поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
16.10.2013 Авыл

Шәһәр хәзер авылда яши

Баласын авылда калдырырга теләгән ата-ананы хәзер табам димә. Һәрберебез әйбәт эшле, физик авырлыгы булмаган, техникасы йөреп торган шәһәр ягын каера. Күңел белән авылны юксынып яшибез, әмма аның алсыз-ялсыз көндәлек тормышыннан, язын-көзен булган пычрагыннан куркып яшибез шул. Аеруча инде шәһәр һавасын иснәп караган яшьләрне авылга этеп тә кайтарам димә – тамыр ук җибәреп булмаса да, эш, көнкүреш белән шәһәргә кадаклана күпләр.

Шуңадырмы, 25 яшьлек Диләрә моның нәкъ киресен сөйләп утыргач, тел төбеннән чатаклык эзләдем. Булмас дим, югары белем алганнан соң «Яңа Гасыр» телеканалында үзен журналист буларак сынаган кызның авыл дип җенләнүе хак булмас! Бөтен яшәешен авыл белән бәйләргә теләвен башта әти-әнисе дә кабул итми аның. Бусы нинди Америка тагын, янәсе, барыбер ике-өч айдан Казаныңа тәпиләячәксең. Монда сине уңайлыклар, күңел ачу чаралары көтеп тормый.

Чаллыда туып үскән, Казан, соңрак Чаллы шәһәрләрендә яшәгән Диләрә Хәсәнова-Габдрахманова исә бүген әти-әнисенең туган авылы – Балтач районының Янгул авылында яшәп ята. Үзеннән 9 яшькә олырак, Балтач өчен күз өстендәге каш – Татарстан, Россия һәм Дөнья чемпионы исеменә лаек булган көрәшче егет Ранил Габдрахмановка кияүгә чыккач, шушы авылда төпләнә ул. Яшерми Диләрә – башта Ранилны шәһәргә каерып карый. Келәмдә бил бирмәгән батыр монда да үз дигәнендә нык тора: «Мин һәм минем гаиләм авылда гына яшәячәк!» Бүген алар Янгулның тау итәгенә урнашкан ике катлы йортларында шәп иттереп дөнья көтеп, 10 айлык Сылу атлы кыз үстереп яталар. Диләрә әтисенең эшендә – «Ива-мебель» фабрикасында хезмәт куя.

– Авылга кайтып төпләнәсе килү теләге Казанда эшләгән вакытта ук бар иде минем, – ди Диләрә. – Әмма авыл безнең аңлатмада нәрсә инде ул? Бетмәс-төкәнмәс эш, машина да үтә алмаслык пычраклык, калошлар... Әлбәттә, аның саф һавасы, тыныч ритмлы тормышы үзенә тарта, әмма бит әле яшь вакытыңда кайнап-дөрләп тә яшисе килә. Ранил белән өйләнешкәч, авылга кайтып төпләнергә карар кылдык. Белепме, әти белән әни туган авылларына кайтырга, шушында үз эшләрен ачып җибәрергә ниятләде. Холкымнан чыгыптыр инде, алар мине монда озаклап тора алмас дип исәпләгән иде. Мин исә бөтен барлыгым белән авылга беректем, аннан Ранил тәкъдим ясады... Шәһәрдә туып үскән кыз өчен шулай итеп авыл үзәк кан тамырына әйләнде дә куйды. Әмма үз-үземә шундук кагыйдәләр чылбыры да булдырдым: калош кимим, авылга кайтам икән, шәһәрне ияртеп кайтам! Бер сүз белән – хатын-кыз авылда да үз-үзен карарга, матур-зәвыклы булырга, модадан артта калмаска тиеш.

Өйләре искиткеч матур җирдә урнашкан Габдрахмановларның. Ул яктан Ранилның нигә авылдан китәргә теләмәве дә бик аңлашыла. Үзе авылда һәм район үзәгендә тренер булып эшләүче егет хатынының тормышка булган карашлары белән санлашып яши – Диләрә, кызлары Сылуга 2 ай тулуга, эшкә чыккан әнә.

– Эшсез түзә алмыйм шул, – ди Диләрә, минем аның декрет ялыннан иртә эшкә чыгуына гаҗәпләнүемә җавап итеп. – Әтием белән әлеге тал эшендә эшли башлагач, үзебез дә гаҗәпләнгән идек инде – ничек шуның кадәр янып эшлибез соң без? Баксаң, балык йолдызлыгы астында туганнарның агачы тал икән, ә без әти белән икебез дә әлеге йолдызлык кешеләре.
Безне озата чыкканда күзләре нур чәчеп торган Диләрә авыл тормышын мактап туймады. «Кайтыгыз авылга, – ди ул, елмаеп. – Теләп кайтсагыз, күңелегезгә якын шәһәр уңайлыклары үзләре үк ияреп кайтачак ул!» 


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»