03.10.2013 Мәгариф
Беренче дәрес (Сораштыру)
Укучы беренче тапкыр мәктәпкә баруын онытмаган кебек, укытучының да беренче дәресе беркайчан истән чыкмыйдыр ул. Бернинди тәҗрибәсез килеш укучылар каршына килеп баскан педагоглар нинди хисләр кичерә? Аларның тәүге дәресләре ничек үткән?
Әнвәр Хуҗиәхмәтов, КФУның педагогика кафедрасы мөдире:
– Хезмәт стажым Спас районының Яңа Рәҗәп мәктәбендә тарих укытучысы буларак башланып китте. Беренче дәресем 8 сыйныфта узды. Туган як тарихына багышланган иде ул. Болгар җиренең тарихы бик бай. Яшь укытучы булуымны күреп, балалар башта бераз шаярып алганнар иде, аннан тып-тын булдылар. Дәрестән соң аларны автобус белән Шәмсуар шәһәрчегенә алып киттек. Анда хәрабәләр турында сөйләдем. Мин шәкертләремә беренче дәресне ирекле рәвештә укытырга кушам. Беренче дәреснең традицион булуы баланың гайрәтен чигерергә мөмкин.
Гөлназ Мирхәлилова, ТНВ каналы журналисты:
– 1997 ел иде ул. Институтны тәмамлагач, Казандагы 86 нчы мәктәпкә эшкә килдем. Мине иң шук дип саналган 8В сыйныфы җитәкчесе итеп билгеләделәр. Рус телле балаларга татар теле укытырга. Укучылар мин кергәнче, акбурны яшереп куйганнар. Ул вакытта аңа кытлык иде. Сумкадан мич агарта торган акшар кисәген чыгаргач, укучыларның күзе шар булды. Акшар кисәге дәресне өзәргә юл куймады.
Энҗе Гаязова, 175 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы:
– Арча педагогия көллиятен тәмамлагач, башкалабыздагы 120 нче мәктәпкә эшкә урнаштым. Ул вакытта миңа 19 яшь кенә иде. Дәрескә завучыбыз Талия Гәрәева кереп, теләкләрен теләде. Шул вакытта мин күзләрен мөлдерәтеп карап утырган гөнаһсыз сабыйларга карап елап җибәрдем. Укыта алырмынмы икән дип каушап калдым. Талия Гыйләҗевна исә 16 яшьтә үк укытучылык эшенә керешкән булган икән. Киңәшләре белән мине рухландырып җибәрде. Ул вакытта балалар мәктәпкә хәзерге кебек әзерлекле кермиләр иде. Аннан югары белем үзләштердем. Шул ук укучыларымда әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләдем.
Ләйсән Зиннәтуллина, инглиз теле укытучысы:
– Шәһәрдә беренче дәресем 127 нче мәктәптә узды. Елмаеп, көлеп кергәч, авыр булмады, “чп”ларсыз үтте. Авылда исә Кече Болгаер мәктәбендә үткәрдем. Авыл балалары игътибарлырак дияр идем. Мин үземнең ул вакытта нинди кием кигәнемне онытканмын инде. Укучыларым, Сез алсу кофта, көлсу юбка кигән идегез дип, беренче дәресемне искә төшерделәр.
Риман Гыйлемханов, журналист:
– Укытучы буларак хезмәт юлымны Азнакай районы Зур Сукаеш мәктәбендә башладым. Күңелдә кырык төрле уй. Педагог тәҗрибәм юк. Баштарак оялуымны җиңә алмадым. Балалар, нинди укытучы икән бу дип, күзләрен тәгәрәтеп карап торалар. Укучылар миңа зур өметләр баглыйлар, аларның ышанычын аклый алырмынмы икән дигән уй күңелне бимазалап торды. Анда бер ел татар теле һәм әдәбияты укыттым. Балаларга үз тиңем итеп карарга тырыштым. Шуның файдасы барлыгын әле дә сизәм. Укучыларым онытмыйлар: кунакка чакыралар, кайберләре белән сөйләшеп туя алмыйбыз. Бер генә ел укытсам да, гомеремнең иң якты истәлеге булып саклана ул чаклар. Укытучы һөнәренең бик авыр икәнлеген аңладым һәм минем өчен гомерлек һөнәр түгел икән дигән нәтиҗәгә килдем.
Ким Шакиров, галим:
– Аспирантураны тәмамлагач, Башкортстанның Бөре шәһәрендәге педагогика университетында математика фәнен укытырга керештем. Бик яшь идем. Студентлар ничектер шикләнеп карый кебек тоелды. Беренче булып анда программалы укыту алымнарын кертеп җибәрдем. Обкомнан комиссия килгәч, мине мактадылар.
Рафис Шәймәрданов, Сургут дәүләт педагогика университеты галиме:
– Мин Зәй районының Кадер мәктәбендә 4 нче сыйныфларда тарих укыттым. Үзем – математика, физика фәннәре укытучысы. Директор тәкъдим иткәч, риза булдым, башка җиргә китәсе килмәде. Мәктәптә тарихны яхшы укыган идем. Беренче айларда төннәрен йокламыйча өйрәндем. Сыйныфта 39 бала. Аларга барысы да кызык, укытучы абыйлары да. Шул арада үзара төрткәлешеп тә алалар. Соңыннан тынычландылар.