|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.10.2013 Медицина
Медицина түләүлегә әйләнерме?Дәүләт каешларны кысыбрак бәйләргә куша, киләсе елга бюджетны кыскартыпмы-кыскарталар. Бу сәламәтлек саклау өлкәсенә дә кагыла. Тиешле акча булмаса, медицина хезмәтенә бәяләр артачак дигән шик бар. Медицина хезмәте бушлай күрсәтелә дип саналса да, чынында аның киресе булуы күпләргә мәгълүм. Россиянең пациентлар берләшмәсе җитәкчесе Юрий Жулев медицина өлкәсенә җитәрлек акча бүленмәсә, түләүле хезмәтләр артачак дип саный. “Хастаханәгә эләккән кеше бүген дә күп хезмәткә үз кесәсеннән түли. Түләүле медицина хезмәтләре тагын да артса, кешеләр дәвалана алмаячак. Төбәкләрдә “бюджетта акча юк” дигән сылтау белән, дәүләт гарантиясенә кергән хезмәтләр өчен дә акча түләттерә башлаячаклар”, – дип әйтте ул. Моңа кадәр РФ сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова, медицина түләүлегә әйләнмәячәк, дип белдергән иде. Моны ул РФ Конституциясендәге “һәр кешенең бушлай медицина хезмәтенә хокукы бар” дигән сүзләр белән куәтләде.
|
Иң күп укылган
|