поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
21.09.2013 Җәмгыять

Көзен чәчәк аткан алмагач

Балалар дәваханәсендә улыма прививка ясатырга дип чиратта утырабыз. Озак та узмады, безнең арттан ук диярлек биш яшьләр тирәсендәге малаен җитәкләгән өлкән яшьтәге мөселман апасы да чиратка кушылды. Буш урындыклар калмаганлыктан, ханымга урын тәкъдим иттем. Ул исә үз урынына малайны утыртмакчы булды. Тегесе «юк» дигәнне аңлатып баш чайкагач кына апа кеше рәхмәт әйтеп, үзе утырды.

– Менә нинди акыллы егет, дәү әнисенә урын бирә, – дип куйдым мин дә.

– Юк, дәү әнисе түгел, әнисе мин аның, – диде апа йомшак кына итеп.

– Гафу итегез, – дидем мин, уңайсызланып. Өлкән яшьтәге апаны әлеге малайның әниседер дип башыма да китермәгән идем.

– Аптырама, кызым, мин аңа өйрәнгән инде. Гел шулай төзәтергә туры килә. Аллаһы Тәгаләнең көтелмәгән зур бүләге шул бу безгә, – диде дә улын яратып үбеп алды. Үзе күңелемдә туган сорауга җавап та биреп өлгерде. – 26 яшьлек улыбыз бар инде. Монысы – төпчеге. 52 яшемдә алып кайттым баламны. Бер тапкыр да абортка барганым булмады. Андый гөнаһка керүдән Ходай сакласын! Олыгайган көнебездә «бу җирем авырта, теге төшем сызлап тора» дип уфтанып ятмас өчен насыйп булган җан җимешебез ул. Балалар бакчасына да бирмәдек, пенсиядә булгач, өйдә үзем генә тәрбиялим. Күкрәк сөтемне генә туйганчы рәхәтләнеп имезә алмадым. Улыма алты ай тулу белән үк сөтем бетте. Югыйсә олысын өч яшькә кадәр имезгән идем.
Апа белән рәхәтләнеп сөйләшәсе килсә дә, табиб янына да керер вакыт җиткән иде. Шулай итеп, әңгәмәбез ярты юлда өзелеп калды. Ә минем күңелдә язма язарлык оеткы салынган иде инде.

Әлеге очрашудан соң кая гына барсам да, өлкән яшьтәге әниләрне яки соңлап кына әни булырга җыенган ханымнарны эзләдем. Һәм... хатын-кызлар консультациясендә шундый бер ханым белән таныштык та. Динә Ленаровна да табиб янына бик тә четерекле сорау белән килгән булып чыкты. «42 яшь миңа. Бик тә бала табасым килә. Беренче ирем үлгәнгә өч ел була. Ике ай элек кенә бер ир-ат белән очраша башлаган идек. Яхшы, акыллы кеше. Күптән түгел генә хатыны белән аерылышканнар. Балалары юк. Үзе әйтүенчә, гаеп иптәшендә булган икән. Минем 20 яшьлек улым бар инде. Очрашып йөргән кешем белән мөнәсәбәтләребезне рәсмиләштерү турында сүз кузгаткан юк әлегә, әмма минем бала алып кайтып аны бик тә сөендерәсем килә.

– Гафу итегез, ул үзе бала әтисе булырга телиме соң? – дигән сорау «чыгып очканын» сизми дә калдым.

– Әлбәттә. Ул бик теләмәсә, мин мондый җитди адымга барыр идемме соң? Сәламәтлегемнән зарланганым юк, хатын-кыз авырулары да булмады. Менә хәзер табиб әйткән анализларны гына тапшырасы калды, – диде ул.

«Бала яшь организмда яралырга тиеш»

Аллаһы Тәгалә кемгә кайчан әни булырга язган бит! Ә менә медицина күзлегеннән караганда, әгәр хатын-кыз беренче баласын 35 яшьтән соң гына алып кайта икән, бу «соң бала табу» дип атала. Җир шарындагы хатын-кызларның 20 проценты нәкъ менә шул яшькә җиткәч кенә гаилә кору, балалар алып кайту турында уйлый башлый икән. 40 яшьләрен тутыргач кына иң дулкынландыргыч, иң татлы мизгелләр кичергән танылган экран йолдызларын гына санап китү дә җитә. Мисалга, Николь Кидман – 40 яшьтә, Сальма Хаек – 41дә, Маша Распутина – 48дә, Яна Рудковская 38 яшьтә әни булды. Хәер, әллә каян эзләп интегәсе дә юк. Андыйлар үзебезнең шоу-бизнеста да бар. Татарстанның атказанган артисты Резидә Шәрәфиева кызы Зөләйханы 40 яшендә алып кайтса, әле җәй көне генә әни булу шатлыгын татыган Алинә Шәрибҗанова да 35нең теге ягына чыккан ханым. Башка илләрдә әлеге күренеш гадәти саналса да, Россиядә бүгенгә кадәр табиблар, психологлар бу мәсьәләдәге карашлары буенча икегә бүленгән. Тик аңа карап кына хәл үзгәрми. Киресенчә, безнең илдә дә соңлап бала алып кайтучылар саны елдан-ел арта гына.

Бу хакта без ТРның атказанган, югары категорияле табибы Рәүфә Батталова белән дә сөйләштек.

– Рәүфә Галимҗановна, ни өчен кайбер хатын-кызлар бу адымга соңрак бара?

– Әлеге сорау күбесенчә җәмгыятьнең социаль ягына карый. Соңгы елларда безнең илдә бала табучы хатын-кызларның яше гомумән артка чигерелде.

Хатын-кызга бәби алып кайту өчен иң яхшы вакыт – 20-30 яшь. Мин моны тәгаен әйтә алам. Яшь организм – сәламәт һәм нык организм. Димәк, бу – сәламәт бала табу дигән сүз. Ләкин, кызганыч, яшьләр хатын-кызның иң төп бурычы гаиләне карау, бәбиләр алып кайту, аларны тәрбияләү икәнен онытып, беренче урынга карьера баскычыннан күтәрелүне куя. Бу турыда ныклап торып 30 яшьтән соң гына уйлый башлыйлар. Әмма инде ул вакытта сәламәтлек тә, организм да үзенекен итә. Аннан соң, икенчедән, баланың гомерен өзү – Аллаһы Тәгалә каршында зур гөнаһ. Шәригать кануннары буенча яшәүче ханымнар әлеге гөнаһка барудан тыелып кала. Әти-әниләре өлкән яшьтә булган мөселман гаиләләрендә сабыйлар тууны шуңа бәйләп аңлатабыз.

– 40 яшьтән соң бала табарга карар кылган хатын-кыз иң беренче чиратта нәрсәләргә игътибар итәргә тиеш?

– Бу бик тә җитди адымга барган хатын-кыз иң элек табиб-генетикка мөрәҗәгать итәргә тиеш. Барлык хроник авырулар нәкъ менә 30 яшьтән соң үзләрен сиздерә башлый. Хатын-кызның сәламәтлегенә тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр куллану, дөрес тукланмау, пычрак һава, стресслар, сәламәт булмаган тормыш рәвеше алып бару да зур йогынты ясый. Моннан тыш, 35 яшьтән узган хатын-кызлардан төрле характердагы җитди авырулары булган сабыйлар ешрак туа. Йөклелек чоры да яшь әниләр белән чагыштырганда авыррак уза. Алар кан басымы күтәрелү, анемия, кул-аяклары шешенү белән җәфалана. Хатын-кыз авырга калып, баласын күтәрә алмаска да мөмкин.

– Гел тискәре якларын гына күрәсе килми бит. Өлкән яшьтә бала алып кайту хатын-кызны тагын да чибәрләтеп җибәрә кебек.

– Кемдер гомере буе бала теләп тә, бу бәхетне өлкән яшьтә генә кичерергә мөмкин. Күптәнге хыялы тормышка ашкан хатын үзен бик бәхетле хис итә, кәефе күтәренке була, яшәреп китә. Аннан соң, 30 яшьтән соң беренче тапкыр әни булырга җыенган ханымнар әлеге адымга җитди әзерләнә. Ире белән берлектә кирәкле бөтен анализларны алдан ук тапшыралар, һәр нәрсәгә җитди карыйлар. Шулай да кабатлап әйтәм, шәхсән мин үзем бала яшь организмда яралырга тиеш дип саныйм. Һәрнәрсәгә билгеле бер вакыт кына бирелә.

* * *

Шушы урында язмама нокта куярга да булыр иде. Әмма авылга (Азнакай районы Беренче Май авылы) кунакка кайткач, урам тутырып уйнап йөргән малайлар арасында 5 яшьлек Ранисны күргәч, ирексездән елмаеп куйдым. Аны да бит әнисе Илгизә апа Нигъмәтуллина 40 яше тулгач кына алып кайтты! Гаиләдә өченче малай итеп. Хәзер әнә төпчекләре олы улының балалары белән велосипедта элдерә.

Минем корсаклы икәнемне белгәч, бөтен авыл «аякка басты» дисәң дә буладыр. Бу яшьтә бәби алып кайталармыни, диючеләр аз булмады. Акча, ана капиталы өчен тапты дип авыз чайкарга да чирканмадылар, – ди Илгизә апа, кызыксынып сораштыра башлагач. – Өченче балам булса да, планлаштырылган, теләп алынган улыбыз ул. Ирем дә бик теләде. Төпчеген аеруча ярата. Яшь вакытта ул да, мин дә бөтен тәмен белеп бетермәгәнбез икән. Йөклелек чорының бер авырлыгын да сизмәдем. Рәхәтләнеп, тәмен белеп кенә күтәрдем баламны. Бу чорда очраша торган проблемалар да булмады диярлек. Вак-төякләре турында уйларга авыл җирендә вакыты да юк инде аның. Улыбыз да, Аллага шөкер, сау-сәламәт – авырлыгы 4 кг, буе 53 см булып туды. Дөрес, кайвакыт әтисе белән «Ранис үсеп, борынына кызлар исе керә башласа, клубтан таякка таянып ничек алып кайтырбыз икән?» – дип көлешәбез анысы. Табибларның өлкән яшьтә бала табуны бик хупламаганнарын беләбез. Ләкин хатын-кыз үзен ышанычлы тота, янында ныклы терәге бар икән, нигә әле алып кайтмаска?!

Әниләр карт буламы?

Раузалия Тимербаева, Балтач районы, Алан авылы. Сигез ай элек 43 яшьтә алтынчы баласын тапкан:
– Бишенче балам белән алтынчысы арасында сигез ел аерма. Бу баланы табаргамы-юкмы дигән уй башыма да килеп карамады. Аллаһ биргән, җан иңдергән, ничек мин аңа кул салыйм? Улым 4200 граммлы булып дөньяга килде. Баладан соң бераз авырып алдым, ә бүген үземне күпкә яшь итеп тоям. Абый-апалары да энеләрен карарга булыша, Аллага шөкер, бүгенге көндә мин бик бәхетле ана. Баланың сау-сәламәт булып тууы яшькә генә дә карамыйдыр дигән фикердәмен, япь-яшь аналардан туган авыру балалар азмыни?

Фәнилә Кәримованы әнисе 42 яшьтә тапкан:
– Әни белән безнең туган көннәребез бер айда. Миңа 18 булганда аңа 60 тулды. Яшь аермасына игътибар иткәнем дә булмады, бу миңа ниндидер уңайсызлык тудырганын да белмим. Ә менә кыз туганнары булган кешеләргә гел көнләшеп карыйм. Әнигә әйтеп бетерергә теләмәгән иң эчке серләрне кыз туганым белән уртаклашасы килгән вакытлар була.

БДБ илләре буенча алсак, иң олы яшьтә бала табучы хатын-кыз Украинада яши. Валентина Подвербная 2011 елда 65 яшьтә кыз бала таба. Пенсионер ялгыз яши, ул кызын ясалма орлыкландыру юлы белән тапкан һәм моның өчен җиде ел буе пенсия акчасын туплап барган. Киң җәмәгатьчелек аның хыялын тормышка ашырган медицина үзәген тәнкыйтьли, чөнки «яшь ананы» үз акылында дип тә әйтеп булмый. Ул баласы янына бер кешене китерми, хәтта медицина хезмәткәрләрен дә. Рәсми булмаган чыганаклардан алынган мәгълүматларга караганда, олы яшьтә бала алып кайтырга теләк белдереп, медицина үзәкләренә мөрәҗәгать итүчеләр безнең Казаныбызда да юк түгел икән. Әлбәттә инде, сүз алтмыш яшьлекләр турында ук бармый. Шулай да бу теләк күп очракта вакытлы эмоцияләргә генә нигезләнгән була. Олыгаеп барган ханымнар бүген ана булырга әзер булулары турында хәбәр итсәләр, берничә көннән уйларыннан кире кайтып, балаларын хәтта төшерттерәләр дә, ди.

Зөлфия ХӘЛИУЛЛИНА 


Зөһрә САДЫЙКОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»