|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.10.2013 Мәдәният
Камал театрында - "Банкрот"7 ноябрьдә, данлыклы татар режиссеры Марсель Сәлимҗановның туган көнендә, традиция буенча, Камал театрында сезонның төп премьерасы. Быел камаллылар Фәрит Бикчәнтәев куелышында Галиәсгар Камалның “Банкрот” комедиясен тәкъдим итәләр. Әлеге премьера Галиәсгар Камалның тууына 135 ел тулуга багышлана. 1939 елдан башлап исемен татар театрыннан аерып карап булмаган Галиәсгар Камалның «Банкрот» (1911) пьесасы - милли классик драматургиядә кабатланмас әсәр үрнәге. Фәрит Бикчәнтәев һәм рәссам Сергей Скоморохов тудырган «Банкрот» спектакле уңышлы тормышына ашырылган бер хәйлә хакында гына түгел, ә шул чорның рухы, тарихта шаулы дулкын булып күтәрелгән шагыйрьләр һәм сәясәтчеләр, галимнәр һәм рәссамнар, уйлап чыгаручылар һәм политиклар, шул исәптән, хәйлә һәм ялган аша уңышка ирешергә омтылучылары белән татарның яңарыш дәвере хакында да.
|
Иң күп укылган
|