поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
27.01.2009 Җәмгыять

ТАТАРЧА LINGVO СҮЗЛЕК ЧЫКТЫ

Дөньяның данлыклы “ABBYY” компаниясе яңа Lingvo электрон сүзлеген чыгарды. Монда 12 телдәге сүзлекләр кергән. Инглиз, испан, алман, итальян, кытай, төрек һ.б. телләр белән беррәттән татарчасы да бар. Ул “Мәрҗәни” фонды ярдәме белән чыгарылган. Ә төп эшне “Сәләт” фонды директоры, галим Җәүдәт Сөләйманов башкарган.

– Монда 12 телдәге 154 сүзлек кергән. Нигездә, урысча-инглизчә, французча-урысча һ.б. аңлатма, профессиональ, төзелеш, медицина, информатика өлкәләренә кагылышлы сүзлекләр кулланылган, – ди Җәүдәт әфәнде. – Электрон версиядәге татар теле өлешенә килгәндә, нигез итеп Тел, әдәбият, сәнгать институтының һәм Ф.Ганиевның “Русча-татарча сүзлек”ләре алынган. Әлегә ике сүзлек, киләчәктә “Мәгариф” нәшриятында чыкканнарын да кертергә ниятлибез.

 

Мондый сүзлекне булдыру өчен Татарстан дәүләте бюджетыннан аерым кешеләргә акча да бүлеп бирелгән иде. Ләкин, кызганычка каршы, әлегәчә әзер продукцияне күргәнем юк. Ә безнең “ABBYY” белән бергә эшләүнең уңай яклары күп. Бу компаниянең сүзлекләре кулланылышта булып, тикшеренүләр үткән, кирәклеген исбат итте. Алар арбасына утырып оттык кына.

 

Яңа электрон сүзлек нинди мөмкинлекләр бирә соң? Иң мөһиме – бу кул астында зур  китапханә дигән сүз. Татар сүзенең урыс теленә коры тәрҗемәсе генә бирелми монда. Нинди формада булуына карамастан, башка телләрдә аның тәрҗемәсен карарга мөмкин. Яңа электрон сүзлекнең бәясе – 2890 сум. Кибетләрдә аерым электрон сүзлекләр 300 сум чамасы тора. Ә бирегә 12 сүзлек кергән, өстәвенә лицензияле дә. Шуңа күрә бу диск арзанга чыга әле.

 

“Мәрҗәни” фонды ярдәме белән шулай ук Мәскәүдә балалар өчен татар халык әкиятләреннән торган аудиоҗыентык чыкты. Мең данәле ике дискка “Башмаклар”, “Әтәч белән төлке”, “Әхмәт”, “Гөлчәчәк” һ.б. әкиятләр һәм билгеле татар композицияләре тупланган.  Диск урыс телендә. Җыентыкның үзенчәлеге шунда: әкиятләрне милләте буенча татар булган танылган актерлар укый.  Әкиятчеләр – Сергей Шәкүров, Марат Бәшәров, Рената Литвинова, Алинә Сөләйманова. Ә әкиятләрне музыкаль яктан бизәүче – танылган баянчы Айдар Гайнуллин. Идея авторы – Мәскәүдә яшәүче билгеле нәшер Рөстәм Сөләйманов.

 

– Иң авыры артистларны туплау булды, чөнки барысының да графиклары бик тыгыз, – ди проект җитәкчесе Юлия Володина. – Ләкин аларның берсен дә озак күндерергә туры килмәде. Артистларның үзләренә дә эшләве кызык булды, күрәсең. Бу проект безнең нәшриятның имиджын күтәрү өчен дә,  акча каеру да түгел. Рөстәм Сөләйманов бу эше белән милли мәдәнияткә аз булса да өлеш кертү дип саный.

 

Аудиоҗыентык 200 сум тора. Шулай да, проект өстендә эшләүчеләр, сатылу авыр бара, ди. Алар моны әкиятләргә, бигрәк тә халык әкиятләренә кызыксыну кимү белән аңлата.

 


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ирек мәйданы
№ --- |
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»