|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.09.2013 Мәдәният
Акбай янәдән Камал театры сәхнәсендә19, 20, 26 һәм 27 октябрь көннәрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Туфан Миңнуллинның “Авыл эте Акбай” спектакленең премьерасы көтелә. Режиссеры – Лилия Әхмәтова, рәссамы – Булат Ибраһимов. «Авыл эте Акбай» - һәркемгә таныш пьеса. Бу спектакльдә инде ничә буын балалар тәрбияләнде. Юлында күпме каршылыкларга очрап та, һәммәсен җиңеп чыга алган Акбай маҗаралары 80нче елларда бик популяр була. Балалар өчен куелган әлеге спектакльне легендарь дип атарга мөмкин. Режиссер Лилия Әхмәтова Туфан Миңнуллинның шушы пьесасына кабат әйләнеп кайта.
|
Иң күп укылган
|