поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
29.09.2013 Җәмгыять

Заман белән бергә чапканда... яки Аборттан кеше үтерүгә таба йөгереш

Күптән түгел Арчада тагын яңа туган баланың үтерелүе турында хәбәр таралды. Бу инде – районда икенче очрак. Башка төбәкләрдә дә аналар вәхшилеге әледән-әле кабатланып тора. Җәмәгатьчелекне, билгеле, мондый хәбәрләр тетрәндерә, борчый.

Район газетасы журналисты да вакыйга уңаеннан проблемалы мәкалә язган: мондый фаҗи­га­ләрне ничек булдырмый калып була дигән урынлы сорау куйган, сорауга җавап эзләп, белгечләргә мөрәҗәгать иткән. Белгечләрнең берсе – урта мәктәп психологы – гаепне кияүгә чыкмый гына бала тапкан кызның әти-әнисенә аударган: “Совет чорында тәрбияләнгән ата-ана заман белән бергә атлаучы баласына искечә карашта, алар үзләрен бүгенге яшь кеше урынына куеп карый алмый...” – дип җа­вап биргән, ягъни әти-әниләрнең азгынлыкка кырыс карашта булуы үзе инде әни булырга ашыккан баланы куркыткан һәм аны вәх­ши­леккә этәргән. Бала үстерүче һәм балалар тәрбияләүче психологның фикере әти-әниләрне ирекле тормышка күнеккән балаларны тыймаска, ә үзләрен дә заман белән бергә атларга чакыра. “Заман белән бергә атлау” дигәндә җенси тотнаксызлык, традицион әхлак кагыйдәләрен санга сукмый яшәү, без яшәгән либераль җәмгыятьнең шәхес иреге принцибын берсүзсез кабул итү ята. Тик менә яңа туган нарасыйларны бугазлаучы вәхши аналарның байтагы инде үзләре егерме яшькә кадәр җиткән балалар үстереп өлгергәннәр һәм бу аларга “заман белән бергә атларга” аз гына да комачауламаган: кайсылары ирләре бар өстенә зинадан балага узарга өлгергән, кайсылары ирсез килеш кенә, кулдан-кулга күчеп, ирекле яшәгәннәр һәм барысы да проблеманы бер төсле хәл иткән: яралып дөньяга килергә өлгергән сабыйларын йә томалаганнар, йә бәдрәф пычрагы белән агызганнар, яисә пычак белән бугазлаганнар... Кыскасы, кемнең фантазиясе ничек эшли, шулай тырышкан.

Мәктәп психологының сәер карашы булмаса, мин бу темага алынмас та идем. Тик бүген мәк­­т­әп тәрбиясе өлкәсенә дә либераль идеология тирән үтеп керә, балалар мәктәптә үк “заман белән бер­гә атларга” өйрәтелә, шуңа күрә эн­дәшми кала алмадым. Быел җәй көне Тwitter микроблогында һәм Instagram социаль челтәрендә Даша Сапко дигән 16 яшьлек кыз, кулына шәраб салынган бокал тотып, кыйммәтле Lexus маркалы автомобиль руле артына утырып төшкән фотосы астына: “Исерткеч белән үткәргән кич идеаль үтә” дигән язу элеп куйды. Ситуациянең сискән­дерә торган ягы – мэрның блоггерларга биргән җавабында. Сапко шул ук Twitterда: “Әйе... Кызым үсәргә ашыга, кайвакыт без теләгәнгә караганда тизрәк тә!” – дип язып куйды. Менә бу әти инде заман белән бергә чаба, мәктәп психологы куйган таләпләргә тулысынча җавап бирә, чөнки кызы, психолог сүзлә­ре белән әйт­сәк: “...ата-анадан куркып, үз эченә бик­ләнә...” торганнардан түгел.

Безнең заман алдыннан гадәт­тә Көнбатыш сәясәтчеләре йөге­рә. Шуларның идеологиясе кайвакыт бик нечкә алымнар яр­дәмендә, кайвакыт сәяси һәм икътисадый басым ясау аша да Рос­сиягә үтеп керә, акрынлап дөнья­га карашларны үзгәртә. Гомумән, Көнбатыш белән янәшә бара алмау ул – бик зур “комплекс”, “ис­кечә караш” булып санала. Мәктәп психологларын да, күрә­сең, педагогик вузларда һәм квалификация кү­тәрү курсларында “ком­плекс­лар”­дан азат булырга өйрә­тәләр.

Көнбатышның җитлеккән сәя­сәтче шәхесе ул кем соң? Либераль идеологияне кемнәр тудыра? 2012 елның маеннан 2013 елның июле­нә кадәр Британия парламенты депутатлары үзләренең эш урыннарындагы компьютерларны, порносайтларга керү өчен, 300 мең тапкыр файдаланганнар. Әле­ге парламентның вице-спи­керы, үзе­нең “зәңгәр” икәнен ачык­тан-ачык игълан иткән Найджел Эванс әле күптән түгел генә җенси характердагы күпсанлы җинаятьләре фаш ителгәч, отставкага китәргә мәҗ­бүр булды. Европада сәясәтне менә шундый “шә­хесләр” тормышка ашыра, заман­ның локомотивлары – менә шулар. Бүген алар гей-пропагандага каршы закон кабул иткән өчен Россиягә көчле басым ясыйлар.

Инде яңадан үтерелгән балалар темасына әйләнеп кайтыйк. Заманның “локомотив”лары бу мәсьәләгә ничек карый? Яңа туган баланы үтерү Россиянең Җинаять­­ләр кодексында да “өстенлекле үтерү”гә карый, ягъни аны алай кис­кен гаепләмиләр һәм җәзаның да (бирә калган очракта) иң җиңе­лен генә бирәләр. Берничә ел үтәр һәм аңа кагылышлы статьяны бө­тенләй Җинаятьләр кодексыннан алып ташларлар шикелле. Хәзер бит аборт ясаткан өчен берәүне дә җәзага тартмыйлар. Яңа туган сабыйны үтерү дә акрынлап аборт кебек бер процедурага әйләнеп калмагае. Автор бу юлларны язганда аз гына да арттырмый, чөнки сәясәтне билгеләүче Көнбатышта инде беренче адымнарны ясый башладылар. Бөекбританиядә чыга торган “Медицина этикасы” исем­ле журналда (Journal of Me­dical Ethics) (журналның исеменә генә игътибар итегез) “Постнаталь аборт. Балага яшәп тору кирәкме?” исемле мәкалә бастырыла. Авторлары Альберто Джиублини һәм Франческа Минерва – табиблар. Мәкаләнең төп идеясе – яңа туган балалар фактта шәхес түгел, шуңа күрә аларның әлегә яшәргә мораль хокуклары юк. Бәс, шулай булгач, әти-әниләрнең аларны кайбер очракларда үтерергә мөмкин­леге булырга тиеш. Бу идеягә каршы чыгучыларны журналның редакторы, профессор Джулиан Саву­лес­ки “либераль җәмгыять кыйм­мәтләренә каршы торучы фанатик­лар” дип атый. Авторлар бала үтерү мәсьәләсен бик җиңел хәл итәләр, үтерү түгел, ә постнаталь аборт дип атыйлар аны һәм абортлар рөхсәт ителгән барлык очрак­ларда да нарасыйларны үтерүне рөхсәт итәргә кирәк дигән фикер­дә торалар. Постнаталь аборт идеясе бүгенге Интернетта әле яңа табадан гына төшкән идея түгел, аны яклап язучы рус блоггерларын табу да кыенлык тудырмый. Идея Европада җиңәр, чөнки “заманча законнар” кабул итүнең технологиясе шундый: баштарак сискәндерә торган фикер игълан ителә дә, бераздан җәмәгатьчелек аңа күнегә, кабул итә башлый. Абортларны рөхсәт итү дә шулай тормышка ашырыла. Берзаман, эш үтерүдән дә калмас. Аборт белән үтерү арасында чынлыкта нинди аерма бар соң? Тегесенә күнеккәнне монысына да күнегерләр. Психологлар баштарак тырышыр инде, җәмә­гатьчелекне заманча яшәргә өй­рәтерләр.

Хәзерге тормыштагы бик аяныч тенденцияләр бу. Җәм­гы­ятьтә һаман да үсә баручы вәх­шилекне кабул итә алмаучыларга исә “экстремист-фанатик”лар статусы белән килешергә туры киләчәк. Хәзер инде күпчелекне баласын үтергән аналар турындагы хә­бәрләр дә бик әллә ни сискәндер­ми шикелле. 


Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ
Ватаным Татарстан
№ 157 | 29.09.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»