11.10.2013 Икътисад
Хезмәт хакы ничек түләнсен? (Сораштыру)
Барысы да югары хезмәт хакы алу турында хыяллана. Ә финанс министры Антон Силуанов хезмәт хакын ничек исәпләргә кирәклеге турында уйлана, ул кеше ничә сәгать эшләгән, шулкадәр акча алырга тиеш дип исәпли. Моны хуплаучылар да, каршы булучылар да бар.
Superjob.ru тикшерү порталы уздырган сораштыруда катнашкан кешеләрнең 41 проценты хезмәт хакын ничек түләгәннәр, шулай дәвам итсен дип исәпли, алар шулай уңайлы, күнегелгән дип әйтә.
Хезмәт хакын сәгатьләп санап чыгарып түләүне хуплаучылар – 32 процент. Сораштыруда катнашучыларның 13 процентына барыбер: “Ничек түләсәләр дә, түләсеннәр, эш хакы гына югары булсын!” – ди. Калган 14 проценты төгәл җавап бирә алмаган. Мондый яңалыкка шикләнеп караучылар да юк түгел: “хөкүмәт тагын халыкны алдарга тырыша, эш хакын кыса”, – дип фикер йөртәләр. Эшләгән сәгатькә карап, акча түләү барлык һөнәрләргә туры килми дип исәплиләр. Ә сез ничек уйлыйсыз: хезмәт хакын ни рәвешле түләсәләр уңайлырак?
Айдар ҖИҺАНШИН, укытучы:
– Әлбәттә, мин айлык түләү яклы! Ничә сәгать эшләгәнгә карап, хезмәт хакы түләүдә бернинди дә уңай ягын күрмим. Киресенчә, акчаны кисәргә уйлыйлар дигән хис туа. Хөкүмәткә ышанмыйм, алар иң озын айны сайлап, аны нигез итеп алырга мөмкин, ә башка айларда бәйрәмнәр туры килсә, тоталар да эш хакын кисәләр. Шуның белән вәссәлам! Бу берничек тә эшнең сыйфатын арттыруга сәбәпче була алмый.
Ленар ХАҖИЕВ, менеджмент фәне укытучысы:
– Министрның бу гамәлен хуплыйм, эшләгән сәгатькә карап хезмәт хакын түләү – иң дөресе. Бу рәвешле кешенең башка җирдә өстәмә акча эшләү мөмкинлеге булачак. Аннары хуҗаларның күпчелеге, кирәкме ул, юкмы, кеше эш вакытында эш урынында булсын, дип таләп итә. Чынында вакыт бушка уза, эшнең сыйфаты кими, ә “эффективность” юк дигәнне аңлата. Сәгатьләп түләгән очракта, хезмәткәр юк-барга вакытын сарыф итмичә, тиешлесен сыйфатлы итеп башкарырга тырышачак, вакытын дөрес итеп бүләчәк. Хезмәткәргә дә уңайлы, идарәченең дә акчасы дөрес итеп тотыла. Эш вакытын санап, һәр нормативны уйлап чыгарсалар, ике якка да уңайлы. Ләкин бу очракта көндәлек 8 сәгатьлек гарантия, социаль пакетлар каламы, юкмы – билгеле түгел.
Сөембикә НУРГАТИНА, фельдшер:
– Түрәләрнең башка эшләре юк, күрәсең, гел берәр мөгез чыгарырга телиләр. Моңа кадәр дә хезмәт хакын ничек түләргә икәннең бөтен нечкәлекләрен уйлап тапканнар, аның төрле системасы бар: “сдельная”, “сдельно-премиальная”, сәгатьләп түләнә торган тариф ставкасы, айлык оклад һ.б. Аермасы нидә булачагына төшенеп бетә алмыйм. Айлык эш хакы түләгән очракта да минем бер сәгать эш өчен ничә сум алганым якынча билгеле. Акчаны барыбер сәгать саен түгел, айга бер тапкыр түләячәкләр. Бәлки, үзгәрешләр булган очракта, дәүләт учреждениеләрендә эшләүчеләр акча алганда аермасын татыр, ләкин әллә ни зур булмас кебек. Ә менә сәгатьләрне исәпләү зур мәшәкать тудырыр кебек.
Динис ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН, эшмәкәр:
– Кешеләр өчен иң мөһиме – хезмәт хакының тормыш итәр өчен җитәрлек булуы! Идарәче барыбер ничек килешенгән, хезмәткәргә шулкадәр акча түли. Хезмәт хакының ничек түләнүе төп проблемамы?! Кешеләрнең айлык керемен күтәрү турында тәкъдим ясалса, икенчерәк булыр иде!