поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
12.09.2013 Спорт

Кая болай ашкынасың, акбүз атым - ак канатым? (ФОТО)

Үткән ял көннәрендә Камышлы районында 2013 елның җәйге зур призына беренче тапкыр уздырылган ат чабышларының баш судьясы Александр Горюхинның микрофоннан: «Чабышкы аты дөрес тәрбияләнгән булса, ул алдыннан башка атның баруын түзми, узып китергә ашкына. Шуңа күрә тәҗрибәле жокей чабышкыны башта авызлыклабрак бара, ә финишка якынлаша башлагач, үкчәсе белән кабыргасына төртә дә йөгәнен җибәрә. Яхшы ат булса, аңа шул җитә кала, җилдәй очып көндәшләрен уза ул», - дип тәмләп сөйләгәнен тыңлаганда, бу кешенең чыннан да атларны яратуын күрәсең.

Оренбургтан ала судья вазифаларын үтәргә генә түгел, ә тагын бер тапкыр шушы акыллы малкайларның ялларын җилдә уйнатып, матур итеп чабуларын, финишка килгәндә халыкның кул чабып каршы алуын, канәгать гүләвен ишетергә, Россиядә ат асраучыларның әле бар икәнлеген күрергә дә килгән ул.

Бу көнне Камышлының чабыш кырында аның кебек ат җанлы ир-егетләр күпләп җыелган иде. Ат асраучыларның барысы да бер сүздә булгандай: «Чабыш атларын үзем өчен асрыйм». «Балачактан атлар яратам». «Бабай да ат тоткан, әти дә, миңа ник тотмаска?» - дип җавап бирделәр.

Әнә Богырысланда яшәүче Хәмзә Газизов та чабышкысын алып килгән икән. Без аның белән үткән елда Похвистнево районының Гали авылында уздырылган беренче Бөтенроссия ат чабышларында танышкан идек.

- Бу юлы кайсы атыгызны чабышка куярга булдыгыз, Хәмзә ага?

- Ике яшьлек Варманы алып килдем. Ул бит быел Гали Сабан туенда беренче тапкыр җиңгән иде. Бәлки, бу юлы да бәхет елмаер?!

Елмаер, ник елмаймаска. Унөч чиста канлы, ике ярымканлы аты арасыннан Варманы сайлап алып килгән икән, димәк, аңарда өмет бар. Ул бит инглиз һәм гарәп чабышкыларыннан туган ярымканлы ат. Әтисе Махлапның һәм әнисе Варениянең иң яхшы сыйфатларын үзенә алган булса, беренчелеккә дәгъва итә алырлыгы бар.

Хәмзә ага үзен белгәннән бирле атлар арасында кайный. Башта әтисе, аннары үзе... Алар атларны күңел өчен, менә шулай әллә нигә бер ярышка килеп йә җиңү шатлыгын, йә артта калу кайгысын тәтү өчен үрчетәләр. 15 атны ашатырга да, өйрәтергә дә, көн саен чистартып, көн саен йөртеп торырга да кирәк бит. Ә яхшы чабыш атының бәясен белсәгез иде! Иң уңган, иң булган ирләр генә үзләренә шундый юаныч сатып алырлык акча таба ала.

Хәмзә ага элеккеге күмәк хуҗалыкның ат абзарларын алып, төзекләндереп, атларын шунда асраса, Әсәкәй авылында яшәүче Рәфгать Котлыкаев өч атын да йортындагы абзарында тота. Ул да алтынчы сыйныфта укыганда ук колхозның ат абзарында караучы булып эшли башлаган бит. Ә армиядән кайтып бераз акча эшләгәч, үзенә дә ат сатып алган. Ул аның белән җир дә эшкәрткән, чабышларда да катнашкан. Ә 1991 елда бу якларда чиста канлы атлар үрчетелә башлагач, чабышлар өчен Буденный токымын да сатып алган. Бүген инде физкультура укытучысының өч аты бар, һәм чабышларга аларны үзе әзерли. Дөресен әйтергә кирәк, бу эшне ул бик ярата. Алай булмаса, үткән җәйне Лиман кушаматлы аты белән Бөгелмәдә, Әсәкәйдә, Галидә, ә быел Армантал белән шулай ук Бөгелмәдә һәм Абдулинода беренче урыннарны алмаган булыр иде. «Ярышларда катнашып, акча эшләр өчен тотасыздыр инде атларны?» - дип төпченүемә үпкәләмәде: «Атлар янында гына мин тынычланам, стресстан котылам, ниндидер рәхәтлек тоя башлыйм бит. Күңел өчен асрыйм мин атларны», - дип серен ачты.

Оренбург өлкәсенең Әсәкәй авылында бүгенге көндә барлыгы ике генә кеше атлар асрый икән. Шуларның берсе өстә әйтеп үткән Рәфгать Котлыкаев булса, икенчесе - Мөхәммәт Вәлишин. Бүгенгә аның атлары дүртәү, шуларның берсе - чабыш аты. Тик бу юлы Камышлыга ул аны алып килмәгән: «Кыр эшләре күп булды, атымны чабышка әзерли алмадым. Ә менә ярыш карарга килмичә булдыра алмыйм. Ярсый бит йөрәк. Киләсе елда да биредә чабыш уздырсалар, әзерләнебрәк торырга булыр», - дип тамашачылар арасына кереп китте.

Ә менә бу елмаючан ир-егет - авылдашым, Иске Ярмәктә атлар үрчетүче Фәрит Гайфуллин. Бирегә ул соңгы елларда Похвистнево, Камышлы районнарында уздырылган сабантуйларында беренчелекне яулап килүче Звезда кушаматлы ярымканлы атын алып килгән. Бүген ул үзе чабачак, ә башка вакытта жокеен җибәрә, чөнки яше илледән узган бит инде. Ярыш - яшьләр өлеше, дип саный ул. Бер-ике елдан улы да атка атланыр. Ә әлегә ул финишка килгән атның дилбегәсен әтисе кулыннан алып, йөртергә генә ярый.

Хуҗаның Самараның конезаводыннан 80 мең сумга сатып алган гарәп канлы чабышкысы да бар. Тик аның беренче урыннарга чыга алганы юк икән әле.

Кызганычка, Камышлы районында чабыш атларын Иске Ярмәктә бер һәм Камышлыда тагын бер генә кеше асрый икән. Шуңа да карамастан, чабышлар уздыру нияте туган бит. Моның сәбәбен район башлыгы Рафаэль Камил улы Баһаутдинов аңлатып бирде. Ул халыкны Камышлы районы призына беренче ат чабышлары уздырылу белән котлап: «Челно-Вершины, Борское, Алексеевка районнарында ат асрауга бик зур әһәмият бирелә. Безгә дә, татар районы буларак, бу спорт төрен үстерергә, халык арасында аңлату эшләре алып барырга, балалар өчен ат спорты мәктәбен булдырырга кирәк. Хәтта ат асрауны әйдәп баручы юнәлеш итү өстендә эшләргә дә җыенабыз. Менә Камышлы районы гербында да ат сурәте бар бит, безгә аны акларга кирәк.

Бүгенге ярышларга мәртәбәле кунакларның - Самара өлкәсенең Диния нәзарәте мөфтие Талип хәзрәт Яруллинның, Самара өлкәсенең «Туган тел» татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүровның, Самара шәһәренең милли-мәдәни автономиясе рәисе Рифкать Хуҗинның һәм партнерларыбыз, безнең күп кенә чараларда катнашып, Бөтенроссия авыллар Сабан туен, ат чабышлары кебек күләмле чараларны оештыруда катнашучы оешма - «Газпром трансгаз Самара» вәкилләренең килүе - бик зур шатлык һәм ышаныч. Сәхнәгә «Газпром трансгаз Самара» оешмасының төньяк юнәлеше җитәкчесе Василий Степан улы Безбородниковны чакырам», - диде.

Василий Степановичны сәхнә янында оешманың 70 еллыгы уңаеннан зур бүләк – чиста канлы тай көтә иде. Партнер бу бүләккә бик шатланып, аны Камышлы районында ат үрчетә башлау символы буларак кабул итте.

Ниһаять, баш судья Александр Горюхин беренче заезд атлары чабуын белгертеп, чаң какты. Бүген Самара өлкәсенең Безенчук, Алексеевка, Челно-Вершины, Камышлы, Оренбург өлкәсенең Абдулино, Әсәкәй районнарыннан, Богырыслан шәһәреннән һәм Самара конезаводыннан килгән күпсанлы атлар ярышты. Камышлылылар, әлбәттә, искеярмәкле Фәрит Гайфуллинның Звездасы өчен күбрәк җан аттылар. Шулай ук Абдулино районының Чаганлы авылы җайдагы Вадим Сәлимханов утырган Старткраун, Алексеевка авылы администрациясе башлыгы Владимир Ионов җиккән Чистый лист, Алексей Татаров атланган Варма өчен күбрәк кул чабып, куәтләп тордылар. Безенчук ат спорты мәктәбе кызлары да гарәп юртакларында финишка килгәндә тамашачыда искитәрлек хисләр уяттылар.

Дүртенче заездда Звезда белән Фәрит Гайфуллин беренче килделәр. Ә менә финал ярышларының беренче әйләнешендә әйдәп баручылардан булсалар да, икенче әйләнештә аны өч ат узып китте һәм Фәрит финишка дүртенче булып кына килде. Шулай да бу призлы урын иде.

Шулай итеп, чабышкылар арасыннан беренче булып Старткраун белән Вадим Сәлимханов, икенче – Армантал белән Рәфгать Котлыкаев, өченче - Абдулино аты Манзурга атланган Алексей Федоров килделәр. Беренче урын өчен приз 17 мең сум булса, дүртенче урынны алган Гайфуллинга ике мең сум гына тәтеде.

Финалга чыккан юртаклардан беренче булып Самара ат заводыннан Садко, икенче - Алексеевкадан Чистый лист һәм өченче - Әсәкәйнең «Елань» хуҗалыгыннан Рассвет килделәр.

Хәер, кемнең беренче, кемнең соңгы булуы ул хәтле мөһим дә түгел иде кебек. Ярышлар җәйнең соңгы көненә туры килеп, һава торышы җәйгечә шактый җылы булса да, алтын көз йомшаклыгы инде сизелә иде. Шундый җиләс һавада чапкан атлар финалга бик яхшы вакыт күрсәтеп килделәр, хәтта ипподром ярышларындагы күрсәткечләрне уздырган заездпар да булды. Шулай ук ярышларның хәвеф-хәтәрсез, оешкан төстә үтүе, тамашачыларның бу чабышлардан ләззәт алып, күңелләре күтәрелеп, ат асрауның керемле булмаса да, күңел юанычы булуын аңлаулары мөһим иде, минемчә.

Оештыручыларга мең рәхмәтләр әйтеп таралышкан җанатарлар өйләренә кайтканда бакчаларында бәрәңге казып, шундый матур тамашадан мәхрүм калган авылдашларын күреп кызгандылар сыман. Беренче булса да берәгәйле бу ярышларның киләчәктә тагын да күбрәк тамашачы катнашында үтүендә шигебез юк. Чөнки татар авылларына һәр ир йөрәгендә яшәүче иярле атлар кайтуын күрәбез. Димәк, акбүз атлар - ак канатлар Камышлыга да ашкына.
 



"Газпром трансгаз Самара"га бүләккә - тай.



Хәмзә ГАЗИЗОВ (баскан) аты Варма белән.


Фәрит ГАЙФУЛЛИН, 4нче заезд җиңүчесе.
 

Садко җайдагы Дмитрий МАКСИМОВка кубок тапшырганда.



Камышлы районы башлыгы Рафаэль БАҺАУТДИНОВ (сулда) һәм судья Александр ГОРЮХИН.



Хәмзә МОРТАЗИН фотосурәтләре.  


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»