19.10.2013 Милләт
Ринат Закиров: Татар дөньясы бар дип, ышанып әйтә алабыз
“1990нчы еллар башында татарларның милли үзаңында күтәрелеш булды, ә хәзер без суверенитетлыкны югалттык, мөстәкыйльлекнең эзе дә калмады, дип әйтәләр. Бу алай түгел: соңгы 20 елда без бик нык үзгәрдек, бүген ул чордагы күтәрелешнең, үткән елларда эшләгәннәрнең нәтиҗәсен күрәбез - “татар дөньясы” дигән төшенчә барлыкка килүен ышанып әйтә алабыз”, - дип белдерде бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ринат Закиров Казан журналистларына.
2013 елда конгресс эшчәнлегенең беренчел нәтиҗәләренә багышланган матбугат очрашуында сүз, нигездә, бөтен дөньяга сибелеп яшәүче татарларның берләшүгә ирешүе һәм милли мәгариф мәсьәләләре турында барды. Дөрес, каләм ияләре белән аралашу ни сәбәпледер рус телендә барды.
Милли мәктәп ачу - намус эше
Ринат Закиров сөйләгәнчә, быел Татарстанның Чүпрәле районы башлыгы итеп билгеләнгән Александр Шадриков, керәшен егете, район үзәгендә татар мәктәбе ачуны - намус эше дип атаган. “Мәктәпләр мәсьәләсе - безнең иң авырткан җиребез, - ди Ринат Закиров. - Моннан 6-7 ел элек республика районнарын йөреп чыккан идек. Ул чакта 16 район үзәгендә бер генә дә татар мәктәбе булмавы ачыкланды, хәзер шундый 7-8 район калды. Менә Нурлат районы, Чүпрәле районы хакимиятенә яңа җитәкчеләр килде, алар эшне татар мәктәбе ачудан башлаячакларын әйтте”.
Милләтне мәктәп тәрбияли, дип ассызыклый Ринат Закиров. Гасырлар буенча шулай дәвам иткән - татар балалары мәдрәсәләрдә белем алган, кызларны абыстайлар укыткан, ләкин татар зыялыларын тәрбияләү буенча тупланган тәҗрибә көннән-көн югала бара:
- Иң кызганычы, татар гимназияләре буларак ачылган уку йортлары татар телендә укытуны туктата. Аларда татар теле чит телләр кебек кенә кала, башка бөтен дәресләр урысча уза. Мондый хәлгә бер закон да гаепле түгел, бөтенесе җәмгыятебезгә бәйле. Озак еллар инде Казанда 2нче татар гимназиясе эшли, анда барлык фәннәр татар телендә укытылуга карамастан, балаларның белем дәрәҗәсе Татарстандагы һәм Россиядәге уртача күрсәткечләрдән югарырак. Бу башкаларага үрнәк түгелме? - ди Ринат Закиров.
Мисалга ул күрше төбәкләрдәге булдыклы татар оешмаларының эш алымнарын китерде.
- Чиләбедә татар милли оешмасын Лена ханым Колесникова җитәкли башлагач, татарлар башта бер мәктәптә татар сыйныфы ачуга иреште, хәзер бөтен мәктәпне татарча укытуга күчерергә ниятлиләр. Барысы да килешенгән, татар оешмасы мәктәпне тулысынча яңа заманча җиһазлар белән тәэмин иткән, балаларын татарча укытырга теләүче ата-аналар аларны шушы мәктәпкә бирәчәк. Чиләбе дәүләт университеты мөгаллимнәре мәктәпкә методик ярдәм күрсәтергә әзер.
Арчадан алып Кытайга кадәр
Ринат Закиров хәбәр иткәнчә, милли мәгарифне үстерүгә өлеш кертү максатында татар конгрессы башлангыч сыйныф укытучыларын әзерләүче Арча педагогика көллиятен шефлыкка алган. 1 курста укучы 110 студентны күптән түгел Казанга китереп, милли тормыш белән таныштырган, төрле очрашулар оештырган.
- Арча көллияте Казан арты районнары өчен укытучылар әзерләүче уку йорты булырга тиеш, дигән президентыбыз әмере бар. Киләчәктә Минзәлә көллиятендә дә шундый чаралар күреләчәк, - ди Ринат Закиров.
Белгәнебезчә, моннан ун ел элек чит илләрдә яшәүче татар яшьләрен республиканың югары уку йортларында белем эстәргә чакыра башладылар. Бу эшне конгресс Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә алып бара.
- Тарихи ватаннарыннан читтә яшәүче яшьләрне укыту - Россиядә тәүге шундый үрнәк булды. Беренче тапкыр 50-60 кеше укып чыкты, быел инде Казан вузларында БДБ илләреннән һәм башка дәүләтләрдән 400дән артык студент белем ала. Алар арасында Кытай, Төркия, Польша, Финляндия, Балтыйк буе илләреннән татар яшьләре бар. Мәгълүм булганча, Кытайның татар яшьләре белән электән элемтәдә торабыз, бүгенге көндә аннан 74 кеше укый, киләсе елда 17 егет һәм кызны кабул итәчәкбез. Күзәтүебезчә, укуны тәмамлаучыларның 50 проценты Казанда яшәп кала, калган яртысы туган якларына кайтып китә, башка илләрдән килүчеләр белән дә вәзгыять шундыйрак”, - ди конгресс җитәкчесе.
Татар дөньясы дигән төшенчә бар
Проблемалар бер көндә генә хәл ителми, ди Ринат Закиров. Бөтендөнья татар конгрессының 20 еллык тарихы бар. Бүген ул Татарстан һәм Россия территориясендә - 480, ә чит илләрдә эшләп килүче 130 татар милли оешмалары белән хезмәттәшлек итә. Мәгълүм ки, татар халкының 25 проценты гына Татарстанда яши, калганнары - читтә.
- Конгресс татарларның кайда яшәүләренә карамастан, халкыбызның милли бердәмлеген саклауга хезмәт итте, - дип ассызыклый БТК җитәкчесе. - Без теге яки бу төбәктә һәм илдә дәүләт хакимиятенә каршы оппозиция кору түгел, ә хезмәттәшлек урнаштырырга телибез. Шәхсән үзем татарларга Россия төбәкләрендә дә, башка илләрдә дә хөрмәт белән карауларын тоям. Безнең милләттәшләребез дә проблемаларны хәл иткәндә ниндидер экстремистик гамәлләр түгел, ә хезмәттәшлек юлын сайлый. Бүгенге көндә татарларның Татарстанга, Казанга тартылуы көчле. Моннан ун ел элек безне бик өнәп бетермәгән Түбән Новгород мишәрләре дә хәзер “Казан безгә не указ” дип сөйләшми. Татарлар милли тамырлардан аерылу яхшыга илтмәвен, элекке буыннар туплаган байлыкны файдаланган очракта үсеш тизрәк баруын аңлый.
Ринат Закиров сүзләренчә, Татарстан Президенты да кайсы төбәккә яки илгә эшлекле сәфәр кылса, анда җирле татарлар белән очрашып сөйләшә, борчыган мәсьәләләре белән кызыксына, аларны хәл итү юлларын табарга ярдәм итә. Төмәндәге шәһәр читендә урнашкан татар мәктәбенә яңа бина бирү турында, әйтик, быел федераль Сабан туена килгәч, Рөстәм Миңнеханов җирле хакимият вәкилләре белән сөйләшкән, һәм бу мәсьәлә, һичшиксез, хәл ителәчәк. 350 мең татар яшәүче Казахстанда быел Уральск, Алмата, Семипалатинскида уздырылган Сабан туйларында да Татарстаннан һәм җирле хакимияттән югары делегацияләр катнашкан.
- Менә шушындый күренешләр һәм элемтәләр аша татар дөньясының барлыгын тоясың, - ди Ринат Закиров.
Быел Брюссельнең Европа парламенты бинасында үткән корылтайда Европа татарлары альянсы оештырылды. Европада яшәүче татарларның әлеге тәкъдимен татар конгрессы куанып каршылый.
- Күрәсез, татарлар Ауропа колачында берләшә, бу безнең оешмаларның эшчәнлеген үстерүгә ярдәм итәчәк, - дип ышана БТК рәисе.