10.09.2013 Мәдәният
Рәфинә Ганиуллина "Кадерле кадр" сәхифәсендә
Курчак кебек бу җырчы кыз биш балалы, дөресрәге, биш кызлы гаиләдә иң олы ападыр дип уйламассың. Кыяфәте иркә төпчек кызларныкыдай.
Рәфинәнең альбомында әниләре янына җыелып фотога төшкән берсеннән берсе чибәр биш кызны күргәч, сокланмас җиреңнән сокланасың. Бигрәк матурлар.
«Бу кечкенә кыз мин булам. Дүрт айлык чагым».
«Авызым гел ерык минем. Хәзер дә гел елмаеп йөрим, бер яшьлек чакта да – авызым колакта».
«Туган җирем – Тверь өлкәсенең Удомля шәһәре. Әтием Рәфәгать белән әнием Зөлфияне анда эшкә җибәргән булганнар. Беренче бала булып шунда туганмын. Фотода әтием, әнием һәм мин. Бер яшьлек чагым».
«Ландыш апа безне җырларга, биергә өйрәтә иде. Без, биш кыз, бер дә артыннан калмый идек. Фотога да бергә төшкәнбез – Ландыш апа, мин һәм дүрт сеңлем».
«Соңрак гаиләбез Арча районының Шушмабаш авылына кайтып төпләнгән. Шунда үсеп буй җиткердек. Бу фото авыл клубында «Беренче театр» спектаклен уйнаганда төшерелгән. Мин – Гафифә, сыйныфташым Алия Биби ролендә».
«Тугызынчы сыйныфта төшкән фото. Сагынам ул вакытларны, сагынам».
«Арча педагогика көллиятенең музыка факультетында укыган еллар истәлеге бу фото. Сыйныф җитәкчесе Филарит абый Гасыймов белән бергәләп төштек».
«Әнинең 60 яшьлек юбилеенда төшкән фото. Сулдан уңга: Люция, Резидә, әниебез Зөлфия, мин, Илсөя, Гөлсу».
«Габделфәт Сафин белән биш ел бергә эшлибез. Габделфәт абыйга, аның гаҗәеп гаиләсенә хөрмәтем һәм рәхмәтем зур. Аларга соклануымны һәрчак әйтәм, минем өчен алар үрнәк гаилә».
«Әни белән кышын чаңгыда, тимераякта, җәен велосипедта йөрибез. Әле күптән түгел фитнеска йөри башладык. Спорт белән шөгыльләнергә бик яратабыз без. Әни белән чаңгы шуганда төшкән фото».
«Туганнар белән».
«Татар җыры патшасы Илһам абый Шакиров белән».
Бу гаиләдәге биш кызның барысы да сәхнә кешеләре, дисәм – ялгыш булмас. Биючеләр дә, җырчылар да... Татар шоу-бизнесын күзәтеп баручылар сеңелләрнең берсе шактый провокатив темага җыр җырлавы, җыры һәм сәхнә тәхәллүсе белән интернетта сүтеп җыелуы хакында да сөйлиләр. Бу заманда һәркемгә булдыра алганча кыланырга хак бирелгән. Рәфинә исә сәхнәдә тыйнаклыгы, чишмәдәй челтерәгән тавышы белән аерылып тора. Күзләрендә генә тирән бер моң бар... Нигә моңлы икән аның күзләре?
Земфира ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА
Сәхнә
№ 9 |