|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.09.2013 Юмор
«Лилин» бабай васыятьләреВасил янәдән авыл Советы каршына килеп егылды. Елга бер мәртәбә егылмыйча калмый ул, тиле чөнки. Тик торганнан гына өянәге башлана. Фельдшер хатын шундук йөгереп килде: бер елый тиле, бер көлә. Диагнозы анык. Фельдшер: «Моны сручны калага озатырга кирәк, кая безнең авыл Советы?!» – дип шар ярды. Бераздан Җәүди дә күренде. Җәүди дигәннәре авыл Советы рәисе иде. Вак көдрә чәчле, пәһлеван гәүдәле. Бер сукканда ике кешене аудара, бер утырганда ике-өч яртыны «сындыра». Ул Рәсәй флагы кадалган бина каршында «Марсельеза» көйләп торган авыл җүләренә карап-карап торды да: – Ярар, апа, борчылма, мин аны иртәгә үк булнискә илтеп куярмын! – дип, фельдшер хатынны тынычландырды. – Ә бүген?! – Бер көндә ни була? – Тиледән ни дә көтәргә мөмкин... – Юк, бүген булмый! – дип кырт кисте рәис. – Туй, каенишне өйләндерәм. Атасына әйт: бүген мунча ягып, бик шәпләп юындырсын үзен. Өстенә яхшы кәчтүм-чалбар кидерсен, юлына акчасын кызганмасын! Шулай диген, яме... Туйдан таң алдында гына кайтты Җәүди. Шактый каты төшерде. Төшерерсең дә, каениш өйләнә бит! Тиле турында оныткан да иде ул, ләкин таң алдыннан ишек шакыдылар. Ишек төбендә әлеге дә баягы шул тиле Васил һәм аның аек акыллы атасы Гамил басып тора иде. Тилене шундый итеп киендергәннәр иде ки, хәтта танырлык та түгел. Рәис бер сүз дә дәшмәде, бары тик гарьлегеннән ыңгырашып кына куйды. Бу хәлендә ничек калага барыр соң ул? Куллар калтырый, күзләр ялтырый, янында басып торырлык түгел, бер чакрымнан сасы махмыр исе килә. Авылны чыккач ук, ГАИга эләгәчәк бит! Тик, вәгъдә биргәч, бармыйча ярамый шул. Бу шыр тиле, аның аек акыллы атасы һәм алардан да бигрәк авыл халкы аны дөрес аңламаска мөмкин. «Без авылдан чыккан чакта күтәрелде томаннар!» – дип җырлый торган иде рекрутлар. Томан булса ярар иде әле, күзгә күренмәс идең. Ә монда ялтырап кояш чыкты, күзгә төшеп интектерә. Җәүди бер дөньясын, бер янда утырган юлдашын сүгә-сүгә, иске «Волга»сын Казанга таба куды. Барган саен, тилегә булган ачуы артты гына. Җитмәсә, тегесе, авылны чыгып, берничә чакрым юл узгач ук, җырларга тотынды. Җыры да җыр түгел, Ленин турында. Мәктәптә ике генә ел укыган ул, ләкин юлбашчыга булган мәхәббәтне башлангыч сыйныф укытучылары аңа шактый уңышлы рәвештә сеңдереп калдырганнар: Бакчадагы алмагачның Тавышы юк дип тә әйтеп булмый каһәрнең, кайбер җырчыларны оныттырырлык итеп башкара. Кеше йә юләр, йә талантлы була, диләр бит. Ә Ходай аңа берсен дә кызганмаган! Тәрәзә ачтым, кояш төште, Казан юлын туры юл, диләр. Тик бара башласаң, борма юллар җитәрлек анда. Кеше шулай көйләнгән инде ул – гел турыдан кистерергә ярата! Тиле дә, шуны аңлаган сыман, шул темага сиптерә: Безнең авыл уртасында ГАИдан курыккан Җәүди, трассадан тайпылып, кала юлына урман аша гына чыгарга булды. Машина сикертмәле урман юлларын узганда шактый иза чикте, берничә җирдә батып та калды. Өченче көн яуган яңгыр суы кибеп тә җитмәгән, куе урман эченә кояш нурлары начар төшә шул. Хәер, Җәүди оста шофер, армиядә хезмәт иткәндә дә машина йөртте, һәм инде бу юлы да сынатмады – урман эченнән танк кебек бәреп чыкты, һәм билгеле ки, җыру да озак көттермәде: Кызарып кояш чыкканда, Идел аркылы чыгасы бар. Шунда паром йөри һәм анда инде ГАИ халкы мыжгып тора... Иделкәйгә төшәбез, Паром илә ГАИ постына якынлашкан саен, Җәүди котырына башлады. Җитмәсә, бу тиле дә, җырлаган булып, эчне пошырып бара. – Ыслушай, туктыйсыңмы син, юкмы? – дип акырды ул аңа. – Мин сине хәзер шунда төшереп калдырам да кире кайтып китәм! Ләкин тилекәй туктарга да уйламый: Сандугачлар сайрашалар – Ту-у-укта! – Җәүди, машинасын туктатып, Василның бугазына ябышты. Тиледә курку хисе юк, диләр. Ләкин дөрес нәрсә түгел икән ул, куркудан тиленең теле аңкавына ябышты һәм инде бөтенләй бернәрсә дәшмәс булды. Паромга кергәндә аны ГАИ – әле мыегы да чыгарга өлгермәгән яшь лейтенант туктатты. Аракы капмый, ришвәт алмый. Кулында – өрдерә торган аппарат. Җәүдигә ишарә ясап, ул аңа машинадан чыгарга кушты. Җәүди, куркудан, утыргычка сеңде. Шунда ул, үзе дә сизмәстән, тиленең касыгына төртте. – Җырла пажалысты, ә! Юл буе җырлап барган тилекәй киреләнә башлады. Әллә дөньяга ачуы чыккан, әллә илһамы качкан. Җәүди каты итеп аңа тагын бер кат төртте. Васил шунда гына җырлап җибәрде:
АХИР |
Иң күп укылган
|