поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
16.09.2013 Җәмгыять

ХVIII гасырда Әлмәт төбәге һәм Әлмәт авылы тарихыннан (Әлмәт шәһәренә 60 ел)

Татарстанның нефть башкаласы булган Әлмәтнең ХVIII гасырның беренче яртысындагы тарихы республиканың көньяк-көнчыгышында нигез салынган дистәләгән авыллар язмышы белән охшаш.

Төбәктә ХVIII гасырда торак пунктлары барлыкка килү Көнчыгыш Чулман аръягына күченүләр белән бәйләнгән. Бу вакытка кадәр хәзерге Сарман районының көньягында утрак тормышлы халык даими яшәмәгән диярлек. Зәй, Шушма, Кичү елгалары буендагы мәйданнар 1630 елларга кадәр нугайларның көтүләре өчен җәйләү «коридоры» булып хезмәт иткән. Көннәр җылыта башлагач, алар көньякка, Каспий диңгезенә таба күченгәннәр. Нугайлар, көтүләр белән Иделнең сулъяк яры буйлап Чулманга таба хәрәкәт иткәндә, даими рәвештә рус дәүләтенең көньяктагы чик буе районнарына һөҗүм ясап торган. Шул сәбәпле биредә яшәү өчен тыныч шартлар булмаган. Ул вакытларда кешеләр яшәгән дип фаразласак та, алар, урман эчендәге кечкенә елга һәм инешләр буена урнашып, берничә гаиләдән торган кабиләләр берләшмәсен генә тәшкил иткән. Тыныч елларда зур елга үзәннәренә чыкканнар, тирә-юньдәге җир-суларны файдаланганнар, әмма төп тору урыннары – кышлаклары – үтеп керергә авыр караңгы урман эчендә яшеренгән.

Меңнәрчә кешеләрнең гомерләрен өзгән ваба афәтеннән соң көчсезләнеп калган нугайларны ХVII гасырның 30-40 нчы елларында Идел аръягы далаларына көнчыгыштан килгән калмыклар кысрыклаган. Әмма 1650 елларда калмыклар ирекле рәвештә рус дәүләте составына керә һәм Идел, Җаек елгаларының түбән агымнары буена урнаша. Нәтиҗәдә, Татарстанның көньяк-көнчыгышы Чулман аръягында яшәүче ыру-кабиләләрнең уртак биләмәсенә әверелә.

Бу җирләрнең беренче хуҗалары Уфа өязенең Казан даругасы Байлар һәм Юрма волостьларында яшәүчеләр булган дип фаразлана (хәзерге Татарс­танның Минзәлә һәм аңа чиктәш район җирләре). Мондый фикер ХVIII гасыр документларында теркәлгән Байлар һәм Юрма волостьларында яшәүчеләрнең әлеге территорияләрне вотчина, ягъни ата-бабалар җире дип үзләренә беркетергә омтылышларына нигезләнә. Әмма калмыкларның һөҗүм итү куркынычы сакланган шартларда, күрәсең, алар биредә даими рәвештә яшәмәгән, Дала Зәе елгасының югары агымында урнашкан җирләргә вакыты-вакыты белән килеп-китеп йөргәннәр.

ХVIII гасырның беренче дистә елларында хәзерге Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарын хуҗалык ягыннан үзләштерүдә тамырдан үзгәрешләр күзәтелә. Пётр I идарә иткән чорда гади халыктан акча җыюларның, салымнарның һәм төрле дәүләт йөкләмәләренең кинәт артуы нәтиҗәсендә, игенчеләрнең икътисади хәле кискен начарланып, бирегә Урта Идел буеннан крестьяннар күченә башлаган. Кагыйдә буларак, алар елга үзәннәре буена зур булмаган авылларга нигез салган. 1719 елгы беренче ревизия материалларында хәзерге Әлмәт районы җирләрендә Аппак, Баграж-Никольское, Бута, Югары Акташ, Добромыш, Зәй чишмәсе, Илтән-Бута, Күзкәй, Кече Баграж, Рус Акташы, Ямаш авыллары теркәлгән. Шулай итеп, Әлмәттән көнбатышка һәм төньяк-көнбатышка таба урнашкан җирләр ХVIII гасыр башында хуҗаларын тапкан.

Кайбер чыганаклар Әлмәт авылына 1710-1720 еллар аралыгында нигез салынган дип уйларга мөмкинлек бирә. 1840 елда сораштыру үткәргәндә, әлмәтлеләр хөкүмәт вәкилләренә авылның «121 ел элек», ягъни 1719 елда барлыкка килүе турында әйтәләр. Әлмәт авылында беренче ревизиянең халык санын исәпкә алу вакытында узганлыгы шик уятмый, әмма ул ниндидер сәбәпләр аркасында рәсми теркәлми калган. Бу авылга кадәр җан исәбен алучылар барып җитмәгән (махсус килмәгән булырга да мөмкин) яки авылда яшәүчеләр, Пётр Iнең 1719 елның 22 гыйнварында чыгарган әмере нигезендә, халык санын исәпкә алуга кертелми торган төркем вәкилләре булганнар (башкортлар, уфа татарлары, ясаклы инородецлар һ.б.).

Язма чыганакларда Әлмәт авылы беренче тапкыр Урал буенда яшәгән халыкларның 1735-1740 елларда бөтен Көнчыгыш Кама аръягын чолгап алган баш күтәрүенә бәйле вакыйгалар уңаеннан телгә алына. Ул чор документлары арасында Әлмәт исемле Нәдер волосте мулласының полковник И.Н.Татищевка баш күтәрүчеләрнең җыеннары, ниятләре һәм Нәдер волосте халкына алардан янаган куркыныч турындагы хаты сакланган. Хат 1735 елның 24 июнь көнне язылган һәм: «Бу хатны мин, Зәй ягындагы Әлмәт авылыннан Әлмәт мулла, яздым», – дигән сүзләр белән тәмамлана. Һичшиксез, документта сүз нәкъ менә Әлмәт авылы турында бара, чөнки бу вакыйгалардан алдарак та, соңрак та Дала Зәе елгасы һәм аның кушылдыклары буенда мондый исемле авыл теркәлмәгән.

Хат авторының исеме авыл ата­ма­сының килеп чыгышы турындагы серне дә ача. Көнчыгыш Чулман аръягы авыллары тарихында татар авылларының топонимнары аларга нигез салучы кеше исеменнән, рус авылларыныкы алпавыт исеменнән килеп чыкканлыгына шактый күп мисаллар китерергә мөмкин. Күрәсең, Әлмәт мулла белән дә шулай булган. ХVIII-ХIХ гасырларда Әлмәт авылының икенче исеме очраклы гына Әлмәт-мулла дип аталмагандыр. 1746 елгы халык санын алу вакытында, Әлмәт авылында 49 яшьлек (ягъни 1697 елда туган) Сәет угылы Әлмәт исемле бер генә кеше теркәлгән. 1735 елда, хат язган вакытта, аңа якынча 38 яшь, ә 1720 елда 23 яшь була, ягъни ул, туган җирләрен ташлап, яңа урында нигез корырга сәләтле яшьтә булган.

1740 елларда Әлмәт тормышында зур үзгәрешләр башлана. Аңа кадәр ун ел дәвамында Яңа Чулман аръягы чик буе хәрби ныгытмалар системасы төзелә. Әмма тиздән алар Самара һәм Җаек елгалары буенда төзелгән ныгытмалар карамагында кала һәм үзенә йөкләтелгән хәрби вазифаны үтәми башлый. Шулай да әлеге ныгытмалар Татарстанның көньяк районнарына кешеләр күченү өчен җирлек тудыра. 1731-1736 елларда чик буе ныгытмаларын торгызган вакытта, бирегә халык күпләп агыла, дистәләгән торак пунктлар барлыкка килә. Алар арасында Чирмешән елгасы буендагы Чирмешән ныгытмасы (хәзерге Чирмешән райо­нының Чирмешән авылы), Шушма елгасы буендагы Шушма (шул ук райондагы Шушма Крепосте авылы), Кичү елгасы буендагы Кичү фельдшанецлары (хәзерге Әлмәт районының Кичү авылында) бар. Бу авылларга ХVII гасырның 50 нче елларында төзелгән Иске Чулман аръягы чик буе хәрби ныгытмаларыннан (Иске Шушма, Яңа Шушма, Зәй һ.б.) күчерелгән йомышлы кешеләр нигез сала.

1730 елларның икенче яртысында хакимият Чулман аръягы җирләренә авыру яки яралану сәбәпле отставкага чыккан солдатларны һәм унтер-офицерларны күчерергә дигән карар чыгара. Бу планны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә, Яңа Чулман аръягы чик буе ныгытмаларыннан көньяк-көнчыгышта отставкадагы солдатларның Кече Бөгелмә, Бөгелмә, Куак һәм Печмән бистәләре барлыкка килә. Әмма Чулман аръягы киңлекләрен үзләштерер өчен, хәрбиләрнең күченүе генә җитмәгән. 1740 еллар башында Оренбург белән Казан, Мәскәү һәм Семберне тоташтыручы Яңа Мәскәү юлы (соңрак Казан тракты дип атала) салына башлый. Оренбург экспедициясе җитәкчелеге теләктәшлеге белән, салым түләүчеләргә ихтыяҗ булганлыктан, юл буйлары, беренче чиратта, крестьяннарга бирелә. Бу төбәкләргә Сембер, Пенза, Казан, Түбән Новгород, Касыйм һәм башка өязләрдән крестьяннар күчеп килгән. Аларны җәлеп итәр өчен, бер елдан алып өч елга кадәр төрле түләүләрдән һәм салымнардан азат итү кебек ташламалар каралган.

Әлеге чаралар үз ролен уйнаган, әлбәттә. 1743 елда Яңа Мәскәү юлы янәшәсендә 12 яңа авылга нигез салына. Күченеп килүчеләр хисабына юл буена урнашкан авылларда, шул исәптән Әлмәттә дә, халык саны арта. Икенче ревизия чоры документларында (1746 ел) биредә 62 ир-ат теркәлә, алар арасында Нугай даругасының Мишәтамак һәм Селәнгеш авылларыннан, Казан өязе Алат даругасының Ташкичү һәм Тазлар авылларыннан (хәзерге Татарстан Республикасының Питрәч һәм Арча районнары) килүчеләр дә булган.

1744 елда Оренбург губернасы оешу белән, Көнчыгыш Чулман аръягындагы авыллар билгеле бер админстратив үзәккә беркетелә. Башта алар 1720-1740 елларда патша хакимиятеннән Дала Зәе, Кичү, Шушма, Сок елгалары буенда киң җир биләмәләре алган башкорт старшинасы Нәдер Уразмәтов исеме белән аталган Нәдер волосте составында хисаплана. Күп кенә документларда волость Уфа өязе Казан даругасының бер кисәге итеп карала. 1740 елларда Оренбургтан алып Казан губернасы чигендәге Кичү фельдшанецына кадәрге Яңа Мәскәү юлы буендагы җирләр Оренбург өязенең бер өлешен тәшкил иткән Бөгелмә идарәчелеге составына кертелә. Яңа админстратив берәмлекнең үзәге – Бөгелмә бистәсе (булачак Бөгелмә шәһәре). 

Крестьяннарның күпләп агылуына карамастан, хакимият Яңа Мәскәү юлы буена халыкны күчерер өчен административ чаралар да күрә. 1747 елда бирегә Уфа өязеннән 1717 җан «качак­лар» дип аталган (ягъни Уфа өязенә башка җирләрдән качып килгән) ясак­лы крестьян күчерелә. Моннан тыш бирегә яңа чукынган авыллардан да халык килеп төпләнә. 1753 елда Яңа Мәскәү юлы буендагы авылларда 2964 җан ир-ат җенесендәге дәүләт крестьяннары хисаплана. Күчеп килүчеләрнең бер өлеше почта трактыннан ерак булмаган җирләргә төпләнә һәм аерым сословие формалаштыра. Ревизская сказка һәм башка рәсми документларда аларны «ям чабучы» яки «чемодан татарлар» дип атыйлар. Дәүләт алардан Яңа Мәскәү юлы буенча хакимият курьерларын һәм йөкләрен йөртүне тәэмин итү вазифаларын башкарта.

Юлның беренче схемасы Түбән Новгород полкы капитаны Ляхов тарафыннан 1751 елда төзелгән картада теркәлеп калган. Ул Нәдер Уразмәтов картасы буларак билгеле, чөнки, аның үтенече буенча, картада Нәдер волосте планы күрсәтелгән. Карта беренче мәртәбә Әлмәт авылы урнашу урынының билгеләнүе белән әһәмиятле, әмма ниндидер сәбәпләр аркасында ул «Махтама авылы» дип язылган. Капитан Ляховның хатасын картада, бүген дә шул төбәктәге Югары һәм Түбән Мактама авыллары һәм Махтама (Әлмәт) янәшәсендә генә урнашкан, 1950 елларда Әлмәт шәһәре составына кергән Бигәш авылы күрсәтелүе дәлилли. Алга таба бу төгәлсезлек төзәтелә һәм 1755 елда прапорщик Иван Красильников геодезиясе тарафыннан төзелгән «Оренбург губернасы атласы»ннан башлап 1950 елларга кадәрге барлык географик карталарда да Әлмәт (Әлмәт-мулла) топонимы күрсәтелә.

Яңа Мәскәү юлы салыну Чулман аръягы икътисадына уңай йогынты ясый. Төбәк тиз арада үсә башлый. Күченеп килгән халыкның (рус, татар, мишәр, чуваш, мари, удмурт, мордва) төп шөгыле игенчелек булган. Крестьяннар интенсив рәвештә Дала Зәе, Шушма, Кичү, Урсала елгалары буендагы уңдырышлы болын-тугайларны үзләштергән. Бу чорда хуҗалык эшләре өчен зур масштабларда урман кисү, мөгаен, юк дәрәҗәсендә була. Иң киң таралган игенчелек коралы сука булган, урыны белән (аеруча татарларда) авыр агач сабан файдаланылган. ХVIII гасырның икенче яртысыннан алып авыл хуҗалыгы продукцияләре, барыннан да бигрәк арыш, бодай үстерү төбәкнең икътисади нигезенә әверелә. 1764 елгы Оренбург губернасы канцеляриясе ведомостьларыннан Бөгелмә идарәчелегенең Яңа Мәскәү юлы буендагы авылларында 53 су һәм 74 чыгыр тегермәне теркәлә. Татар крестьяннары бу тегермәннәрдә тарткан икмәкне, нигездә, үзләренең ихтыяҗлары өчен тоткан. Кырыс табигать шартлары крестьян хуҗалыкларында төп иген культуралары буларак солы, арыш һәм борай чәчүне таләп итә. Үзләренә кулланырга зур булмаган күләмдә арпа, борчак, мәк һәм тары иккәннәр. Хуҗалык ихтыяҗлары өчен киндер үстерелгән. Аның орлыгыннан май ясалган, ә сабаклары бау үрү өчен яраган. Шул чордагы чыганакларга караганда, ХVIII гасыр азагына уртача һәрбер ун елның бары тик ике елында гына иген мул уңган.

ХVIII гасыр башында тау сәнәгате заводлары барлыкка килү төбәк хуҗалыгы тормышында мөһим вакыйга булып тора. Тау заводлары төзелүнең иң актив вакыты 1750-1760 елларга туры килә. Бу дәвердә Бөгелмә идарәчелеге территориясендәге Кичү елгасы буенда (хәзерге Әлмәт районының Кичү авылы янында) Сембер сәүдәгәре Г.И.Глазов тарафыннан Богословски бакыр эретү заводы төзелә. Ул завод өчен җирне 1756 елның июнендә Нәдер волосте Иске Нәдер авылы татарларыннан сатып ала. Сәнәгать оешмасы 1759 елның февраленнән эшли башлый, аның 4 миче уңышлы елларда 1100 потка кадәр бакыр эретә алган. Завод карамагында күп санда рудниклар һәм приискалар урнаша. Анда Глазовларның крепостной крестьяннары һәм ирекле ялланган кешеләр тир түккән. 1768 елда заводта – 266, 1815 елда – 263, 1850 елда 455 ир-ат эшләве мәгълүм.

Тау заводлары үсешенә бәйле күп кенә тармаклар алга киткән. Хуҗалык ихтыяҗлары өчен күпләп урман кисү башланган. Агач күмере бакыр эретү мичләре өчен төп ягулык чималы булган, шулай ук агачтан буалар һәм төрле сәнәгать корылмалары төзегәннәр. Көлдән пыяла, буяу ясау һәм тире иләү өчен поташ алынган. ХVIII гасырның 50 нче елларына Нәдер Уразмәтов тарафыннан Көнчыгыш Чулман аръягында беренче мәртәбә нефть чыгару омтылышы ясала.

1754 елда Нәдер Уразмәтов, улы Йосыф һәм шөрәкәләре А., Х.Мәҗәковлар белән Оренбург губернасы канцеляриясенә «үзенең Уфа өязе Казан даругасы Сок елгасы буенда урнашкан биләмәсендә» нефть заводы төзергә рөхсәт итүне үтенеп гариза яза. Аның тарафыннан җибәрелгән нефть пробасы бергпробингер Г.И.Леманов тарафыннан анализлана. 60 мыскал (1 мыскал – 4,266 грамм) пробадан 14 мыскал бензин, 28,5 мыскал керосин һәм 14,5 мыскал мазут алына. 1754 елның 16 июнендә Берг-коллегия «Казан даругасы башкортлары старшина Уразмәтов белән аның улына» нефть заводы төзергә рөхсәт бирә. 1755 елда «иң кирәк очракларда гына нефть кайнатыр өчен» амбар төзелә, әмма Н.Уразмәтовның авыруы сәбәпле, завод килешенгән вакытка сафка басмый. 1757 елда Оренбург тау эшләре начальнигы, төзелеп бетмәгән заводны тикшереп, шөрәкәләрне нефть чыгару хокукыннан мәхрүм итә. Шуңа да карамастан, нәкъ менә Нәдер Уразмәтов барлык Идел-Урал буенда нефть чыгару эшен башлап җибәрүче булып санала.

Бөгелмә идарәчелеге халкы Яңа Мәскәү юлында да хезмәт иткән. Бу юл почта өчен генә түгел, ә сәүдә өчен дә менә дигән урын булган. Ямчылык хезмәтен башкару җирле халыктан зур матди чыгымнар да таләп иткән. Шуның өстенә алар дәүләт крестьяннарына йөкләтелә торган башка вазифаларны да башкарган, салымнар да җыйган. Күп кенә мөрәҗәгатьләрдән соң, 1757 елның 6 июнендәге Сенат указы нигезендә Яңа Мәскәү юлы буенда урнашкан авылларда яшәүче татарлар рекрут йөкләмәсеннән азат ителә, әмма почта һәм хакимият курьерларын бушлай ат белән тәэмин итү мәҗбүрияте сакланып кала. Кагыйдә буенча, һәр 28 ир 3 ат бирергә тиеш була.

1757 елда «чемодан татарлар»ның (ир-атлар) саны 2001не тәшкил итә. Алар Оренбургтан алып Казан губернасы чикләренә кадәрге 16 (кайбер мәгълүматлар буенча – 14) почта станциясендә теркәлгән. ХVIII гасырның 50 нче елларында бу маршрут буенча сәяхәт итүчеләр Бөгелмә идарәчелегенең бер үк вакытта почта станциясе булган (хәзерге ТР территориясендәге) Кандыз, Димскәй, Исхак, Кече Бөгелмә бистәсе, Карабаш, Тайсуган, Түбән Мактама, Әлмәт, Бигәш, Колшәрип, Иске Нәдер, Кичү фельдшанецы торак пунктлары аша узган.

Әлмәт авылында да, Бөгелмә идарәчелегенең башка авылларындагы кебек үк, ямчы татарлар бишенче ревизиядән башлап (1795 ел) аерым теркәлә башлый (162 ир-ат һәм хатын-кыз хисапланган). Элеккеге халык санын алу материалларында алар ясаклы татарлар составында күрсәтелгән. Әлмәттән кала, ямчы татарлар хәзерге Әлмәт районының Габдрахман, Бигәш, Югары Мактама, Кама-Исмәгыйль, Кичүчат, Колшәрип, Миңлебай, Яңа Кәшер, Яңа Нәдер, Сөләй, Тайсуган авылларында да яшәгән. 1829 елда ямчы татарлар дәүләт крестьяннары сословиесе составына кертелә. Алар ямчылык йөкләмәсеннән азат ителә, әмма яңадан дәүләткә рекрутлар бирергә тиеш була.

ХVIII гасырда ямчы татарлар Әлмәт авылы халкының бер өлешен генә тәшкил иткән. 1795 елда халык санын исәпкә алганда, биредә 328 ир-ат һәм хатын-кыз типтәр, 99 башкорт, 78 ясаклы татар, 33 чукынган татар, 7 удел крестьяны һәм бер отставкадагы солдат яшәгәнлеге теркәлгән. Феодаль йөкләмәләрне үтәү, салымнарны түләү һәм җәмәгать эшләрен башкару кебек гамәлләрдә алар бер-берсеннән, дәүләт каршында статуслары төрле булу сәбәпле, нык аерылып торган.
Халык санын исәпкә алу документларында күрсәтелгән категорияләрнең төрлелеге Әлмәттә җирле халыкның акрынлап һәм төрле юллар белән формалашканлыгын күрсәтә. Биредә Әлмәткә нигез салучы Әлмәт Сәет угылының типтәр сословиесенә нисбәтле икәнлеген дә әйтергә кирәк. Тарихи мәгълүматларга караганда, ясаклы татарлар, югарыда телгә алынган Казан өязе авылларыннан кала, Сембер өязе Норлат, Пенза өязе Кандыз, Зөя өязе Әҗем авылларыннан да күчеп килгәннәр.

ХVIII гасырның соңгы унъеллыгында Әлмәт авылында «башкортлар» пәйда була. Татарстан Республикасының Минзәлә, Актаныш, Азнакай, Мөслим, Сарман, Баулы һәм башка районнарының ХVI-ХVII гасырларга караган тарихи чыганакларында еш кына «башкорт», «башкорт волосте», «башкорт җирләре» дигән төшенчәләр очрый. Әмма болар хәзерге башкортларның ата-бабалары түгел. ХVI гасырның урталарында «Башкорт иле» исеме белән Казан ханлыгы яулап алынган вакытта рус армиясе барып җитмәгән территорияне атаганнар. Күрәсең, аның көнбатыш чикләре Русия хакимиятенә шунда ук буйсынган җирбиләүчеләрнең территорияләреннән башланган. Болар – Чулман елгасының урта һәм Агыйделнең түбән агымы буйларында яшәгән гайнә, уран, бүләр, байлар, ирыкты, кара табын һәм танып кабиләләре. Аларның барысын да һәм болардан көнчыгышта – Урал сыртының ике як итәгенә урнашкан кабилә берләшмәләрен руслар «башкортлар» дип атап йөртә башлаган.
Исемнән кала, «башкортлар»ны Русия хакимиятенә ирекле рәвештә кушылганнан соң билгеләнгән шактый югары социаль дәрәҗә дә берләштергән. Патша хакимиятеннән алынган иң төп өстенлекне вотчина (җәмгыять) җирләренә ия булу хокукы биргән. Моннан тыш Мәскәү хакимияте «башкортлар»ның эчке эшләренә тыкшынмау, диннәренә кагылмау, җирле халыкның гореф-гадәтләрен саклау, хакимиятне җирле кабилә түрәләренә калдыру турында вәгъдә иткән. ХVII гасырда «башкорт» термины, сословие белдерүдән кала, территориаль эчтәлеккә дә ия була. Бу исем астында Уфа өязе халыклары да атала башлый. Бирегә, нигездә, Урта Идел буеннан килгән төрле социаль төркемнәр (ясаклы татарлар, типтәрләр, бобыльләр) нинди юллар белән булса да башкорт сословиесенә керергә, ягъни җир һәм салымнар мәсьәләсендә «башкортлар» кебек өстенлек алырга омтылган. Кагыйдә буларак, әлеге төркем вәкилләренең «башкорт исеме астына» керү турындагы үтенечләрен патша хакимияте канәгатьләндерә килгән. Бу очракта гозер бирүчеләрнең нинди этник төркемгә караулары мөһим роль уйнамаган. Татарстанның көнчыгыш районнарына караган ХVIII гасыр документларында «башкортлар» исеме белән еш кына татарлар, чувашлар һәм марилар йөргән. Әлмәт авылындагы «башкортлар» белән дә шундый ук хәл күзәтелә.

Чукынган татарлар Әлмәттә 1790 елда гына күренә башлый. Керәшен татарлары бирегә үзләре яшәгән Зәй-Чишмә авылының тирә-ягындагы Уфа өязе Казан даругасы Бүләр волосте башкортларына караган җирләр «мәңгелеккә һәм нәсел-нәсәп карамагына» секунд-майор Дмитрий Александрович Чирковка сатылганнан соң күченә. Бу шул чор өчен гадәти күренеш булган. Мәсәлән, 1780 елларда шундый ук юл белән граф К.А.Разумовский һәм А.П.Петров-Солово Дала Зәе буендагы зур җир биләмәләренең хуҗаларына әйләнә.

Әлмәт авылына күченгән керәшен татарлары анда элек-электән яшәгән мөселманнарга шактый сизелерлек тискәре йогынты ясаган булырга мөмкин. 1795 елда халык хисабын алганда, авылда мәчет теркәлгән. Россия империясе законы буенча, мәчетләр төзү мөселманнар һәм христианнар бергә яшәгән авылларда тыелган була. Шунлыктан Әлмәткә керәшен татарларының күченүе биредәге мәчетне юкка чыгару куркынычы тудырган. Бу хәл Әби патша (Екатерина II (1762-1796 еллар)), хакимияткә килеп, самодержавиенең дин сәясәтенә берникадәр йомшарулар кертүе сәбәпле генә булмый кала.

ХVIII гасыр дәвамында Әлмәт авылы тарихында шактый кызыклы яңалыклар күзәтелә. Уңайлы географик урынга – Россиянең Европа өлешеннән казах далаларына бара торган транзит юл өстенә – урнашу халыкны төрле тарихи вакыйгаларның шаһиты ясый. 1760-1770 елларда Көнчыгыш Чулман аръягының көньяк районнары аша Петербург Фәннәр академиясе тарафыннан оештырылган «Академик экспедицияләр» маршруты уза. Экспедицияләрнең төп максаты төрле төбәкләрне, аеруча Урал, Урал буе, Алтай, Урта һәм Түбән Идел буйларын өйрәнү була. Сәяхәтчеләр Россиянең табигатен, хуҗалыгын, хал­кының мәдәниятен һәм көнкүрешен тикшергән. Аерым районнарның икътисади торышын, агротехника дәрәҗәсен, авыл хуҗалыгының үсеш перспективаларын, урманчылык, балык тоту тармагын һәм һөнәрчелекне анализлауга аеруча зур әһәмият бирелгән. Шулай ук металлургия, тау-руда заводларының техник-икътисади торышы да игътибарга алынган, халык мәгарифе, медицина хезмәте күрсәтелү һәм этнографик материаллар хакында да мәгълүматлар җыелган.

Тукталу урыннарына карап, өч Академик сәфәр «Оренбург экспедицияләре» дип атала. Аны П.С.Паллас, И.И.Лепёхин, И.И.Фальк кебек мәшһүр галимнәр җитәкләгән. Көнчыгыш Чулман аръягы территориясе аша И.И.Лепёхин һәм П.С.Паллас, шулай ук аның ярдәмчесе, танылган тарихчы һәм географның улы Н.П.Рычков оештырган экспедицияләр маршруты узган. П.С.Палласның юлъязмасында хәзерге Әлмәт районы җирләрендә булуы турында мәгълүмат теркәлеп калган. 1768 елның 3 октябрендә экспедициядә катнашучылар Кичү фельдшанецына килеп җитә. Паллас сәүдәгәр Г.И.Глазовның фельдшанец янындагы бакыр эретү заводында була һәм тасвирлап язып калдыра. Танылган академик һәм аның юлдашлары 1768 елның 4 октябрендә Бигәш, Әлмәт, Карабаш авыллары аша узып, шул ук көнне кичкә таба Бөгелмә бистәсенә барып җитәләр. Анда төн кунып, икенче көндә Паллас Спасс авылына бара һәм анда 11 октябрьгә кадәр П.И.Рычковта кунакта була. Палласның экспедициясе Спасс авылыннан киткәннән соң, Димскәй елгасы аша Татар Димскәе авылы янына барып чыга һәм Сок елгасының югары агымына таба юнәлә. И.И.Лепёхин кебек үк, Паллас та Чуваш Семёново һәм Камышлы авыллары янында табигый рәвештә нефть агып яткан урыннарны карый, нефть чишмәләрен һәм табылган нефтьнең җирле крестьяннар тарафыннан ничек файдаланылганлыгын сурәтли. Бу мәгълүматлар 1773-1788 елларда өч кисәктә дөнья күргән «Россия империясенең төрле провинцияләре буенча сәяхәт» исемле хезмәттә системалаштырыла. П.С.Паллас экспедициясенең иң мөһим нәтиҗәләреннән берсе – махсус әдәбиятта беренче мәртәбә (Н.П.Рычков белән) Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгының тасвирлануы.

1773-1775 елларда Әлмәт авылы, Бөгелмә идарәчелегенең башка авыллары кебек үк, Е.И.Пугачёв җитәкчелегендәге крестьяннар баш күтәрүендә катнаша. Баш күтәрүнең беренче чорында (1773 ел, сентябрь – 1774 ел, апрель) Чулман аръягының көньяк-көнчыгышы хәвефнең үзәгендә кала. Казан һәм Оренбург губернала­ры чигендәге Кичү фельдшанецы баш күтәрүчеләргә каршы 1773 елның октябрендә җибәрелгән хөкүмәт гас­кәрләренең туплану урынына әйләнә. Баш командир итеп билгеләнгән генерал-майор В.А.Кар, 1773 елның 31 октябрендә бу урыннан императрицага 500 җәяүле һәм 800гә якын атлы ясаклы татарлардан торган кораллы көчләрне үзенең сафына кушуы турында яза. В.А.Карның корпусы Кичү фельдшанецыннан ноябрь башында чыга һәм яңа Мәскәү юлы буенча горур атлап Оренбургка таба юнәлә. Әмма 7-8 ноябрьләрдә Оренбургтан төньяк-көнбатыш юнәлештә урнашкан Йөзәй авылы янындагы сугышта җиңелә.

Хакимият гаскәренең Яңа Мәскәү юлы буенча даими хәрәкәтләнүенә дә карамастан, кыш башына Бөгелмә идарәчелеге территориясендә унлап баш күтәрүчеләр отряды булган. Аларның саны 15 мең кеше хисапланган, отрядларның 30 пушкасы булуы мәгълүм. Муса Мостафин, Гавриил Давыдов, Осип Енгалычев, Тимербулат һәм Ает Уразмәтовлар отрядлары иң зурлардан саналган. 1773 елның ноябрь-декабрь айларында Чулман аръягының көньяк-көнчыгыш өлеше тулысы белән баш күтәрүчеләр кулына күчкән. В.А.Кардан соң хәрби җитәкче итеп билгеләнгән генерал Ф.Ю.Фрейман, Бөгелмәдә урнашып, хөкүмәт гаскәрләренең калдыклары тупланган башка шәһәр һәм ныгытмалардан тулаем аерылган. Богословски бакыр эретү заводы да баш күтәрү уты астында калган. Аны, баш күтәрүләр тәмамланганчы, көчле отряд саклап торган.

Бары тик 1774 елның гыйнвар азагына гына генерал-аншеф А.И.Би­би­ковка Бөгелмә идарәчелеген үз күзәтүе астына алу мөмкинлеге туа һәм ул гаскәриләрне Бөгелмәгә китерә. Аннан ике якка таба – Оренбург һәм Уфа юнәлешләренә – һөҗүмнәр оештыру җиңеләя. Кырыс җәзалауларга да карамастан, Көнчыгыш Чулман аръягы халыклары тынычланмый. Хакимият вәкилләре авылларда булганда, крестьяннар «гаепләрен таныган», ә җәза отрядлары китеп бару белән, алар янәдән үзидарәләрен торгызган, яңа отрядлар төзегән һәм көрәшне дәвам иткән. Мондый хәл крестьяннар баш күтәрүенең үзенә күрә бер тактикасы төсен алган. Мәгълүм булганча, Бөгелмә, Минзәлә һәм Зәй арасындагы төбәкләрдә баш күтәрүләр 1774 елның мартына кадәр актив барган.

Көрәшнең икенче (1774 ел, апрель-июль уртасы) һәм өченче (1774 ел, июль – 1775 ел) этапларында Көнчыгыш Чулман аръягында крестьяннар чуалышы элеккеге кебек колачлы һәм куәтле җәелми, партизаннар сугышы рәвешен ала. Яңа Мәскәү юлы буендагы авылларда яшәүчеләр, башкортлар белән берләшеп, Оренбург һәм Казан арасындагы юл хәрәкәтенә комачаулыклар ясаган: азык-төлек олауларын һәм башка төрле транспорт чараларын кулга төшергән, үтеп баручы офицерларны үтергән. Җәзалаучылар, хәрбиләр тарафыннан юл никадәр генә сакланса да, җирле халыкны тынычландырып булмаганлыгын таныган. Губерна түрәләре әйтүенчә, хәтта 1774 елның көзендә Пугачёв гаскәре тар-мар ителгәннән соң да, күп авылларда каршылык күрсәтүләр давам иткән.

Идел һәм Урал буйларындагы баш күтәрүләрне бастырганнан соң, Рос­сиядә җитди админстратив-территориаль үзгәртеп корулар башлана. Җирле хакимиятнең көчен ныгыту максатыннан, Екатерина IIнең 1781 елның 23 декабрендә имзаланган Указы нигезендә, элеккеге Оренбург губернасы җирләрендә Уфа идарәчелеге оештырыла. Аның составына Уфа һәм Оренбург өлкәләре кертелә. Уфа өлкәсенә Уфа, Бөре, Минзәлә, Бөгелмә, Богырослан, Бәләбәй, Эстәр­летамак һәм Чиләбе өязләре карый. Бөгелмә өязенең үзәге шәһәр статусын алган Бөгелмә бистәсе була. 1797 елда Бөгелмәдә барлыгы 1858 кеше (868 ир-ат һәм 990 хатын-кыз) хисапланган, алар 359 йортта яшәгән. Бу дәвердә Әлмәттә 708 кеше гомер сөргән. Шулай итеп, ул үз заманы өчен шактый эре авыл саналган. Биредә почта станциясе, казна мәйханәсе, шәхси тимерче алачыгы һәм мәчет эшләгән. Һәр атнаның чәршәмбе көнендә авылда базар оештырылган.

Давыллы ХVIII гасырның әлмәтлеләргә кагылышлы соңгы вакыйгаларыннан берсе – Урал буе җирләренә кантонлы идарә системасы кертелү. Хакимият әлеге чара ярдәмендә төбәкне тулысынча «тынычландырырга» һәм халык массаларының актив баш күтәрүләрен туктатырга өметләнгән. Бу яңалыкның инициаторы Уфа наместнигы генерал-поручик О.А.Игельстром була. Аның тарафыннан башкортларны һәм мещерякларны хәрби идарәгә күчерү турындагы закон проекты әзерләнә. Проект 1798 елның 10 апрелендә Павел I тарафыннан имзалана, башкортлар белән мещеряклар хәрби-йомышлы сословиегә күчерелә һәм территориаль (өяз) принцип буенча формалашкан 11 башкорт (1803 елдан – 12), 5 мещеряк кантоны барлыкка килә. Алар Вятка, Пермь, Оренбург губерналары территориясендә була һәм бары тәртип саннары белән атала. Кантоннар берничә авылны берләштергән, 700дән алып 1 меңгә кадәр ир-ат яшәгән йортларга һәм командаларга бүленә. Әлмәт һәм башка якын-тирә авылларның «башкортлар»ы Оренбург губернасының Бәләбәй, Бөгел­мә һәм Богырослан өязләрен колачлап алган 12 нче башкорт кантонының 2 нче йортына кертелә.

Биредә яшәүче халыкның төп вазифасы 25тән алып 50 яшькәчә ир-атлар башкарырга тиешле хәрби йөкләмәләрне үтәү булган. Оренбург һәм Урал казаклары белән бергә, алар Тубыл елгасыннан Каспий диңгезенә кадәр сузылган Оренбург чиге буйларын саклау хезмәтен башкарган. Уртача 4-5 хуҗалыктан бер кеше чакырылган. Хәрби хезмәткә шәхси сугыш кораллары – сөңге, кылыч, мылтык, уклар һәм һәр сугышчыга дүрт ат белән килү мәҗбүри куелган. Моннан тыш үзләре белән, төрле казна эшләрендә эшләргә туры килсә дип, чалгы һәм балта да алырга тиеш булганнар. Бу коралларны авыл халкы һәм булачак хәрбиләр үз хисабына алган. 6 айга сузыла торган хезмәт ил тыныч вакытларда чират буенча якынча дүрт-биш елдан соң килеп җиткән.

Хәрби йөкләмәдән кала, башкорт һәм мещеряклар конвой (әсирләрне саклап, озатып баручы кораллы отряд) булып йөргән. Башкорт командалары Уфа-Чиләбе юлында (Златоуст заводы аша) хезмәткә һәм сөргенгә сөрелгәннәрне озатып бару эшләренә җәлеп ителгән. Башкортлардан һәм мещеряклардан торган отрядлар Казан, Мәскәү, Петербург, ярминкә уза торган шәһәрләргә полиция хезмәтенә, шулай ук качак крестьяннарны, казак һәм башкортларны эзләүгә дә җибәрелгән. Алга таба алар эшчеләр һәм транспорт командалары составына күбрәк кертелә башлый, төзү эшләре башкара, губерна эчендә, Оренбург чиге буендагы ныгытмаларда һәм Казах даласында йөк ташый.

Шулай итеп, ХVIII гасырда республикабызның көньяк-көнчыгыш ягы «Оренбург төбәге»нең бер өлеше сыйфатында кеше аз яши, уңдырышлы җирләргә бай, хакимият контроле чагыштырмача йомшак булган Россия империясенең «эчке чик буе» хәлендә була. Бу якларга Идел-Кама төбәгеннән төрле милләт вәкилләренең, бигрәк тә татарларның, күпләп күченүе күзәтелә, халыкларның яшәү ареалы киңәя. ХIХ гасырның 60 нчы еллары урталарына кадәр биредә 1798 елда кертелгән хәрби идарә системасы – кантоннар идарәләре – яшәп килә, шул вакытта гына хокукый һәм матди яктан крестьяннардан яхшырак көн күргән башкортлар, мещеряклар, типтәрләр сословиеләре бетерелә, алар игенче-крестьянга әверелә, «чемодан татарлар» социаль группасы исә бу вакыйгаларга кадәр чирек гасыр элек дәүләт крестьяннарына әйләндерелә.

Оренбург губернасы оешкач, хакимият җирле халык өстеннән күзәтүне, салым җыюны яхшырту буенча чаралар күрә, шуларга протест йөзеннән бигрәк тә ХVIII гасырның беренче яртысында Урал буйларында татар һәм башкортларның баш күтәрүләре еш кабатлана. Пугачёв җитәкчелегендәге восстаниедә исә татарлар руслар белән бергә чыгыш ясый.

Чыганаклар һәм әдәбият

1. Акманов А.И. Земельная политика царского правительства в Башкирии (вторая пол. XVI – нач. XX вв.). – Уфа, 2000.
2. Алишев С.Х. Татары Среднего Поволжья в Пугачёвском восстании. – Казань, 1973.
3. Амирханов Р., Габдуллин И. Надыр Уразметов // Әлмәт – Альметьевск. – Казань, 2003. – С.288-297.
4. Асфандияров А.З. Введение кантонной системы управления в Башкирии //Из истории Башкирии. – Уфа, 1968.
5. Әлмәт – Альметьевск. – Казань, 2003. – 744 с.
6. Буканова Р.Г. Города-крепости юго-востока России в XVIII веке. – Уфа, 1997.
7. Иванин М.И. Описание Закамских линий //Вестник императорского Русского географичес­кого общества. – 1851. – Ч.1. Кн.2.
8. Из истории Альметьевского региона. Вып.1. – Альметьевск, 1999.
9. Исхаков Д.М. От средневековых татар к татарам нового времени (этнологический взгляд на историю волго-уральских татар 15-17 вв.). – Казань, 1998.
10. Материалы по истории Башкирской АССР. T.IV, ч.1. – М., 1956.
11. Материалы по истории Башкортостана. Оренбургская экспедиция и башкирские восстания 30-х годов XVIII в. – Уфа: Китап, 2002.
12. Оренбургская губерния с прилегающими к ней местами по «ландкартам» Красильникова и «Топография» П.И.Рычкова 1755 года. – Оренбург, 1880.
13. Очерки истории Калмыцкой АССР. Дооктябрьский период. – М.: Наука, 1967.
14. Перетяткович Г.И. Поволжье в XVII и начале XVIII века. Очерки из истории колонизации края. – Одесса, 1882.
15. Рахматуллин У.Х. Население Башкирии в XVII-XVIII вв. Вопросы формирования небашкирского населения. – М., 1988.
16. Рычков П.И. Топография Оренбургской губернии. – Уфа, 1999.
17. Тимергазин К.Р. Очерки по истории башкирской нефти. – Уфа, 1956.
18. Черемшанский В.М. Описание Оренбургской губернии в хозяйственно-статистическом, этнографическом и промышленном отношении. – Уфа, 1859.

Айдар Ногманов, тарих фәннәре кандидаты, Татар энциклопедиясе институтының Татарстан Республикасындагы һәм татарлар күпләп яшәгән чит төбәкләрдәге торак пунктлар тарихы бүлегенең мөдире

Русчадан Ленар Гобәйдуллин тәрҗемәсе


Уфа провинциясенең генераль картасы. Төзүче – И.Красильников. 1755 ел. Иллюстрация «Әлмәт – Альметьевск» китабыннан 


Айдар НОГМАНОВ
Безнең мирас
№ 9 |
Безнең мирас печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»