поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
31.01.2009 Җәмгыять

"УРЛАШМЫЙЧА ТОРА АЛМЫЙМ – ЧИРЕМ ШУНДЫЙ"

Яратам да инде зур кибетләрдә йөрергә! Берәр әйбер аласы бармы, кәефем төшеп торамы – чыгам да китәм, барам да керәм бер зур кибеткә. Бармаслыкмыни, әйдә, кил безгә, кер инде, дигәндәй балкып, елмаеп үзләренә чакырып торалар бит алар! Шул кибетләрдә хәйраннар калып йөрүче минем ишеләргә махсус исемнәр дә уйлап чыгара башладылар. Бер көн дә әйбер сатып алмый кала алмауны психологлар "шопиномания" дип атыйлар. Әллә сездә ул чир юк дип уйлыйсызмы?

Кибеттән кайткач сумкагызны бушатып карагыз әле, бер кирәкмәгән әйберләр дә килеп чыгар аннан. Сез бит аларны кызыгып, реклама тәэсиренә бирелеп, шуны ябырылып алучыларга карап, үзегез дә сизмәстән кәрзинегезгә салдыгыз. Мин үземне андый ук "маньяк" дип әйтә алмыйм, чөнки өйрәндем хәзер, кибеткә барсам акчаны аз алам, күбесен өйдә калдырам: нәфес-шайтанга ышанмыйм. Ләкин зур кибеттә көннәр буе йөри алам. Кайвакыт бер нәрсә дә сатып алмасам да.  Беркөнне дә шулай, өйдә ишелеп утырганчы дип, иптәш кызыма чылтыраттым да, очрашырга сүз куештык. Кая барабыз, билгеле инде, кибеткә! Хәер супер-гипермаркетлар   тулы бер дөньяны үз эчләренә сыендыралар һәм аларның саны гел арта бара.

 

Иптәш кызым күңелне күтәрә торган кызык кеше, минем кебек авыл кызы, Минзәлә халкына хас тәмле тел белән рәхәтләнеп сөйли. Кибет-үзәкләргә үлеп гашыйк кеше буларак, аның минем өчен бигрәк тә әһәмиятле ягы – ул күптән түгел шундый бер сәүдә үзәгендә эшләп алды. "Тайный детектив" булып. Безнеңчә "яшерен сатып алучы" дип атала андыйлар. Аның сөйләгән маҗараларын тыңлап ушларым китте, көлеп үлә яздым. Соңгы вакытта шактый гомеремне шул маркетларда үткәрсәм дә, әле мин аларны бик аз белгәнмен икән. Караклар белән мыжлап торалар икән бит алар!

 

– Без гадәти сатып алучы булып, сумка күтәреп, товар тезелгән залда йөрибез һәм күзәтәбез: кем нәрсә эшли, кулы кайда, кайда һәм  нигә озак тоткарлана, – дип сөйли иптәш кызым. – Берничә сәгать йөргәннән соң, экран каршысында утырабыз, заллардагы камералардан күренгән сатып алучыларны карыйбыз. Шулай итеп, без кибеттәгеләрне һич кенә дә күз уңыннан җуярга тиеш түгелбез. Дөресрәге, түгел идек. Һич ияләшә алмыйм шул эштән кыскартылуыма. Гел хәзерге заманда сөйлим. Син малай-шалайлар гына урлаша дип уйлыйсыңдыр инде. Тот капчыгыңны! Берзаман шулай бер хатынны эләктердек. Карап торабыз, малай, ушларыбыз китеп, өстендәге туны бер яңа машина бәясе, үзе ыспай, чибәр! Товар җыйган да бу... кесәсенә ике гади ручка, иннек һәм тарак та шудырган! Менә син әйт әле миңа, ул шул вак-төякне сатып ала алмыймы? Ала ала! Тикшерү бүлмәсенә алып кергән идек, нәрсә ди: "Минем шундый авыруым бар, урлашмыйча тора алмыйм", – ди. Күзен дә йоммый! Бәй, андый чирең булгач кибетләрне урап уз син? Шулай бит, килешәсеңме? 

 

Берсендә камерадан залны күзәтеп торабыз, яхшы ук буй-сынлы, чыраена, киеменә караганда хәтәр генә ир-ат кәрзиненә кыйммәтле кабымлык, ысланган балык, казылык кебек азык-төлек – биш меңлек чамасы әйбер җыйды. Һәм кассага барганда 100 сумлык шампунь шудырды бит кесәсенә! Менә, малай, моны ничек аңларга? Кая монда мантыйк?!

Аз пенсия алучы әбиләрне аңларга була инде, алар, мескеннәр, йә бер кап эремчек, йә бер шешә көнбагыш мае чәлдерергә маташалар. Ә кулларыннан эләктергәч, кычкырып елыйлар. "Пенсиям аз бит, ничек яшим?" – дип инәләләр. Аларны акламыйм мин, тик, барыбер, кызганам.

 

Балалар да урлый, малай. Син кибеттә күп йөрисең, беләсең бит инде: һәр товарга пластмасса әйбер беркетелгән. "Антикражка" дип атала ул. Кассаны үткәч бер сызык бар, товардан алынмаган булса, шул сызыкка җиткәч "антикражка" чиный башлый. Бервакыт укучы кыз бала эчендә чиный башлады шул. Карасак, кыз киеме эченә "Барби" курчагын яшереп алып чыгып бара. Бала  өченче сыйныфта укый икән. Әти-әнисенә чылтыраттык: закон шулай куша, балигъ булмаганнарның үзләре белән генә аңлашырга ярамый. Әти-әнисен көткәндә хокук саклау органнары вәкилләре: "Нигә урлашасың?" – дип сорадылар. Нәрсә дип җавап бирде дисең инде? "Бу минем беренче генә тотылуым түгел, урладым, урлыйм, урлаячакмын, нәрсәне телим, шуны урлыйм!" – диде, чатнатып. Балалар караклыгын мин тәрбиясезлектән, гаиләдән килә дип уйлыйм. Беләсеңме, кайберәүләр гаиләләре белән залда ашап йөриләр. Карап торам, бер әти кызының кесәсенә учлап-учлап әстерхан чикләвеге тутыра. Ул тозлы кыяр, помидор ише әйберләрне ашауларын, җиләк-җимешне ничек "уруларын" күрсәң! Кешенең тәрбиясезлегенә, тәртипсезлегенә ачу чыга. Һәм без аларга берни әйтә алмыйбыз. Бары тик алар кассага барып җиткәч кенә, чама белән күпме әйбер ашауларын әйтеп, шулкадәр товарны алып килеп үлчәп, ашаучылардан акчаларын алып калабыз. Соң шул караклык шаһиты булып, угрылыкта актив катнашып үскән бала кибеткә үзе генә килгәч урлашмаячакмы инде?!

 

Әй, тагын бер кызык нәрсә искә төште бит әле. Берсендә йөрим шулай зал буйлап, кемнәр нәрсә эшли икән дип карап. Бер ир-атка күзем төште. Аракы-шәраб рәтләре буйлап бик тә шикле итеп йөри бу. Өс-башы хәйран гына. Киттем зал буйлап, әйбер караган булып, шикләнгән һәр кешенең каршысына барып басып булмый бит, ярамый да. Күзем гел шуңарда. Их, тәгәрәп киткере, шәйләп алды бу мине. Елмайган була. Ирләр күзе төшмәслек кеше  түгел инде мин анысы, үзең беләсең. Мин дә ирен чите белән генә "сәлам биреп" алдым үзенә. Әһә, коньяклар тирәсендә чуала бу. Мин дә сумкама шәраб тутырган булам. Биш мең сумлык коньяк алды да бу, балык, казылыклар тирәсенә китте. Юкка шикләндем бугай, бәйрәм ахрысы моның, дим. Йөрим залда, ну каһәр, күңел тыныч түгел бит. Юньле ир-ат товарны җәһәт-җәһәт ала да, өенә чаба бит инде. Ә бу хатынша сыман киштәләр тирәли әйләнеп-тулганып йөри дә йөри, малай. Әй, төртенсәнә, дидем дә киттем икенче якка. Әле шул арада як-якка күз салам. Карасам, уф үләм, бер әби ыштан төбенә сосиски тутырып маташа. Тиз генә сакчы егетләргә чылтыраттым: "Егетләр, тотыгыз, шундый-шундый әби бик тә яшерен җиренә сосиски тутырды!" Беләсеңме, шул көннән бирле минем менюда сосиски юк. Чөнки, ул әбидән алынган сосискиларны кая куйдылар дип беләсең – яңадан үз урынына. Караклардан алынган һәр әйбер урынына куела, карак аның өчен хәтта өчләтә түләсә дә.

 

Дустым үзе сөйли, үзе күзе белән залны айкый: элеккеге һөнәре чиргә әйләнгән моның.

 

– Әнә, кара, бер шикле малай йөри. Юкка таптанмый ул дисклар янында, – ди дустым. Һәм шул малайдан күзен алмый гына сүзен дәвам итә. – Шулай йөри торгач ике сәгатьләп вакыт узып киткән. Төшке аш вакыты җитә инде дип, залдан чыгу ягын карасам, йә Аллам, башыма ут капты дип торам: мин күзәтеп йөргән теге ир-ат залдагы багана артына качып биш меңлек коньякны авызыннан чөмереп тора!  Тиешле кешегә чылтыраттым. Һәм ычкындым бу тирәдән. Калганы сакчы егетләр кулында инде.

 

Нәрсә-нәрсә, әмма ир-атлар хатын-кызларга җитә алмый, малай. Алардагы хәйләкәрлеккә, фантазиягә хәйран калырлык. Иң күп урлашучылар да шулар. Берсе бот төбенә резинка киеп куйган да шунда нәзек оек, трусик кыстырган. Итәк астында күренми бит. Ә без күрәбез. Чөнки каракларның күбесе моны кием киеп карый торган бүлмәчектә эшли. Ә анда камералар тора. Икенче юлы тагын тотылды ул хатын. Бу юлы бот төбендәге резинкага балалар киеме кыстырган. Ә бер хатын бар, өеннән иске крем савытларын алып килә дә, киштәдән яңа кремны алып, кием үлчәп карый торган бүлмәчеккә кереп китә. Аннан кибеттәге кыйммәтле кремны үзенең буш савытына бушата һәм әле генә бушаган савытны кире киштәгә илтеп куя. Бу хәл берничә тапкыр кабатланды. Гомумән, һәр каракның үз юнәлеше. Бер егет бар, ул килолап-килолап кофе урлый. Шунысы кызык, камераларның кайда торганын да белеп бетергән үзе, камера каршысына килеп баса да, Алласын искә төшереп, төртенеп ала. Караклар төркемләп тә эшләргә мөмкиннәр. Әйтик, без залда каракны күзәтеп торабыз, ул кассага өченче кеше булып баса, ди. Без сакчыларга чылтыратып, шулай-шулай киенгән карак фәләненче кассада чиратта өченче кеше булып тора, дип хәбәр итәбез. Сакчы шәйләп өлгергәнче әшнәдәше килеп каракның сумкасын эләктерә дә чаба. Аның артыннан "төп карак" элдертә. Аннан эзләп табып кара аларны! Кайбер караклар косметика урлау буенча шомара, кайберләре төргәк-төргәк тәмәке генә урлый, кайберләре исә кием урлау осталары...

 

Угрыларның шул хәлгә барып җиткәннәре бар ки, башта хуҗалык кирәк-яраклары бүлегенә барып келәшчә алып киләләр. Аннан кием үлчәп карый торган бүлмәчеккә кереп, келәшчә белән яңа киемдәге "антикржкаларны" кисеп аталар һәм үзләренең иске киемнәрен шунда элеп калдырып, өр-яңадан, кем әйтмешли, "энәдән-җептән" киенеп чыгалар. Моның өчен махсус иске-москыдан киенеп киләләр. Шулай кайтып та китәрләр иде, ләкин, әйткәнемчә, "примерочная"да да камералар тора. Болай эшләү – кемнеңдер чишенүен-киенүен күзәтеп тору – кеше хокукын бозу санала, билгеле. Ләкин бу – ихтыяри-мәҗбүри алым – хокук бозган кеше белән тагын нәрсә эшләргә? Аңа карап, урлашучылар кимеми. Тотыла торалар, урлый торалар. Көненә, ким дигәндә, дүрт-биш очрак, күп дигәндә, ун-унике очрак булмый калмый. Билгеле бер сумма бар, карак урлаган әйбер шул суммадан артмый икән, аңа штраф кына салына. Әгәр бик кыйммәтле әйбер урласа, каракка каршы җинаять эше кузгатыла. Аннан соң, менә кара син, элек кибетләр ничек иде: стенага киштәләр беркетелгән, шунда товар тезелгән, ә сатып алучы белән товар арасында зур өстәл-прилавка тора иде. Һәм без товарны тотып карый алмый идек, шулай бит. Кая ул кибетчедән: "Фәлән әйберне бир әле, тотып карыйм әле", – дип сорау?! "Шул әйбер искермәгәнме?" – дип сорый идек тә, кибетченең. "Юк, ул әле кичә генә кайтты", – дигән сүзенә ышанып, сатып ала идек. Ә хәзер... Бөтен нәрсә зур арбаларда өелеп, киштәләрдә тезелеп тора, тотып кара, татып кара, рәхим ит! Һәм халык тотып-татып карый да. Артык "хислесе" түзә алмый, үзенә бик охшаган әйберне куенына ук тыгып куя. Шуның белән үзенең бөтен биографиясен буяганын уйлап тормый. Ә урлашкан балаларны милициягә исәпкә куялар. Карак балаларның күбесе шуны уйлап та бирми. Уйлый торгач шундый нәтиҗәгә килдем мин: әйбер күплектән, матурлык-затлылыктан күзе тонды, аңы томаланды бугай халыкның. Менә син дә киштәләр тирәли сәгатьләр буе авыз ачып йөрисең бит әле. Акчаң чамалы булса да.  Ә сәүдә-күңел ачу үзәкләрендә нигә бөтен нәрсә кыйммәт дип беләсең? Кемнәрдер гаиләләре белән рәхәтләнеп залда ашап йөриләр дидем бит. Без бит аларга чама белән генә түләтәбез. Ә калганы товар бәясенә өстәлә, бозылган товар бәясе дә, кассада утыручылар урлаган әйберләр бәясе дә – барысы да товарларга өстәлә. Нәрсә карап каттың? Әллә кассадагылар урлашмый дип беләсеңме? Ничек кенә урлашалар әле. "Кибет зур, бай, мин бераз алганнан бөлмәс әле", – диләр алар һәм урлыйлар. Билгеле, без аларны да контрольдә тотабыз. Гомумән, эш хәтәр иде минем, малай. Без бөтен кешене тикшерергә хаклы идек, хәтта кибет директорын да!

 

Шулчак дустым, ниндидер үтә мөһим әйбер исенә төшергәндәй: "Карале, теге клиптоман егет кая китте ул?", – дип, сок эчеп утырган җиреннән сикереп үк торды. "Тынычлан, син яшерен сатып алучы түгел инде хәзер. Клиптоман нәрсә ул, шуны әйт син", – мин әйтәм. "И-и, томана, – ди бу, авызын ерып. – Безнеңчә "урлашу, урлашмыйча тора алмау" дигәнне аңлата ул. Их, малай ярата идем шул эшемне, каракларны күзәтү, аларны эләктерү – чир булып каныма сеңде. Карале, синнән көлеп тордым да, ә минем чир ничек атала икән соң?"

 

Элекке яшерен сатып алучы дустын Чулпан тыңлады.

Казан.


---
Татарстан яшьләре
№ 9-10 | 27.01.2009
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»