поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
13.09.2013 Милләт

Рүзәл Юсупов: Үземне хаклы итеп санау яшәргә көч бирде

Туган телебезнең сафлыгы өчен ничек көрәшеп була? Югары уку йортларының нәтиҗә­лелеген билгеләү ни дәрәҗәдә файдалы? Сингапур мәктәп­­лә­ренең тәҗрибәсе безнең мәктәп­ләргә туры киләме? Бу һәм башка мәсьәләләр буенча Казан (Идел буе) федераль университеты профессоры, филология фәннә­ре докторы, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, газетабызда “Туган тел дәресләре” сәхифәсен алып баручы Рүзәл Юсупов белән фикер алыштык.

– Рүзәл Абдуллаҗанович, сезне газета укучыларыбыз “Ту­­ган тел дәресләре”н алып баручы галим буларак та белә. Матбугат битләрендә, радио-телеви­де­ние­дә хаталарның еш китүенең сәбәпләре нидә дип саныйсыз?

– Язма тел буенча гына түгел, сөйләмгә кагылышлы хаталар да күп китә. Иң борчыганы: алар көннән-көн арта бара. Сәбәпләре телнең үзенчәлекләрен, телне бел­мәү, укытучыларның сыйфатлы белем бирмәве, укучы, студентларда белем алуга карата һәвәслек кимүдә. Без студент вакытта ки­тапханәдә урынны тәнәфес вакытында ук алып куя торган идек. Башкача урын калмый. Кичке сә­гать 7-8 ләргә кадәр кирәкле мәгъ­лүматны туплый идек. Шулай ук рус теленең тискәре йогынтысы, ике тел белән эш итү дә татар теленең сафлыгын киметә. Шуның нәтиҗәсендә тел бозыла, рус теле төзелешен татар теленә механик рәвештә күчерү бара. Бу – куркыныч, гипноз кебек. Рус сүзләрен тәрҗемә иткәндә алтын кагыйдә бар: сүзне түгел, мәгънәне, фикерне тәрҗемә итәргә кирәк. Тере чәчәкләр, тере акча кабул ителми. Аларның үлесе дә буламыни? Руль, станок, табын артында утыру дип әйтмиләр. Аларның арты кайда соң? Мин газета-журналларны кулыма карандаш тотып укыйм. Хаталы сүзләрне тематикасы буенча аерым карточкаларга язып барам.

– Сез миңа “тәрҗемә җене ка­гылган” дияргә яратасыз. Шулай булмаса, әллә ничә томлык Ленин әсәрләрен русчадан татарчага тәрҗемә итә алмас идегез...

– Тәҗрибәсез килеш радиода тәрҗемәче булып эшләү тормышымда зур сынау булды. Университетта укыганда язып тәрҗемә итәргә ярата идем. Дипломымда “филолог-тәрҗемәче” дигән язу бар. Ләкин радиода телдән тәр­җемә итеп машинкада бастырырга кирәк. Радиода ашыгыч хәбәр­ләрне ул чакта телетайп аппараты белән алалар да шунда ук русчадан татарчага тәрҗемә итеп эфирга тараталар иде. Суфия апа искиткеч машинистка иде, минем авыздан чыгуга бастырып та куя. Әмма мин кабат бастырудан уңай­сызланам, гафу үтенәм. Ул минем хәлне аңлап, зыян юк дип, яңадан бастыра. Фәнни-техник китаплар, сәяси эчтәлекле басмалар, Ленин, Маркс, Энгельска кагылыш­лы китапларны тәрҗемә итү өчен түзем­легем җитүгә хәзер дә гаҗәпләнәм әле. Ленин әсәрлә­ре­нең тулы басмасының соңгы томын тәрҗе­мә итү бик авыр булды.

– Мәктәпкә иртә йөри башлагансыз. Бүген дә белем туп­лау­дан туктамыйсыз. Бу кеч­ке­нә­дән белем алу омты­лышы­ның көчле булуы нәти­җәсеме?

– Мин укырга барам дип әти-әниемне алҗытып бетергәнмен. Бик нык укыйсым килгән. Алар аптырагач, мәктәп мөдире белән сөйләшкән. Ул: “Рүзәл мәктәпкә йөреп торсын, урын табарбыз, аннан, бәлкем, уеннан кире кайтыр, дигән. Абыйларым ясаган фанер сумканы күтәреп, беренче тапкыр мәктәпкә барганда тәнәфес вакыты иде. Беренче сыйныф укучылары укыган бүлмәне сорап, иң арттагы партага барып утырдым. Укытучы мине җылы кабул итте. Күрәсең, дәресләр миңа бик ошаган. Укуны ташламадым, билге­ләрем дә “4” ле һәм “5”леләр иде. Шуннан бирле мәктәптә дә, техникумда да, университетта да “5” леләргә генә укырга тырыштым.

– Студент елларында тырышып укуыгыз яхшы стипендия алу өчен дә кирәк булгандыр, әйеме? Чөнки сез – ишле гади гаиләдән. Хезмәт белән тәрбия­ләнеп үскәннәрнең күңеле тырышмыйча түзә дә алмыйдыр ул?

– 7 нче сыйныфны тәмамлагач, мин Казанның кооперация техникумына укырга кердем. Техникумда укырга бик хыялланган идем. Уку рус телендә барды. Без татар мәктәбеннән килгән өч малай ике сүзне ялгап русча әйтә алмыйбыз. Әкренләп өйрәндек. Тормыш камчысы кыйнап укытты, яшәтте. Кечкенә вакытта уен бик аз эләкте, әти-әниләргә өй эшләрендә булышу ягын карый идек. Техникумда, чыннан да, стипендия алу өчен тырышып укырга туры килде. Сынаулар биргәндә дер калтырап тора идек. Өч ел буена өйдән бер ярдәм дә алмадым. Стипендия акчасын тиенләп бүлеп куеп, шуңа яши идек. Иртән маргарин яккан ипи, көндез итсез аш, ботка, кич ипи белән чәй. Техникумның тулай торагы да юк, яшәү фатирда.

– Элек бит урта һәм югары һөнәри уку йортларын тәмам­лаган белгечләрне эшләргә кимендә өч елга илнең төрле төбәкләренә җибәрәләр иде. Яшьләрне юллама белән эшкә җибәрүгә ничек карыйсыз?


– Моны бик дөрес уйланылган тәртип дип саныйм. Әгәр кеше дәүләт акчасына укый икән, белгечлеге буенча илгә хезмәт итәргә тиеш. Бүген педагогика университетын тәмамлаган кызларның кайберләре базарда сату итәргә, ир-егетләр төрле эшләрдә хезмәт куярга мәҗбүр. Табиблар, башка һөнәр ияләре белән дә шундый хәл. Мине товаровед һөнәре буенча Курган өлкәсенә җибәрделәр. Юлга җитәрлек бераз акча бирделәр. Барганда 17 яшьлек товаровед буламыни дип үземә-үзем гаҗәпләнеп тә куйдым. Тәҗрибәсез егет өчен башта эш бик авыр булды. Иске, бернинди җиһазсыз барактан бер бүлмә бирделәр. Кышкы киемнәрем юк, көн салкынайта башлады. Бер егет белән урманга барып, мичкә ягу өчен утын әзерләдек. Мендәрне әни биреп җибәргән иде. Тимер карават, матрац юнәттем. Баш бухгалтер ярый әле хәлемне аңлап бераз акча биреп торды. Мәкерле адәмнәр дә табылды, берничә тапкыр зур суммада алдый яздылар, мине халык суды коткарып калды. Кыскасы, Себер сынауларын шактый узарга туры килде.

– Ректор булып сайлануыгыз ничек булды?

– Факультетта, кафедрада эшем бик яхшы гына барганда тарих-филология факультеты деканы вазыйфасын йөкләделәр. Ректор Мирфатыйх Зәкиевне Фән­нәр академиясенә чакырып алгач, аның урыны бушап калды. Ректор булу минем башыма да килмәгән иде. Кызык өчен генә әйтим әле. Кызыбыз Диләфрүзнең кечкенә чагында Мирфатыйх аганы өйдә күргәне бар иде. Бервакыт: “Әти, син ни өчен ректор түгел?” – дип әйтеп куйды. Без әнисе белән уйламыйча әйткән сүзгә елмаеп куйдык. Чынлыкта исә аның сүзе чынга ашты. Партия өлкә комитетына чакырып, ректор булу турында уйларга куштылар. Шулай итеп, 17 ел ректор вазыйфасын үтәдем.

– Соңгы елларда мәгариф тармагында реформалар бик еш уздырыла. Аларның файдасы бармы?

– Россиядә берөзлексез барган реформалар дип йөртелә торган үзгәрешләр, минемчә, чын мәгъ­нәсендә реформалар түгел. Реформа ул җитди сыйфат үзгә­решенә китерә торган зур прогрессив үз­гәреш булырга тиеш. Кайбер үз­гәрешләр белем бирү­нең, тәр­бия­нең сыйфатын яхшырта алмый. Реформалар ясыйбыз дигән булып, күп дистә еллар сыналган, нәтиҗәле эшләп килгән мәгариф системасын боздылар, аның нигезен какшаттылар. Эшнең сыйфатын арттырасы урынга чит илләрдән безнең мәгарифкә ки­рәкмәгән үзгәрешләр кертәләр. Укучыларның, студентларның грамоталыгы арттымы? Киресенчә, хаталы итеп язу табигый күре­неш­кә әйләнә башлады. Хәтта фән кандидатлары, докторларының хаталы язуына тап булганым бар. Республикабызда рус мәктәпләрендә укучылар, шул исәптән татар балалары унбер ел буе мәктәптә укып та, яхшылап татарча сөйләргә, язарга өйрәнмиләр. Илнең укыту системасында иң зур җитешсезлек – практикага зыян китереп, теория белән мавыгу. Шуңа күрә мәктәптә алган белемнәр тормышта тулысынча кулланылмый. Мәктәптә сыйфатлы белем алу репетиторлык системасы аша түләүлегә кайтып кала. Ни өчен балаларны яртылаш кына укыталар. Бу исә күпчелек әти-әниләрнең хәленнән килми. Укыту планнарындагы пред­­метларны барлап, аларның эчтәлеге белән танышу зарур. Аларның кайберләренең кирәге дә юктыр. Югары уку йортларына керү системасы элек әйбәт иде. Хәзер абитуриент документларын берьюлы биш вузга өч юнәлеш буенча тапшыра ала. Баллары буенча кайсына уза, шунда керә. Ә теләк, максат, сәләте буенча аңа кайсы белгечлек туры килүен исәпкә алучы да юк. Шуңа күрә мөгаллимнәр үзләренең нинди студент кабул иткәнен белмичә дә калалар. Бәлкем, ул, әйтик, психологик, физиологик яктан педагог белгеч­легенә туры да килмидер. Татар мәктәпләрен тәмамлап, татар филологиясе юнәлешенә укырга керүчеләрдән рус телен­нән һәм әдәбиятыннан имтихан алу да дөреслеккә туры килми. Милли мәктәпләрдә чыгарылыш имтиханнарын русча бирү тәр­тибен кертү дә мантыйкка сыярлык түгел.

– Соңгы елларда Татарстан мәгарифе Сингапур белем бирү системасына йөз тота. Аларның укыту алымнары безнең мәк­тәп­ләргә туры киләме?

– Бездә чит илләргә табыну гадәте бар. Аларның уңай яклары бар: практикага игътибарны күб­рәк бирәләр. Чит илләрдә яшәү өчен иң кирәклесе алына. Күбрәк үз илләренең тарихын өйрәтәләр. Лондон мәктәпләрендә йөргәндә малайларның остаханәдә трактор, машина эше буенча шөгыль­ләнүен, кызларның кухняда кайнашуын күреп сокланган идем. Кызларның бер кулы бинт белән чорналган, берсе белән камыр басалар. Тормышта төрле хәлләр булырга мөмкин. Анда менә шулай бер кул белән эшләргә дә өйрәтәләр. Хәзер бездә Сингапур сүзе телдән төшми, әмма андагы белем системасының барысы да безнең мәгарифкә туры килүенә шикләнәм. Аларның методлары буенча укытучы дәрестә күп сөйләргә тиеш түгел, күбрәк үзара аралашу, фикер йөртергә өйрәтү­не күздә тота. Ә бездә укытучыны тыңлап, укучылар сабырлыкка өйрәнә. Шуңа күрә чит илгә табыну бер мавыгуга гына әйләнеп калмасын иде.

– 135 еллык Татар гумани­тар-педагогика институтын КФУ­­­­га кушуны ничек кабул иттегез? Бүген педагогларны әзер­ләүдә кыенлыклар тумыймы?

– Педагогика уку йортын Казан дәүләт университетына кушуны зур ялгышлык дип саныйм. КФУда хәзер укытучылар әзерләү турында сүзләр аз ишетелә. Сөйләшүләр күбрәк грантлар, акча, икътисадны үстерүгә кайтып кала. Безнең татар теле һәм әдәбияты бүлеге филология һәм сәнгать институтына керә. Чит илләрдә, әйтик, Лондон университетында педагогика институты бар. Без институтта татар филологиясен, тарихын, мәдәниятен үстерерүгә зур игътибар бирергә тиеш. Татар филологиясе юнәлешенә элек ике университетка барлыгы 200 студент кабул итсәк, хәзер КФУда бу сан 100 гә генә калдырылды. Ике ел эчен­дәге нәтиҗәләр бу! Татар фи­ло­логиясенә керү өчен рус әдә­биятыннан имтихан тапшыру сорала. Безгә бит нәкъ менә татар мәктәбен тәмамлаучылар кирәк. Бу – Россия Мәгариф министрлыгы, түрәләренең зур ялгышы.

– Ил вузларының нәтиҗә­лелеген билгеләүче рейтингка карата фикерләрегез нинди?

– Рейтинг системасы кирәк. Әмма критерийлар дөрес бил­геләнергә тиеш. Россиядәге югары уку йортлары белән төбәкләрдәге вузларга бер төрле таләпләр куярга ярамый. Вузларның хәле, финанслануы, биналары, шартлары төрлечә. Рейтингта чит ил сту­дентларының санын исәпкә алу нигә кирәк? Монда иң мөһиме – яхшы итеп укыту.

– Сез – заманасында Татарстан Югары Советының милли мәсьәләләр һәм культура комиссиясе рәисе булган кеше. Ул чакта нинди мәсьәләләрне хәл итәргә туры килде?

– Ул еллар бик җанлы, кү­тәрелеш чоры иде. Шуңа күрә күп эшләр башкарырга туры килде. Татар халкының язмышын кабул итә торган берничә закон кабул иттек. Татарстан Республикасы суверенитеты турындагы декларация проекты комиссиясе әгъзасы булдым. Декларация кабул иткәннән, суверенитет игълан иткәннән соң Яңа Конституция эшләү ихтыяҗы туды. ТР Халыклары телләре турындагы закон проекты эшләнде. Референдум үткәргәндә дә шактый эшләр башкардык. Татарстан халкының язмышы кыл өстендә торды. Безгә халыкны үгетләргә, өндәргә туры килде. Депутат, ректор буларак фикеремне әйтүдән курыкмадым. Шуңа күрә яратмаучылар да аз булмады. Югары Совет сессиясендә вәкаләтләрне бүлешү турындагы Россия һәм Татарстан арасындагы килешү тө­зегәндә, кайбер депутатлар белән Татарстанга күбрәк хокуклар бирүне яклап чыгарга туры килде. Чыгышларымда, республикадагы хокук саклау органнары Татарстан юрисдикциясендә булырга тиеш, республикада Милли мәсьәләләр министрлыгын оештырырга ки­рәк, дип әйттем. Шушы көннәрдә “Воспоминания через размышления” дигән китабым дөнья күрде. Анда бу хакта тәфсилләп язылган.

– Гаилә хәлегез белән дә таныштырыгыз инде...

– 28 яшьтә үземнән 9 яшькә яшьрәк күрше Олы Мәңгәр авылы кызы Диләрәгә өйләндем. Ул Казан авиация институтында укый иде. Ике бала үстердек. Әмма улыбыз Фәнис 30 яшендә фаҗигале төстә вафат булды. Бик акыллы бала, “әтием” дип дәшә иде. Кызыбыз Диләфрүз кияүгә чыгып, 2 бала үстерә. Хатыным белән аңлашып яшибез.

– Тормышның авырлыкларын ничек җиңдегез?

– Тормышның шатлыклы, хәс­рәтләре чаклары да булды. Әйт­кәнемчә, улыбызның үлеме. Ректор булып эшләгәндә гаепсез килеш пычрак атулар... Университетка финанс ревизиясе килеп вуз­ның эшчәнлеген кат-кат тикшерде. Хуҗалык эшләренә карата кайбер кимчелекләр табылды. Югары Советта эшләгәндә туры фикерле булуым кайбер түрәләргә ошамый иде. Монда аларның да кулы уйнады дип беләм. Ләкин эштән җибәрерлек, җинаять эше кузгатырлык нәрсәләр юк иде. Мәскәү суды мине гаепсез дип таныды. Минем өчен бик зур шатлык­лы вакыйга иде бу! Әле биш ел эшләрлек көчем бар иде. Университет тормышын үзгәртерлек күп нәрсәләр эшләнмичә калды. Мондый авыр вакытларда үзеңне хаклы итеп санау яшәргә җиңеллек бирде. Элек тә кешеләргә мәрхәмәтле булырга тырыштым. Хәзерге акылым булса, тагын да ярдәмчелрәк булыр идем.

Редакциядән: Бу көннәрдә Рүзәл Абдуллаҗанович Юсуповның 75 яшьлек юбилее. Аны чын күңелдән гомер бәйрәме белән котлыйбыз. Аңа күңел тынычлыгы, сәламәтлек, гаилә бәхете телибез. Алга таба да газетабызның киңәшчесе, ярдәмчесе булып, безгә һәрчак терәк булыр дигән теләктә калабыз. 


Сәрия САДРИСЛАМОВА
Ватаным Татарстан
№ 149 | 13.09.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»