертын Камал театрында, затлы тыңлаучыга куя алмас бит ул, синтезатор белән бер баян кыстырып кына да йөрисе булыр, яшим дисә», – кебегрәк шик-шөбһәләр юкка чыгачак көннәргә җитәрбез әле бәлки. Үзгәрү генә түгел, үзгәтүләр дә үз кулыбыздадыр бит?!

 

Фото: www.trivid.ru

 


Флюра НИЗАМОВА
Сәхнә
№ 1 | гыйнвар 2009
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»