поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
09.10.2013 Җәмгыять

Урлаткан билсәпит уйландыра... (Сикәлтәләр)

Туганнан-туган энекәшем миңа билсәпит бүләк итте: “Язучыларның акча-гонорар мәсьәләсендә фәкыйрь хәлгә төшкәннәрен беләм. Нәшрият тирәсеннән булса да әйләнеп кайткаларсың. Ә теге – юл хакына бирелә торган вак-төягеңне ашауга тотарсың”, – диде.

Билсәпит күрмәгән, аңа атланып йөрмәгән кеше түгел инде мин анысы... Унбер яшемдә аны әткәй алып биргән иде базардан. Ияреннән педальләренә аяк җитмәгәч, бөгелә-сыгыла рам арасына кереп тә йөрттем мин ул билсәпитне. Үсә төшеп, атланып йөрерлек булгач, балык тотарга сыпырта идем Ык буена... Сәгать ярымлык юлны чажлатып егерме минутта үтә идем. Армиядән кайткач, “ЗиФ” исемлесен, җитез айгыр кебек кешнәп торганын сатып алдым. Анысына утыртып, күп кызларны урманнарда ял иттердем. Шулар арасыннан берәүсен сайлап алгач, хәзер миңа бала-чага кебек билсәпиткә утырып йөрү килешмәс дип, аны шушы энекәшнең атасына (ул чагында унбиш яше дә тулмаган малай) биргән идем. Бик сөенгән иде! Бәлки атасы сөйләгәндер дә шул хакта, пләмәшнең мине дә сөендерәсе килгәндер.

– Йөри алырмын микән соң, – мәйтәм. – Җитмеш биш яшем тулып килгәндә? Әле бит аны дүртенче катка күтәреп менәсе дә бар... Ишек алдында калдырсам, урлап китүләре бар.
Андрус Ансип

– Нужа кушса, йөрерсең, – диде энекәш. – Ә урлау мәсьәләсенә килсәк, үзең сөйләгән идең бит әле мин мәктәпкә йөргән елларда бер кытай егете турында...

Искә төште: ул заманда бер гәҗиттән кытай егетенең билсәпитен башкалар кебек үк тышта, махсус урынга сөяп калдырып, кибеткә керүе, анда абынып китүе һәм катлы-катлы тауар киштәләрен аударуы, аны тәртип сакчыларының алып китүе турында иде ул уч төбе хәтле генә мәкалә. Кыскасы, ул кытай егетен өч елга төрмәгә тыкканнар... Срогын тутырып кайткач, әлеге кибет янына барса, ни күрсен, билсәпите үз урынында тора! Күгәрек тә төшкән-төшүен билсәпиткә, камерасының да тыны чыккан. Әмма аны урыныннан кымшатучы да булмаган.

– Хәзер, абый, билсәпитне түгел, машинаны да урламыйлар замана караклары – вакланмыйлар! – диде дә пләмәш, машинасына утырып, китеп тә барды. Ләкин бүләк билсәпитенә атланып йөрүем өч-дүрт мәртәбәдән узмады. Анысында да күршедәге Химиклар мәдәният сарае артындагы парк юлларыннан гына әйләндем... Соңгы йөреп кайтуымнан соң, тәрәзәм каршындагы тупылга сөяп калдырып, өйгә кереп киттем. Чәй эчкәндә кат-кат карап та алгаладым әле. Чираттагы каравымда җилләр искән иде билсәпиттән! Урлап киткәннәр...

Шул хакта уйлана гына башлаган идем, кесә телефоным сайрап җибәрде. Монысы еракта – Төмән буйларында айлар буе кайтмыйча нефть чыгаручы икенче пләмәшем икән (нәсел зур, алар күп). Башка вакытларда ягымлы тавыш белән сәлам бирә, шуннан соң гына гына хәл белешә иде. Бу юлы беренче сүзеннән үк тавышы кырыс тоелды:

– Ни хәлләр?!

– Менә, Казандагы пләмәш билсәпит бүләк иткән иде... – дип авызымны ачуга ук телемне тешләтте:

 – Беләм мин ул хакта! Аның башына тай типкәнме әллә?! Аның бит “Спид-инфо”, “Бизнес” журналыннан башка нәрсә укыганы юк. Татар теле дә базарлык кына... Әгәр дә ул синең язганнарыңны укыса, билсәпит бүләк итмәс иде. Ришвәтчеләрне, түрәләрне фаш итүеңне, ә аларның сиңа теш кайрауларын аңларлык та башы юк бит аның! Шул билсәпиттә йөргәндә син тере мишеньгә әйләнәсең бит! Синең ишеләрне ел саен дистәләп, йөзләп кыралар бит!..

Ай-һай, ришвәтчеләргә, түрәләргә каршы көрәшәм, дөньяга гаделлек кертәм ди-ди язып та, берни кыра алмаган, шуларның берсен дә җиңүгә ирешмәгән абыйсын үтереп вакланырлар микән алар! Хәзер “теге дөньяга” президентлар бер-берсен аткара. Гыйракның Сәддамын астылар, Ливиянең Каддафиен бәреп үтерделәр, Мисыр Мөбарәген, айлар буе суд юлында йөртә-йөртә, төрмә камерасына тыктылар. Инде хәзер Сүриянең Әсадына теш кайрыйлар...

Язмам шушы урынга җиткәч, ишек алдына чыгып, гадәтемчә, көнбагыш белән күгәрченнәрне сыйлап утырдым. Күңелләре чиста булганнары – мәрхәмәтлеләре алдыма менәләр, рәхмәтле карашлары белән күземә карыйлар. Аларын йомшак, назлы песиләрне иркәләгәндәй, сыйпап-сөеп, иркәләп утырам. Курыкмыйлар. Хәтта куенга да керәләр. Ләкин шушы “тынычлык кошлары” арасында шундыйлары бар ки, алар бер бөртек көнбагыш өчен дә башкаларының җанын алырга әзерләр: саф күңелле күгәрченнәрнең каурыйларын йолкыйлар, муеннарыннан каптырып, ярты сәгать буе сөйри-сөйри, этә-төртә җәзалыйлар. Андыйлары алга яки кулга утырудан өркәләр, чөнки ашатучы кешене дә үзләре кебек үк мәкерле, явыз ниятле дип беләләр. Сибелгән көнбагышлар аларга гына булсын да, аларның гына тамагы туйсын! Ә инде үзләреннән дә көчлерәк кошташлары килеп кунса, ут капкандай очып китәләр.

Диктаторлар да шундый: халыкларына бәлаләр, афәтләр, җәфалар китергән саен, кылган канлы гамәлләре үзләрен дә куркуга сала. Шуңа күрә халык алдына чыгып киңәшү, фикерләшү, уртак тел табуны башларына китерүдән дә куркалар. Атып яки буып үтермәгәйләре дип, котлары чыга. Әгәр дә үзләренә нәфрәтле халык төркеме каршына чыгарга җөрьәт итсәләр, аларны җан сакчылары “төреп” ала, халык җыелган мәйданга күсәкле, автоматлы милиция-полицияләр агыла, ә читкәрәк танклар килеп тезелә. Ул-бу чыга калса, халыкны кыру, таптау, сыту өчен дивизияләр әзерлектә тора...

Ярый, укучым, күңелеңә шом йөгерә башлады сыман куркыныч хәлләр сөйләвемнән. Ләкин башыңны имә, мин хәзер сине күршемнән алып торган билсәпиткә утыртып (тегесен урлаулары турында әйттем бит инде), гадел илләргә алып китәм! Әүвәл Швейцариягә керербез, Ааре елгасы ярындагы сукмакта тукталып ял итәрбез. Чү, күрәсеңме, сары рамалы билсәпиткә утырып берәү килә. Башына каска да кигән (бу илдә билсәпиткә утырып каядыр барасың килсә, башыңа каска кию мәҗбүри, законнары шундый). Үтеп киткәндә безгә сәлам бирәчәк. Син дә якты чырай белән кулыңны болгап калырга онытма. Күрдеңме, сәлам биреп үткәндә елмаеп карады безгә. Чибәр, нурлы кеше бит, әйеме? Кем соң ул дисеңме? Менә шушы илнең башлыгы – президенты Ули Маурер булыр бу абзаң! Нәрсә дисең? Япа-ялгыз бит бу, сакчылары кайда соң аның дисеңме? Бу илнең президентлары сакчылар белән йөрми, чөнки аларга беркем дә янамый. Ни өчен дигәндә, үзләре дә халыкка файда өстенә файда, бәхет өстенә бәхет кенә китереп яшиләр. Исәпләп кара: бу илдә хезмәт хакы, рубль белән санаганда, 175000 сумнан ким түгел. Үзеңнекен санап кара да, нәтиҗә яса. Әнә, күрәсеңме, сыерлар чирәм ашап йөргән болын сукмагына борды билсәпитен. Һәр таңдагы кебек эшенә барышы бу! Юлы бер сәгатьлек. Саф һава сулый, аякларын ныгыта, буыннарын яздыра. Шунысын да бел, Ули Швейцария тарихында 111нче президент.

...Эстониянең 57 яшьлек премьер-министры Андрус Ансип та Таллиннан үзенең туган каласы Тартуга еш кына билсәпиттә кайта икән, педальләрен тиз-тиз әйләндереп, тәгәрмәчләрен чаж-чож тәгәрәтеп, 5 сәгатьтә уза икән 200 чакрым араны! Эстоннар көлә-көлә: “Маладис ул Андрус! Без күрше-тирә илләрдән ким яшәмибез хәзер!” – диләр...

– Эх! Шул гадел илләрнең берсендә яшәргә иде! – дия күрмә, укучым.

Тыңлап бак әле, хәзер бер гыйбрәтле анекдот сөйлим. Аталы-уллы ике корт тиреслектә казына икән. Шулчак яшь корт, авыр сулап, атасына дәшә: “Әти, барлык кортлар да безнең кебек сасы тирестә казынамы?” “Юк, улым, алма, төрле җиләк, бәрәңге ашаучы кортлар бар, кайберләре чәчәкләрдән бал җыя...” “Шулай булгач, нишләп без дә алма-җиләк ашап кына яшәмибез?” “Ярамый, улым, бу дөньяда Ватан дигән төшенчә бар, туган илеңнең патриоты булырга кирәк!” – дип кырт кисә атасы.

Шулай булгач, без дә Русиядән, Татарстаннан китмик әле, җәме? Тирес корты әйтмешли, дөньяда Ватан дигән төшенчә дә барлыгын онытмыйк!

Ә-ә-ә... Пләмәшләрегез талашмадымы, сугышмадымы, дисез бугай... Шөкер, андый хәл булмады. Икесен дә кунакка чакырып, имән бармагымны уйнатып һәм җылы гына елмаеп, әйттем тегеләргә:

– Тату яшәгез, оланнар! Берчакта да арагызга салкынлык кертмәгез, ыштубыты!

Безнең нәселдә өлкәннәргә каршы әйтү юк ул. Сездә дә шулайдыр, чөнки татарлар иманлы халык!  


Фәнзаман БАТТАЛ
Татарстан яшьләре
№ 39 |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»