08.10.2013 Җәмгыять
Интернетта акча эшләү
Интернет һәм мобиль телефоннар барлыкка килү белән, алдашу һәм караклыкның акка кара белән теккән йөзләрчә яңа технологияләре барлыкка килде.
Кешеләрнең артык ышанучан булуларын, кайвакыт түбән инстинктлар уяткан хирыслыкларын, кайвакыт хәтта шәфкатьлелек, намуслылык хисләрен файдаланып, алдакчылар меңләгән һәм йөз меңләгән, кайвакыт хәтта миллионлаган сум акчаны җиңел генә үзләштерә башлады. Әйтик, көннәрдән бер көнне минем мобиль телефонга: ”Кызым ялгыш Сезнең номерга 70 сум акча салган, аны кайтарып бирегезче”, – дигән смс-хәбәр килеп төште. Кызык: минем баланста ул чакта нәкъ шул чама акча бар иде. Әмма мин төгәл беләм: бу – минем үз акчам. Бу вакытта һәр намуслы кеше нишли инде? Теге ялгышып акчасын югалткан баланы кызгана, аңа акчасын кире кайтарып бирү теләге уяна. Бер дә булмаса, баланстагы акчаңның үзеңнеке икәнен, читтән акча кермәвен исбатлап элемтәгә керәсең. Каракларга шул гына кирәк тә инде: синнән смс-хәбәр алу белән балансыңның нәкъ җитмеш сумга кимегәнен күрәчәксең. Мондый вакытта бик ашыгып китмәскә кирәк. Интернетта http://smscost.ru/ дигән махсус сайт бар. Ул кыска номерларга смс җибәрүнең күпме торганын төгәл һәм бушка әйтеп бирә. Яисә шунда ук 3 сум түләп, теләсә кайсы номерга смс җибәрүнең күпме торганын ачыклап була. Мин югарыда сөйләгән очрактагы номер белән хәбәрләшү җитмеш сумга төшәчәген хәтта белешмичә дә аңлап була, карак-мошенник бәяне үзе үк әйткән бит инде. Кешеләргә ышанып була торган чорлар күптән артта калды, моны да даими истә тотарга туры килә.
Интернеттагы караклар еш кына кешеләрнең түбән инстинктларында уйныйлар. Әйтик, синең якын танышыңның интим фотосын күрсәтергә вәгъдә итәләр, чит кеше җибәргән смсларны уку, читләрнең сөйләшүләрен тыңлау мөмкинлеге бирәбез дип алдыйлар. Кем турында булса да мәгълүматлар, аның фотоларын күрсәтергә вәгъдә иткән сайтлар ялганын ачуның бер кыенлыгы да юк. Эзләү кырына кеше исем-фамилиясен түгел, теләсә нинди хәрефләр тезмәсен тезегез, сайт: ”Андый кеше турында мәгълүмат бар”, – дигән җавап чыгарачак. Билгеле инде: ул мәгълүматны алу өчен берничә түләүле смс җибәрүне таләп итәчәкләр. Мең сумга якын йә аннан да күбрәк акча югалткач кына аңлаячак чит кеше серен белергә хирыс адәмнәр төп башына утырганнарын. Чит кешеләрнең телефоннан сөйләшүләрен тыңларга, аларның смс-хәбәрләрен укырга теләгән, интим фотоларын күрергә дәртләнгән түбән җаннарны кызганырга кирәкми, билгеле. Таласыннар боларны рәхәтләнеп.
Ә менә кешеләрдәге шәфкатьлелек хисләрен, игелек эшләү теләкләрен эксплуатацияләүчеләрне ачыклап җәзага тарту һичшиксез кирәк. Хәзер социаль челтәрләрдә бәлагә таручыларга ярдәм җыю киң таралды. Кемнеңдер баласында лейкоз, кемдер янгында бар мөлкәтен югалткан, кемгәдер авариядән соң кыйммәтле операция таләп ителә... Шундый мәгълүматлар тарату буенча махсуслашкан төркемнәр бар. Алар игелекле эш эшлиләр. Социаль челтәр бу очракта бәлагә таручыга турыдан-туры ярдәм күрсәтү мөмкинлеге бирә: күрсәтелгән реквизитлар буенча акча саласың да игелек эшләүдән ләззәт аласың. Ниндидер шикле хәйрия фондына акча салу түгел инде бу. Хәзер бит хәйрия фондлары да мохтаҗларга акча тәкъдим итәсе урынга, акча теләнү белән шөгыльләнәләр. Хәтта хакимият структуралары катнашы белән дә акча сораучы хәйрия фондлары төзелә. Бер хакыйкать онытыла бу очракта: хәйрия фонды сорау өчен түгел, бирү өчен төзелә. Бирергә, бүлешергә, уртаклашырга хәлеңнән килми икән, фонд төземә, урам чатына чык теләнергә. Минем әле беркайчан да диярлек, хәйрия фондыннан килгән ярдәмгә тиендем, дип әйтүчене очратканым юк. Ә социаль челтәрләрдә исә бөтенләй башкача: ярдәм турыдан-туры мохтаҗларга бара.
Тик оятсызлар, намуссызлар бүген бу өлкәгә дә үзләренең пычрак кулларын тыга башладылар. Фаҗигага тарыган нарсыйларның, гарипләрнең реаль тарихлары сөйләнгән язмаларны таратучы ялган аккаунтлар һәм төркемнәр оешты кайбер челтәрләрдә. Күп вакытта алар үзләрен мөселман төркемнәре итеп таныталар, чөнки беләләр: иманлы кешеләргә ышаныч зур. Чын-чынлап ярдәмгә мохтаҗ кешенең тарихын, фотосын интернетка элеп булышуны кайгыртудан бернинди зыян да юк кебек. Тик менә реаль вакыйганы сөйләп күңелләрне нечкәрткән мошенниклар соңыннан ярдәм күрсәтү өчен үз реквизитларын элеп куялар һәм ярдәм акчасы алар хисабына агыла башлый. Оятсызлыкның, намуссызлыкның бик югары дәрәҗәсе бу. «В контакте»да мөселман төркемнәре инде шундый берничә очракны ачыклап фаш иттеләр. Вөҗдансызлар бу юл белән алдап акча эшләп кенә калмыйлар, бәлагә тарыганнарны эчкерсез ярдәм алудан да мәхрүм итәләр, чөнки ышаныч югалганнан соң, ихлас игелек эшләргә теләүчеләрнең дә ярдәм сораган белдерүләргә гайрәте чигә.
Игелекле кулларга бушка гына нәселле эт, мәче балаларын бирәм дигән белдерүләргә дә сак карарга кирәк бүген. «Ашыгыч рәвештә донор каны кирәк» дип чаң суксалар да шикләнергә туры килә. Мондый белдерүләрдә гадәттә телефон номерыннан башка мәгълүмат булмый. Мондый очракта смс җибәргәнче, «Яндекс»ка телефон номерын язып эзләп карагыз һәм күрерсез: мондый телефон номеры язылган бедерү инде интернетта берничә ел буе «йөри», көчекләр инде исән булсалар, күптән үсеп эт булганнар, «донор каны» да инде бөтенләй башка кешеләргә кирәк. Белдерү бирүчеләрдә исә синнән түләүле смс алу алу кайгысы гына, көчекләре дә юк, канга да мохтаҗ түгел алар.
Социаль челтәрдә бүген ялган аккаунт ачып, үзеңне теләсә кем дип танытырга була. Брендон Ли Прайс иемле элекке Америка армиясе хәрбие үзен «Microsoft» компаниясен нигезләүчеләрнең берсе Пол Аллен дип танытуга ирешә, хәтта банктан Аллен исеменә дебет картасы да ала. Бу аферасын йөз меңләгән доллар акча күчерүдә файдаланырга ниятли. Тотыла инде ахырдан барыбер.
Социаль челтәрләрдә үзең турында киң мәгълүмат бирүдән, бигрәк тә телефон номерларын калдырудан сак булырга кирәк. Алдакчылар кармагына һәр мәгълүмат җим булырга мөмкин бүген. Ярдәм сорап язган белдерүләрне дә кат-кат тикшерергә туры килә.