поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
08.10.2013 Мәдәният

Айвар Саттаров: Архитектураның милли йөзе булмау - мәдәни торгынлыктан (ФОТО)

Архитектураны ташта гәүдәләнгән музыка диләр. Димәк аны иҗат итү өчен нечкә күңел, кайнар илһам һәм гүзәллекне тоемлау сәләте сорала. Әле тагы төгәллек тә зарур. Төзелеш эшендә һәр миллиметр мөһим.

Башкалабыз биналарының бизәлеш-төзелеш җәһәтеннән фикерләр бик күп төрле. Казанның милли йөзе югала дип лаф оручылар да байтак. Үз кулы белән күп кенә мәчетләрне сафка бастырган, гыйлем һәм тәҗрибәсен шәкертләргә бирүче остаз, Татарстанның атказанган архитекторы, республиканың Габдулла Тукай премиясе лауреаты Айвар Саттаровның бу мәсьәләләргә үз карашы бар.

- Айвар әфәнде, архитектура өлкәсенә ничегрәк килдегез?

- Мәктәптә укыган чагымда ук, рәсем түгәрәгенә йөрдем. Аннары Казан архитектура-төзелеш институтына кердем, анда яңа гына архитектура факультеты ачылган иде. Белемемне тагы да тирәнәйтү өчен, Мәскәүгә төзелеш институтына җибәрделәр. Шуннан соң Казанда КДТАУда архитектура факультетында эшли башладым. З ел аспирантурада укыдым, кандидатлык дисертациясе якладым. Ә инде 1999 елны Италиягә стажировкага бару да насыйп булды.

- Архитектор һөнәрендә иң мөһиме нәрсә дип саныйсыз?

- Архитектор өчен иң мөһиме: тирә-юньдәге матурлыкны, ямьне күрү, ярату һәм шуны булдыра белү. Табигать гүзәллеген күрүче дә, аңлаучы да күп, ә менә булдыручы аз. Булдыру өчен белем алу гына да җитми, тырышлык һәм, иң мөһиме, Аллаһыдан бирелгән талант та кирәк. Бу үтә дә иҗади һөнәр дияр идем мин.

- “Россия-10” бәйгесендә Кол Шәриф мәчете дә катнаша. Әлеге проект нәтиҗәләре белән танышып бара торгансыздыр?

- Әлбәттә, бик актив кызыксынам. Фейсбукта да әле тавыш бирегез дип игъланнар элеп утырам. Дөресен генә әйткәндә, анда Чечня башкаласы Грозный шәһәрендәге мәчет тә катнаша. Бу гыйбадәтханәнең ничек эләккәнен белмим, әмма аның асылы госманлы-төрек архитектурасы. “Чечня йөрәге”ндә бернинди яңалыклар күренми, традицион ысул белән төзелеп куйган зур гына бина, әллә ни үзенчәлекле дип әйтә алмыйм. Ә бит безнең Кол Шәриф мәчетенең хәтта прототибы да юк иде. Ул яңадан булдырылган һәйкәл, бик үзенчәлекле килеп чыкты. Шунысы сөендерә, Россиянең күптөрле архитектура энҗеләре арасыннан Кол Шәриф мәчетенә тукталганнар. Ә бит Россиядә борынгыдан килгәннәре дә шактый, югыйсә. Конкурска Мәскәү Кремле дә, Совет заманында төзелгән мавзолейлар да кермәгән. Димәк архитектура тарихында өлкән, дәрәҗәле, матур биналар әллә ни булмаган дип аңларгамы икән моны? Шундый зур проектта безнең мәчетнең катнашуы үзенә күрә зур горурлык. Конкурсның унлыгына ике мәчетне беръюлы кертмәсләр дә, шулай да ул барыбер Россия символы. Татар халкының барлыгын, үзенчәлеген бөтен дөньяга күрсәтеп тора.

- Кол Шәриф мәчете проектын тормышка ашырганда кыенлыклар да булмый калмагандыр?

- Кыенлыклар бугаздан булды. 1990нчы елларда әле мәчет төзү нечкәлекләрен белүчеләр аз иде. Җәмигъ мәчетеннән кала, дин йортларыбыз калмаган, бары тик мәхәллә мәчетләре генә бар иде. Явыз Иван безне яулап алганнан соң бөтен мәчетләребез җимерелгән, башта кайсы яктан тотынырга да белмәдек. Бу изге эшнең башында беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев торды. Ул, архитекторларның мәчет өлкәсендәге белемнәре аз булуын аңлагач, Мисырга, Төркиягә мәчетләр төзелешен өйрәнергә җибәрде. Заманында үз самолеты белән безне Гарәп Әмирлекләренә дә алып барды, андагы мәчетләр төзелеше белән танышып кайттык. Бу сәяхәтләрнең безгә ярдәме нык тиде. Үзегез беләсез, Кол Шәриф тугыз ел төзелде, шул вакыт дәвамында проект камилләштерү бер дә тукталып тормады.

- Әгәр архитектор гыйбадәтханә төзергә алына икән, димәк ул чын оста, архитектураның тулаем тарихы да гыйбадәтханәләр төзүдән гыйбарәт дигән сүзегез бар...

- Чыннан да, архитектура тарихы гыйбадәтханәләргә бәйләнгән. Дини биналар төзү гаять хасиятле. Чиркәүләр салучылар да моны раслый, теләсә нинди архитектор чиркәү төзи алмый, бик үзенчәлекле өлкә. Беренчедән, эшеңне яратырга кирәк. Икенчедән, мәчеткә алындың исә, кечкенәдән үк, ислам нигезләрен, йолаларын, нечкәлекләрен белергә тиешсең. Шунсыз уңышка ирешүең икеле.

- Төзелеш институтына укырга кергәндә мәчет төзү хыялыгыз да булмагандыр әле?

- Әлбәттә, ул чорда юк иде. Ләкин минем балачагым авылда узды. Яшел Үзән районы Мулла иле авылында һәр җәйне әбием янында уздыра идем. Авылыбыз борынгы, тарихи авыл. Анда өч мәчет бар иде. Берсе мәрхүм әбиләр йорты каршында гына, һәр көнне иртүк торгач, Урта күл буендагы мәчет манарасына күз сала идем. Кечкенәдән үк мәчетнең яме минем күңелемә сеңгәндер инде. Гыйбадәтханәләр проектларын тормышка ашыру идеясе миңа Римда йөргән чагымда килде. Италиядә стажировка узганда Рим каласында мәчет төзегәннәрен күрдем. Шул вакытта исем китеп католиклар үзәгендә мөселман бинасы төзиләр дип уйлап куйган идем. Төзелешен күзәтеп тә йөрдем, бик зур мәчет иде ул. Күңелемдә мәчетләр белән шөгыльләнү теләге шул вакытта кереп оялады.

- Сезнең хезмәт нәтиҗәләрегезне Казанда гына түгел, башка өлкәләрдә дә күрергә мөмкин бит.

- Кол Шәрифтән соң, миңа күп тәкъдимнәр килде. Казахстанда өлкәнең “Нургасыр”мәчете сафка басты. Хәзерге вакытта да анда минем проект буенча Аллаһ йорты төзиләр. Башкорстандагы Суфия мәчетен дә үземнеке дип әйтә алам.

- Казанда яңа ачылган “Ярдәм” мәчете һәм тернәкләндерү үзәге дә сезнең прооект буенча эшләнелде. Шактый зиннәтле мәчет заманча бизәлеше белән күз явын алып тора.

- Әйе, монда бер бинада мәчет кенә түгел, ә сукырлар өчен Россиядә дә бердәнбер булган тернәкләндерү үзәге урнашкан. Биредә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә барлык уңайлыклар да тудырылган. Уку, торак, аш бүлмәләре дә бар. Россиядә беренче лифтлы мәчет буларак та ул игътибарга лаек. Мәчеттәге лифт Аллаһ янына җиңелрәк бару өчен түгел, ә инвалидларга уңайлы булсын өчен эшләнелде. Тернәкләндерү үзәге булуы белән дә кадерле ул бина.

- Айвар әфәнде, үзегез дә Казан дәүләт төзелеш-архитектура университетында укытасыз. Өметле яшьләр күренәме соң?

- Шәкертләрем үзләре дә мәчет проектларын ясый башладылар инде. Азинода ачылган мәчет - минем студентым хезмәте. Яшьләр үсә, яңалыкларны теләп сеңдерә, киләчәге бар безнең һөнәрнең.

- Соңгы елларда Казаныбызда бик күп биналар калкып чыкты. Тәнкыйть утына алынганнары да шактый. Күбесе пыяла һәм тимердән. Бу ысул заманчалык дип аталамы?

- Моны архитектураның модасы дип аңларга кирәктер. Хәзер бөтен дөньяда глобальләшү бара. Ул безгә дә килеп җитте инде. Архитектура телендә ул “хай-тек” дип атала. Европада, көнбатыш илләрендә дә бик таралган. Заман таләбе шулай, моны берни эшләтеп булмый. Моданың бернинди гаебе юк. Металлдан, бетоннан яисә пыяладан эшләнелә дип гаеп итеп булмый. Чишелеш архитекторның осталыгыннан тора. Оста архитектор төрле стильдә дә эшли ала. Чит илләрдә пыяладан да әллә нинди үзенчәлекле биналар төзеп куялар. ХХI гасырда галәмгә ракеталар җибәргән чорда яшибез, аның архитектурасы да шулай булырга тиеш. Казанда борынгы биналарга охшатып ясау модасы китте. Шәхсән үзем моны аңлап бетермим. Мин мәчет проектларын эшләгәндә, заманчалыкка таянырга омтылам. Чөнки үз заманабыз архитекторы буларак үз сүзебезне дә әйтергә тиешбез бит инде! Универсиада уңаеннан күп биналар төзелде. Казансу буена урнашкан Су спорты төрләре сарае шактый кызыклы. Янындагы “Казан-Арена”сы да шәһәребезгә купшылык өстәп тора. Урнашкан урыны да бик отышлы.

- Җәмгыятьтә шактый фикерләр тудырган “Әкият” курчак театрыбыз да бар бит әле безнең...

- “Әкият” - әкият инде. Бөтен калага карап торган бина тирә-юньдәге мохитенә туры килергә тиеш иде. Ә хәзер ул: “Мин – әкият!” дип кычкырып тора, ә янындагы биналар мескен сыман булып калдылар. Үзенең әкиятлелеге белән тирә яктагы мохиткә “сыешмый”. Балалар әкият дөньясына эләккәнен бина янында түгел, ә бинаның эченә узгач аңларга тиеш иделәр ләбаса. Бу очракта шәһәр мохите искә алынмаган дип саныйм.

- Казанда милли архитектура юк дип санаучылар да бар...

- Бөтенләй юк, дип санамыйм. Без тырышабыз инде. Татар милли гореф-гадәтләре, мәдәниятен яратучы архитекторларыбыз үсә башласа, шәһәребездә милли архитектура да булачак. Аның үсмәвенең сәбәбе тулаем мәдәниятебезнең торгынлыгы түгелме икән? Ана телен белүчеләр аз, татар мәдәниятен, әдәбиятын өйрәнмибез. Шуларны тирән белмичә архитектор миллилек тудыра диме инде? Моның өчен үз милләтеңне кечкенәдән яратырга кирәк. Кызганыч ки, безнең институтта да татар архитектурасы - мигъмарчылык дигән фән юк, ә тулаем Европа, Россиянеке генә укытыла. Татар архитектурасына аз игътибар бирәбез. Аның өчен сәгатьләр дә куелмаган.

- Тәҗрибәле белгеч буларак Казаныбызның кайсы урыннарында булырга яратасыз? Кайсы ядкәрләрдән илһам аласыз?

- Тарихи үзәгеннән, әлбәттә. Кремль тирәләре, Иске татар бистәсе, җимерек булса да Яңа татар бистәсе. Шәһәребез ике миләт йөзе булып үскән. Анда рус архитектура һәйкәлләре дә бар, миңа алары да ошый. Күңелемне әрнеткәне халык яши торган районнарның төссезлеге. Халык аны үзе дә йокы районы дип атый. Чөнки ул адәм баласына яшәү өчен түгел, ә чыннан да кайтып йоклар өчен генә төзелгән. Торак булсын, торак булсын дип, күп катлы, зур биналар төзиләр. Ишегаллары машина белән тула, балалар өчен уйнар урын да калмый. Агачлар, ял итеп утыра торган урыннар турында әйтмим дә инде. Гомумән рәхәтләнеп яшәү өчен дип әйтеп булмый.

- Айвар әфәнде, иҗат кешесе эшсез тормый. Хәзерге вакытта ни белән мәшгульсез?

- Арча районында Курса авылында (атаклы дин галиме Габделнасыйр Курсави туган авыл) 18 гасырның ахырына караган мәчет сакланган. Яртылаш җемерелеп беткән, ләкин авыл халкы шунда намазга йөри. Шул авылда минем проект буенча заманча иман йорты төзибез. Кечкенә генә булса да, манарасы да, гөмбәзе дә булачак. Безнең татар авылларында заманча гыйбадәтханәләр төзисем килә. Гел агачтан, борынгы бабалар бина кылганча, түбә башына манара утыртып кына эшлисе килми. Заманалар үзгәрде, таләпләр дә башка. Тәһарәтханә, чишенү, никах, бүлмәләре, ашханә, интернет заллары да булырга тиеш. Чөнки авыл мәчетләрендә дә дини сабаклар бирелә бит. 

1

2

3

4


Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ | 07.10.2013
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»