07.10.2013 Икътисад
Кәрҗин тотып, уйлар уйладым
Кайлардан гына килеп керде шушы “куллану кәрҗине” дигән сүз. Түрәләр әйтүенчә, ул башка илләрдә дә бар. Безгә соңрак керде, чөнки совет чорында халыкның тормыш дәрәҗәсенә кагылышлы күп кенә мәгълүматлар сер итеп сакланган икән.
Безнең уйлавыбызча, монда хикмәт ниндидер “сер”дә генә түгел. Җәмгыять капиталистик үсеш чорына басты, ә капиталга корылган җәмгыятьтә социаль катлаулар барлыкка килүе табигый.
Элек халыкның күп өлеше бертөрле дәрәҗәдә яшәде. Ихтыяҗларыбыз да, таләпләр дә зур түгел иде. Заманалар үзгәрде шул, совет чорындагы “тигезләү сәясәте”н сүгә-сүгә, чуардан-чуар җәмгыять төзеп маташабыз. Әлеге чуарлыкта куллану кәрҗинендә ниләр буласын исәпләп җан асраучылар аерым урын алып тора.
Бер уйлаганда, “куллану кәрҗине” дигәннәре яман сүз түгел. Ул бару тик халыкның, аерым катлауларның социаль хәлен ачыклаучы индикатор сыман. Һәм анда җан асрар өчен ниләр булырга тиешлегенә биш елдан биш елга аныклык кертелә. Күптән түгел парламентыбызда “Татарстан Республикасында куллану кәрҗине турында” Закон кабул ителде. 3 октябрь көнне исә шул уңайдан матбугат конференциясе үткәрелде.Парламентның социаль сәясәт комитеты рәисе С.М.Захарова һәм икътисад министрының беренче урынбасары С.С.Сираҗиева Законга аңлатма һәм журналистларның сорауларына җавап бирде.
Кәрҗин ничек туплана?
Куллану кәрҗинен социаль вәзгыятьне ачыклаучы, халыкның тормыш дәрәҗәсен билгеләүче индикатор белән чагыштырган идем бит әле. Беренчедән, С.Сираҗиева әйтүенчә, әлеге кәрҗиндә ниләр булырга тиешлеген, асылда, Россия Фәннәр академиясенең Туклану фәнни-тикшеренү институты белгечләре ачыклый. Инде килеп, төрле белгечләрдән, шулай ук депутатлардан эш төркеме төзелә. Куллану кәрҗинендәге “нигъмәтләр” төрле җирдә төрлечә. Климат шартларына, халыкның традицияләренә, яшәү рәвешенә карап, Россия 10 зонага бүленә һәм Татарстан сигезенче зонага керә икән. Без матбугат конференциясе уздыручылардан: “Куллану кәрҗиненә мохтаҗлар бездә ничә һәм бу санны хәерчеләр саны белән тәңгәл дип атап буламы?” – дип сораган идек. Андый сан юк, диделәр. Шулай да социаль яклауга мохтаҗлар санын чамаларга мөмкин.
Кәрҗин кемнәргә кирәк?
Социаль яклауга мохтаҗлар өч төркемгә бүленә: хезмәткә яраклы кешеләр, пенсионерлар, балалар. С.Захарова әйтүенчә, ел башыннан сентябрьгә хәтле вакыт эчендә пенсионерлар 6 мең 600 кешегә арткан. Хәзер алар 1 млн 661 кеше, ягъни халыкның 28 проценты чамасы. Моңа хезмәткә яраклы булып та беркая да эшләмәүчеләрне, аз керемле гаиләләрне һәм балаларны кушсаң, шактый халык җыела икән бит.
Нинди үзгәрешләр бар
С.Захарова әйтүенчә, яңа законда язылганча, аксымга бай ашамлыклар һәм ит ризыклары күләме арткан. Мәсәлән, моннан 5 ел элек 1 пенсионерга елына 32 кг ит туры килсә, хәзер – 54 кг. Яшелчә, җиләк-җимеш куллану да арткан. Кызыксынган кеше өчен тагын берничә сан китерәм. Яңа Законда язылганча, бер пенсионерның куллану кәрҗинендә бер елга 200 күкәй, 70 кг бәрәңге, 10 кг үсемлек мае, маргарин һәм башка майлар, 103,4 кг икмәк продукциясе, 21,2 кг шикәр һәм кондитер ризыклары булачак. Ә инде хезмәт күрсәтү ашамлыклар бәясенең 55 процентын тәшкил итә. Куллану кәрҗиненә бәйле рәвештә пенсионерларга яшәү минимумы чыгарыла. 2014 елга ул 5912 сум диелгән. Тагын бер нәрсәгә игътибар итик: пенсия яшәү минимумыннан ким булмаска тиеш.
Бөтен ышаныч дәүләттә, әмма...
Башта ук әйткәнемчә, куллану кәрҗине ул – һәр адәм баласы Законда күрсәтелгән килограммнан артык ашый алмый дигән сүз түгел. Бу – халыкның тормыш дәрәҗәсенә ишарә. Шушы дәрәҗәдән чыгып, без бюджетның “социаль йөзле” икәнен әйтеп горурланабыз һәм халыкны дәүләт ярдәменә өметләндерәбез.
Әйе, дәүләт төрле социаль катлауларга ярдәм кулы сузарга мәҗбүр. Мәсәлән, халыкны социаль яклау турындагы Татарстан Законы нигезендә хезмәт ветераннарына, тыл хезмәткәрләренә, Татарстан дәүләт бүләге алганнарга, сәяси репрессия корбаннарына айлык түләүләр (361 сумнан 539 сумга кадәр), торак-коммуналь хезмәт күрсәткән өчен 50 һәм 100 процент субсидия-ташламалар, бушлай теш протезлары кую, колак аппаратлары бирү һ.б. каралган. Татарстан Министрлар Кабинеты карары нигезендә пенсионерларга юл чыгымнары өчен аена 361 сум акча бирелә. С.Захарова әйтүенчә, өлкән яшьтәге гражданнар арасыннан 1040,2 мең кеше дәүләттән социаль ярдәм ала һәм 2013 елның 9 аенда бөтен түләүләр өчен 5,77 млрд сум акча бирелгән.
Шушы язганнардан чыгып, илдәге, аерым алганда Татарстандагы “тормыш кәртинкәсе”н күз алдына китерергә мөмкин. 3 млн 800 мең кеше яшәгән Татарстанда өлкән яшьтәге 1 миллионнан артык кеше социаль яклауга мохтаҗ. Моңа өлкән яшькә җитмәгән инвалидларны, балаларны да кертсәң, өч кешенең берсе дәүләт ярдәменә мохтаҗ дигән сүз. Ә дәүләт ярдәме ул – нәкъ куллану кәрҗине кебек: белгечләр үзләре үк әйткәнчә, “кешенең эшчәнлеген һәм яшәвен тәэмин итәрлек”, ягъни җан асрарлык кына булып чыга. Әле шуның өстенә кайбер җаваплы җитәкчеләр әйтүенчә, кеше үзенең пенсиясе һәм сәламәтлеге турында күбрәк үзе кайгыртырга тиеш. Әле мин уйлап торам: әлеге сүзләр юкка гына әйтелмидер. Россия картая, пенсионерлар, ярдәмгә мохтаҗ кешеләр саны арта. Бу – хакимияткә өстәмә йөк һәм җитәкчелек, әлеге йөкне җиңеләйтү өчен, ниндидер чаралар күрергә тиеш була.