|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.01.2009 Хатлар
ТАБИБКА ЙӨРҮДӘН КЕМ ТӘМ ТАБА?Кайбер илләрдә нинди генә сәер законнар юк! Аларның күбесе берничә йөз еллар элек кабул ителеп, әлегәчә гамәлдә йөри. Ул заманнарда закон чыгаручыларның зиһен ягы сай булгандыр дип уйлыйк. Шунысы аптыраш: бүгенге көннәрдә безнең илдә дә сәер кагыйдәләр яшәп килә бит. Бер дус хатынның бала-чагында ясалган операциядән соң бер аягы кыскарып калган. Гомер буе шул аяк белән яшәде ул. Инвалидлык алырга кирәк, сау-сәламәт кеше түгел бит инде дип озак үгетләгәч кенә табибларга күренергә булды. III группа инвалид таныклыгы бирделәр үзенә. Хәзер ел саен тикшеренеп, инвалидлыкны "яңартып" торасы. Иң гаҗәп ягы шул: төрле анализлар бирү, хирургка күренү белән беррәттән аңа, һичшиксез, күз табибына керәсе. Юкса, күзнең аякка ни катнашы бар?
– Димәк, бар инде. Аякларың, бәлки, тигездер синең, күзләрең шуны дөрес күрмидер, – дип шаяртабыз.
Күз табиблары илдә күп түгелдер, мөгаен, чөнки аларга һәйркайда су буе чират. Бер танышым офтальмологка дүрт ай алдан язылып куйды. Күзе бала-чактан үк начар күрә аның, шуңа күзлек кия. Операция дә ясап булмый диләр, чөнки күз алмалары селкенеп тора. Бу танышыбызга да инвалидлык алырга киңәш бирдек. Кайбер сау-сәламәт кешеләр дә теләсә нинди юллар белән инвалид кенәгәсе юнәтергә омтылсалар, танышыбыз мондый исемне йөртергә теләми. Күзләрең тагын да начаррак күрә башласа, эшсез калсаң, дип куркыткач кына, ниһаять, сырхауханәгә барырга ризалык бирде. Алда әйткәнемчә, дүрт ай чират көтәргә туры килде. Табиб безнең илнеке түгел, Фәләстин кешесе булып чыккан. Танышыбызга күз алмаларын зурайта торган дару тамызган да бу, кабинеттан чыгып югалган. Күзләре яшьләнеп, томаланып утырудан туйган танышыбыз моңа канәгатьсезлек белдергән, әлбәттә. "Табиб кайда?" – дип соравына каршы кайсыдыр шәфкать туташы: "Намаз укый", – дигән, кемдер: "Балалар бакчасына баласын алырга китте", – дип җавап биргән. Кәрәзле телефоннан баш табибка чылтыраткач кына килеп җиткән күз врачы. Беләсезме, нинди киңәш биргән ул танышыбызга? "Кара җиләк (черника) төнәтмәсен эч", – дигән.
Аягы белән интеккән хатынга да зур чиратлар үтеп, күз табибына күренергә туры килә. "Ә инде аякны тикшертү процессы бигрәк түбәнсетә. Комиссия әгъзалары алдында сузылып ятасың да аяк озынлыгын линейка белән җентекләп үлчиләр. "Үскәнме әллә?" – дип шаяртырга көч табам үземдә", – ди дустым. Өстәвенә: "Ни өчен операция ясатып озынайтмыйсың аягыңны?" – дип битәрлиләр икән әле.
Беренчедән, моның өчен шактый зур сумма кирәк. Икенчедән, яшең иллегә таба барганда сөякләрен бер дә ваттырасы килмидер. Нәтиҗәсе нинди була бит әле? Балачакта шундый авырлыклар аша узган ич инде: ике елын Казан сырхауханәсендә үткәргән.
Бер елны медицина комиссиясе үтәр алдыннан хирург моңа Казаннан (бу ханым үзе башка шәһәрдә яши) әлләү кайчан ясалган операция турында белешмә алып кайтырга кушкан. 30 елдан артык элек ясалган операция бит ул! Ярый, хуш, барган бу хатын Казанга. Архивтан күпме эзләсәләр дә, бернинди мәгълүмат табылмаган. Бәхетенә, олы яшьтә булуына карамастан эшләп йөргән шәфкать туташы таныган моны!
– И-и, балакаем, дөрес ясалмады бит сиңа ул чакта операция. Илизаров аппараты белән тарттырып куйганнан соң, аягың үлекли башлады. Аппаратны тизрәк алып, өеңә кайтарып җибәрделәр сине. Шуңа күрә документлар архивка куелмаган инде, – дигән ул апа.
Дус хатынның әти-әнисе, гади колхозчылар, каян белсеннәр ул чакта боларның барысын? Белсәләр дә, нәрсә раслый алырлар иде? Шулай да кыңгыр эш кырык елдан соң беленгән бит.
Әлеге апа ярдәме белән белешмәне тәки алып кайткан дус хатыным. Соңыннан ачыкланганча, хирург ул язуны эзләтергә тиеш булмаган. Кешене интектерүнең бер ысулы гына булган бу.
Әмма табибларга йөрүдән тәм табучы кешеләр дә бар. Күрше-тирәдә яшәүче таза гәүдәле, нык бәдәнле бер хатын: "Авыртмаган җирем юк минем", – дип зарланырга ярата. Бизәнеп-ясанып кына йөри, тавышы бөереннән чыга, нидер эшлим дип иелмәс тә, бөгелмәс тә үзе. Дәрт-егәре минем ишедәй биш кешегә җитәрлек булса да, инвалид булып исәпләнә. Сырхауханәгә бәйрәмгә баргандай йөри. Андыйлар табибларның бугазына басып ала ул нвалидлыкны. Әмма "чирле мин" дия торгач, юраганнары юш килеп, чынлап авырып китүләре бар бит мондый адәмнәрнең. Минемчә, әзме-күпме көчең булганда, үзеңне кызгандырып, мескенгә сабышып ятмаска, кыймылдарга, селкенергә кирәк. Ялкаулык үзе чир бит ул. Алда әйтелгән танышларымның саулыклары әлләни булмаса да, алар эшләргә, кешеләргә файда китерергә тырышалар.
Галиябану ХУҖИЕВА |
Иң күп укылган
|