поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
13.09.2013 Җәмгыять

Сикәлтәләр. Тәмәкечеләр бүләге

Язмамның монысын тәмәкене күп еллар тарткан, аны җан азыгыдай күргән, аннан башка яшәүне күз алдына да китерә алмаган укучыларыма – тәмәкедәшләргә бер сорау бирүдән башларга булдым...

– Әгәр дә сезнең алга көндәгечә тәмле дә, сыйфатлы да ризык куйсалар, ләкин аның читенә күсе үләксәләренең һәм башка куркыныч, пычрак нәрсәләрнең рәсемнәрен ябыштырган булсалар, өстәвенә “Моны ашасагыз үләсез, чөнки без аңа төкердек, агу салдык” кебегрәк сүзләр дә язсалар, тәмләп ашар идегезме? Базардан, кибеттән хәләл акчагызга алган азык-төлекләрегезгә дә чабата хәтле кара таракан вә һәм дә әбрәкәй чебеннәренең сурәтләрен ябыштырып җибәрсәләр, укшымыйча ризыкланырга әзерме сез?

– Ашамаячакмын андый ризыкны! – дисезме?

Ничек кенә ашыйсыз әле. Ашамый кая барырсыз?

Хәтерегез бетмәгән булса, совет чорында сигарет, папирос капларында “Министерство пищевой промышленности” дигән җөмлә була иде. Әйе, аларны азык-төлек министрлыгы фабрикалары әзерләп чыгара иде. Казанда чыгарылганнарында КТФ дигән өч хәреф тә бар иде. Ягъни, “Казанская табачная фабрика”... Аны башкалардан “атып” тартучылар “кеше тәмәкесеннән файдалан” дип укыйлар иде. Оныткан булсагыз, әйтәм: тәмәке ул азык-төлек әтрәденә керә! Азыкның бер төре ул! Хәтта минем кебекләргә җан азыгы да! Мәсәлән, мин үзем ризыксыз, сусыз ике-өч көн түзәремә ышанам, ә инде тәмәке дигән ризыктан аерсалар, берничә сәгатьтән сулышым туктаячак. Күп еллар буе тәмәке капларына “Тәмәке тарту үтерә” дип кара таракандай зур кара хәрефләр белән язалар. Барыбер тартабыз. Куркытмасыннар безне, чын тәмәкечеләр курка торган халык түгел.

Быелдан башлап тәмәке капларына әллә нинди пычрак сурәтләр дә ясый башладылар. Аннан килеп: “Тарту импотенциягә китерә”, “Тарту бала табудан мәхрүм итә” дип куркытулар дисеңме... Ләкин аларның берсенә дә исебез китми, чөнки һәркем бер хакыйкатьне аңлый: тартып яки эчеп күңелеңне тынычландырмасаң, бу илдәге гаделсезлекләргә, акылга сыймастай гыйбрәтләргә ап-аек килеш төтенсез-нисез хәйран була-була карап торсаң, асылынып үләргә генә кала.

Импотенция, бала таба алмау дигәннән... Ни өчен алайса миллионнарча тартмаучы хатын-кызлар да бала таба алмыйча, нәсел орлыгы да калдырмыйча картаеп үләләр? Тәмәке тартучылар яныннан качып китүче кызларны күп күрдем... Шактые сагынып һәм кызганып искә алырлык кына инде хәзер... Рак кебек чирләрдән күпләп кырылдылар... Сәламәтлек саклау министрлыгы шуның сәбәбен аңлатып бирә аламы? Ни өчен 80-90 ел буе тартып яшәгән кешеләр арасында да 100дән узганнар бар? Үткән гасырның утызынчы елларында обком секретаре да булып эшләгән Фәтхи Бәдретдинов дигән өлкән агай белән дус идек. 83 яшендә чакта бер сөйләшүебез бүгенгедәй истә. Мин аннан инде ничә ел тартуы хакында сорап куйдым.

– Санап кара... Җиде яшьтән бирле тартам...

– Шулай да зарарын аңлагансыңдыр?...

– Хәзергә сизгән юк, – диде чандыр, әмма шәмдәй туры карт, көлемсерәп. – Аннары ачыклык кертүне кирәк тапты. – Зарарлы дип тартсаң – зарарлы, файдалы дип тартсаң файдалы ул тәмәке. Шуннан соң озак яшәмәде. 1906 елда туган Фәтхи агай 1996 елның соңгы көнендә китеп барды. Әйе, Яңа ел алдыннан...

Хәер, аңардан да дәрәҗәлерәк кешеләрне дә искә төшерик. Англия премьер-министры Уинстон Черчилль көн саен бәләкәй уклауга охшаган 17-18 сигара тарткан. Америка президенты Эйзенхауэр Дуайт болай ди:

– Борын астындагы кызыл һәм коммунистик Куба туйдырды мине. Шушы арада басып кереп, адәмчә тормыш урнаштырырга телим! – дигән. Черчилль исә ялвара башлавын үзе дә сизми калган:

– Дуайт дустым! Зинһар, ашыгып кермә, берәр йөк сигара кайтартып калыйм, ичмасам! – дигән.

Гап-гади кешеләр арасында да күп андый озын гомерле тәмәкечеләр. Ә Черчилль күпме яшәгән, дисезме? Ул да 90ны тутырган.

Тагын бер кат “бала таба алмау” сүзе белән куркытулары искә төште бит әле... Дөрес, шушы яшемә җитеп бала тапканым булмады. Тәмәкене 65 ел буе өзлексез тартуымның сәбәбедер инде монысы. Әмма, шөкер, импотентлык дигән зәхмәтне сизмим хәзергә. Алай-болай берәр яшь кыз димлисегез килсә, шикләнмәгез, яме?

Яздым-яздым да, уйга калдым... Нәрсә уйлый икән минем хакта укучыларым. Алдыйдыр дисәгез дә ярый, шаяртадыр дисәгез дә үпкәләмим. Хет нәрсә сөйләсәгез дә бәхил. Шунысын да кисәтеп куям башкаларга: мин язганнан гына берегез дә тәмәке кабызмагыз! Үтерәчәк сезне тәмәке! Мине дә калдырмаячак Әҗәл.

Ни өчен тәмәкене шулкадәр яманлый хөкүмәт? Ни өчен тәмәкеләребезгә шакшы рәсемнәр ясап мыскыл итә безне? Сау-таза булсыннар дипме? Пүчтәк! Ул сурәтләрне игътибар белән карап утыручы шикчел, үз-үзләреннән кырыкмаса-кырык чир эзләргә күнеккән, үлемнән минут саен куркучы бәндәләр тагын да күбрәк кырылачаклар. Моны түрәләр үзләре дә бик яхшы беләләр.

Шулай булгач, ник безнең “ризыкларыбызны” шулай мәсхәрә итәләр? Җавабын беләсегез килсә, кулларыгызга калькулятор дигән исәпләгечләрне ала торыгыз. Менә мин, мәсәлән, Универсиада турында сүз кузгалганчы көненә 10 сумлык тәмәке җиткерә идем. Бәяләре артканнан-арта барганлыктан, шул ук һәм шундый ук тәмәкемә хәзер 70 сум түлим. Димәк, Ходай бирмеш һәр көндә хөкүмәткә 60 сум акчамны мәҗбүри “бүләк итәм”. Йәле, шуны 365кә тапкырлап карагыз. Күпме чыкты? 22 мең чамасымы? Ә бит Татарстанда кимендә ике миллион тәмәкече бар...

Универсиадага әзерләнү өчен 3 миллиард ярым доллар акча тотылганлыгын кат-кат ишеттем. Казандагы стадион, бассейн, “Универсиада авылы” төзү, шәһәрне чибәрләү һ.б, һ.б бихисап эшләргә, төзелешләргә киткәндер андый акча. Күп бит ул! Сизенүемчә, тәмәкечеләрдән каерып алынган акчалар ике-өч Универсиадага җитәрлек сыман. Ә Русия “шул долларларның шактый өлешен мин бирдем, шуңа күрә Татарстандагы яңа спорт объектлары минем милек, аларга мин хуҗа” дибәйтебәйтә ди, имеш... Тәтеми торсын! Татарстан тәмәкечеләре кесәсеннән каерып алынган акчалардан төзелгән объектлар алар! Ягъни, көн-төн тәмәке имүчеләрнең ихтыярый-мәҗбүри бүләк иткән корылмалары!

Аңладыгызмы инде, җәмәгать, ришвәтчеләр талаган, икътисади җәһәттән тәмам хәлсезләнгән, бөлеп беткән Русиянең тәмәкечеләр җилкәсенә менеп утырганлыгын? Без булмасак, таркалып китүе дә бик ихтимал аның. Яшәсен тәмәкечеләр, ә безнең акчаларга таянып исән калучы империя чабатадай чәчәк атсын!  


Фәнзаман БАТТАЛ
Татарстан яшьләре
№ 28 |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»