поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
30.01.2009 Җәмгыять

КАЙСЫБЫЗ ЮЛӘР? (ФОТО)

Күпер аша Казансуны кичкәндә боз өстенә сибелгән балыкчыларны карап гаҗәпләнәсең: “Нинди юләрләр инде бу, шушы салкында балык дип өшеп йөрмәсәләр!”. Балыкчылар исә күпердән баручыларга гаҗәпләнә: “Чабыгыз, чап, дөнья мәшәкате бетми ул, иң мөһиме – җан тынычлыгы”. Иң кызыгы шул: тегеләр дә, болар да үзенчә хаклы. Менә шундый фәлсәфә...

26 гыйнвар, 14.00 сәгать, кояшлы көн, термометр “-8”не күрсәтә. Казансу балыкчыларының хәлләрен белеп кайтасы булдым. Күттә өч кат ыштан. Әмма боз кырында ул да ярдәм итми икән. Казансуда балыкчылар төркем-төркем утыра. Аларның урнашу рәвеше – аерым бер фәлсәфә. Әйтик, ялгызак балыкчылар... Алар төркемгә иярергә теләмәүче, үз юллары белән баручы горур кошлармы, яисә балыклы җирне кайда икәнен аңламаучы наданнармы? Шуны ачыкларга теләп бер ялгызак янына юл тоттым.

 

БАЛЫККА БАРА АЛМАУДАН АЛЛА САКЛАСЫН

 

– Бабай, ник яр буенда ялгызың утырасың?

 

– Эчкәрәк керер идем дә, “ходовой”ларым искерде шул, – дип аякларына күрсәтә бабай.

 

Илдар абый Айткуловка өч көн элек 72 яшь тулган. Үзен хәтерләгәннән бирле балыкка йөри, чөнки Бишбалтада су буенда туып үскән. Хәзер Кварталда яши. Балыкка барганда машиналы күршесе ияртә икән. Бабай монда җәяү яки җәмәгать транспорты белән килә алмый, бөтен өмете күршесендә. Балыкка бара алмауның нинди газап булуын аңлау өчен балыкчы булу кирәктер...

 

Илдар абый иртәнге унынчы яртыдан утыра. Бер тапкыр да чиертеп карамаган...

 

СУДАК ТА ДУРАК ТҮГЕЛ!

 

Киттем эчкәрәк. Яшьрәк кеше табасы килә. Менә 35-40 яшьлек бер татар абзые. Исемен әйттермәде, фотоны да арттан гына төшерттерде. Бу шөгыленнән ояла кебек сиздем. Янгын сүндерүче абзый төнге сменадан туп-туры балыкка килгән. “Ә кайчан йокларга өлгерәсез?”, – дип сорамакчы идем дә, янгын сүндерүчеләрнең эш “үзенчәлеген” исемә төшереп, тыелып калдым. Әмма запаста икенче сорау бар иде: “Хатыныгыз әрләмиме соң?”. “Хатыннар эчеп яткан, берни эшләмәгән ирләрен генә әрли ул. Балыкка йөрүнең ни әрләрлеге бар?”. Абзыйның борыннары шактый кызарган иде. Эчкәннән түгел, әлбәттә – салкыннан.

 

Сүз уңаеннан, боз өстендә кояш бик зәхәр нәрсә. Бигрәк тә яз көне. Нурлар кардан чагылып бөтен битне каралта. Игътибар иткәнегез бардыр, кышкы балыктан кайтучылар негр сыман була кайчак. Әмма балыкчылар бик тапкыр халык: бәйләгән башлыкларында күзләр өчен ике тишек ясыйлар да бөтен битләренә сузып кияләр. Шуңа күрә бозда бур тоткан (бораулау җайланмасы мәгънәсендә) шундый кешене күрсәгез, аны бур дип уйлый күрмәгез (карак мәгънәсендә).

 

Янгын сүндерүче иртәнге 11дән әле берни дә тотмаган иде. “Судак бер-ике көн бәрә дә аннан 5-6 көн тыелып тора”, – ди бу (“бәрә” – безнеңчә – яхшы чиертә). “Алайса графигын төзергә кирәк тә, “бәрү” көннәрендә генә килергә кирәк”, – мин әйтәм. Шундый эшлекле киңәш китереп чыгарганы өчен үземнең мантыйгыма сокланып куйдым. Әмма судак та дурак түгел икән. Аның “кәефенә” тәэсир итүче факторлар арасында башкалары да бар ди: һава һәм суның температуралары, басымнары, кояш булу-булмау һ.б.

 

БОЗ БАР КЕШЕНЕ ТИГЕЗЛИ

 

Ярдан 300 метр ераклыкта 10-15 балыкчы бергә күмәкләшкән. Әллә шулай җылырак микән? Юк, монда чыннан да чиерткәли. Балыкчылар кәрт суккан кебек түгәрәкләп утырганнар. “Уен диаметры” 30-40 метр. “Мунчада һәр кеше тигез” диләр. Чынлыкта бу әйтем боздагы кешеләргә дә карый. Суда йөзүче җанвар кешене аера белми. Шуңа күрә бабайның да – малай-шалайның да, байның да – хәерченең дә бәхеткә ирешү мөмкинлеге бер чама. Көндәлек тормышта табып булмаган гаделлекне балыкчылар суда таба...

 

Үзем фотога төшерәм, үзем балыкчыларның ничек аралашуын күзәтәм. Монда “исәнмесез”, “гафу итегез”, “хәерле көн” дип сүз башлау юк. “Бармы?”, “ничек?”, “ну?” – гадәттә исәнләшү сүзләрен шушылар алыштыра. “Сез” дип дәшүне дә ишетмәссез. Ул көнне “сез”ләүче мин генә идем бугай. Балыкчылар бер-берсе өчен “син” һәм бары тик “син”! Аларның таныш булу-булмавы мөһим түгел. Моны дорфалык, наданлык билгесе итеп кабул итмәгез. Сәбәп  башкада: бозда бар кеше дә бертигез...

 

ГЕРМАНИЯ УРЫНЫНА... БАЛЫККА

 

Ярослав Яшин – күңелле генә урыс бабае. Бабай диясе килми, әмма 65 яшьлек ир – бабай буладыр инде. Ярослав Яковлевич монда көн аралаш килә. Гомере буе теш табибы булып эшләгән. Казан дәүләт медицина университетында 8 ел эшләп ярты меңгә якын студентын укытып чыгарган. Хәзер алар илнең генә түгел, ә дөньяның төрле почмакларында эшли ди. “Кафедрадагы ике хезмәттәшем Германиягә күчкәч, мине дә шунда чакырдылар. Бармадым. Казаннан читтә тора алмыйм. Алар хәзер миллионер, ә мин менә балык тотып утырам”, – дип көлә Ярослав Яковлевич. Һәвәскәр балыкчы пенсиясен хатынына биреп бара. 5 мең сумның 500ен генә үзенә калдыра икән. Балык тотар өчен аена шул җитә ди.

 

Ярослав бабай ике тапкыр инфаркт кичергән. Шуның берсе әлеге дә баягы балык аркасында. Камада давыл чыкканда ул көймәсе белән елга уртасында кала. Дулкыннар арлы-бирле болгый моны. Соңгы көченә ярга ишеп җитеп җиргә басуы була – инфаркт бәрә.

 

Ярослав Яшин бүген бозны 25 җирдән тишкән. Менә сиңа спорт! Пакетында өч судак ялтырап ята иде. Ә Казансуда кыш көне тоткан иң зур балыгы – 10 килолы 1 метр 14 сантиметрлы чуртан. Көчкә тартып чыгарган.

 

Балыкчыларны ялганчы дисәләр дә, әйдәгез, ышаныйк инде, җәмәгать. Безнең ышануыбыз алар өчен бик мөһим...

 

Балыкчылар белән хушлашып, Казансу ярына менеп килгәндә вакытның күпме икәнен якынча да аңламадым. Һәм бу су һәм бозның тагын бер могҗизасы иде. Балыкта вакыт башкача агыла сыман. Әйтерсең, аның сәгатьләре башка. Ә вакытны оныту – күңел тынычлыгына ирешүнең бер билгесе.

 

Артыма борылып, яңа танышкан дусларым тарафына тагын бер кат карап куйдым. Аларның һәркайсы ап-ак карда нибары бер кара нокта булып күренә иде. Шулай да кем юләр: алармы, безме? Күңелемне шул сорау кытыклап узды.

 

Алда мине шау-шулы шәһәр көтә иде...

 

ФОТОЛАР:

 

 

Текстта телгә алынган Илдар Айткулов

 

 

Янгын сүндерүче төнге сменадан туп-туры балыкка килгән

 

 

Панорама

 

 

Су буенда балыкчылар

 

 

Бу кешенең балыгы шактый иде

 

 

Төрле сортта үзләре

 

 

Кайберләре кайтырга җыена

 

 

Мыеклы балыкчы

 

 

Ярослав Яшин балыкка көн аралаш йөри

 

 

Сулда - Слава бабайның аяклары

 

 

Балыкчы "кәнәфие"

 

 

Кайтырга вакыт

 

Автор фотолары.

 


Данил СӘФӘРОВ
Ирек мәйданы
№ 4 | 30.01.2009
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»