|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.10.2013 Мәдәният
"Авыл эте Акбай" премьерасына чакырабыз!“Авыл эте Акбай” спектакле премьерасы Камал театрының яшь тамашачылары өчен чын мәгънәсендә бәйрәм булып әвереләчәк. Ул көнне, 19 октябрьдә, театр кунакларын бүләкләр, конкурслар һәм күңелле сюрпризлар көтә. “Авыл эте Акбай” премьерасының беренче көннәрендә, 19 һәм 20 октябрьдә сәгать 11-дән 12-гә кадәр, Камал театры яшь тамашачылары өчен спектакль алдыннан бәйрәм оештырачак. Фойеда театрның кечкенә дусларын балалар спектакльләреннән персонажлар, Камал театры спонсорларыннан бүләкләр көтәчәк, профессионал грим салучылар “аквагрим” ярдәмендә балалардан спектакль геройлары ясаячак һәм тагы бер бүләк – чын фотосессия.
|
Иң күп укылган
|