поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
01.10.2013 Җәмгыять

Җирсенү - сагыну ул (Яшьлегем хатирәләре)

Үткән гасырның 80нче еллары башында булды бу хәл. Мин беренче инфарктымны кичергән идем инде. Санаторийларга түләүсез юлламалар ала башладым. Бу юлы Кисловодскида дәваланып кайтуым иде. Мәскәүдә поездыбыз алышына, билетлар яңартыла.

Иртән үк билетымны компостер аша уздырдым да көннең буена таксидан таксига, метродан трамвайга күчеп утырып башкаланы гиздем. Хатыныма, балаларыма бүләкләр алдым, зур кибетләрне, урамнарны күреп хозурландым, иң соңыннан Кремльгә сәяхәт кылдым.

Төн урталарында гына Казан вокзалының зур залына кайтып, биштәремне сул култыгым астына җайлап эскәмиягә утырдым. Бик арыган идем: күзләрем ирексездән йомыла башладылар. Вакыт-вакыт йокыга китеп алам, аннан уянам да залдагы ыгы-зыгыны күзәтәм, тагын йокыга талам. Ниһаять, каты йоклап киткәнмен...

Җилкәмә кемнеңдер кагылганын тоеп, күзләремне ачсам, алдымда кара киемнән бер дәү кеше басып тора.

- Извините, пожалуйста, - ди бу, минем битемә иелеп, - вы - Нурмухаметов?!

- Да... - дим, мин гаҗәпләнеп.

- Вы служили в Кронштадте?

- Да.

- А я Николай. Здравствуйте!

Кронштадт.... Николай? Яшен тизлеге белән башымда уйлар чуала. Кронштадт... Николай... кайдадыр тирәннән җылы хисләр туа. Әмма, ләкин...

- Я вам объясню, - ди Николай, муенымнан кочып.

1954 елның язы. Кронштадт. Советлар Союзы хәрби флотының 6 нчы белем алу үзәге. Штат йорты.

Төн буена салкын карлы яңгыр яуды. Ә менә көндез аязучан болытлы һава, явым-төшем юк.

Проходнойны узып, штаб йортына керүгә, ишектән ерак түгел, чемодан өстендә өр-яңа флот киемендә бер малай утыра. Шинель чабуларын каптырган сары сәдәпләр, кысып билен буган каеш тәңкәсе төссез соры һавада да ялтырап узган-барганның игътибарын җәлеп итеп торалар. Җитмәсә, малай үзе дә һәр үтеп баручы офицерны торып, басып каршы ала һәм озатып кала. Янына мин килеп туктагач та торып басты.

- Кайдан килдең син монда, морячок? - дип сорадым мин аңардан.

- Ленинградтан, - диде ул, урынында таптанып.

- Монда кемне көтәсең?

- Матрослар алып килделәр...

Малай өшегән, калтырана, аякларын алыштырып таптана. Көн аязучан болытлы булып, явым-төшем көтелмәсә дә, һава дымлылыгы бик югары, салкынча җил дә исеп тора.

- Дядя, где здесь можно поесть, я есть хочу, - диде ул көтмәгәндә һәм ялварулы күзләрен миңа текәде.

- Кая киттеләр соң сине бирегә алып килүче матрослар?

- Менә шушында кереп киттеләр, - диде ул каршындагы ике катлы штаб бинасына күрсәтеп.

- Әйдә минем белән.

Мин аны ияртеп якындагы “Корал” мәктәбенең камбузына алып киттем.

Анда минем якын дустым Арча егете Равилев кок булып хезмәт итә. Туган илен бик сагына, Арча җирлеген мактап саташа иде ул. Малайны ашау-эчү залында калдырып, дустым янына кухняга кердем.

- Бер егетне тәмле генә сыйла әле, - дим үзенә.

- Нинди егет тагын, кайдан? - дип кырыс кына йөземә карап алды бу.

- Арчадан инде, - дим сагаеп кына.

- Кит аннан, үзеннәнме?! Шаяртмыйсыңмы?

- Юк, юк. Шаяртмыйм. Әнә залда утыра ул. Тик син башта ашамлык ал, аннары аның янына чыгарсың.

Равилев шулай эшләде дә. Хәйләм ачылгач, дустым уфылдап, утыргычка ауды. Нишлисең бит, биредә бишенче елын хезмәт итә инде ул, туган ягын сагынуы чиктән ашкан, туганнарын төшендә күреп изалана.

Без ашап-эчеп кайтканда, Коляны калдырып киткән урында зур борчулы кыяфәттә тирә-якны күзәтеп, шул ике матрос басып тора иде. Алар безне күрүгә, малайга ябырылдылар: урынын ташлап киткән өчен битәрли башладылар. Болар аны озата килүчеләр икән. Крепость штабына барырга кирәк булган, бирегә ялгыш кергәннәр. Хәзер инде юлламадагы адрес буенча аларны бер старшина озата барачак, шуны көтәләр икән.

Саубуллашып, Николайның кулын кыстым да штабның икенче катындагы эш урыныма менеп киттем. Кизү торучы матрослар, коридорда ук каршы алып, командир сезне көтә, диделәр.

Ишектән кереп күренүем булды, ул:

- Йорттагы юнганы күрдеңме? - дип сорады.

- Юнгамыни ул? Аның козыркасында лентасы юк бит.

- Булыр? Тыңла мине.

Һәм ул ниндидер сәер тавыш белән миңа үзенең күрсәтмәләрен бирә башлады: малайны крепость штабына алып барырга, адмирал белән таныштырырга һәм ул билгеләгән корабльгә озатып ук куярга. Корабль командирының исем-фамилиясен дә белеп кайт, - диде ул сүзен тәмамлап.

Крепость штабында юнга Николай Федоренко инде теркәлгән һәм аның кайда хезмәт итәсе дә билгеләнгән булып чыкты. Билгеләмә кәгазьләрен алгач, мин һәм Николай озата килүче матрослар белән саубуллаштык та эчке рейдка юл тоттык.

Мондагы пирска борыннарын төртеп тезелеп баскан хәрби корабльләрне күреп алгач, юлдашымның шатлыгы күккә ашты. Чынлап та, соры томанлы һавада мачталарын күккә терәп, су өстендә салмак кына тибрәнеп утырган зур корыч корылмалар бу минутларда күңелне кузгатырлык иделәр шул.

Үзебезгә кирәкле Т-441 санлы базовый тральщикны без тиз таптык. Аның зур итеп язылган саннары ерактан күренәләр иде. Алхәбәр монда да бездән алдан килеп җиткән: боцман безне траптан ук каршы алып, командир каютасына кадәр озата барды.

Николайны корабльдә калдырып киткәндә, кочаклашып аерылыштык. Бер көн эчендә дуслашканбыз, җаннарыбыз охшашлык тапкан икән ич. Ул мине әлеге трап янына кадәр озата чыкты, билемнән кочып, миңа елышты да кабат-кабат:

- Дядя, приходи ко мне, ладно, - дип ялварды.

Берничә мәртәбә бардым мин аның янына. Беренче баруым хәтеремдә аеруча уелып калган.

Хәрби диңгез флоты көне бәйрәме алдыннан җитәкчебез җибәрде, кулыма зур пакет белән күчтәнәч тоттырды да: “Бәйрәм белән котлап кайт үзен, миннән дә зур сәлам әйт, корабль командирын күрә алсаң, аңа да сәламемне тапшыр”, - диде.

Матур кояшлы көн иде. Июльнең соңгы шимбәсе. Иртәгә Хәрби флот көне. Бар галәмнең, бар табигатьнең нурланып, балкып уңыш туплаган чоры.

Кронштадт урамнары сабынлап юган кебек чиста, йортлар, диварлар тантаналы транспарантлар, шигарьләр белән бизәлгән. Өйләр, капкалар өстендә кызыл әләмнәр җилферди, һавада дәртле музыка яңгырый. Диңгез ярына якынлашкан саен бәйрәм тәэсире тагын да көчәя төшә. Дистәләгән рәтләргә төзелеп баскан куәтле корыч корабльләрне күргәч, күңел дулкынлана башлый, горурлык хисе арта. Шул күренешләр эчендә мин Николайның язмышын фаразлыйм, һәм ул миңа җиңел дә, уңышлы да, бәхетле дә булыр кебек тоела.

Траптан төшеп кизү торучы матрос алдына килеп бастым. Ул үз чиратында дежурный офицерга шалтыратып, рөхсәт сорады.

Башымны күтәреп карасам, кулларын җәеп, исемемне кабатлый-кабатлый каршыма Николай очып килә. Килеп җитүгә билемнән кочып алды, битемә карап нәрсәдер әйтмәкче генә иде, команда яңгырады.

- Отставить, юнга!

Үзәк башня янында боцман басып тора икән, команданы ул бирде. Юнга кулларын билемнән бушатты да, бер адым артка чигенеп, смирнога басты.

- Как должны здороваться военные моряки?!

- Здравья желаю, товарищ старшина! Чыңлап чыккан бала тавышы һаваны тетрәтте.

- Молодец! Продолжай встречу!

Юнганың җавабыннан боцман бик тә канәгать булды булса кирәк, чөнки минем белән күрешкәндә йөзендә өстенлек һәм тәкәбберлек төсмерләре ялтырап ята иде.

Бер мизгел вакыт эчендә булып алган бу күренеш минем күңелемдә тирән бер каршылык тудырды. Авыр кыенлык кичереп, бермәл Николайның йөзенә карап тордым, анда да шундый ук кыенсыну, җәберсенү күренә иде. Килгәндә уйлаган уйларым шунда ук җилгә очтылар.

Бала гына бит әле ул, бала гына, дип сызланды күңел.

Кайткач, бар күргәннәремне җитәкчемә сөйләп бирдем. “Бала гына бит әле ул”, - дип башымдагы уемны кабатладым. Бераз көрсенеп торгач, ул тирән генә сулады да үзенең фикерен әйтте.

- Воспитание никому не дается легко. Не забывай о нем, также периодически докладывай мне, - диде ул.

Октябрь бәйрәме алдыннан Николай безгә килде. Мин аны проходнойдан каршы алдым. Кабинетыма алып кереп чишендердем дә түбәләре түшәмгә тиеп торган зур тимер сандыклар арасындагы утыргычта урын күрсәттем. Ачык яшел төскә буялган зур сейфлар арасына кереп утыргач, юнга яшел үлән арасында яңа гына аткан зәңгәр чәчәк таҗына охшап киткәндәй тоелды. Зур зәңгәр күзләре, зәңгәрле-аклы парадка кия торган матрос формасына төренгән алсу йөзе аның бүлмәгә чынлап та бәхет, шатлык рухы өстәде. Сокланып аңа бераз карап торганнан соң, җитәкчемә хәбәр итәргә ашыктым.

- Син шунда бераз утыр, мин тиз генә әйләнеп керим әле, - дип бүлмәдән чыгып киттем.

Бераздан без аның белән бергә начальник кабинетына кердек. Николай “смирно” басып исәнләште:

- Здравья желаю, товарищ капитан I ранга?!.

Гадәттә җитәкчем мондый очракта “Вольно” командасы бирә һәм кул биреп күрешә торган иде. Ә монда ул өстәл артыннан торып чыкты да юнга каршына килеп смирно басты:

- Капитан I ранга Владимиров Иван Николаевич, бывший юнга эскадронного миноносца Балтийского флота, - диде ул олы тавышы белән һәм иелеп Николайның кулларын көчле кулларына алып кысты. Аннары малайның җилкәләренә кагылды, инде күтәреп тә ала дисәм, күтәреп алмады, кинәт чигенеп китте дә тәрәзәгә таба борылды.

- Вы тоже юнгой были!? Яңгырап чыккан бала тавышы бүлмәне тетрәтте.

- Да. Я тоже юнга образца 1910 года...

Гаҗәпләнеп нурга күмелгән Николай урыныннан кузгалып Иван Николаевичка атлады, ләкин бер-ике адым ясауга, икеләнеп, туктап калды.

Безнең күрешеп аралашу озакка бармады. Шушы ук елны кышка кергәндә, 993нче хәрби тральщиклар бригадасы көнбатышка, Латвия Республикасының Лиспая шәһәренә күчерелде. Алар белән Николай да китеп барды.

Менә нәкъ Николай мине Мәскәүдә Казан вокзалының зур залында тапты да инде. Миннән күпкә биек, йөземә иелеп карый да, сул кулын муенымнан алмыйча, әледән-әле күкрәгенә кыса. Үзе ашыгып-ашыгып сөйли, карасам, елый да икән әле: бит алмалары буйлап ике көмеш ялтыравыклы сызыклар иреннәрен һәм ияген чылатып өлгергән.

- Ты что, Николай! - дим, чиксез гаҗәпләнеп.

- Вы не все знаете, - ди ул һәм тагын-тагын башымны күкрәгенә кыса, аның авызыннан чыккан кайнар сулышы битемә кагыла.

Бераздан ул тынычлана төште кебек, кинәт сәгатенә карап алды да урыныннан торып ук басты.

- Я на несколько минут оставлю Вас, но вы будьте здесь, никуда не уходите, я вернусь, - диде дә ашыгып зур адымнар белән залдан чыгып китте. Озак та үтмәде, куенына катыргы кәгазь белән чорналган зур төргәк кыстырып килеп тә керде.

- Это Вам..! Вашей семье от меня, от бывшего юнги-матроса Краснознаменного Балтийского флота.

- Что это?

- Это рыба. Копченая рыба. Но я очень спешу. Мой состав уже трогается. Я Вам напишу письмо. Я Вам все напишу! Прощайте!

Николай як-ягына каранып чигенә башлады. Мин тагын аның битендәге көмеш сызыклар ялтыраганын күреп алдым, ә ул кискен борылды да ишектән чыгып күздән югалды.

Кулымдагы төргәгемне эскәмиядә яткан биштәрем астына тыктым да Николай артыннан йөгердем. Перронда көндезге кебек якты, пар чыгарып юлга чыгарга әзер составлар берничә иде. Берсе инде кузгалган да янымнан аккан су кебек узып бара. Мин шунда таба борылып карадым.

- Я вам обязательно напишу, только, пожалуйста, ответьте. До свидания. Вы для меня очень дорогой человек! - дигән сүзләр ишетелде.

Алдымнан узып барган ап-ак төскә буялган рефрижератор вагонының ачык ишегеннән килә иде бу тавыш. Шул секундта ук подножканың югары баскычында кулларын җәеп, култыксаларга тотынган Николайның үзен күреп алдым. Сүз белән җавап биреп өлгерә алмадым, тамагыма төер тыгыла. Кулларымны кучушлап күтәрәм дә болгый-болгый аны озатып калам.

Берничә секундтан поезд күздән югалды. Тәнемдә кинәт хәлсезлек, бушлык тойдым. Бераз торганнан соң, борылып вокзал бинасына таба атладым. Шул чакта кояш чыкты да шунда ук болытлар арасына кереп югалды кебек тоелды миңа.

Равил НУРМӨХӘММӘТОВ, 85 яшьлек хезмәт ветераны.
Денис авылы, Шенталы районы.

 


Равил НУРМӨХӘММӘТОВ
Бердәмлек
№ | 28.09.2013
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»