|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.10.2013 Җәмгыять
Кибеттәге сөтнең каймагы кайда һәм анда пальма мае бармы?Сөт-май комбинатында эшләүчеләр сөтне бөтенләй диярлек күрмиләр, дисәм, ни әйтерсез икән? Сөт ташу машиналарыннан бушатып, анализ алганнан соң, ул, торбалар аша китеп, төрле юллар, эшкәртүләр үтеп, аерым цехлардан әзер ризык булып кына чыга. Моны без Чаллы шәһәрендә «Гади сөт» («Просто молоко») агрохолдинг компаниясенә караган сөт-май комбинатына барып күреп кайттык. Сөт, каймак, эремчек һәм башка бик күп төрле сөт ризыклары җитештерү серләренә холдингның генераль директоры урынбасары Андрей Андреев төшендерде. Иң элек ачыклык кертеп китик: ничек итеп безгә бик таныш булган «Вамин» «Гади сөт»кә әйләнеп китте соң? «Гади сөттән, зарарлы, зыянлы кушылмаларсыз гына, гади кешенең кесәсен һәм сәламәтлеген кайгыртып эшлибез. Җитештерү, эшкәртү рецептларыбыз да бик гади, ә ризыгыбыз сыйфатлы», – диләр холдингта. Кыскасы, без моннан соң гади сөт эчеп, гади каймак ашаячакбыз. Яңа компания эшне иң элек алты айга хәтле тоткарланган хезмәт хакы бирүдән башлаган. Турыдан-туры производствода эшләүчеләрнеке ул ун процентка хәтле арттырылган. Исегезгә төшерәбез: холдингның илледән артык производствосы, биш эре сөт-май комбинаты, 20дән артык агрофирмасы бар. Икенче адым җитештерелгән ризыкларның сыйфатын кайгырту булган. Бер сөт кенә дә моңарчы 69 төрдә чыгарылган булса, бүген ул сан 17не тәшкил итә. «Һәр заводтан бер үк исемле, бер төсле савыттагы, бер сыйфаттагы ризык чыгарга тиеш», – ди Андрей Андреев. Сөт эшкәртү процессында кулланыла торган оеткыч-әчеткечләрнең дә иң югары сыйфатлысы кулланыла башлаган.
Зөлфия ХӘЛИУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|