17.10.2013 Мәгариф
Балалар бакчасы байлар өчен
Киләсе елдан республикабызда балалар бакчасы өчен икеләтә күбрәк түләргә туры киләчәк. Татарстан хөкүмәте ата-аналар җилкәсенә төшкән “йөк”не субсидияләр биреп җиңеләйтергә вәгъдә итә үзе. Әмма халык моңа гына риза түгел. Бүген төрле дәрәҗә җитәкчеләргә күмәк шикаятьләр әзерләнә.
Аяз көндә яшен суккан кебек булмасын өчен, ата-аналарга балалар бакчасы өчен түләү арту турындагы хәбәрне ипләп-җайлап кына җиткерергә тырышалар. Октябрь башында социаль яклау бүлекләре белгечләре тәрбия йортларында “Компенсацияләр турында” дигән темага ата-аналар җыелышы үткәрә башлады. Бактың исә, балалар бакчасы кыйммәтләнүе турында шул рәвешле хәбәр итәләр икән.
- Үсеш Россиянең күп төбәкләрендә булачак, әмма безнең республикабыз җитәкчелеге үз халкын кайгырта, ата-аналарга бу “йөк”не җиңеләйтү өчен өстәмә төбәк компенсацияләре түләү каралган, дип тынычландырырга тырышалар Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында.
Яңа елга “бүләк”
Мәгълүм булганча, балалар бакчасы өчен түләү тарифларын шәһәр һәм район идарәләре раслый. Агымдагы елның сентябренә кадәр ата-аналар бакчада нарасыйны карау һәм тәрбия өчен тотылган сумманың 20 процентын гына түли иде. Күптән түгел гамәлгә кергән яңа “Мәгариф турындагы” законда исә әлеге чикләүләр бетерелгән, хәзер төбәкләр бәяләрне үзләре ничек тели шулай билгели ала.
Закон имзаланганчы ук моның белән бәйле рәвештә балалар бакчасына түләү кискен артырга мөмкин дигән фаразлар яңгырады. Әмма түрәләр ризасызлык белдерүчеләрне 1 сентябрьдән зур үсеш булмаячак дип тынычландырды. Вәгъдәләрен үтәделәр үзе, уку елы башыннан үсеш 1,7 процент, ягъни 100-300 сум тирәсе генә булды. Иң зур “бүләк”не исә Яңа елга калдырганнар икән.
Киләсе елдан түләүләр иң кимендә 1000 сумга артачак. Балалар бакчасы төркеменә карап, хәзер әти-әниләр уртача 1400-1700 сум түләсә, 1 гыйнвардан 2000-4000 сум түләргә тиеш булачак.
Ата-аналар дәшмичә калырга җыенмый
Төрле блогларда һәм социаль челтәрләрдә әлеге мәсьәләгә бәйле җанлы фикер алышу башланды. Әти-әниләр бу хәбәрне бик авыр кабул итте. Аерым кешеләр төрле дәрәҗә җитәкчеләргә шикаятьләр дә юллаган инде. Яшел Үзәндә яшәүче яшь әни Венера Якубова беренчеләрдән булып Татарстан Президентына хат язган.
- Мәскәүдә инде күптәннән пикетка чыгарлар иде. Безнең ата-аналар исә барысы белән дә килешә. Мин шәхсән кул кушырып утырырга җыенмыйм, - ди ул.
Аңа ияреп башкалар да төрле дәрәҗә җитәкчеләргә үз ризасызлыгын белдерә. Аерым кешеләрнең шәхси мөрәҗәгате тиешле нәтиҗә бирәчәгенә шикләнеп, “Зеленодольск.ру” порталы җитәкчесе Роман Оболенский Яшел Үзән әти-әниләре исеменнән күмәк шикаять әзерли. Аннары түрәләр карары белән килешмәгән кешеләрдән имзалар җыюны оештырырга ниятлиләр.
- Мине шәһәремдә булган барлык хәлләр дә борчый. Шул исәптән, балалар бакчасына түләү бәясе арту белән дә килешергә җыенмыйм. Туганнарым арасында да нарасыйларын бакчага йөртүчеләр бар бит. Бездә хезмәт хаклары югары түгел. Шуңа да бәяләрнең икеләтә үсеше әти-әниләр кесәсенә шактый чиертәчәк, - ди ул.
Чаллыда шулай ук җитди эшчәнлеккә керешкәннәр. Биредә шикаять язып кына калмыйча, 26 октябрь көнне митинг оештырырга булганнар. Әлегә бу чарага шәһәр идарәсе рөхсәте алынмаган. Канун буенча оештыручылар үз ниятләре турында чарага 10 көн кала алдан хәбәр итәргә тиеш. Бүгенге көндә халыкка тарату өчен язма мәгълүматлар әзерләнгән, имзалар җыю өчен петиция тексты язылган. Шәһәр җитәкчелеге төрле сәбәпләр табып, митингны тыймаса ярый, дип кенә борчылалар.
Без митингны әзерләүчеләрнең берсе Алсу Газизова белән элемтәгә кердек.
- Мин үзем мәктәпкәчә яшьтәге бала анасы. Баламны берүзем тәрбиялим. Хезмәт хакыма зарлана алмыйм үзе, әмма шулай да балалар бакчасы өчен түләү икеләтә диярлек арткач, миңа да шактый авырга туры киләчәк. Шуңа да бу мәсьәләгә битараф кала алмыйм. “Мәгариф турындагы” закон имзаланып, балалар бакчасына түләүләр кискен артырга мөмкин дигән фаразлардан соң, Чаллыда бу мәсьәләгә бәйле пикет оештырылган иде инде. Ул чакта безне тынычландырдылар, әмма барлык вәгъдәләр чираттагы алдау булып чыкты. Хәзер менә яңадан митингка әзерләнәбез, узган ялларда петиция астына имзалар җыелды. 3 сәгатьтә ризасызлыгын 300дән артык кеше белдерде, киләсе ялда эшебезне дәвам итәчәкбез. Митингка рөхсәт алынгач исә бу проблемага җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү өчен флеш-моб оештырырга ниятлибез, - дип планнары белән уртаклашты ул.
“Безгә хәер кирәкми”
Әйткәнемчә, балалар бакчасына түләү арту белән әти-әниләргә өстәмә компенсацияләр вәгъдә итәләр. Имештер, федераль үзәктән күчерелгән беренче балага - 20, икенчесенә - 50, өченчесенә - 70 процент компенсациягә монысын өстәгәч, бәяләр үсеше алай югары булмаячак.
Әмма шул ук вакытта андый ярдәмнең һәркемгә дә тиешле түгел икәнен дә билгеләргә кирәк. Әйтик, аны алу өчен баланың әтисе дә, әнисе дә рәсми эшләве зарур. Компенсацияләр гаилә кеременә карап билгеләнәчәк. Әгәр дә гаиләдә бер кешегә 20 мең туры килә икән, субсидия шулай ук бирелми.
Түрәләребез вәгъдә иткән компенсацияләрне исә Алсу Газизова халыкны чираттагы мыскыллау дип күрә.
- Узган елны да җылыга түләү бәяләрен кискен арттырып, компенсацияләр вәгъдә иттеләр. Аннары халыкны бер өем документлар җыйдыртып интектерделәр. Социаль яклау бүлекчәләрендә кешеләр хәтта аңын җуеп егылды. Күпләр изаланып тормыйча, моңа кул селтәде. Бу юлы да шулай булачак. Кешене җәфалаудан тәм табалар, ахыры. Безгә хәер кирәкми. Тиешле хезмәт хакы түләсеннәр, балаларыбыз өчен уңайлыклар булдырсыннар башта, - дип ризасызлыгын белдерде ул.
Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре исә документлар җыю һәм тапшыру белән бернинди кыенлыклар булмаячак дип тынычландыра. Белешмәләрне бала йөргән тәрбия йортында кабул итәчәкләр икән.